Язның ягымлы көйләре
план-конспект занятия по музыке (младшая группа) по теме

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.

2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razr1.doc37 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.

2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле.

Максат: Балаларда музыкаль әсәргә кызыксыну

тәрбияләү, аларның музыкаль белемнәрен киңәйтү. Балаларның җыр һәм хәрәкәтләрне сәнгатьле башкарырга өйрәтүне дәвам итү.

Музыка җитәкчесе: Аубакирова А.А.

           13 март 2012 ел

Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басып калалар.

(Жырлап исәнләшәләр) Исәнмесез, балалар! Исәнмесез!

 

Ак юрганымны алып куйдым

Яшел юрганымны ябып куйдым.

Балалар бу табышмак нәрсә турында? Тәрәзәгә карап, әйтегез әле? Сез урамда нинди үзгәрешләр күрәсез?

Менә бу рәсемнәргә карап  нәрсәләр әйтә аласыз? ( кыш  һәм яз рәсемнәре)

Нинди аермалары бар ?  Тамчы тама, кар эри. Кояш җылыта. Ул күктән безгә  елмая.Безгә балалар яз ашыга.

Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Минем арттан сүзләрен кабатлап, хәрәкәтләр күрсәтерсез.

Менә нинди яз килде (кулларны алга сузып күрсәтү)

Түбәдән тамчы тама ( бармак очлары белән уч төпләренә чиртү)

Көндез көн җылы була (кулларны чайкыйлар)

Суыта кичкә таба (чүгәлиләр)

Тамчылар бии тып-та-тып (кулларда бармак очлары биетү)

Аларны булмый туктатып

Алар яз китерәләр (кул чабып бииләр)

Балалар урындыкларга утыралар.Балалар монда бер серле капчык ята, нәрсә булыр икән бу.(Капчыкны чишкәч эченнән  Урман иясе чыга.) Балалар белән исәнләшә.

-Исәнмесез балалар! Мин үрман иясе буллам. Сезнең белән дуслашырга, танышырга килдем.Серле капчыгымда төрле көйләр бар. Сезнең дә тыңлыйсыгыз килми ме?

_Әйдәгез балалар көйне тыңлап алыйк.

Көй тыңлана « Иртә».

Көйне тыңлап бетергәч балаларга сораулар бирү.Көй ничек итеп яңгырады?Кыскача көй турында аңлатып бирү.

Балалар.  Урман иясенең капчыгында тагын көйләр юкмы икән.( капчык эченнән төсле тасмалар алыныла).

«Иртә»  көенә тасмалар белән бию.(балалар утыралар)

Урман иясе, синең капчыгында тагын нәрсәләр бар.Тылсымлы әкият бар.

Борын-борын заманда бер әби белән бабайның ишек алдында яшәгәннәр ди

төрле хайваннар. Алар яз килүен бик зарыгып көткәннәр. Кояш җылыта башлануга, алар да җырлый башлаганнар. Тыңлыйлар.Тавышларга күнегүләр җырлыйлар.

Му-у-у, мяу-мяу, чик-чирик,бә-бә.

Әйдәгез басып «Чыпчыклар, сыерчыклар» җырын башкарабыз.Сүзләрен кабатлау.

Көйне тыңлап җырның исемен белү. «Тал песие».

Капчык эчендәге тавышны танып белү.(кыңгырау)

Кыңгыраулар белән бию. Безнең шөгылебез тәмам, Урман иясенә рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.

 «Чыпчыклар-сыерчыклар»

1.Язны сагынып туган илгә

Кайттылар сыерчыклар.

Шатланып каршы алдылар

Күптәнге дус чыпчыклар.

Чырыйк- чырыйк чыпчыклар

Кайтканнар сыерчыклар.

2.Без ясаган ояларны

Үз иттеләр кошчыклар

Кунак булып сайрашырга

Килеп җитте чыпчыклар.

Чырыйк-чырыйк чыпчыклар

Кушылды сыерчыклар.

3. Күп тавышка җырлый алар

Яңгырашы ягымлы

Сезгә дә ошамый калмас

Бу кошларның концерты.

Чырыйк- чырыйк чыпчыклар

Сөенә сыерчыклар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"Музыка астында балалар залга йогерепКерэлэр да, ярым тугэрэк ясыйлар. Алып баручы: Нигэ буген ботен жирдэЧэчэклэр балный бездэ ?Нигэ кояш колеп карый ?Б...

Кошлар язны каршылый

яз көне хайваннар һәм кошлар тормышында була торган үзгәрешләртурында төшенчә бирү...

Ягымлы сузлэр.

Конспект занятия по развитии речи в старшей группе....

Язны сэламли кошлар

Бу эшчэнлектэ уртанчылар торкеме балалары кучмэ хэм кышлаучы кошлар турындагы белемнэрен тулыландыралар....

“Ягымлы сүзләр”

Конспект НОД по развитию речи в средней группе....

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

Язны көткәндә

Развитие речи в старшей группе...