Язны көткәндә
учебно-методический материал (старшая группа)

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Развитие речи в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazny_kotknd.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  учреждениесе

                                             

                                                 Язны көткәндә

                       Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле

                                                                    Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

                                                        2015

Тема: Язны көткәндә (сөйләм телен үстерү)

Максат: Балаларга яхшы гадәтләр, ярдәмчел булырга кирәк икәнлеге турында аңлату.

Бурычлар:

– яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;

– балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;

– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

- сөйләм телен устерү.

Сүзлек: моңсу, ярдәмчел.

Балалар белән әзерлек эше: Ел фасыллары турында сөйләшү.  Ел фасыллары турында  иллюстрацияләр карау, шигырьләр өйрәнү. Хәрәкәтле уеннар уйнау.

Тәрбияченең әзерлек эшләре: әсбаплар әзерләү, презентация ясау, уенчыклар булдыру.

Җиһазлар: Экран, проектор, MimioStudio график планшеты, презентация; кояш, нурлар рәсеме;  “Яз һәм сыерчыклар” һәмНәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” сериясеннән рәсемнәр; тартмада чәчәк, ярма, ватык машина, ертык китап, конфет; эчендә көзге булган тартма.

Шөгыль барышы:

Саумы һава!

Саумы иртә!

Саумы йомшак җил!

Саумы туган ил!

- Бүген безгә хат калдырып киттеләр. Ләкин бу хат үзенчәлекле. Ул видеотасмада. Кем җибәрде икән аны? Беләсегез киләме? Әйдәгез экранга карыйк һәм игътибар белән тыңлыйк. (Слайд 1)(хатны тыңлыйлар)

- Исәнмесез, балалар. Сезгә Яз кызы мөрәҗәгать итә. Календарь буенча минем ел фасылыма вакыт җитте, ә менә Кышның китәсе килми. Миңа  бик күңелсез, чөнки күктә кояш та елмаймый, карлар да эреми, кошлар да җылы яктан кайтмыйлар. Зинһар өчен миңа булышыгыз әле. Минем ишеткәнем бар, әгәр дә эндәшләр әйтсәң, кояшны чакырсаң,  Кыш куркып үз биләмәсенә китә, ә мин сезнең янга килә алыр идем.

Тәрбияче: Яз кызы бездән ярдәм сорый, сезнең аңа булышасыгыз киләме? (Әйе.)Балалар, ә ничек ярдәм итәргә була соң? (Язны чакырырга,шигырьләр сөйләргә, табышмаклар чишәргә, кояш тагын да көчлерәк яктыртырга, җылытырга тиеш, кошлар безгә җылы яклардан очып кайтулары кирәк, беренче чәчәкләр-умырзаялар шытып чыксыннар) Тизрәк көннәрне, җирне җылытырга дип, халыкта кояшны чакырганнар, кыш аңа буйсынган һәм ул киткән. Ә сез беләсезме, аны ничек чакырырга була?

Кояш,чык,чык!

Тәти кашык базарда

Ботка пешәр казанда,

Батыр карны елак ит.

Җылың белән кунак ит!

- Карагыз әле балалар,  кояш барлыкка килде.  (Кояш рәсемен куя) Ләкин ул ниндидер моңсу, күңелсез. Аның күңелен күрер, көлдерер өчен нишләргә кирәк? (Аңа нурлар ясарга.)

Тәрбияче: Ә менә кояшның нурлары бары тик яхшылык эшләсәң генә балкый икән. Ә сез яхшылык эшләргә, Язга ярдәм итәргә әзерме соң? (Әйе) Рәхмәт сезгә, мин сезнең шундый ярдәмчел икәнегезне белә идем.

Балалар, иң элек миңа ярдәм итегез әле. Менә шушы рәсемнәрне тәртипләп куеп, сезгә хикәя сөйләрмен  дигән идем, һич рәтенә чыга алмадым. Бәлки сез булдырырсыз.(“Яз һәм сыерчыклар” сериясеннән хикәя төзеп сөйләү)

Карагыз әле, кояшның бер нуры балкый башлады. Димәк, сез бер яхшылык эшләдегез дә инде. (Кояш рәсеменә нур өсти)

Ә менә бу тартмадагы  әйберләр белән яхшылык эшләп буламы икән? Сез ничек уйлыйсыз? (Тартмада чәчәк, ярма, ватык машина, ертык китап, конфет. Балалар бу әйберләр белән нинди яхшылык эшләп булганын сөйлиләр.)

Тәрбияче:(Кояш рәсеменә нур өсти) Карагыз әле, кояшыбызның никадәр нуры булды инде.

-  Ә хәзер мин сезгә экранда рәсемнәр карарга тәкъдим итәм.  Кайсы рәсемдә акыллы, ярдәмчел балалар сүрәтләнгән, сез аларны елмаю смайлигы янына урнаштырыгыз, ә инде сезгә ошамаганнарын - ачулы смайлик янына куегыз.    (MimioStudio график планшеты  ярдәмендә “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” сериясеннән рәсемнәрне тиешле урынга урнаштыру. )

Ял минуты

 Балалар кечкенә түгәрәк ясап басалар, ә бер бала уртада күзен йомып басып тора.

Ярдәм кулын сузарга

Без һәммәбез дә әзер.

Безгә ышанасыңмы?

Син шуны күрсәт хәзер.

Уртадагы бала әкрен генә иптәшләре кулына ава, тирәдәге балалар аны тоталар.

Тәрбияче: Ә сез үзегез шушы нәни кулларыгыз белән кемгәдә булса яхшылык эшли аласызмы? Якыннарыгызга, дусларыгызга нинди яхшылыклар эшләгәнегезне искә төшереп, шушы йөрәкне бер – берегезгә тапшырыгыз әле. (Балаларның үзләре нинди яхшылык эшләүләре турында сөйләүләре)

Тәрбияче: Балалар, сез нинди әкият геройларының яхшылык эшләгәннәрен беләсез? (Балалар җаваплары) Игътибар белән экранга карагыз, андагы геройларның кайсы әкияттән икәнен белегез, аларның нинди яхшылык эшләгәнен сөйләп бирегез. (“Ике кыз” әкиятендәге үги кыз җәнлекләргә ашарга ипи бирде, (Слайд 2, 3) “Өч кыз” әкиятендәге кече кыз  кулларын да юмыйча әнисенең хәлен белергә йөгерде. (Слайд 4,5) “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятендәге әтәч куянга өенә кайтырга ярдәм итте. (Слайд 6,7) “Керпе туны” әкиятендә керпе җәнлекләргә тун тегеп киертте. (Слайд 8,9)) 

- Балалар, кояшка карагыз әле, сезнең һәр дөрес җавабыгызга аның нурлары арта бара.

 Ә хәзер мин сезгә серле тартма бирәм. Көй уйнаганда сез аны бер – берегезгә җибәрегез, ә көй туктаганда тартма кемдә кала, ул аны ачып карасын. Ә аннан сезгә иң ягымлы, ярдәмчел кеше карап торачак, ә сез аңа үзегезнең елмаюыгызны бүләк итегез. (Эченә көзге салынган тартма белән уен)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең кояш ничек матур итеп балкый, аның нурлары шулкадәр күп, чөнки сез бүген бик күп яхшылыклар эшләдегез. (Слайд 10) Яз кызына да карагыз әле, ул да бик шат, сезгә үзенең рәхмәтен җиткерә.  Беренче рәсем белән хәзергесе арасында нинди үзгәрешләр күрәсез? (Күк йөзендә кояш балкый, кошлар җылы яктан кайтканнар, чәчәкләр чыккан.) Ә хәзер бергәләп матур яз турында җырда тыңлап үтик.

Җыр “Яз җыры”

 Шушының белән эшчәнлегебез тәмам. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язның ягымлы көйләре

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле....

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"Музыка астында балалар залга йогерепКерэлэр да, ярым тугэрэк ясыйлар. Алып баручы: Нигэ буген ботен жирдэЧэчэклэр балный бездэ ?Нигэ кояш колеп карый ?Б...

Кошлар язны каршылый

яз көне хайваннар һәм кошлар тормышында була торган үзгәрешләртурында төшенчә бирү...

Язны сэламли кошлар

Бу эшчэнлектэ уртанчылар торкеме балалары кучмэ хэм кышлаучы кошлар турындагы белемнэрен тулыландыралар....