Кошлар язны каршылый
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему
яз көне хайваннар һәм кошлар тормышында була торган үзгәрешләртурында төшенчә бирү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 21.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Кошлар язны каршылый
Максат: яз көне хайваннар һәм кошлар тормышында була торган үзгәрешләр
турында төшенчә бирү, араның үзара бәйләнешен ачыклау. Рәсем ,
схемалар буенча сөйли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.
Татар халык фольклоры аша экологик тәрбия һәм белем бирү, таби-
гатькә сакчыл караш тзрбияләү.
Җиһазлар : кошлар турында спайдлар, күчмә һәм кошлаучы кошларның рә-
семнәре, битлекләре, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, җәйге,
кышкы миләш агачлары, схемалар, уеннар .
Шөгыль барышы: Хәерле көн , балалар , кәефләрегез ничек ? Бүген көн нин-
ди матур. Табигатьтә безгә уңышлар тели сыман.
Әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты? ( Яз) Әйе, яз көне барча табигать уяна . Нинди тереклек уяна соң? ( аю, керпе, ярканат, бурсык, елан, бака, бөҗәкләр)
Яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Схема буенча сөйләү.
Яшел үләнннәр чыга | Кошлар кайта | Беренче чәчәкләр чыга |
Гөрләвекләр ага | Кояш кыздыра | Көн җылына |
Магнитофон язмасында кошлар тавышы ишелә.
Нинди тавыш ишелә? ( кошлар тавышы) Әйе, безнең якларга да кошлар кайта.
Менә мольберт тактасында ике миләш агачы – берсе кышкы, икенчесе җәйге миләш. Кышкы миләш агачы рәсеменә кышлаучы кошларны, ә җәйге миләш агачы рәсеменә күчмә кошларны куябыз.
1.Тук-тук –тукран
Тукылдатып утырам
Агачтагы кортларны
Барсын ашап бетерәм ( Тукран)
2. Ябалак, ябалак
Йөрмә диләр сагалап
Чебиләрне бирмиләр
Барда мине тиргиләр( Ябалак)
3. Кырау булсын,
Суык булсын
Китмәс дустым
Җәен – кышын
Салмый сары
Алъяпкычын ( Песнәк)
4. Чырык –чырык чыркылдый
Бер җиргә дә ул китми
Безнең белән дус яши
Әйтегез әле, ул ни ? (Чыпчык)
Беренче булып кар эрегән урыннардан туена торган кошлар кайта , кемнәр алар ?
Монетаблица буенча әйтү.
1. | ------------------ | Кара каргалар кайта. |
Аны яз диләр
Еракта кышлый диләр
Беренче булып кайта да
Ул кышны куа диләр ( Кара карга)
Икенче булып бөҗәкләр уянгач, нинди кошлар кайта ?
Монетаблица буенча әйтү.
Бөҗәкләр уянгач | ------------------ | Сыерчык, тургай кайта. |
Коймада –өй
Өйдә –җырчы (сыерчык)
Без нинди кошларга сыерчык оялары куябыз?( Сыерчыкларга)
(Сыерчык чыпчык янына килә, сыерчык оясында утыра )
-Кошчык , кошчык, исемең синең ничек ?
-Мин чыпчык , ә син үзең кем ? Йөрисең борчып.
- Кем дисеңме , чыпчык ? Мин булам сыерчык . Бу минем йортым чык моннан , чык, чык.( чыпчык сыерчык оясыннан чыгып китә )
Сыерчык үз оясында утыра , аның янына малай килә.
Җылы яклардан
Сыерчык килде
Мин куйга яңа
Ояга керде
Туган илемне
Сагындым диде
Аннан сайрады
Үзе чыгарган “ сагыну”
Дигән яңа бер көйне.
Сыерчык: рәхмәт сиңа , дустым
Башка кошларга ояны кем куя? (Алар үзләре ясый)
“Очты,очты “ уены.
Килегез, әле кошкайлар
Сез бит безнең дускайлар
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Санамыш белән беренче кошны сайлыйбыз.
Каенда – карга
Имәндә –чыпчык
Җирдә –елан
Һавада –кош Бар , син дә оч.
( Балалар битлекләр кияләр , уртага чыгып үзләренең кош исемнәрен әйтәләр, күчмә кошлар исемен ишеткәч,кулларын күтәрәләр, кышлаучы кошлар исемен ишеткәчочмый , ул күчмә кош түгел диләр)
Уен “ Төн һәм көн “( ябалак чыга, аның кулында ике төрле фонарь-сары һәм кара төстә. Төн дисә- кошлар очмыйлар үзләренең агачларын табып басалар, көн тисә очып төрле хәрәкәтләр ясыйлар)
“Парлашын кал” уены.
Сандугачлар , былбыллар
Тургайлар парлы була
Кем уенда парсыз кала ,
Шундук җәзасын ала.
( Кошлар парлашалар)
Чебен –черкиләр уянгач нинди кошлар кайта?
Монетаблица буенча сөйләү.
Чебен, черки | ------------ | Карлыгач, күке, сандугач |
Канаты бар, оясы юк
Ят ояда баласы тук (күке)
(калган кошларны агач рәсемнәренә урнаштырып бетерү)
Менә бу рәсемдә кышлаучы кошлар , ниндиләр алар? Менә бу кучмә кошлар ниндиләр алар ? ( кошларның исемнәрен әйтеп чыгу)
Ни өчен бу кошларны күчмә дип әйтәбез? Алар җылы якларга китәләр Ни өчен ?
Схема буенча сөйләү.
Агачларның яфраклары саргая, коелалар. | Салкыннар башлана, яңгырлар ява. | Бөҗәкләр йокыга китә, ашарга бетә. | Кояш кыз-дыра, Агачлар яфрак яра. | Алар төне буе, көне буе оча- лар. | Йолдызларга кояшка ка-рап юнәлеш-не билгели- ләр. |
Без алар турында ничек кайгыртабыз? (ашатабыз, оялар куябыз)
Нәрсә эшләргә ярамый?
Схема буенча сөйләү
Кошларның йом-ыркаларын кулга алырга ярамый. | Кошларны рәнҗетергә ярамый. | Каты итеп музыка кабызырга яра- мый. | Аларның оялар-ын туздырырга ярамый. |
Уеннар бит алар витамин кебек алар
“Тургай “ уены. Санамыш белән алып баручыны билгелибез.
Чыпчык, чыпчык тизрәк син очып чык.- санамыш
Зәңгәр күктә т ургай сайрый
Җыры китә еракка
Кыңгырау чыңлавы кебек
Ишетелә колакка
Тургай җыры бик ямьле
Бергәләп тыңлый әле.
(Кыңгырауны бер бала кулына салып китә, балалар күзләрен йомып басып торалар, ә алып баручы кемдә кыңгырау дип сорый)
Кошлар –табигать күрке алар . Аларның җырларын тыңлыйсы гына килеп тора, алар табигатькә , безнең күңелгә ямь өстиләр , ә табигатькә нинди файда китерүләре турында алдагы шөгыльләребездә сөйләшербез.
Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек ? Сезгә нәрсәләр охшады?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2011/12/02/picture-38850.jpg)
Кошлар - безнең дусларыбыз!
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...
Язның ягымлы көйләре
Тирә юнь белән танышу һәм музыка.2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле....
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/20/picture-195768-1363773984.jpg)
Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"
Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"Музыка астында балалар залга йогерепКерэлэр да, ярым тугэрэк ясыйлар. Алып баручы: Нигэ буген ботен жирдэЧэчэклэр балный бездэ ?Нигэ кояш колеп карый ?Б...
![](/sites/default/files/pictures/2015/09/16/picture-668534-1442422940.jpg)
Язны сэламли кошлар
Бу эшчэнлектэ уртанчылар торкеме балалары кучмэ хэм кышлаучы кошлар турындагы белемнэрен тулыландыралар....
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/24/picture-674469-1456331516.jpg)
Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”
22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....
Методическое пособие "Алсу кунаклар каршылый"
quot;Алсу кунаклар каршылый"...