Язны сэламли кошлар
план-конспект занятия по музыке (средняя группа) на тему

Мухаметова Лейсан Радифовна

Бу эшчэнлектэ уртанчылар торкеме балалары кучмэ хэм кышлаучы кошлар турындагы белемнэрен тулыландыралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_byrme.docx36 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

   

   Тема: Исәнмесез кошкайлар!.

 Максат:

  1. Кощлар турында белемнәрен тулыландыру максатыннан кошлар,алар турындагы мәглүматлар белән таныштыру.
  2. Төрле ярыш , бәйгеләр аша балаларның белемнәрен тикшерү, ныгыту; әле билгеле булмаганнары турында балаларда кызыксыну уяту, фикерләү сәләте үстерү.
  3. Кошларга, табигатькә карата сак караш тәрбияләү; кош тавышлары тыңлау, аларның матурлыгын күрү аша эстетик зәвыкларын үстерү.

Әзерлек эше:

Балалар белән алдан ук яз һәм кошлар турында бик күп шигырләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәнү. Кош оялары  күргәзмәсе оештыру.

Җиһазлау:

Зал бәйрәмчә бизәлә. Кош рәсемнәре эленә. Агачлар, кош оялары. Кош рәсемнәре күргәзмәсе. Кошлар турында китаплар.

(Музыка яңгырый,кошлар тавышы ишетелә, кош булып киенгән балалар музыка астында залга йөгереп керәләр)

Алып баручы.

Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта – сагындырган
Туган – үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларын күтәреп,
Яз китерә ич алар.

 

А.б.    Исәнмесез хөрмәтле тәрбиячеләр, кадерле балалар ! Бүгенге кичәбездә без, безнең якын дусларыбыз кошлар турында сөйләшербез.

Кошлар алар нәкъ чәчәкләр кебек үк, табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшә. Әйтерсең лә алар җиһандагы бар моң аһәңне үзенә сеңдергән.

Без кошларны – канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар табигать бизәге.

         -  Сез беләсезме , җир шарында  бик күп (8600 дән артык) төрле кош очрый.Безнең республикада җәй көннәрендә 200 дән артыграк,ә кышын 40 лап төр кошны очратырга мөмкин.Мәсәлән, чыпчык. песнәк,тукран,боҗыр,көртлек,карабурек,саескан,ала

карга,кызылтуш һәм башкалар безнең якларда кышлыйлар...

-Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык: җимлекләр ясап элдек, бөртекләр сиптек, оялар ясап куйдык.

              1 бала.

               Оя  ясаганда.  

      Карлар эреп, гөрләвекләр акса

      Кошлар кайтыр Туган якларга.

      Бабай белән әти икәүләшеп

      Оя ясый алар кайтуга.

      Мин булышып торам кырларында:

      Чукеч, кадак бирәм аларга.

      «Онытма!»- ди, бабай, ручка сузып

      «Рәхим ит!» - дип язып куярга.

       Бигрәк матур килеп чыкты оя,

       И сөенер инде сыерчык!

       Әти әйтә: «Әйдә, тагын ясыйк,

       Кадакларны, улым, алып чык!»

       Туган якка исән генә кайтсын,

        Оялары әзер аларга.

        Мин чакырам сезнең барыгызны

        Сыерчыклар җырын тыңларга.

 Җыр: Сыерчык.

  А.б.. Эйе, сыерчык безнең иң яраткан кошыбыз.Ул узенең матур итеп сайравы белән безне  сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләрне ашап зур файда китерә.

 

2 б.    Яз килә! Яз килә!

              Сыерчыклар килә!

               Гөрлэшеп, сайрашып

               Җырчы кошлар килә.

3  б.     Көннәрен юлда үткәреп

             Куанышып очалар.

             Канатларына күтәреп

             Яз китерә ич алар.

Карга очып керә: Кар-карр-карр канатымда хатым бар

                              Беләсегез килсә тизрәк үрелеп ал, ал, карр, карррр....

Хат. Исәнмесез балалар, хөрмәтле тәрбияче апалар бу хатым сезгә. Әгәр дә шушы ребусны чишсәгез безнең хатны укый алырсыз. Сыерчык! Рәхмәт!

Шулай итеп алдагы бирем төркем тәрбиячеләренә, алар бу хатны укыган арада бәйрәмне дәвам итәбез.

 4  б.     Кояш нурын сипте җир өстенә

            Исте йомшак җылы җилләре.

            Кошлар кайта сагындырган

            Туган үскән жирләре.

5  б.      Көн ямьле, көн аяз,

             Сайрый яз кошлары.

             Кадерле безгә яз

             Без бит яз дуслары.

 6 б.     Ямьле яз башланды. Иң беренче булып яз хәбәрчесе-кара каргалар очып кайтты. Беләсезме,алар безнең якларга кайтканда бик озын  юл утәләр.

Әйдәгез аларга багышлап алдагы җырыбызны бүләк итәбез

Җыр: «Кошлар килде»    

 

7 бала. Исәнмесез , кошкайлар ,

             Безнең якын дускайлар -

             Карлыгачлар,актүшләр,

             Сандугачлар,тургайлар,

             Кыштан туеп беттек без.

             Сезне сагынып беттек без.

8 бала. Сыерчыктан Вилгә

            Телеграмма килгән:

           «Сезгә кунак булып

           Киләм ,- дигән,- тиздән.

А.б.  Яз килә. Яз белән бергә безгә кунакка  Яз кызлары килә.

 ( Яз кызлары керә).

А .б.   Кадерле кунагыбыз, рәхим итеп узыгыз. Безнең бәйрәмнең кадерле кунагы булырсыз.

Яз.

Исәнмесез,кадерле дусларым!

Карлы-буранлы кыштан соң,

Килдем сезне сагынып.

Март,Апрель,Май исемле

Өч матур кызым алып.

Март.   

Тамчы тама кыектан,

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып та тып:

“Булмый аны туктатып!”

Төнлә суык шарт та шарт.

Кайсы ай мин?Әйе,март!

Апрель.

Ага юлдан гөрләвек,

Кар эчендә күлдәвек,

Агачларда бөреләр.

Җиләк кебек эреләр.

Тауда үлән терелә.

Кайсы айда? Апрельдә!

Май.

Шау чәчәктә агачлар-

Чияләр,алмагачлар.

Ак болыт төшкән кебек

Шомыртлар ап-ак күбек.

Тынмый кошлар сайравы.

Кайсы ай мин?Май ае!

Яз кызы:  Кадерле балалар , мин тагы сезнең янга әйләнеп кайттым.Сезне бик сагындым.Сез мине онытмадыгызмы? Мин бик куп жирләрне күрдем. Сорауларымның иң кызыкларын алып килдем:

                    -    Яз нинди төстә?

                    -    Яз айлары ничә? Кайсы айлар?

                    -     Яз көне көннәр озая, ә төннәр…

                    -    Афәрин! Ягез бер уйнап алыйк мин күчмә кошларны әйткәч басып 2 тапкыр кул чабасыз, ә безнең якларда кышлаучы кошларны әйтсәм утырасыз. Килештекме? Башладык: тукыран, сыерчык, ала карга, кара карга.чыпчык.,аккош, кыр казлары, күгәрчен.

Җыр:   «Яз килә».

( түгәрәктә уйнау өчен хәрәкәтле уен)

А.б.     Яз житә, яз белән бергә безгә кошлар кайта, ә бүген бездә сыерчык кунакта .            ( сыерчык очып керә)

Сыерчык:   Туган якны сагынып юлга чыктык,

                    Куп авырлыклар юлда курдек без.

                    Җил давыллар, кар - бураннар кичтек,

                    Тик барыбер кайтып життек без.

                    Балалар, без сезгэ жылы яклардан кайтып життек, ә сез беләсезме , җылы яклардан нинди кошлар кайта?

           (Рәсемнәр күрсәтелә,э балалар кошларның исемнәрен атыйлар)

А.б.  Рәхмәт  сезгә балалар!Сез кошларны беләсез икән.Ә аларга нинди хөрмәт күрсәтергә икәнен беләсезме? “1 апрель-кошларны саклау көне”. Кошларны саклау нәрсә ул, аларны ничек сакларга була? Аларны ни өчен сакларга кирәк?

 

Кадерле дусларыбыз безнең сезгә бик зур үтенечебез бар.Зинһар өчен,үтәгез әле шуларны: 

-Кошларга оялар ясап эл!

- Кошлар өчен җимлекләр яса!  

-Кошларны куркытма!

-Кошларны үтермә!

-Кош ояларын туздырма!

-Йомыркаларга,кошчыкларга тия күрмә!

Бергә:

-Безне саклагыз!     

“Сыерчык җыры” яңгырый  (Гасыйм Лотфи шигыре, Ислам Шәмсетдин көе.)

9 бала.           Туган илдә шундый рәхәт

                      Дусларыбыз көтеп торган.

                       Агачларга безнең өчен

                        Матур, матур оя корган.

10 бала:

 Шатлыгы сыймый эченә,

Сайрый ул сузып-сузып.

Я әйләнә бытбылдыкка,

Я җырлый тургай булып.

 11 бала:

Юкка сөенми, аңа бит

Бик ошый яңа оя.

Шуны ясап биргән өчен,

Ул безгә концерт куя.

  А.б:    Безнең бәйрәмдэ башка кошлар да бар,әйдәгез аларны тыңлыйк.

     

   12 кош: Без туган якка очтык

                      Урманнар кырлар аша.

                      Кичтек зур диңгезләрне

                      Очтык без таулар аша.

 13  кош: Салкыннар безне өшетте,

                       Ә кояшта без пештек.

                       Ничек итсәк тә иттек,

                       Туган илгә без життек.

  14  кош: Туган илдә шундый рәхәт

                      Дусларыбыз көтеп торган.

                       Агачларга безнең өчен

                        Матур, матур оя корган

15 бала        Тукран агач тукылдата:тук-тук-тук.

                      Минем томшыктан нык томшык юк-юк-юк.

                       Сер сынатмый бер дә томшык-тукмагым,

                       Чукып алам мин агач кортларын.

                        Тукылдатмый мөмкин түгел торырга,

                        Яшәр өчен кирәк хезмәт кылырга.

                        Балаларым азык сорый шулай ук,

                        Тукылдатсам гына минем тамак тук.

А.б. Балалар  әйдәгез әле мин сезнең кошлар турындагы белемнәрегезне тикшереп алыйм?(җөмләне тутырып, матур итеп ,кычкырып җавап биргән кешеләрнең генә очколары чутлана)

  1. Язын безнең якларга кайсы кошлар беренче булып килә?
  1. кара каргалар;

2.Кайсы кош кара каргадан соң килә?

  1. сыерчык;

3.Кайсы кошны кешеләр оя ясап көтәләр?

  1. сыерчык.

4.Ни өчен кош ояларындагы йомыркаларга тияргә ярамый?

  1. кошлар ояларын ташлап китәргә мөмкин.

5.Кошлар башка хайваннардан нәрсәсе белән аерыла?

  1. каурыйлары бар;

16 бала          Ябалак.

                      “Ябалак” дип юкка гына

                         Бер-берегезне үртисез.

                         Мин бик күп файа китерәм,

                         Әллә шуны белмисез?

17 бала    Сандугач.

Бар нәрсә тынып калгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан-куакка кунып,

Сайрыйм бит мин-Сандугач.

Төс-бит белән мактанмыйм,

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара,

Шуннан әйтерсең сүзең

18 бала Күке.

Калын урманда гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы бер кошның тавышы.

Ул ялгыз яши ,чыгармый бала,

Менә шунлыктан ямансу аңа.

Кәккүк,кәккүк.

19 бала Карлыгач.

Бөтерелә тыз-быз килә

Әй,кылана карлыгач

Юк кыланмый черки куа

Карлыгачның карыны ач.

 20 бала.         Умырзаялар уянды

                       Тургайларның җырына.

                       Ак күлмәкле каен-кызлар

                        Төренде яз нурына.

А.б.       (Умырзая чәчәге керә)

Ой , нинди матур чәчәк, балалар Сез таныйсызмы бу чәчәкне?,

 Ә хәзер, умырзая чәчәген тыңлап карыйк. Умырзая нинди чәчәк? Ул елның кай-

   сы вакытында чәчәк ата...

Умырзая: Әйе Мин Умырзая- язның беренче чәчәге.Карлар эреп җирләр ачыла башлауга мин калкып чыгам, мин бик нәфис чәчәк.

 Балалар, мин сезнең жавапларыгызны тыңладым. Сез чыннан да, җылы яктан кайтучы кошлар турында бик яхшы беләсез. Ә ел буена ,безнең урманнарда яшәүче кошларны белэсезме? Хэзер мин сезгә табышмаклар әйтәм:

         1.Җәй шакылдый бу чүкеч,

            Кыш шакылдый бу чүкеч.          (Тукран )

       

          2.Койрыгын алса башы ябыша,

             Башын алса койрыгы ябыша.    (Саескан)

          3.Кырау булсын, кырпак булсын,

             Китмәс дустым җәен – кышын.

             Салмый сары тушен.                   (Песнәк)

        4.      Кып-кызыл түшләре,

                 Миләш ашый үзләре .         (Кызылтүш)

  1. Гөрли-гөрли жырлый ул,

         Кызыл читек кия ул.

          Күлмәкләре күгелҗем

          Татулыкны сөя ул.            (Кугәрчен)

Рәхмәт! Ә кошлар турында җырларны күп беләсезме соң? Ягез әле ярышып карагыз кайсы төркем балалары күбрәк түгәрәк җыяр икән?

 

     Күке:     («Кәк-күк»- дип  күке килеп чыга.кулында кәрзин)

            -Исәнмесез ,балалар.Сездэ бәйрәм икәнен ишеттем, көч-хәл белән килеп җиттем.

             Мин сезгә җылы яклардан кайтып килешли кердем.

А.б.    Балалар, күке җылы яклардан иң соңгы кош булып очып кайта. Шуңа күрә дә без

           күке кычкыра башлагач кына су керә башлыйбыз. Күке оялар ясамый, ул үз йомыр-

            каларын чит кошларның ояларына салып калдыра.  Ни өчен?  (...)

Бала:  Кукенең хәтере начар, шуңа күрә йомыркаларын чит кошларның ояларына салып калдыра.

 Күке:  Балалар мин сезгә үземнән алда очып килүче кошларның рәсемнәрен алып килде, ләкин очып килгәндә алар таралганнар миңа аларны җыярга булыша алмассызмы икән?

( балалар пазл җыялар)

Яз кызы:      Инде безгә дә китәргә вакыт. Безнең әле башка балалар бакчаларына да   барасы бар. Анда безне көтәләр.(чыгалар)

 

А.б.       Балалар,без бүген сезнең белән язын җылы яктан кайтучы кошларны каршы

 алдык, кошлар сайравын тыңладык.Сез чыннан да кошларның дуслары икәнсез.

  Без сезнең белән кошларны яратырга, сакларга, алар турында кайгыртып торырга тиешбез...Кошлардан башка табигать бөтенләй җансыз тоелыр иде. Кошларга тимәгез, аларны саклагыз!

         


     “Кояшлы ил” җыры башкарыла.

                           Ә.Рәшитов сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе

Җыр:   «Яз килә».

( түгәрәктә уйнау өчен хәрәкәтле уен)

Яз кызы. : Я, балалар, карагыз,

                  Тышта, әнә , килә яз.

Балалар:   Әйе, әйе, күрәбез

                  Яз килгәнен беләбез

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

                  Яз турында сөйләгез.

Балалар:  Канат кагып ерактан

Кошлар кайтты көньяктан

Тамчы тама тып- та- тып

Булмый аны туктатып

Зәңгәр күктә кояш балкый

“тышка чык” дип безне алдый.

Сикергеч туп кулга алыйк

Сикереп уйнап карыйк

Яз бездә озак тормый

Җәй килер җырлый, җырлый.

              “Кояшлы ил” җыры башкарыла.

                           Ә.Рәшитов сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе

Кояшлы ил безнең ил,                 Һавасы да,җире дә,

Күге аның гел аяз,                       Салават күпере дә,

Кыш китерсә Кыш бабай,           Яңгыры да,кары да-

Чәчәк алып килә яз.                     Безгә якын бары да.

                   Сандугачлы урманы,

                   Ашлык тулы кырлары,

                   Бөтен җиргә яңгырый

                   Безнең бәхет җырлары.

Җыр: «Кошлар килде»    

 

 Кояш кыздыра
Пар күтәрелә
Күңел шатлана (2 тапкыр кабатлана)

Язның яменә

Кошлар да килә

Ерак ерактан

Яз аларны да (2 тап)

Иртә уяткан

Сыерчык куна

Оя башына

Сайрап җибәрә ( 2 тап.)

Басып каршына


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Язның ягымлы көйләре

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле....

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"Музыка астында балалар залга йогерепКерэлэр да, ярым тугэрэк ясыйлар. Алып баручы: Нигэ буген ботен жирдэЧэчэклэр балный бездэ ?Нигэ кояш колеп карый ?Б...

Кошлар язны каршылый

яз көне хайваннар һәм кошлар тормышында була торган үзгәрешләртурында төшенчә бирү...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Язны көткәндә

Развитие речи в старшей группе...