Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analarga_kurstelgn_eshchnlek.docx26.86 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем)  

Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

Белем өлкәләрендә программа эчтәлеген тормышка ашыру: “Танып белү”, “Сөйләм үсеше”,”Социаль- коммуникатив үсеш”,  Сәнгати-эстетик үсеш”.

Балаларның эшчәнлек төре: уенлы, коммуникатив, матур әдәбиятне һәм фольклорны кабул итү үсеше, музыкаль, сүрәтләү.

 Максат: халык әйтемнәре белән таныштыруны дәвам итү; табигатьтәге бәйләнешләр турында нәтиҗә ясый белергә өйрәтү;

Тәрбия бурычы: балаларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү;

Үстерү бурычы: күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү;

Белем бирү бурычы:

22 март- көннең тигезләнүе турында сөйләү; күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү; пумала белән  турыдан-туры ясау күнекмәсен ныгыту; палитрада төсләрне кушу күнекмәләрен ныгыту.

Максатчан ориентирлары: көн тигезләшү вакыты турында күзаллавы бар; халык әйтемнәрен белә; кошларны таный һәм аера белә; пумала белән турыдан-туры рәсем ясау күнекмәсе бар.

Материал: кош тавышлары УМК, кош рәсемнәре, кроссворд, кәгазъ, гуашь, пумала, палитра, “Комплексные занятия”  (“От рождения до школы” Н.Е Вераксы программасы 295 бит), “Туган телдә сөйләшәбез” 251 бит.

                                          Оештырылган балалар эшчәнлегенең эчтәлеге.

 1.Тәрбияченең кереш сүзе.

Аудиоязматыңлау “Кошлар тавышы” УМК

Миңа бүген хат килде. “Исәнмесез безнең өчене якын булшан балалар. Сезгә хатны ерак илләрдән туган ягыбызга кайтучы бер төркем кошлар яза. Озакламый без юлга чыгабыз, бузнең туган ягыбыз безне ничек каршы алыр икән” дип кошлар хат язган.

Әйтенү.

 Карга кара, кара карга

Каррык-каррык каркылдаша. Әйдәгез бершзләп кабатлыйк.

2. Кошлар турында әңгәмә.

- Балалар кошларны без нинди төркемнәргә бүләбез?

- Нинди кышлаучы кошларны беләсез?

- Нинди күчмә кошлар беләсез?

Иң кечкенә кош-колибри(чебенкош) турында укытучы сөйләме.

Мин сезне дөньяда иң кечкенә кош белән таныштырам. ( слайд №1)

Иң кечкенә кош-колибри.Күпчелек төре көньяк Америкада яши. Бездә дә бу  кошның күп  төрләре бар.

        Кечкенә булуга карамастан, көнгә үз авырлыгыннан 2 тапкыр артыграк ризык ашый.  Нектар белән туклана. Бу кошларның үзләренә бер кызыклы үзенчәлекле яклары  бар: алар аска, өскә, алга гына түгел, артка да оча ала икән. Сәгатькә 80-100 км очалар. Бу кошларның каурыйлары бик матур һәм төсле, ялтыравыклы.

- Балалар,хәзер тагын бер кош турында сөйләшербез. Нинди кош икән?  Табышмакны тыңлагыз әле.

Канаты бар,оясы юк,

Ят ояда баласы тук. (Күке) (Слайд №2)

       Күкеләрнең 130 төре бар. Безнең якларда яшәүче ана күкеләр бер җәйдә 20-25әр йомырка салалар,йомыркаларын чит ояларда калдыралар,чөнки аларның үз оялары юк,оя кормыйлар. Үзләре беркайчан да бер ояга икедән артык йомырка салмыйлар. Күке үзе турында ни сөйли,тыңлагыз әле.

Бала чыгармыйсыз, диеп,

Гаеплисез,мин беләм.

Йонлач кортларны аулыйм, мин

Мактаулы шуның белән.

Ә күкенең башка кошлардан аермалы сыйфаты: ул сәгатенә 100 ләп йонлач кортларны ашый, шулай итеп урмандагы бик күп агачларны коткарып кала.

Ял итү. Чыпчык.

Тәрәз каршына

Бер кошчык кунган.  (Кул белән күрсәтү)

Миңа кычкыра:

Чык, әле!-ди, -чык!  (Чакыру хәрәкәте күрсәтү)

Беләм мин аны  (Үзен күрсәтә)

Гел шулай итә.  (Йөгерү хәрәкәте ясау)

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.  (Очу хәрәкәте күрсәтү)

3. Кроссворд чишү. Табышмаклар да әйтим әле мин сезгә. Табышмакларның җаваплары кроссвордта урнашкан.

1) Йонлач кошларны ашаучы нинди кошны белдек әле без?

(Күке)

2                                                                                                                                   (Саескан)

3) Алга гына да түгел, артка да очучы кошны әйтегез әле.

                                                                                                                              (Колибри

4) Гөлдер-гөлдер, гөлдергү,

    Кызыл тәпи, кемдер бу?

(Күгәрчен)

5) ) Җәй тукылдый бу чүкеч,

   Кыш тукылдый бу чүкеч,

   Ничек чыдый бу чүкеч?

(Тукран)

6.Агач башында йорты.

   Эчендә яши җырчы.

(Сыерчык)

Кроссвордта нинди кош исеме килеп чыкты җергәләп укыйк әле-карлыгач.

к

ү

к

е

с

а

е

с

к

а

н

 

р

к

о

л

и

б

р

и

 

ы

к

ү

г

ә

р

ч

е

н

т

у

к

р

а

н

с

ы

е

р

ч

ы

к

4. Бармак уеннары.

Карга әйтә: «Кар, кар,                 (Учларны канат шикелле җәю.)

Җирдә чеби бар, бар.              (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Берсен алып китәр идем,      ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары

Сакчылары бар, бар.              белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

 

 

Килсәм чишмә буена,               ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары белән

                                                     атлау    кебек хәрәкәтләр чыгару)

Чыпчык суда коена,                  (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Канатларын кага-кага,

Рәхәтләнеп юына.                         (Учларны канат шикелле җәю.)

 

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларны

Барсын ашап бетерәм.

5. Сынамышлар.

Балалар, табигатьтәге үзгәрешләрне кешеләр генә түгел, кошлар да сизә. Борынгы бабаларыбыз кошларны күзәтеп сынамышлар туплаганнар.

● Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр. (Грач прилетает, и снег уже растает) (Рәсемен күрсәтү)

● Акчарлаклар килгәч, елгаларда боз кузгалыр. (Рәсемен күрсәтү)

● Карлыгачлар җәй көне түбән очса, яңгыр була.. (Рәсемен күрсәтү.)

Ял итү. “Март”

Әйтемнәр.

  • Кош оясын туздырма, башың авыртыр.
  • Кошларга таш атма

6. “Гаҗәеп кошлар иле” рәсемләү. Бүген без гаҗәеп кошлар иле ясарбыз. Моның өчен без традицион булмаган алым кулланып эшләрбез. Кул чуклары ярдәмендә кош рәсеме ясарга өйрәтү.

7.Рефлексия. Бүгенге эшчәнлектә сез нинди яңалык алдыгыз. Әниләрегезне кайткач нәрсә белән таныштырырсыз? Кошлар безгә бик күп файда китерә. Алрны сакларга, оялар ясап куярга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек.

Тема "Йомры икмшк белән сәяхәт."          Танып -белү үсеше буенча , зурлар ...

Йомгаклау шөгыле . “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”

1.Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.3. Балаларның кү...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

Хәтер чишмәләре саекмаса Истә кала газиз кешеләр Буыннардан буыннарга күчсә Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр....

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...