Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек.
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Кашапова Гульнара Раисовна

 

Тема: «Йомры икмәк белән сәяхәт»Тема "Йомры икмшк белән сәяхәт."

          Танып -белү үсеше буенча , зурлар       

         төркемендә белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ачык шөгыль20.35 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге: Танып белү үсеше.

Төркеме : Зурлар

 Тема: «Йомры икмәк белән сәяхәт».

Балалар эшчәнлеге төрләре: уенлы,  конструктив, коммуникатив ,  музыкаль,  танып-белү,  әдәби әсәрне күзаллау.

Максат:

1.Уеннар  hәм “ Йомры Икмәк”  әкиятенә нигезләнеп , балаларның математикадан алган белемнәрен ныгыту.

2. Елның  кайсы вакыты , кыш айлары турындагы   күзаллауларын үстерү . Атна көннәре, тәртип буенча санауны ныгыту; саннар рәтеннән төшеп калган санны табу ; кушу, алуга телдән мәсәлә чишү  күнемәләрен формалаштыру ; таякчыклар ярдәмендә гөмбә төзергә өйрәнү.   Пространствода ориентлашырга , схемага карап юнәлешне билгеләргә өйрәтү эшен дәвам иттерү.

3. Сөйләм телен  , кул моторикасын , хәтерләрен, логик фикерләү сәләтләрен, игътибарлыкларын үстерү.

Мәктәпкәчә белем бирүнең максатчан ориентирлары: элементар  математик күзаллауны булдыра; үзе кызыксынган сорауларга җавап бирә белә;  әдәби әсәрләр , әкиятләр белән кызыксына.

Материал  hәм җиhазлар: Проектор аркылы слайдлар  уеннар күрсәтү,  санлы веерлар,  таратма материал,  таякчыклар (геометрик пенал) , медальләр, туп .

             Балаларның  эшчәнлеген  оештыруның  эчтәлеге:

  1. Исәнләшү , хәерле иртә теләү.

-Хәерле иртә күзләр , сез уяндыгызмы?

-Без уяндык!

-Хәерле иртә колаклар , сез уяндыгызмы?

-Без уяндык!

-Хәерле иртә куллар  , сез уяндыгызмы?

-Без уяндык!

-Хәерле иртә яклар  , сез уяндыгызмы?

 -Без уяндык!

-Хәерле иртә кояш ,син уяндыңмы?

-Мин уяндым hәм елмайдым! (әйдәгез бездә сезнең белән матур итеп елмайдык hәм урыннарга утырдык.)

2. Кыш  турында әңгәмә. 

-Балалар , әйтегез әле табигатьтә нинди ел  вакыты хәзер?

- Әйе, бик дөрес , Кыш- ел  фасылы.

-Кышның ничә ае бар?

-Кышның нинди айларын беләсез? ( декабрь , январь, февраль).

-Дөрес, балалар. Менә  кышның да санаулы гына көннәре калып бара.

-Ә сез кышны яратасызмы соң?

-Кыштан соң , нинди ел вакыты килә?

-Ни өчен яратасыз?

-Бик дөрес, балалар, сез уеннар яратасызмы ? Мин сезне    “Чылбыр” (бер-береңә тупны бирү ) уенына чакырам.

а)Атна көннәрен әйтеп китик әле.

б) Тәртип буенча санап алыйк әле.(урыннарына утыралар)

2. Әкиятләр турында сөйләшү.

-Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

-Нинди әкиятләр беләсез?

-ә менә мин сезгә бер музыкаль  табышмак алып килдем тыңлагыз әле . Кем белә , нинди әкият герое сезне  үзе белән таныштырды? (Йомры Икмәк)

-Мин дә сезне бүген “Йомры Икмәк” әкиятенә сәяхәткә чакырам.

3. “Йомры икмәк” әкиятенә сәяхәт.

- Борын-борын заманда яшәгән ди, әби белән бабай.Аларның ашарларына калмагач , әби бура төбеннән себерелгән онга икмәк пешерә hәм тәрәз төбенә суытырга дип куя. Әмма Йомры Икмәк тәрәзә төбеннән сикереп төшә дә, сукмак буйлап урманга тәгәри башлый. Тәгәри икән , тәгәри икән , аның каршысына Куян очраган. Куян шунда:

-Кая болай ашыгып тәгәрисең, минем биктә ашыйсым килә, мин сине ашыйм.

Йомры Икмәк : Мине ашама инде син, кызган  мине.

Куян уйга кала : Ярый , тик минем бер шартым бар мин сиңа бирем бирәм , әгәр шул биремне үтәсәң мин сине җибәрәм.

-Балалар , без бит сезнең белән чын дуслар , Йомры Икмәккә ярдәм итәбезме? (итәбез) .“Йомры икмәк”кә ярдәм итү.  

1)Төшеп  калган саннарны табу санлы веерлар ярдәмендә күрсәтү. (4   hәм 6) ; Саннар рәтендә төшеп калган санны табу. Куян  Йомры икмәк җибәрә .

 -Бара икән , бара икән каршысына Бүре очраган. Бүре аңа:

-Кара әле , Йомры икмәк син икәнсең , минем бик-бик ашыйсым килә .хәзер мин сине ашыйм?.

-Кызган инде мине Бүре дус .

-Ярар, тик иң элек син минем биремнәремне үтәргә тиеш .

-Ярый –ярый ,тырышып карармын.  

2). Мәсьәлә чишү .(телдән)

-Куянның 3 шары бар иде , аңа тагын 2 шар бирделәр.Куянда барысы ничә шар булды ? (Куянда барысы 5 шар булды)

-Аланда 5 гөмбә үсә иде . Керпе бер гөмбәне алып китте. Аланда ничә гөмбә каллды.(аланда 4 гөмбә калды)

2+3=5,  5-1=4.(бүредән коткару).

-Шулай итеп,  Йомры икмәк Бүредәндә котылган.

Урман буйлап тәгәри киткән , каршысына Аю очраган, ул бик арган булган . Йомры икмәкне күргәч шундый сөенгән.

-Йомры Икмәк , мин сине ашыйм, дигән .

-Кызган инде , зинhар мине.

-Минем белән уйнап бераз ял итеп алсаң , мин сине җибәрермен ,-дигән.

-Әйдәгез, балалар бергәләп ял итеп, бераз биеп тә алыйк.

3) Физминутка.( музыка ярдәмендә)

4) Йомры икмәк юлын тагын дәвам иткән.Каршысына кем очраган дип уйлыйсыз?

- әйе бик дөрес, Төлкегә  очраган. Төлке инде хәйләкәр , аның да  ашыйсы килгән , әмма ул Йомры икмәкне кызганган .Тик бер шартым бар , әгәр минем шартымны да үтәсәң мин сине җибәрермен дигән.

5)Таякчыклар ярдәмендә “ гөмбә”  төзү.

- карагыз әле гөмбә төзер өчен ничә таякчык кирәк?(9)

- ә хәзер мөстәкыйль рәвештә гөмбә төзү.

6)Юнәлешне билгелик , иң кыска юлны табыйк.

7) Рефлексия .

-Балалар , Йомры икмәк сезгә зур  рәхмәт әйтә . Ул сезгә менә шундый медальләр дә биргән . Балаларга медальләр бирү.

Актаныш районы Иске Байсар балалар бакчасы.

          Танып -белү үсеше буенча , зурлар      

         төркемендә белем бирү эшчәнлеге.

                                      Тәрбияче :Кашапова Г.Р.

                               

                             2015  ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....