Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.
календарно-тематическое планирование по математике (средняя группа) на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)

(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл igmkf_4-5yash.docx21.72 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)

(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план.

Вакыты

Максат

Әдәбият

Сентябрь

1 атна

Занятие №1

Максат: бертигез зурлыктагы ике төркем предметларны чагыштыру ( бертигез, шулкадәр сүзләрен куллану). Ике предметны зурлыклары буенча чагыштыруны ныгыту (зур, кечкенә, зуррак, кечкенәрәк).

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 12 бит

Сентябрь

2 атна

Занятие №2

Максат:төрле төстәге ике төркем предметларны чагыштыру, тигезлеген билгеләү.Күбрәк, әзрәк, бертигез, шулкадәр сүзләрен кулланырга өйрәтү. Тәүлекнең төрле вакытын дөрес итеп аерырга һәм әйтергә күнектерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 13 бит

Сентябрь

3 атна

Занятие №3

Максат:геометрик фигураларны (квадрат, түгәрәк, өчпочмак) аера һәм исемнәрен әйтә белергә өйрәтү; ике предметны озынлыгы, киңлеге буенча чагыштыру алымын камилләштерү; предметларны төсе, формасы, пространствода урнашуы буенча чагыштыру

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 14 бит

Сентябрь

4 атна

Занятие   Кабатлау

Максат: Ике предметны зурлыклары буенча чагыштыруны ныгыту ; геометрик фигураларны (квадрат, түгәрәк, өчпочмак) аера һәм исемнәрен әйтә белергә өйрәтү; ике предметны озынлыгы, киңлеге буенча чагыштыру алымын камилләштерү; предметларны төсе, формасы, пространствода урнашуы буенча чагыштыру

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 12-14 бит

Октябрь

1 атна

Занятие №1

Максат: төрле формадагы ике төркем предметны тигезлекләре буенча чагыштыру; геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат, өчпочмак) танырга һәм исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү;  ике предметны биеклеге буенча чагыштыруда күнектерү (биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк)

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 15 бит

Октябрь

2 атна

Занятие №2

Максат:3 эчендә санау, предметны санагач нәтиҗәне әйтү, мәгънәсен аңлау, “ничә?” соравына җавап таба белү; капшап карап геометрик фигураларны тану күнекмәсен ныгыту; уң, сул кулны аера белергә күнектерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 17 бит

Октябрь

3 атна

Занятие №3

Максат: 3 эчендә санау күнекмәсен ныгыту, ике предметны зурлыклары (биеклеге. киңлеге, озынлыгы) буенча чагыштыруда күнектерү.Тәүлекнең төрле вакыты турында күзаллауларын киңәйтү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 18 бит

Октябрь

4 атна

Занятие №4

Максат: 3 сан эчендә санау күнекмәсен ныгыту; күп предмет арасыннан санап  алып, санны әйтә белергә, “ничә?” соравына җавап табарга өйрәтү;  геометрик фигураларны аера, исемнәрен әйтә белү күнекмәсен ныгыту (түгәрәк, квадрат, өчпочмак); пространствода дөрес ориентлашырга өйрәтү эшен дәвам итү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 19 бит

Октябрь

5 атна

Занятие №1

Максат:3 эчендә санау күнекмәләрен ныгыту, тәртип буенча санау: “ничә?”, “сан буенча ничәнче?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү. Озынлыгы, киңлеге буенча бертөрле предметларны таба белергә күнектерү; озын, озынрак, кыска- кыскарак, киң, тар, таррак, биек, биегрәк, тәбәнәк, тәбәнәгрәк сүзләрен кулланып дөрес билгеләү; турыпочмаклык белән таныштыру һәм аны квадрат белән чагыштыру.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 21 бит

Ноябрь

3 атна

Занятие №2

 Максат:4 санының ничек барлыкка килүе белән таныштыру. 4 кә кадәр санарга өйрәтү. Турыпочмаклык  турында күзаллау булдыру (аны квадрат белән чагыштыру)

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 23 бит

Ноябрь

4 атна

Занятие №3,4  

Максат:5 санының ясалуы белән таныштыру, 5 эчендә санарга өйрәтү. Ничә, ничәнче ? сорауларына җавап бирергә өйрәтү; таныш геометрик фигураларны тану, исемнәрен дөресатау өстендә эш; конкрет мисалларда тиз, акрын төшенчәләрен аңлату; тәүлек бүленеше турында күзаллауларын ныгыту ( иртә, көндез, кич, төн)

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 24 бит

Декабрь

1 атна

Занятие №1

Максат:5 эчендә санау; “ничә?, “ничәнче?” сорауларына  җавап бирергә өйрәтү; предметларны ике билгесе буенча (озынлыгы, киңлеге) чагыштырырга өйрәтү;пространствода дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 28 бит

Декабрь

2 атна

Занятие №2

Максат: 5 эчендә санау күнекмәләрен ныгыту, ике төркем предметларны санау нигезендә тигезлеге һәм тигезсезлеге турында күзаллауларын формалаштыру. Предметларны озынлыгы һәм киңлеге буенча чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү (озын һәм киң –зур юл, кыска һәм тар –кечкенә юл): чагыштыру нәтиҗәләрен әйтә белү. Геометрик фиураларны аера һәм исемнәрен әйтә белергә күнектерү (куб, шар, квадрат, әйләнә).

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 29 бит

Декабрь

3 атна

Занятие № 3

Максат: 5 эчендә санның тәртип мәгънәсен аңлату эшен дәвам итү; “ничә?”,”ничәнче?”,”кайсы урында?” сорауларына җавап бирү күнекмәсен ныгыту; цилиндр белән таныштыру, шар белән чагыштыру, аерымлыкларын таба белергә өйрәтү; предметларны төсе, формасы, зурлыгы буенча чагыштыру алымын ныгыту.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 30 бит

Декабрь

4 атна

Занятие № 4

Максат: үрнәк буенча 5 эчендә предметларны санарга һәм санап алырга күнектерү. Цилиндр, шар, кубны аеру күнекмәсен ныгыту. Тәүлек өлешләре турында күзаллауларын ныгыту.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 32 бит

Январь

2 атна

Занятие № 1

Максат: үрнәк һәм әйтелгән сан буенча 5 эчендә предметларны санарга күнектерү; ерак- якын сүзләренең мәг]нәсе белән таныштыру; өлешләрдән предметның тулы сүрәтен төзү күнекмәләрен үстерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 33 бит

Январь

3 атна

Занятие № 2

Максат: 5 эчендә ишетеп санау күнекмәсен ныгыту; ерак –якын төшенчәләре турында күзаллауларын үстерү; өч предметны зурлыгы буенча чагыштыру; аларны үсү, кимү тәртибендә тезү, чагыштыру нәтиҗәсен озын, кыскарак, иң кыскасы, кыска, озынрак, иң озыны сүзләре белән билгели белергә өйрәтү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 34 бит

Январь

4 атна

Занятие № 3,4

Максат: 5 эчендә ишетеп санау күнекмәсен ныгыту; өч предметны озынлыклары буенча чагыштыру һәм озыная бару (кечерәя бару) тәртибендә тезү. 5 эчендә предметларны капшап карап санарга күнектерү. Кичә, бүген, иртәгә сүзләренең мәгънәсен аңлату. Предметларны пространствода урнашуларына (сулда, уңда) карап чагыштыру күнекмәсен үстерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 35-36 бит

Февраль

1 атна

Занятие № 1

Максат: 5 эчендә капшап санау күнекмәсен үстерү; кичә, бүген, иртәгә төшенчәләрен ныгыту; өч предметны киңлеге буенча чагыштыру; зурдан кечкенәгә тезү; чагыштыру нәтиҗәсен киң, таррак, иң тары, тар, иң киңе сүзләре белән белдерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 37 бит

Февраль

2 атна

Занятие № 2

Максат: 5 эчендә хәрәкәт санарга өйрәтү. Пространствода ориентлашу күнегүләрен ныгыту, үзеңә карата юнәлешне аста, өстә, сулда, уңда, алда, артта сүзләрен куллану. 4-5 предметны киңлеге буенча чагыштыру, аларны үсү һәм кимү тәртибендә урнаштыру. Чагыштыру нәтиҗәләрен киң, тар, таррак, иң тар, киңрәк, иң киңе сүзләре белән билгеләү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 39 бит

Февраль

3 атна

Занятие № 3

Максат: 5 эчендә күрсәтелгән санда хәрәкәт эшләү күнекмәсе бирү; таныш геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат , өчпочмак, турыпочмаклык) таный, исемнәрен атый белү күнекмәсен ныгыту; тәүлек өлешләре эзлеклелеге турында күзаллауларын камилләштерә (иртә, көн, кич, төн).

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 40 бит

Февраль

4 атна

Занятие № 4

Максат:5 эчендә әйтелгән санда хәрәкәт эшләргә күнектерү; әйтелгән юнәлештә йөрергә өйрәтү (алга, артка, уңга, сулга); аерым кисәкләрдән бер тулы предмет җыю күнекмәсен ныгыту.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 41 бит

Март

1 атна

Занятие № 1

Максат: әйтелгән юнәлештә хәрәкәтләнү күнекмәсен ныгыту. Предметның зурлыгына карап санау нәтиҗәсе үзгәрмәвен аңлату . Предметларны зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү, аларны кимү һәм арта бару тәртибендә тезү, чагыштыру нәтиҗәләрен иң зур, кечерәк, тагын да кечкенә, иң кечкенә, зуррак сүзләре белән билгеләү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 42 бит

Март

2 атна

Занятие № 2

Максат: санау нәтиҗәсе предметның зурлыгына бәйле түгеллеген аңлату. Биеклекләре буенча 3 предметны чагыштырырга өйрәтү. Чагыштыру нәтиҗәсен биек, тәбәнәгрәк, иң тәбәнәге, тәбәнәк, биегрәк, иң биеге кебек сүзләрне кулланып аңлату. Төсенә һәм зурлыгына карап бер үктөрле уенчыкларны таба белергә күнектерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 44 бит

Март

3 атна

Занятие № 3

Максат: предметларның арасы санау нәтиҗәсенә бәйле түгеллеген аңлату. Биеклекләре буенча 4-5 предметны чагыштыруны кабатлау. Нәтиҗәләрен иң биеге, тәбәнәгрәк, иң тәбәнәге, биегрәк сүзләре белән аңлату. Куб , түгәрәкне таба һәм аера белергә өйрәтүне дәвам итү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 45 бит

Март

4 атна

Мониторинг

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада,

Апрель

1 атна

Занятие № 4

Максат :предметларның арасы санау нәтиҗәсенә бәйлә түгеллеген аңлату. Цилиндр белән таныштыруны дәвам итү,шар белән чагыштыру. Билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итүне кабатлау.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 46 бит

Апрель

2 атна

Занятие № 1

Максат: санау нәтиҗәсе предметның кайда урнашуына бәйле түгеллеген аңлату. Цилиндр белән таныштыруны дәвам итү, аны шар һәм куб белән чагыштыру. “Ерак, якын” төшенчәләренең мәгънәләренә төшенүне дәвам итү.  

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 47 бит

Апрель

3 атна

Занятие № 2

Максат: 5 кә кадәр санауны ныгыту.”Күпме? Сан буенча ничәнче?” сорауларына җавап бирү. Зурлыклары буенча предметларны чагыштыра белүне ныгыту: иң зуры, кечерәк, тагы да кечкенә, иң кечкенәсе, зуррак сүзләре белән нәтиҗә ясау.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 48-49 бит

Апрель

4 атна

Занятие № 3

Максат: тоеп карау һәм ишетү ысулы белән предметның санын ачыклауны дәвам итү (5 кә кадәр). Шар һәм кубка охшаган предметларны таба белү. Предметларны төсе, формасы һәм зурлыклары буенча аера белүне камилләштерү.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада, 50 бит

Май

2 атна

Занятие №4

Максат:санау нәтиҗәсе предметның сыйфатына (үлчәменә, төсенә) бәйле түгеллеген аңлату. Предметларны күләме буенча чагыштыруны ныгыту (5 кә кадәр), чагыштыру нәтиҗәсен иң зур, кечерәк, иң кечкенәсе дигән сүзләр белән аңлату.

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада,51 бит

Май

3 атна

Кабатлау

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада

Май

4 атна

Кабатлау

И.А.Помораева, В.А.Позина  “Занятия по ФЭМП в средней группе детского сада


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча уртанчылар төркемендә уен-сәяхәт.

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлар...