“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча уртанчылар төркемендә уен-сәяхәт.
материал (средняя группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.

Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, табигатькә, хайваннарга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_zhirem.docx20.47 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча уртанчылар төркемендә уен-сәяхәт.

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.

Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, табигатькә, хайваннарга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрергә шатмын.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Кайсыгыз әйтер икән, без кайсы Республикада яшибез? Татарстанның кайсы районында яшибез? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе, балалар, Саба районында. Ә менә Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Балаларның җаваплары) Казан шәһәре, буйлап сәяхәткә барабызмы? Ә сезнең нәрсәгә утырып барасыгыз килә?

Балалар: Автобус, машина, поезд, самолет…

Тәрбияче: Ә мин сезгә һава шарында очарга тәкъдим итәм. Сезнең һава шарында очканыгыз бармы? Очарга телисезме?

Балалар: Әйе, безнең очып карыйсыбыз килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, алайса очып карыйк! Тик безнең шарыбыз гади генә шар түгел, ул тылсымлы. Аңарга утырыр өчен биремнәр эшләргә кирәк. Сез әзерме?

Тәрбияче: Матур, ягымлы сүзләр әйтеп утырсак, бу тылсымлы шар безне Казан буйлап сәяхәткә илтәчәк. Сез нинди матур, ягымлы сүзләр беләсез?

 “Тылсымлы сүзләр” уены

Балалар: Рәхим итегез, рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, сәламәт булыгыз, зинһар өчен, хәерле иртә, көн, кич, тыныч йокы

Тәрбияче: Балалар, шарның бауларын ычкындырыйк та һавага күтәрелик.(Күзләрне йому)

Менә без сезнең белән Казан шәһәренә килеп тә җиттек. Экранга күз салыйк әле. Без нинди корылма янында басып торабыз. (слайдта Кремль, Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете рәсеме)

Бүгенге Кремль бик матур, балалар. Ул ак таш стенасы белән әйләндереп алынган, почмакларында күзәтү манаралары тора.

Кызыл кирпечтән төзелгән манара ничек атала, кайсыгыз белә?

Балалар: Сөембикә манарасы.

Тәрбияче: Әйе, ул Сөембикә манарасы, ул ханбикә исемен йөртә. Сөембикә манарасы ничә каттан төзелгән икән, санап карыйк әле? Ул җиде катлы. Кремльдә  Кол Шәриф мәчете бар.

Ә хәзер без сезнең белән бу корылмаларны пазллар ярдәмендә төзеп карарбыз.

“Пазл” төзү.

Балалар, карагыз әле, монда нәрсәләр ясалган? (Флаг, герб ясалган слайд)

— Әйе, балалар, без Татарстанда яшибез. Аның зифа каенлы урманнарын,

көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган,тырыш халкын күреп сокланабыз. Татарстан — күп милләтле республика.

Һәрбер республиканың үз флагы,үз гербы һәм үз гимны бар. Балалар, үзебезнең Татарстан гимнын тыңлап үтик әле . (Гимн яңгырый.)

— Бу нәрсә? (Флаг.)

Бу нәрсә? (Герб.)

— Гербта нәрсә ясалган?

— Ак барс.

— Әйе, кояш җирлегендә ак барс сүрәтләнгән. Монда да яшел, ак, кызыл төсләр. Барс – ирек сөючән җанвар. Ул безнең мөстәкыйльлегебезне күрсәтә. Барс рәсемен борынгы Болгар дәүләтендә дә киң кулланганнар. Ул яшел табигать кочагында яшәгән. Шуңа күрә гербта да яшел боҗра эчендә ясалган. Барс – уңыш һәм үрчем билгесе. Ул халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы.

“Татарстан флагын төзе” уены  (төрле төсле полоскалардан флаг төзү)

Җыр: “Зәңгәр күл”

Казан буйлап сәяхәт иткәндә аның матур паркларына күз салмый мөмкин түгел. Без сезнең белән Горький исемендәге паркта. (Слайдлар)

“Бу яфрак кайсы агачныкы?” уены

Алга таба киттек, шушылардан ерак түгел Цирк урнашкан. Ә циркта нинди хайваннар яши? (Балаларның җаваплары) Слайдка күз салыйк.

“Кайда яши?” уены ( Йорт, кыргый һәм җылы як хайваннарын  аерып әйтә белү)

Ә хәзер, әйдәгез, “Сорау-җавап” уены уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче уртага. Тәрбияче сорау бирә һәм балаларга туп ата, тупны тоткан бала сорауга җавап бирә)

– Без нинди республикада яшибез?

– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?

– Татарстан президенты кем?

– Син яшәгән шәһәрнең исеме ничек?

– Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?

– Ак барсның калканында нәрсә сурәтләнгән?

– Ак барс нигә канатларын күтәргән?

– Ак барсның уң аягы күтәрелгән, ул нәрсәне аңлата?

– Татарстан байрагында ничә төс?

– Кызыл төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?

– Яшел төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?

– Ак төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?

– Татар халкының милли ризыгы (Чәк-чәк)

– Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)

– Казанның йөзек кашы булган мәчетнең исеменичек ? (Кол Шәриф мәчете)

– Безнең балалар бакчасының исеме ничек?

– Әтиеңнең исеме ничек? һ.б.

Балалар, шуның белән Казан буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бугенге сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез? Казанда күргәннәрегезне кемгә сөйлиячәксез?

Җыр: “Кояшлы ил”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

Туган җирем - Татарстан!

Музыкага алып баручы һәм бер бала керә.Хәерле  көн балалар. Добрый день, дорогие ребята! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык – Республика Көне! Сегодня у нас большой праздник – день рожде...

Туган җирем Татарстан

Туган җирем Татарстан...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

Требования к уголкам "Туган җирем Татарстан". На официальном сайте МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе «Дошкольное образование» размещены новые материалы по обучению детей двум государственным языкам в дошкольных образовате

На официальном сайте МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе «Дошкольное образование» размещены новые материалы по обучению детей двум государственным языкам в ...