«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.
материал (подготовительная группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.

Бурычлар:

Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгы күрә  белергә  өйрәтү;

Үстерү бурычы:  җирнең барлык тереклек ияләре  өчен уртак  йорт булуына  басым  ясау,  сәнгатьле  сөйләм  телен үстерү;  

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “Социаль аралашу”, “Иҗади сәнгать үсеше”,  “Физик үсеш”, “Сөйләм үсеше”.

Ысуллар һәм алымнар: уен,  практик, сүзле,  күрсәтмә ысуллар;   әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Җиһазлау: глобус, мультимедиа: проектор, ноутбук, һәрбер балага  фломастерлар, альбом кәгазе, бала санынча светофор төсләре (кызыл, сары, яшел түгәрәкләр), аудиоязма: табигать шавы.

Эшчәнлек башланганда балалар тәрбияче тирәсендә ярым түгәрәк ясап басып торалар.

Тәрбияче: Хәерле көн, дусларым!   әйдәгез кулга-кул тотынышып бер-беребезгә хәерле иртә телик әле. Хәзер үзара елмаябыз! Көнебез ямьле булсын!  Эшчәнлек  көлеп торсын! Мин сезгә яхшы кәеф телим! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologiya_2019.docx159.13 КБ

Предварительный просмотр:

                 Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» 

 мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

                                                             Төзеде: I квалификацион категорияле

                                                             тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

                                                Актаныш 2019

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.

Бурычлар:

Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгы күрә  белергә  өйрәтү;

Үстерү бурычы:  җирнең барлык тереклек ияләре  өчен уртак  йорт булуына  басым  ясау,  сәнгатьле  сөйләм  телен үстерү;  

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “Социаль аралашу”, “Иҗади сәнгать үсеше”,  “Физик үсеш”, “Сөйләм үсеше”.

Ысуллар һәм алымнар: уен,  практик, сүзле,  күрсәтмә ысуллар;   әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Җиһазлау: глобус, мультимедиа: проектор, ноутбук, һәрбер балага  фломастерлар, альбом кәгазе, бала санынча светофор төсләре (кызыл, сары, яшел түгәрәкләр), аудиоязма: табигать шавы.

Эшчәнлек башланганда балалар тәрбияче тирәсендә ярым түгәрәк ясап басып торалар.

Тәрбияче: Хәерле көн, дусларым!   әйдәгез кулга-кул тотынышып бер-беребезгә хәерле иртә телик әле. Хәзер үзара елмаябыз! Көнебез ямьле булсын!  Эшчәнлек  көлеп торсын! Мин сезгә яхшы кәеф телим!  

Тәрбияче:   Башы  да  юк, ахыры да

           Арты да  юк, алды  да.

           Зурысы  да, кечесе  дә

           Зур  шар  икәнен  белә.

   - Нәрсә  ул  балалар? (Җир  шары).

-Әйе,  җир  шары,  икенче  төрле  әйтсәк – глобус.  Глобус нәрсә ул? (Җир шарының моделе)

  Җир  планетасы  слайдлары  күрсәтелә.

   Без – кешеләр, бөтен  тереклек  ияләре шушы җир плантасында яшибез. Аны  космонавтлар  күзәткәннәр. Галәмдә  планеталар  бик  күп. Иң  яктысы Кояш. Ул  якты  итеп яктыртса, көн башлана,  ә  баеса төн  була.  Тагын  Венера, Марс, Юпитер һәм  башка  планеталар  бар.

       22апрель- Җир көне, аның  туган  көне.  Бу  көнне кешеләр табигатькә  чыгалар, агачлар  утырталар, тирә-якны  чистарталар.

 

 Экранда  SOS сигналы һәм җир кызы керә

Исәнмесез, кадерле балалар! Мин-Җир! Мин сезне ишетүемә шатмын. Сезне ишеткәч, мин бик сөендем.Онытмаган өчен зур рәхмәт сезгә.

Мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде. Алар күл, урманнарны, сулыкларны пычрата.Урмандагы, сулардагы хайваннарым, кошларым пычрак һавадан, судан агулана.Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми. Минем чәчәкләрем дә, урманнарым да, елга-күлләрем дә бик күп. Ләкин аларның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар. Бары сез генә моны эшли аласыз.

-Сез бүген яшь экологлар, табигать сакчылары буласыз. (Балалар нәни экологлар медален тагалар)

 -Балалар, нәрсә соң ул табигать? Сез ничек аңлыйсыз. (Табигать ул- җир,су,урман,һава,кояш һ.б.)- Безгә табигать ни өчен кирәк? (Ул безнең хисләребезне тәрбияли, ашата, киендерә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә).

Күзләргә гимнастика ясала

-Әйе, табигатьне кадерләп, саклап тормасак, ул бозыла, ямен

югалта.

Балалар, әйдәгез, бергәләп табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен

кабатлыйк.

- 1. Урманда үзеңнән соң чүп-чар калдырмаска.

- 2. Агачларны сындырмаска.

- 3. Кош, кырмыска ояларын туздырмаска.

- 4. Чәчәкләрне җыймаска.

- 5.Урманда ут якмаска.

- 6.Кош балаларын кулга алмаска.

- 7.Бөҗәкләрне тотмаска.

- 8. Урманда тавышланмаска.

 

-Балалар минем кулда нәрсә? (“Кызыл китап”)

Бүгенге көндә йөзләрчә төр үсемлек һәм хайваннарның һәлак

булып бетү куркынычы бар. Җир йөзеннән юкка чыгып бара торган

җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган махсус китап бар –

“Кызыл китап”. “Кызыл китап” – кешелекнең вөҗданы. Ул китапны һәр

дәүләт чыгара. Безнең илдә “Кызыл китап” 1978 елда чыкты.

-Балалар, ни өчен китап кызыл төстә?

(Кызыл төс – кисәтү төсе: “Кешеләр, туктагыз, уйланыгыз! Төзәтеп булмаслык бәла булырга мөмкин! Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра ул. Татарстанда да бар ул китап. Кызганычка каршы “Кызыл китап”ка кертелгән хайваннар, кошлар, үсемлекләр саны артып тора).

-   Җәнлекләрне, кош-кортларны, үсемлекләрне саклап калу өчен кешеләр нәрсә эшлиләр?

(Тыюлыклар (заповедники) булдырыла ,хайваннарны ашаталар, ерткычлардан һәм авырулардан саклыйлар;аларны үрчетәләр, ә аннары алар өчен яраклы шартларга чыгаралар. күп кенә  завод - фабрикалар яңача  җиһазландырылды. Һәм алар  әйләнә - тирәне азрак  пычрата  башлады. Киселгән  урманнар урынына  яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына).   

- Ә хәзер без « экологик светофор» уенын уйныйбыз.

«Экологик светофор» уенында барлык төсләр дә гади светофордагы кебек.

Кызыл ут-табигатькә зыян.

Сары-сак булыгыз!

Яшел ут - табигать сиңа “рәхмәт”әйтә

Сезнең һәрберегезгә светофор төсләре  тапшырыла, биремне тыңларга һәм кирәкле төсне күтәрергә кирәк:

Кызыл-тыя

Сары-кисәтә,

Яшел-рөхсәт итә.

1- билге-яшь агачларны, агач ботакларын сындыру тыела. (Балалар кызыл төсне күтәрәләр).

- Ни өчен? (агачлар  һаваны чистарта, җирне бизи, кошлар һәм кайбер хайваннар өчен йорт булып хезмәт итә)

2- урманда чүп калдырма. (Балалар кызыл төсне күтәрәләр).

- Ни өчен? (Табигать пычрана, матурлык юкка чыга, күңелсез ис барлыкка килә.)

3-билге-чүп-чар өчен урын. Чүпне кая куярга соң?

(Яшел)

(Чүп җыю өчен махсус җиһазландырылган урында: контейнер, махсус савытта, пакетта)

4- җимлекләр билгесе: кошларны җәлеп итегез.

(Балалар яшел һәм сары сигнал күтәрәләр.)

- Ни өчен яшел?

(Кошларга азык табарга ярдәм итәргә кирәк)

- Ни өчен сары?

(Җимлекләрне агачка ныклы бау белән бәйләргә кирәк һәм агачка кадак белән какмаска ).

5- билгесе – «Чәчәкләрне өзмәгез»

Хикәяне тынлагыз әле:кызлар тузганак яланында бик күп чәчәкләр җыеп башларына тәкыя үргәннәр. Ләкин тузганаклар бик тиз шинәләр һәм ямьсезләнгәннәр. Кызлар ташлап өйләренә йөгергәннәр.

 (Балалар кызыл сигнал күтәрәләр.)

- Ни өчен?

(Чәчәкләр безнең җирне бизи, алар бөҗәкләргә бал бирә, дару үләннәре, кайбер бөҗәкләргә чәчәкләр йорт булып хезмәт итә).

- Ә чәчәк бәйләмен каян алырга соң? (җәй балконында  өйдә үстерергә була, чәчәк бәйләмнәре сатып алырга).

6) «Елмаю " Билгесе.

- Карагыз әле бу билгегә. Елмаю. Бер-берегезгә елмаю бүләк итегез.

 Әйдәгез бераз ял итеп алабыз.Уен: “Хәрәкәттә-бәрәкәт”

Максат: киеренкелекне бетерү, уңай психологик атмосфера тудыру.

Тәрбияче көй буенча карточкалар күрсәтә, балалар карточкада сүрәтләнгән рәсемнәр буенча хәрәкәтләр ясыйлар:Куллар- чәбәкләү. Аяклар-урында атлау, унга ук-“Ах”дияргә, сулга ук-“Ох”дияргә, дулкын-куллар белән дулкын ясау, күк күкрәү-куллар белән хәрәкәтләнеп «О йес!»дип әйтергә.

-Балалар, табигать билгеләрен уйлап чыгарып фломастерлар белән рәсем ясарга тәкъдим итәм.

Балалар эшчәнлеге.

Балаларның табигать билгеләре турында сөйләве.

Тәрбияче билгеләрне рәсемгә беркетеп бара.

-Балалар сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы сон? Сез бүген кемнәр булдыгыз? (Нәни экологлар, табигать сакчылары). Эшчәнлектә нинди яңалыклар белдегез? (Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең  матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан  чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен,  анда күбәләкләр  очсын, кошлар  сайрасын дисәк, үзебезгә  күп  көч куярга, шуңа  омтылып яшәргә кирәк).

Табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшереп үтик: 

Табигатьтә шаулама.

Табигатьне чүпләмә.

Табигать җанварларын, кошларын рәнҗетмә.

                                           Саклагыз җир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарын ятлагыз!

- Сез Табигать һәм аны саклау алымнары турында күп нәрсәләр белдегез. Моның белән  экология фәне шөгыльләнә.

- Балалар, сез бүгенге эшчәнлек турында кич кайткач кемгә сөйлиячәксез?  Миңа сезнең белән эшчәнлек үткәрү бик ошады. Мин сезнең белән аралашудан шатлык хисләре кичерәм. Барыгызга да рәхмәт! Булдырдыгыз балалар бик яхшы шөгылләндек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек.

Тема "Йомры икмшк белән сәяхәт."          Танып -белү үсеше буенча , зурлар ...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”

 Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....