“Туган ил – кайдан башлана?” (әхлакый-патриотик тәрбия бирү буенча зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге)
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Максат: Балаларда кече ватан, олы ватан турында элементар күзаллауларны формалаштыру, балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру..
Бурычлар:
Белем бирү: карта белән таныштыруны дәвам итү, районыбыз,республикабызның ,илебезнең символларын аера белергә, аларның төсләренең нәрсә аңлатканын өйрәнүне дәвам итү, бәйрәмнәрне танырга өйрәнү
Үстерешле: илебез,туган ягыбыз белән горурлана белү, уңышларга сөенү хисләре уяту, туган илгә карата хөрмәт хисе уяту,туган телебез белән горурлану,телебезне саклау теләге уяту.
Тәрбияви: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү,”Туган ил”,”Туган җир” , “Кече ватан”, “Олы ватан” төшенчәләрен кечкенәдән үк аңлауга ирешү, туган илебезгә,республикабызга, туган җиребезгә карата ярату хисләре уяту.Милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.77 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәрбияче: Хәбибуллина А.Ф.
“Туган ил – кайдан башлана?”
(әхлакый-патриотик тәрбия бирү буенча зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге)
Максат: Балаларда кече ватан, олы ватан турында элементар күзаллауларны формалаштыру, балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру..
Бурычлар:
Белем бирү: карта белән таныштыруны дәвам итү, районыбыз,республикабызның ,илебезнең символларын аера белергә, аларның төсләренең нәрсә аңлатканын өйрәнүне дәвам итү, бәйрәмнәрне танырга өйрәнү
Үстерешле: илебез,туган ягыбыз белән горурлана белү, уңышларга сөенү хисләре уяту, туган илгә карата хөрмәт хисе уяту,туган телебез белән горурлану,телебезне саклау теләге уяту.
Тәрбияви: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү,”Туган ил”,”Туган җир” , “Кече ватан”, “Олы ватан” төшенчәләрен кечкенәдән үк аңлауга ирешү, туган илебезгә,республикабызга, туган җиребезгә карата ярату хисләре уяту.Милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Кереш
Балалар ярым түгәрәккә басалар. Балалар карагыз әле, бездә бүген кунаклар! Алар безнең ничек шөгыльләнгәнне, сезнең нинди зур икәнлегезне һәм ничек күп белүегезне карарга килгәннәр. Әйдәгез бер- беребезгә матур итеп елмаеп, ягымлы сүзләр белән сәламлик! (хәерле иртә, хәерле көн, исәнмесез).
Саумы кояш,
Саумы һава,
Саумы иртә,
Саумы йомшак җил,
Саумы Туган ил!!!
Балалар менә бу зур шарны хәзер үзегезнең исем һәм фамилиягене әйтеп бер-берегезгә бирегез.(....)
Менә сез һәркайсыгыз исем-фамилиягезне әйтеп чыктыгыз. Ә ничек уйлыйсыз, сезгә бу исем һәм фамилияләрне кем биргән? (Әти-әни). Молодцы.
Әйтегез әле, бу шар нәрсәсгә ошаган? (планетага). Әйе дөрес бу планетага ошаган Җир шары планетасына.
Глобусны күрсәтү.
ТУГАН ИЛ Кайдан БАШЛАНА?
Туган илем башлана
Үзем яшәгән өйдән.
Туган илен яратыр
Ата-анасын сөйгән.
"Туган ил кайдан башлана?"--
Сорый оныгым миннән.
--Әби-бабаң,әти-әни,
Сеңелең белән синнән--
Башлана безнең өйдән.
Балалар шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Ватан, туган ил)
Ә нәрсә соң ул Ватан? Ул кайдан башлана?
Ватан ул –без туган һәм яши торган ил.
Ватан – ул безнең әби-бабайларыбыз яшәгән, хезмәт иткән җир.
Ватан - ул безгә якын һәм кадерле булган кешеләребез : әни, әти, әби,бабайларыбыз яши торган җир.
Ватан – ул безнең балалар бакчасы урнашкан урын.
Ватан – ул еракларга, чит-җирләргә киткәч кеше сагынып кайта торган урын.
Һәр кешенең үз Ватаны бар - ул туган, балачагын үткәргән, үскән, укыган урыны. Һәм безнең өчен Ватаныбыз туган йортыбыздан, ишегалдындагы агачлардан, бакчадан башлана; көн саен балалар бакчасына йөри торган урамыбыздан башлана.
Без яши торган республика ничек атала? (Татарстан республикасы)
Ә безнеңрайоныбыз ничек атала? (әтнә районы)
Ә туган авылыбыз ничек атала? (Балалар җаваплары)
- Балалар, ә хәзер мин үзебезнең фотокүргәзмәне карарга тәкъдим итәм. Безнең Олы Әтнәнең фотосурәтләрен игътибар белән карагыз һәм сезгә таныш урыннарны атагыз.
-Безнең өчен Әтнә районы Түбән Көек авылы - кече Ватан. Шулай ук һәр кешенең кече Ватаныннан тыш олы Ватаны бар.
Ә олы Ватан нәрсә ул? Бу кеше яшәгән билгеле бер дәүләт (яки ил). Безнең олы Ватаныбыз нинди ил. Безнең Ватаныбыз - Россия - дөньяда иң зур ил. Глобустан карау.
(Экранда карта)
Әгәр дә без иң тиз поездга утырсак, илебезнең бер чигеннән икенче чигенә бер атна барыр идек, әгәр без самолетта очсак, бер көн буе очар идек. Күз алдына китерәсезме, безнең ил нинди зур !
Физминутка: «Безнең Ватаныбыз - Россия» Безнең илдә таулар-биек, (аяк очында өскә таба омтылабыз) Елгалар тирән, (чүгәләп утырабыз) Далалар киң, (кулларын җәеп җибәреп) урманнар зур (куллар өстә) , ә без - менә шундый матур кызлар! (баш бармагын күрсәтәбез)
Балалар минем янга килегез әле, мин сораулар бирәм ә сез җавап бирерсез. Сораулар:
- Без сезнең белән нинди илдә яшибез? (Россия)
- Безнең илебезнең башкаласы нинди шәһәр? (Мәскәү)
- Россиядә яшәүче барлык кешеләрне ничек атыйлар? (Россиялеләр)
- Россиянең дәүләт символлары булып нәрсәләр тора? (Флаг, Герб, Гимн)
- Безнең илебез белән идарә итүче президентның исеме ничек? (Владимир Владимирович Путин)
Өстәлләр артына килегез әле. Менә бу савытларда сезгә рәсем кисәкләре бирелгән, шуларны дөрес итеп җыярга кирәк. (Флаг һәм герб)
Игътибар бн карыйк әле флагның төсләре нәрсәне аңлата?
Ак төс — тынычлык һәм сафлык, зәңгәр — ышаныч һәм тугрылык, кызыл — энергия, көч
Гербта нәрсә ясалган?
Россия гербында Кызыл геральдик калканда алтын ике башлы бөркет сурәтләнгән. Шулай ук Гербта таҗлар, скипетр һәм аждаһаны сөңге белән чәнчүче җайдак күрсәтелгән.
Минем бу капчыкт нәрсә бар икән ничек уйлыйсыз? (Шарлар) Шарлар ни өчен кирәк безгә? (Бәйрәмнәрдә бизәү өчен)
Безнең илдә күп төрле милләт вәкилләре үзләрнең йолаларын,гореф-гадәтләрен, телләрен һәм бәйрәмнәрен саклап дус-тату яшиләр. Экранда бирелгән рәсемгә карап бәйрәм исемен әйтергә кирәк була.
- 23 февраль – ватанны яклаучылар көне
- 9 май – җиңү көне
- 12 июнь – Россия көне
- 12 апрель – космонавктика көне
- 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
Лэпбук бн эш. Илебез – Россияне башка илләр рәсми булмаган символлар буенча да таныйлар. Тартмадан һәрберегез рәсемне алыгыз. Анда нәрсә язылганын әйтегез һәм менә монда ябыштырабыз.
Туган ил, ватан – ул безнең гаиләбез дидек. Мин беләм сез әти-әниегезне, әби-бабайларыгызны яратасыз һәм хөрмәт итәсез. Бүген сезнең нинди ярдәмчеләр икәнегезне күрербез. Өстәлләр артына утырып матур уенчыклар матрешкалар тегәрбез. Аның өчен безгә әзер материал, инә-җеп кирәк булачак.
(Матрешкалар турында сөйләнә)
Матрешкалар тегү.
Йомгаклау
“Туган илең – туган анаң” ди татар халык мәкале.Димәк туган илебез безгә әниебез кебек якын, ул да безне ярата һәм без дә аны яратабыз. Ничек яратабыз икән?
Балалар без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Ватан,туган ил турында . ә хәзер зәңгәр төстәге фломастер бн зур түгәрәк ясыйк – бу безнең олы ватаныбыз туган илебез – Россия булыр, зәңгәр түгәрәк эченә кызыл төс бн кечерәктүгәрәк ясыйк, монысы безнең Республикабыз Татарстан булыр, ә кызыл түгәрәк эченә яшел төс бн туган авылыбызны сурәтләп кечкенә түгәрәк ясыйк. Монысы безнең Әтнә районыбыз һәм туган авылыбыз булыр.
Кече ватан моделен ясау (өстәлләр артында эш)
Туган илебез киләчәктә дә шундый матур булып калсын дисәк безгә авылыбызны яратырга, аны кайгыртырга, чүпләмәскә, агачларны сындырмаска, аны матурларга, чәчәкләр утыртырга кирәк.
Кадерле балалар! Кече ватаныгызны, туган илегезне яратыгыз. Аның үткәнен белергә тырышыгыз, табигатьне саклагыз, гореф-гадәтләрен йолаларын белегез!
Безнең шөгылебез шуның белән тәмам. Курчакларны истәлеккә калдырыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Яңа ел килә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу
Печкин (укый)Тыңлагыз, тыңлагыз,Урмандагы бар җанвар!Тиздән чыршы бәйрәме-Кыш бабайдан хәбәр бар.Онытмагыз үзегез беләнҖыр-биюләр, уеннарныЯрамый калдырырга!...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге “Серле ташлар”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге“Серле ташлар”Белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.Белем бирү эшчәнлеге: тирә-юнь белән таныштыру.Максат: балаларда ташларга кызыксыну ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге
Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе
Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....

"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"
сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....