"Әдәп төбе - яхшы гадәт" Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә әхлак тәрбия бирү буенча өстәмә белем бирү программасы / Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию детей старшей и подготовительной к школе группы
рабочая программа (старшая, подготовительная группа) по теме

Зиятдинова Гульшат Ванситовна

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага болай булма, тегеләй бул, дип әйтү генә аз. Мондый үгет-нәсыйхәтләр баланың бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Мин балаларга әхлак тәрбиясен шигырьләр аша җиткерергә булдым. Беренчедән, балалар шагыйрьләребез иҗаты һәм сәнгатьле сөйләм үрнәкләре белән танышалар, икенчедән, шигъри сөйләм  гади сөйләмгә караганда үтемлерәк, аңлаешлырак.

Программаның максаты: шигырьләр аша балаларда әдәп–әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

      Бурычлар:

-        балаларның сүз байлыгын һәм бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

-        хәтер һәм игътибарлылыкны ныгыту;

-        күз алдына китерү һәм хыяллана белү күнекмәләре булдыру;

-        үз эшеңә бәя бирергә, нәтиҗәләр ясарга  өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ЭЧТӘЛЕК

Аңлатма язуы.........................................................................................................3

Өстәмә белем-тәрбия бирү программасының эчтәлеге һәм тематик план

Зурлар төркеме.......................................................................................................5

Мәктәпкә хәзерлек төркеме...............................................................................11

Җиһазлар һәм  күрсәтмә әсбаплар...................................................................18

Файдаланган әдәбият..........................................................................................19

Аңлатма язуы

Өстәмә белем бирү программасының юнәлеше:

  • Сөйләм телен үстерү;
  • Экологик белем бирү;
  • Танып белү;
  • Иҗади сәнгать;
  • Социаль-коммуникатив үсеш.

Актуальлеге, яңалыгы, педагогик яктан кулланылышы:

Элек-электән һәр ата-ана үз баласын тәртипле, кешелекле, эш сөючән, ярдәмчел, намуслы, гадел, шәфкатьле итеп үстерергә тырышкан. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә кече яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек эше, эшчәнлеге, башкаларга  мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары җитлеккәч, олыгайгач та онытылмый. Бу хакта бөек галимебез Ризаэддин Фәхретдин дә үзенең фикерен әйткән: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, -- дигән ул. Ләкин кешенең әхлаклымы, түгелме икәнен кайдан  белеп була соң? Тәртибеннән, әлбәттә. Ә тәртибен? Ул кылган гамәлләрдән, эш-хәрәкәтләреннән, җәмгыятькә, табигатькә мөнәсәбәтеннән.

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага болай булма, тегеләй бул, дип әйтү генә аз. Мондый үгет-нәсыйхәтләр баланың бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Мин балаларга әхлак тәрбиясен шигырьләр аша җиткерергә булдым. Беренчедән, балалар шагыйрьләребез иҗаты һәм сәнгатьле сөйләм үрнәкләре белән танышалар, икенчедән, шигъри сөйләм  гади сөйләмгә караганда үтемлерәк, аңлаешлырак.

Программаның максаты: шигырьләр аша балаларда әдәп–әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

      Бурычлар:

  • балаларның сүз байлыгын һәм бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;
  • хәтер һәм игътибарлылыкны ныгыту;
  • күз алдына китерү һәм хыяллана белү күнекмәләре булдыру;
  • үз эшеңә бәя бирергә, нәтиҗәләр ясарга  өйрәтү.

Программаның башка өстәмә белем бирү программаларыннан аермалы үзенчәлекләре:

Бу программа балаларның шигырь белән кызыксынучанлыкларын арттыра. Начар гадәтләр, тәртипсезлекләр шигъри образлар аша анализлана. Чөнки кеше (бала бигрәк тә) үз гаебен җиңел генә танымый. Ә кеше гаебен күрә һәрвакыт җиңел. Шулай да тискәре геройның тәртибен тикшергәндә балаларның күңелендә  барыбер “болай ярамый” дигән төшенчә кала. Шулай итеп, баланы үпкәләтмичә генә, иптәшләре алдында йөзен кызартмыйча гына туры юлга бастырып була, минемчә. Чөнки балалар эле сыек тал чыбыгы сыман, аларны ничек кирәк, шулай бөгеп була.

Программа зурлар (5-6 яшь) һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме (6-7 яшь) балалары өчен төзелде.

Программаны тормышка ашыру вакыты:

Зурлар төркемендә : октябрь – май; мәктәпкә хәзерлек төркемендә: сентябрь – май.

Шөгыльләрне үткәрү вакыты һәм формалары:

Шөгыльләр айга ике тапкыр үткәрелә.

Шөгыльләр балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүгә һәм әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул үз эченә түбәндәге эш төрләрен ала:

  • матур әдәбият әсәрләре белән танышу;
  • әңгәмә үткәрү;
  • күзаллау буенча рәсем ясау;
  • башка балаларның тәртибен күзәтү;
  • рәсемнәр карау;
  • әти-әниләр белән эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • балалардагы тискәре сыйфатлар сизелерлек кими;
  • бала үз гамәлләре турында уйлана;
  • өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән җиңел аралаша;
  • үсемлекләр һәм хайваннарга карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә;
  • тырышлык һәм гаделлек сыйфатлары тәрбияләнә.

Программаны тормышка ашыруның йомгаклау чаралары:

Әдәби кичәләр, әти-әниләр өчен спектакльләр әзерләү, конкурслар.

Өстәмә тәрбия һәм белем бирү программасын методик яктан тулыландыру:

  • Күрсәтмә материал (рәсем, картина, иллюстрацияләр)
  • Конспектлар
  • Дидактик һәм үстерелешәле уеннар
  • Шигырь җыентыклары
  • Кешенең эмоциональ халәтен күрсәтә торган карточкалар.

Өстәмә белем-тәрбия бирү программасының

эчтәлеге һәм тематик план

Зурлар төркеме

Тема

Ай

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

“Ике кыз” Ә. Кари.

“Чебен тимәс – чер итәр”  Ә. Фәйзи.

“Тылсымлы  сүзләр”  Йолдыз.

“Өч матур сүз”  Н.Исәнбәт.

“Песи, песи, пескәем”  Д. Гарифуллин.

“Батыр кызчык”  Б. Рәхимова.

“Үзен бик чиста йөртә”  Җ. Тәрҗеманов.

“Аның өчен оялам”   З. Туфайлова.

“Ләлә чана шуа” . Б. Рәхмәт.

“Эш беткәч, уйнага ярый”.  Г. Тукай.

“Әни” сүзе. З. Туфайлова.

“Дәү әнигә күчтәнәч” Ш. Галиев.

“Энесенә ул апа”.  М. Мазунов.

“Минем сеңлем”. Р. Вәлиева.

“Ныграк авыртыр иде”. Р. Корбан.

“Түз инде”. Р. Корбан.

Октябрь.

Ноябрь.

Декабрь.

Гыйнвар.

Февраль.

Март.

Апрель.

Май.

Октябрь

  1. Тема:  Әнәс Кариның “Ике кыз” шигыре.

Максат:  яхшы һәм тискәре сыйфатларны аера белү күнекмәләрен үстерү; чагыштыра белергә өйрәтү; яхшы булырга омтылыш булдыру; әниләрне борчымаска өйрәтү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Әңгәмә үткәрү: “Әниләрне борчымыйк”.
  • Ике кызга чагыштырма характеристика төзү.
  • Викторина : “Уңай һәм  тискәре сыйфатлар”.
  1. Тема: Әхмәт Фәйзинең “Чебен тимәс – чер итәр” шигыре.

Максат: нинди кешегә “чебен тимәс – чер итәр” дип әйткәннәрен аңлау; урманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту; урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү;  батырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.

Эш төрләре:

  • Дидактик уен: “Урман нигъмәтләре”.
  • Сюжетлы –рольле уен: “Урманда”.
  • “Куркак куян”  мультфильмын карау.

Ноябрь.

  1. Тема: Йолдызның “Тылсымлы сүзләр” шигыре.

Максат: балаларны  кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтү; туган телебезне ярату, белү һәм  туган телдә сөйләшү теләге булдыру; итагатьлелек тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Сюжетлы рәсем (рәсемдә олы кеше белән бала басып тора, бала читкә караган)  буенча хикәя төзү.
  • Уен – ярыш: “Кем күбрәк ягымлы сүзләр белә?”
  • Магнитофон  язмасында “Әссәламегаләйкем” җырын тыңлау.
  1. Тема: Нәкый Исәнбәтнең “Өч матур сүз” шигыре.

Максат: ягымлы сүзләр  турында белемнәрне ныгыту;  әти-әни, туган илгә хөрмәт тәрбияләү;  туган телебездә сөйләшергә теләк булдыру.

Эшчәнлек төрләре: 

  • Үстерелешле уен: “Ягымлы сүзләр”.
  • Хәрәкәтле уен: “Капкалы” (җәза – ягымлы сүз әйтергә).  
  • Мултфильм  карау : “Ике кыз”.         

Декабрь

  1. Тема: Дамир Гарифуллинның “Песи, песи, пескәем” шигыре.

Максат:  балаларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү;  йорт хайваннарының уенчык түгеллеген аңлату; аларга карата кызгану хисе тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Сюжетлы –рольле уен: “Песине ашатабыз”(песиләргә нәрсә бирергә ярый, нәрсә юк).
  • “Песиләр нинди була?” – әзер песи рәсемен буяу.
  • “Песиләр күргәзмәсе” (уенчык песиләрдән күргәзмә).
  1. Тема:  Бикә Рәхимованың “Батыр кызчык” шигыре.

Максат: кыюлык, батырлык турында сөйләшү; балаларны кыен хәлдә калган җан ияләренә ярдәмгә килергә өйрәтү; битарафлыкка, куркаклыкка тискәре  мөнәсәбәт тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.
  • Проблемалы сорау:   Син нишләр идең?”
  • “Төлке, Куян һәм Әтәч” әкияте буенча  мультфильм карау.

                                           

Гыйнвар

  1. Тема: Җәвад Тәрҗемановның “Үзен бик чиста йөртә” шигыре.

Максат: чисталык, пөхтлек тәрбияләү;  песиләрне күзәтү, аларның бик чиста җан иясе икәнлекләрен аңлату, алардан үрнәк алырга чакыру; тышкы кыяфәтеңә игътибарлы булырга, кием-салымыңны тәртипкә  китерергә өйрәтү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Бер-береңнең тышкы кыяфәтен күзәтү.
  • Юынып утырган песи рәсемен карау.
  • Мультфильм карау: “Юындыр” (“Мойдодыр”).
  1. Тема: Зәкия Туфайлованың “Аның өчен оялам” шигыре.

Максат: өстәл артында әдәпле утыру күнекмәләрен үстерү; чәчеп-түгеп ашамаска өйрәтү; шапшаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Рәсемнәр карау, алар буенча әңгәмә үткәрү (өстәл янында әдәпсезлек үрнәкләре сурәтләнгән рәсемнәр).
  • Дидактик уен: “Табын әзерлибез”.
  • Балалар белән бергәләп “Табын әдәбе” дигән искәрмә төзү.

Февраль

  1. Тема: Бари Рәхмәтнең “Ләлә чана шуа” шигыре.

Максат: үз-үзеңә хезмәт күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү; мөстәкыйльлек тәрбияләү; тырышлык тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Ләләгә  характеристика бирү.
  • “Кышкы уеннар”  рәсемен карау.
  • Саф һавада кышкы уеннар уйнау:  үзеңә кирәкле  уен атрибутлары: көрәк чана, чаңгы һ.б. үзең алып чыгу, уен беткәч, кагып, урынына кую.
  1. Тема: Газиз Нәбиуллинның “Әнигә булышам” шигыре.

Максат: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйльлелек, тырышлык сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү; әниләгә хөрмәт тәрбияләү, аларга булышырга теләк булдыру.

Эшчәнлек төрләре:

  • Рәсем буенча әңгәмә (рәсемдә әни аш пешерә, кыз бәрәңге әрчи, малай суган турый).
  • Сюжетлы-рольле уен: “Әнигә булышам”.
  • Фотокүргәзмә оештыру.

Март

  1. Тема: Зәкия Туфайлованың “Әни” сүзе” шигыре.

Максат: Әниләргә хөрмәт тәрбияләү;  әниләргә мөнәсәбәт нинди булырга тиешлеге турында сөйләшү; әниләрнең күңеле булсын өчен нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеген  мисаллар ярдәмендә аңлау.

Эшчәнлек төрләре:

  • “Әни” сүзен язарга өйрәнү.
  • Рәсем  күргәзмәсе :  “Минем әнием”.
  • Әниләргә  бәйрәмгә бүләк әзерләү.
  1. Тема: Шәүкәт  Галиевның “Дәү әнигә күчтәнәч” шигыре.

Максат: март аенда әниләр һәм әбиләрнең бәйрәме икәнен аңлату;  аларны бәйрәм белән котларга, матур теләкләр теләргә өйрәтү; әбиләр, дәү әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Эш төрләре:

  • Әвәләү: “Күчтәнәч” .
  • Иң матур теләкләр конкурсы.
  • Магнитофон язмасында җыр тыңлау: “Әбием”.

Апрель

  1. Тема: Мөнир Мазуновның “Энесенә ул апа” шигыре.

Максат:   кече туганнарга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;  аларны карашырга теләк булдыру;  туганнар белән тату булырга кирәклеген аңлату; миһербанлылык, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Әңгәмә : “Минем энем”.
  • Дидактик уен:  “Энемне киендерәм” (малай курчакны киендерү).
  • Бишек җырлары тыңлау.  
  1. Тема: Резеда Вәлиева “Минем сеңелем” шигыре.

Максат: үзеңнән кече туганнарга карата ярату, кызгану, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү;  туганнар белән тату булырга кирәклеген  аңлату; кече туганнардан көнләшмәскә өйрәтү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Сюжетлы-рольле уен:  “Сеңелемне уйнатам”.
  • Дидактик уен: “Курчакны киендер”.
  • Рәсем ясау: “Минем сеңелем иң матуры”.

Май

  1. Тема: Рафис Корбанның “Ныграк авыртыр иде” шигыре.

Максат:  үсемлекләргә  сакчыл караш тәрбияләү; чәчәкләр үсеп утырганда гына матур, өзгәч шиңәләр икәнен аңлату;  гөлләр, чәчәкләр үстерергә теләк уяту; матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Хезмәт тәрбиясе: гөлләрнең яфракларын сөртү;
  • Кисеп ябыштыру: гөләп чәчәгенең таҗларын ябыштыру.
  • Табышмаклар кичәсе: “Бу нинди чәчәк”.
  1. Тема: Рафис Корбанның “Түз инде” шигыре.

Максат: уенчыкларга сак караш тәрбияләү; аларны ватмаска, өзмәскә, ертмаска өйрәтү, уйнап бетергәч, урынына җыеп куярга күнектерү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Уйнаган уенчыкларны җыеп куюны көндәлек вазифага кертү.
  • Әти – әниләр белән эш: ватылган уенчыкларны төзәтү, ремонтлау.
  • Әвәләү: “Яраткан уенчыгым”.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме

Тема.

Ай.

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

17.

18.

“Песинең зары”. С. Шакиров.

“Бакалар”. Л. Лерон.

“Миңа! Миңа! Үземә”. Ш Галиев.

“Тик бернәрсәне белми”. З Насыйбуллин.

“Әләкләргә ярамый”. К. Булатова.

“Бозык радио”. Р. Вәлиева.

“Кемдә нәрсә”. Ф. Яруллин.

“Беренче рәхмәт”. Ә. Исхак.

“Бүтәннәр күрмәсә дә”. Р. Миңнуллин.

“Ике төрле Тәүфыйк”. Ш. Галиев.

“Әтием белән бергә”. Ә. Бикчәнтәева.

“Борау”. Ш. Галиев.

“Ярата икән әни”. Р. Вәлиев.

“Ап-ак иткән”. Ф. Яруллин.

“Кызыл трамвай”. Ш. Галиев.

“Таныш күренеш”. Ш.Галиев.

“Машинада балалар”. З. Гомәрова.

“Китап докторы”. Х. Халиков.

Сентябрь.

Октябрь.

Ноябрь.

Декабрь.

Гыйнварь.

Февраль

Март.

Апрель.

Май.

Сентябрь

  1. Тема: Самат Шакировның “Песинең зары” шигыре.

Максат: хайваннарга сак караш, кызгану хисе тәрбияләү;  аларны рәнҗетмәскә өйрәтү; миһербанлылык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Дидактик уен: “Йорт песиләрен ничек тәрбияләргә”.
  •  Рәсем ясау: “Минем песием”.
  • Фотокүргәзмә  төзү: “Безнең песи”.
  1. Тема: Ләбиб Леронның “Бакалар” шигыре.

Максат: барлык терек табигатькә сак караш, миһербанлылык хисләре тәрбияләү;  бакаларны тотмаска, рәнҗетмәскә кирәклеген аңлату.

Эшчәнлек төрләре:

  • Рәсемнәр карау: “Нинди бакалар була?”
  • Әвәләү: “Бака”.
  • Әти-әниләр белән эш: ял көнендә балалар белән зоопаркка барырга тәкъдим итү.

Октябрь

  1. Тема: Шәүкәт Галиевның “Миңа! Миңа! Үземә” шигыре.

Максат: балаларга саранлыкның начар сыйфат икәнен аңлату; уенчыклар һәм китапларны иптәшләрең белән бүлешергә өйрәтү; юмартлык, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Үстерелешле уен: “Шигырьнең ахырын дәвам ит”.
  • Сюжетлы-рольле уен: “Бергәләп уйныйбыз” (әйберне дөрес итеп сорап ала белергә, бүлешергә,бергәләп уйнарга өйрәтү).
  • Дидактик уен:  “Яраткан  уенчыгым”  (берәр яраткан уенчыгыңны алып килеп, аның турында сөйләү).
  1. Тема: Зиннур  Насыйбуллинның “Тик бернәрсәне белми” шигыре.

Максат: кирелекнең начар сыйфат икәнен аңлату; өлкәннәрнең әйткәнен тыңларга өйрәтү;  начар гадәтләргә  карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, яхшы буласы килү  теләге уяту.

Эшчәнлек төрләре:

  • Дидактик уен: “Кирлемән белән танышу”.
  • “Яхшы һәм начар гадәтләр”  дигән темага рәсемнәр карау.
  • Бер атнага үзеңнең тәртибеңне күзәтеп бару өчен көндәлек булдыру.

                          

Ноябрь

  1. Тема: Клара Булатованың “Әләкләргә ярамый” шигыре.

Максат: балаларның дуслык турындагы белемнәрен тулыландыру; әләкләшүнең начар гадәт икәнен, дусларыңны уңайсыз хәлгә куярга яраманлыгын төшендерү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Әңгәмә үткәрү: “ Сезнең кемне дә булса әләклисе килгән чакларыгыз булганы бармы, ул чакта нәрсә эшлисез?”
  • Үстерелешле уен: “Бервакыт минем дустым...”
  • “Сертотмас үрдәк” мультфильмын карау.
  1. Тема: Резеда Валиеваның “Бозык радио” шигыре.

Максат: гайбәтче булмаска, кеше серен сөйләмәскә өйрәтү;  начар сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү; сүзеңне уйлап әйтергә күнектерү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Аз хәрәкәтле уен: “Бу әйберне иптәшеңә бир” (хәрәкәтләр буенча гына нәрсә икәнен аңлап, яныңдагы иптәшеңә шул әйберне хәрәкәт белән бирү).
  • Рәсем ясау: “Әләкчеләр нинди була?”
  • “Ватык телефон” уенын уйнау.

Декабрь

  1. Тема: Фәнис Яруллинның “Кемдә нәрсә” шигыре.

Максат: мактану гадәте турында сөйләшү; матур кием, кыйбатлы уенчыкларның  әле чын байлык түгеллеген  аңлату, чөнки аңа үз көчең кермәгән; тыйнаграк киенгән иптәшләреңнән көлмәскә өйрәтү; тыйнаклык тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • “Бер рәхмәт мең бәладән  коткара” дигән темага сөйләшү.
  • Үстерелешле уен: “Ул нинди?” (бер-береңнең яхшы сыйфатларын әйтү).
  • Сүзле уен: “Әйе, юк дип әйтмәскә”.
  1. Тема: Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт” шигыре.

Максат:  бер-береңә  рәхмәт әйтергә өйрәнү; үзара ярдәмләшергә  күнектерү;   уңай сыйфатлар формалаштыру.

Эшчәнлек төрләре:  

  • Әңгәмә : “Рәхмәтне нәрсә өчен әйтәләр?”
  • Практик шөгыль: бер-береңә рәхмәт әйтергә өйрәнү.
  • Сюжетлы-рольле уен: “Кер юабыз”.

Гынвар

  1. Тема: Роберт Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә” шигыре.

Максат: икейөзлелек төшенчәсен аңлату; кеше күрмәгәндә дә үзеңне тәртипле тотарга кирәклеген  төшендерү; үзеңнең кылган гамәлләреңә җавап бирергә өйрәтү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Үстерелешле уен: “Сер итеп кенә әйтәм” ( үзеңнең начар сыйфатларыңны аңлау, бүтән алай эшләмәскә иптәшләрең алдында сүз бирү).
  • “Нәрсә яхшы, нәрсә начар”  дигән темага рәсемнәр карау.
  • “Ватык телефон” уенын  уйнау.
  1. Тема: Шәүкәт Галиевның “Ике төрле Тәүфыйк” шигыре.

Максат: икейөзлелек төшенчәсе турында сөйләшүне  дәвам итү; яхшы күңеллелек, кешелеклелек, тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Ике төрле Тәүфыйкның рәсемен ясау.
  • “Уңай  һәм тискәре сыйфатлар” дигән  карточкалар карау.
  • Сүзсез театр: “Бу нинди бала?”

                                               Февраль

  1. Тема: Әминә Бикчәнтәеваның “Әтием белән бергә” шигыре.

Максат: гаиләдә әти кешене ихтирам итәргә өйрәтү; малайларга әтиләренә ярдәм итәргә күнектерү; әтиләргә хөрмәт тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Әңгәмә: “Әтием һөнәре”.
  • Әтиләр белән бергә кошларга җимлек ясау.
  • Әтиләргә открытка ясау.
  1. Тема: Шәүкәт Галиевның “Борау” шигыре.

Максат: өлкәннәрнең әйберләренә сорамыйча кагылмаска  өйрәтү;   әсәрдәге баланың эшләре турында  сөйләшү; ялгыш эш эшләсәң гафу үтенергә кирәклеген искәртү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Әңгәмә үткәрү: “Бөтен эшләгән эш тә файдалымы?”.
  • Дидактик уен: “Өлкәннәр рөхсәтеннән башка кагылырга ярамаган әйберләр”.
  • Уенчык эш кораллары белән уйнау.

                                              Март

  1. Тема: Резеда Валиеваның “Ярата икән әни” шигыре.

Максат: әниләргә  хөрмәт тәрбияләү; аларны шатландырырга, һәрчак сүзләрен тыңларга  кирәклеген төшендерү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Әңгәмә “Әниеңне ничек шатландырасың”.
  • Сюжетлы-рольле  уен: “Әни эштән кайта” (балалар әниләрен ничек каршылыйлар?).
  • Әниләргә  бүләккә открытка әзерләү.
  1. Тема: Фәнис Яруллинның  “Ап-ак иткән” шигыре.

Максат:  яхшы белән яманны аерырга өйрәтү; һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиешлеген аңлату;  йорт эшләренә булышырга теләк уяту.

Эшчәнлек төрләре:

  • Үстерелешле уен:  “Мин болай эшләдем...”
  • Дидактик уен: “Бергәләп юабыз” (нәрсәне юарга ярый, нәрсәне юк?)
  • Фотокүргәзмә  карау: “Мин әнигә булышам”.

                                Апрель

  1. Тема: Шәүкәт Галиевның “Кызыл трамвай” шигыре.

Максат: өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү; транспортта үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен  искә төшерү;

Эшчәнлек төрләре:

  • Сюжетлы – рольле уен: “Трамвайда”.
  • Транспортта һәм тукталышта үзеңне  тоту турында рәсемнәр карау.
  • Шигырьдәге трамвайның рәсемен ясау.
  1. Тема: Шәүкәт Галиевның “Таныш күренеш”.

Максат: өстәл артында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен искә төшерү; ризык талымлап  утырмаска, булганны ашарга күнектерү;  ашап бетергәч, рәхмәт әйтеп китәргә күнектерү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Дидактик уен: “Файдалы һәм тәмле ашамлыклар”.
  • Сюжетлы – рольле уен: “Курчакны ашатабыз”.
  • “Винни-пух кунакка бара” мультфильмын карау.

                                                         Май

  1. Тема: Заһирә Гомәрованың “Машинада балалар” шигыре. 

Максат:  балаларның  нинди начарлык эшләгәннәрен дәлилләп аңлату; үсемлекләр, агач-куакларга сак караш тәрбияләү; матурлыкка соклана белү сыйфаты булдыру;  җирне матурларга, “дәваларга” өйрәтү.

Эшчәнлек төрләре:

  • Бакча тирәли экскурсия, агач-куакларны күзәтү.
  • Кисеп ябыштыру: “Шомырт агачы”.
  • “Агачлар да авырый” мультфильмы.
  1. Тема: Хәкимҗан  Халиковның “Китап докторы” шигыре.

Тема: китапларга сак караш тәрбияләү;  аларны ертмаска, идәнгә ыргытмаска өйрәтү; ертылган китапларны ябыштырырга, төпләргә мөмкин икәнлеген аңлату.

Эшчәнлек төрләре:

  • Балалар белән бергәләп тузган китапларны төпләү, ябыштыру, тышлау.
  • Хезмәт тәрбиясе: “Китапханә” почмагын җыештыру, тузанын сөртү.
  • Бакча китапханәсенә сәяхәт.

Җиһазлар һәм  күрсәтмә әсбаплар:

Дидактик уеннар: “ Урман нигъмәтләре”,  “Табын әзерлибез”, “Энемне киендерәм”, “Курчакны киендер”, “Песине ничек тәрбияләргә”, “Кагылырга ярамаган әйберләр”, “Бергәләп юабыз”, “Файдалы һәм тәмле ашамлыклар”.

Уенчыклар: песиләр, эш кораллары, көрәкләр, чана, чаңгы, ледянка  тартма.

Түбәндәге  сюжетлы-рольле  уеннар өчен атрибутлар: “Урманда”, “Песине ашатабыз”, “Әнигә булышам”, “Бергәләп уйныйбыз”, “Кер юабыз”,  “Әни эштән кайта”, “Трамвайда”, “Курчакны ашатабыз”.

Мультфильмнар: “Куркак куян”, “Ике кыз”, “Төлке, Куян һәм Әтәч”, “Юындыр”, “Сертотмас үрдәк”, “Винни-пух кунакка бара”, “Агачлар да авырый”.

Җырлар:  “Әссәламегаләйкем”, “Әбием”, “Бишек җыры”.

Рәсемнәр:  олылар белән әдәпле сөйләшү турында, юынып утырган песи, өстәл артында әдәпсезлек үрнәкләре сурәтләнгән рәсемнәр, кышкы уеннар, бакалар, яхшы һәм начар гадәтләр сурәтләнгән рәсемнәр.

Пластилин , төсле кәгазьләр, клей, кайчы.

Кулланылган әдәбият:

  1. Закирова К. В. Балачак аланы: Балалар бакчасы  тәрбиячеләре һәм  әти-әниләр  өчен хрестоматия. – Казан: “Идел-Пресс” нәшрият комплексы, 2011.
  2. Гөлбакча: Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр өчен  кулланма. – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1990.
  3. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре. – Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Закирова  К. В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: Методик кулланма . – Казан: Беренче  полиграфия компаниясе, 2013.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию дошкольников "Живое слово"

Программа кружка для детей старшего дошкольного возраста включает цель, задачи, формы проведения занятий, методы, методическое обеспечение занятий. Полностью отвечает требованиям предъявляемым к прогр...

Рабочая программа кружка по ПДД «Юный пешеход» для детей старшей и подготовительной к школе группы дошкольного возраста (5-7 лет)

ЛГ Муниципальное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад общеразвивающего вида №4"Золотой петушок"       Ра...

Программа дополнительного образования по духовно-нравственному и патриотическому воспитанию детей

laquo;Форма работы с родителями, как привлечение к духовно- патриотическому и  нравственному воспитанию дошкольников»...

ПРОГРАММА ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ ПО ДУХОВНО- НРАВСТВЕННОМУ ВОСПИТАНИЮ «Идём дорогою добра» 2018 -2019 г.

Сохранение духовно-нравственного здоровья детей, приобщение их к нравственным и духовным ценностям православной культуры....

Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию для детей среднего и старшего возраста «Сказка – детям подсказка»

Сказка возвращается в культуру и это, на мой взгляд, не дань моде, а знак того, что сказочная форма продолжает свое развитие, в ней много неоткрытого и невостребованного....

Программа дополнительного образования.По нравственно-патриотическому воспитанию детей старшего дошкольного возраста.«Моя Родина - Россия»

План доп.образования для детей старшего дошкольного возраста«Моя Родина - Россия»  Детство – это каждодневное открытие мира. Нужно, чтобы это открытие стало, прежде всего, ...

Сценарий спортивно-игровой программы, посвященной празднованию Дня Защитника Отечества для детей старшей и подготовительной к школе групп «Армейские старты»

Сценарий спортивно-игровой программы, посвященной празднованию Дня Защитника Отечества для детей старшей и подготовительной к школе  групп «Армейские старты» разработан с целью органи...