"Алар безгә җиңү алып кайтты"
материал

Хәтер чишмәләре саекмаса
 
Истә кала газиз кешеләр
 
Буыннардан буыннарга күчсә
 
Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр.
 
 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alar_bezg_zhinu_alyp_kaytty.docx17.22 КБ

Предварительный просмотр:

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

 Разное  Методические разработки

 

 

Хәтер чишмәләре саекмаса

Истә кала газиз кешеләр

Буыннардан буыннарга күчсә

Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр.

 

 

Дәхшәтле сугыш беткәнгә 75 ел үтеп тә киткән. Йөрәктәге яралар гына әле дә булса сыкрый, хәтирәләр генә яңара.

Бер йорттан дүрт ул сугышка киткән: Вәли уллары Каюм, Фәтхрахман, Габдрахман, Әгъләм. Шуларның икесе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый.

Сугышны Насыйров Габдрахман Вәли улы армия хезмәтендә каршы ала. Сугышта яралана, кулы гарипләнгәч, аны генерал хезмәтчесе (адъютант) итеп калдыралар. Безнең әти бик белемле, акыллы кеше иде дип сагынып искә алалар аның балалары.

Германия территориясендә урнашкан Гинзбург шәһәренә барып җитүләре турында ул үзе сөйләгән.

Сугыш беткәч ул үзенең туган авылына әйләнеп кайта, өйләнә, колхозда ат җигә, бригадир булып эшли. “Октябрьнең 13 еллыгы” колхозы – Казан шәһәренә шоферлар курсына укырга җибәрә. Колхозга кайткан беренче машинаны аңа ышанып тапшыралар.

Сугыштан соңгы елларда колхозның бердәнбер машинасына әлбәттә эш күп булган. Көндез колхоз эшендә булса, авылда ирләр аз булу сәбәпле төнгә авыл халкының бетмәс – төкәлмәс гозере.

Әлбәттә колхозлашу еллары, сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар эзсез калмаган. Бик яшьли каты авырулардан соң 1962 елда вафат була, Айбаш авылында җирләнә.

Тормыш иптәше Насыйрова Зәйнәб Габдрахман кызы (ул минем кайнанам)

да колхозлашу елларын: тайдан алын үстергән атларын алып чыгып китүләрен, сугыш елларында 15 яшендә тимер көпчәкле “Универсал» тракторында дүрт ел буе тракторист булып эшләүләрен, сугыштан соңгы авыр елларны бик еш искә алып сөйли .

Тормыш иптәшенең шулай иртә вафат булуы берсеннән берсе кечкенә: унөч, ун, җиде, өч яшьлек дүрт баланы аякка бастыру, укыту, кеше итү ялгыз ана җилкәсенә төшә. Аналарның язмышлары күп кырлы шул, шигырь сүзләре белән әйтсәк:

“Без диеп шатландың да син,

Без диеп сагышландың.

Бөтен гомереңне, әни,

Син безгә багышладың.”

Әниебезгә хәзер 94 яшь. Ул хөкемәтебез тарафыннан 1981 нче елда “Хезмәт ветираны” медале белән бүләкләнә. Хәзер ул олы кызы Фирдәүс карамагында бик хәсияттә яши. Без аның балалары аңа бик рәхмәлебез. Калган гомерләрен тазалыкта, саулыкта яшәвен телибез.

Көннэн көн безгә җиңү, тынычлык , бәхетле тормыш бүләк иткән ветераннарыбызның гына саны әзәя. Аларга әйтәсе сүзләрне әйтергә, эшлисе эшләрне эшләргә соңга калмасак иде. Без аларга гомергә бурычлы.

Баш иябез сенең алда кадерле ветераннар, сугыш тылы ветераннары. Сезгә гомернең озынын, саулыкның ныгын, бәхетле тормыш телибез.

МБДОУ «Петушок» балалар бакчасы

Насыйрова Гыльчира Адхамовна

(татар теле тәрбиячесе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

Йомгаклау шөгыле . “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”

1.Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.3. Балаларның кү...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Тема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте”

Туган телдә сөйләм үстерү өлкәсеТема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте&rdquo...