Йомгаклау шөгыле . “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Сибгатуллина Гульназ Шамилевна

1.Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.

2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның күчмә кошлар. Аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon itogovye_zanyatiya_kuchme_koshlar.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Йомгаклау шөгыле

Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”      

1.Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.

2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның күчмә кошлар. Аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.

 Сүзлек: тургай, сандугач, карлыгач.

 Күрсәтмәлелек: кошлар тавышы белән аудиоязма, күчмә кошлар рәсемнәре,                   кроссворд

1.Шигырь уку.

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган үскән җирләре.

      2. Аудиоязма тыңлау. “Кошлар тавышы.”

3.Кроссворд.

Бер кошым бар: тынмый,

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә.

Җыры күктә.(Тургай)

Күктә оча, суда йөзә,

Муены озын, горур кош.

Кара да була ул, ак та

Исеме аның (Аккош.)

Агач башында йорты,

Эчендә яши – җырчы.(Сыерчык)

Ары да чут-чут,

Бире дә чут-чут.

Төскә матур булмаса да.

Сайравына тиңнәр юк. (Сандугач.)

Кулы юк-балчык ташый.

Балтасы юк-оя ясый. (Карлыгач.)

4.Дидактик уен. “Сорау-җавап.”

- Көз көне җылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек дип атала?

- Иң беренче нинди кошлар кайта?

- Нинди кошның баласын башка кошлар үстерә?

- Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?

- Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор  артыннан бара?

-Нинди кошлар төрле чит авазларны отып алып сайрыйлар?

5.Әйтемнәр.

-Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

-Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

-Сыерчыкларга оя яса –эшең уңар.

-Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

6. Җырлы-биюле уен. “Ике аккош.”

Балалар түгәрәккә басалар, ике бала уртада кала. Алар “Аккошлар” була. Балалар җырлап әйләнәләр. Очалар ике аккош,

Алар кечкенәләр.

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

 Утырып ял итәләр.

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Салют бирешәләр.

 Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Иптәш сайлашалар,

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем.

7.”Кайсы артык?” дидактик уен.

8. Нәтиҗә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

Хәтер чишмәләре саекмаса Истә кала газиз кешеләр Буыннардан буыннарга күчсә Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр....