Тема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Туган телдә сөйләм үстерү өлкәсе

Тема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rodnoy_yazyk.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Туган телдә сөйләм үстерү өлкәсе

Тема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте”

Зурлар төркеме

Туган телдә сөйләм үстерү шөгыленә технологик карта

Тема: «Алар безгә Җиңү бүләк итте»

Яшь төркеме: зурлар төркеме

Максат: балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы күзаллауларына төгәллек кертү.

Бурычлар: 

- белем бирү бурычы: балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү;

- үстерелешле бурычлар: Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.

- тәрбияви бурыч: Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә,

Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек эше: Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне, парад, ветеран, батыр, патриот.

Көтелгән нәтиҗә: балалар Бөек Ватан сугышы турындагы күзаллауларын арттыралар

Алдан әзерлек эше: конспект төзү, материаллар әзерләү;

Җиһазлар: Бөек Ватан сугышы геройлары турында стенд, «Хәтер» китабы,

аудиоязмада «Җиңү көне» җыры (А.Гайнетдинова сүзләре һәм көе), чәчәкләр

Этаплар

Бурычлар

Тәрбияче эшчәнлеге

Балалар эшчәнлеге

Метод һәм алымнар

Көтелгән нәтиҗә

1.Оештыру,кызыксындыру

Буласы шөгыльгә балаларда кызыксыну уяту, игътибарын җәлеп итү

Исәнмесез балалар. Әйдәгез әле без дә бер- беребезгә елмаю бүләк итик. Менә ничек күңелле булып китте!

-Исәнмесез.

Әйдәгез

Сөйләм методы

Балаларда кызыксынучанлык арта

2.Төп этап

2.1 Проблемалы ситуация

Булган белемнәрне искә төшерү, аларны ныгыту.

Балаларны проблемалы ситуаөиягә алып керү.

Балалар, мин сезгә буген бер матур җыр алып килдем. Әйдәгез әле аны тыңлап үтик.

(Җыр тыңлау)

Балалар, бу җыр нәрсә турында булды?

Сез бу җырны тыңлаганда нинди кичерешләр тойдыгыз?

Сезгә бу җыр ошадымы?

Стенд карау. “ Бөек Ватан сугышы каһарманнары.”

Балалар, карагыз әле, сез бу рәсемнәрдә ниләр күрәсез?

Сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә сугыш булмаса ничек булыр иде?

Сезнең сугыш Ветераннарын күргәнегез бармы?

Кем алар Ветераннар?

Аларга медальләрне ни өчен бирделәр икән?

Бәлки сезнең сугышта катнашкан бершр туганыгыз бардыр? Ул сезгә ниләр сөйләде?

Әйе

Сорау методы.

Сөйләм методы.

2.2 Материал белән таныштыру

2.3 Проблеманы практик чишү

Балаларны яңа материал белән таныштыру.

Балалар белән куелган проблеманы чишү

 “Хәтер” китабы белән танышу.

Балалар, карагыз әле. Нинди зур һәм калын китап. Бу Хәтер китабы. Исегездә калдырыгыз. Бу китапка менләгән кеше сыйган. Бу тарих. Бу китапта сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган сугышчыларның исемнәре язылган.

Сез ничек уйлыйсыз, бу китап ни өчен кара төстә?

Балалар бу китапта минем бабамның әтисенең исеме дә бар. Ул геройларча хәлак булган.

Сез ничек уйлыйсыз, сугыш вакытында ниләр булган икән? Безнең әби-бабайларыбыз ниләр кичерделәр икән?

 Балалар, сугышта хәлак булган сугышчыларга ботен авылларда да Һәйкәлләр куелган. Сезнең ул һәйкәлләрне күргәнегез бармы?

Балалар, ул Һәйкәлләрне чистартып торырга кирәк. Чөнки, без,  Ветераннарыбызга, сугыш кырларында ятып калган сугышчыларыбызга бурычлы. Әйдәгез әле аларга рәхмәт әйтеп кул чабып алыйк. Афәрин!

Җавап бирәләр

-

Уен методы.

Сөйләм методы. Сорау методы.

 Сөйләм методы

Балалар яңа материал белән таныша.

Куелган проблеманың чишелеше.

Йомгаклау этабы

Башкарылган эшкә йомгак ясау

Молодцы, балалар. Сез бүген узегезне яхшы яктан гына күрсәттегез, рәхмәт сезгә. Балалар, без бүген кнәрсәләр турында сөйләштек? Сезгә ошадымы? Нәрсә ошады, ә нәрсә юк?

Сөйләм, сорау методлары.

Башкарылган эшне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти-әни һәм мин. Алар белән көчле мин!

“Сәламәт яшәү рәвеше елы”на ата-аналар белән берлектә спорт бәйрәме...

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

Алар безнең горурлыгыбыз

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәйкәл янында үткәрелгән бәйрәмнең план – конспекты...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

Хәтер чишмәләре саекмаса Истә кала газиз кешеләр Буыннардан буыннарга күчсә Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр....

Тема:“Кыш җитте” 5-6 яшьлек балалар өчен бәйләнешле сөйләм телен үстерү эшчәнлеге.

Максат: балаларны кыш,кышкы күренешләр, табигатьтә булган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, кыш билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, кышкы таби...