Әти-әни һәм мин. Алар белән көчле мин!
план-конспект занятия по музыке (средняя группа) по теме

Тазиева Расиха Сагировна

 

“Сәламәт яшәү рәвеше елы”на ата-аналар белән берлектә спорт бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ti_ni_hm_min.doc53.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әти-әни һәм мин.

Алар белән көчле мин!

“Сәламәт яшәү рәвеше елы”на ата-аналар белән берлектә спорт бәйрәме

 Үчәлле авылы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе

Таҗиева Расиха Сәгыйр кызы

2008 ел

Кадерле, хөрмәтле, гаиләбезнең алтын баганалары, яшәү өчен ныклы терәк, канатлар куючы әтиләребез. 2009нчы ел Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган “Әти, әни, мин – бездә бөтен көч” исеме астындагы спорт бәйрәмен башлыйбыз.

(Музыка астында дүрт гаилә, ике команда залга узалар, ике якка тезелеп басалар)

Алып баручы: Тагын бер кат исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле әтиләребез, кунаклар

Шатлык күңелегездә

Ал кояш күгебездә Килегез, дуслар килегез,

Спорт бәйрәме бездә,

Сезгә,беренче чиратта ир-атларыбыз котлауларыбызның иң кайнары,йөрәк түрендәгеләре,сәламәтлек барчагызга, озын гомер, шатлык, бәхет теләп спорт бәйрәмебезне ачып жибәрәбез. Бүгенге бәйрәм ярыш командаларында дүрт гаиләбез катнаша. Алар икешәр гаилә кушылып, ике команда ясадылар. Аларга шушы бәйрәмдә катнашырга ризалык бирүләре өчен алдан ук зур рәхмәт белдерәбез. Барыбызны да дәртләндереп барыбыз бергә җыр башкарып алыйк әле.

Җыр: «Яшь спортчылар»

Афәрин булдырдыгыз. Ярышны башлаганчы, командалар ярышы булгач аларны бәяләүче, жюри әгьзалары да булырга тиеш бит инде. (жюри сайлау) Жюри белән таныштык, хәзер сүзне командаларга бирәбез, бәлки аларның безгә әйтер сүзләре бардыр.

1.Исеме, 2.Девизы З.Җыры 4.Эмблемасы З.Күчтәнәче. Танышулар тәмам. Ниһаять жюри әгъзаларына, команда ларга уңышлар теләп ярышны башлыйбыз.

№1 Биремебезнең исеме « Чикерткәләр»дип атала. Уенчылар старт сызыгы артына бер-бер артлы тезелеп басалар. «Башладык» дигән сигнал булгач, беренче уенчы куш аяклап каршы якта сызылган ( 12-15 м. ара) сызыкка кадәр бара, сызыкны сикереп чыга, кире борылып шулай ук сикереп килә,икенче уенчыга куллары белән кагыла ,икенче уенчы дәвам итә...соңгы уенчыга кадәр шулай дәвам итә. Кем бе ренче тәмамлый шул җиңүче. Биремне төгәл үтибез,уенчыга кагылмыйча китмибез, бары сикереп кенә үтәбез.

№2 Хөрмәтле командалар, игътибар белән тыңлыйбыз, икенче уенның исеме «Кара- каршы»дип атала. Ике коман да кара- каршы старт сызыгы артына баса. Алып баручының сигналы буенча ике командадан да берәр беренче ба сып торучы, идәннән тупны альт,сул һәм уң кулларны чиратлаштырып, тупны идәнгә бәрә- бәрә, карәы як командасына бара. Колоннаның артыннан узып, үз колоннасының башына кияә-беренче торучыга тупны бирә, үзе каршы як колоннаның артына барып баса. Тупны алган уенчы уенны шулай дәвам итә...Уенчыларны беренче алышып беткән һәм биремне беренче тәмамлаган команда җиңүче дип игълан ителә.

Кунаклар өчен: Ә хәзер командаларыбыз бераз тын алсын,тамашачы урынында утыручы әти-әниләребез, кунак- ларыбыз белән ярышып алыйк. Уенның исеме «Кем өлгер» дип атала. Монда 4 пар, ягъни 8 кеше чакырыла. Уен гади, биреме болай: Аш- су әзерләгәндә барыбыз да башыбызга яулык, алдыбызга алъяпкыч бәйлибез. Менә без шуны бер- беребезгә бәйләтәбез (кешеләр чыгып, уен башлар алдыннан гына әйтә). Бердәнбер авырлыгы без моны кузләребезне бәйләгән килеш бәйләтәбез. Кем дә кем беренче, дорес, матур итеп бәйләтә шул җиңүче.Күзне алып баручы әйтмичә ачмый.

№3 Командаларыбыз бераз тын алды. Ярышыбызны дәвам итәбез.Хәзер без сезнең белән рус халык әкияте «Шалкан»ны уйныйбыз. Әчтәлеген барыбыз да беләбез.Командаларда безнең алтышар кеше, безгә алты персонаж кирәк. Уен барышында башын уйныйбыз, бабай чыга шалканны утырта, карый, алып баручы сөйли, шалкан зур булып үсте дигәч кенә шалкан чыгып утыра. Алып баручы сөйли, бабай йолкып карый, шалкан йолкынмый, бабай кире килеп старт сызыгына баса, алып баручы «башладык»дип команда биргәч кенә ярыш башлана, бабай йөгереп урап ки лә, әбине ала, җитәкләшеп шалканны урап йөгереп киләләр, тычканны соңгы итеп алганчы шулай дәвам итә,тычкаины алып шалканны уратканда, тычкан шалканны йолкып әләктереп йөгерергә тиеш, бөтенесе бергә старт сызыгының бу өлешенә чыккач, уен тәмамлана. Әкиятне кем ышандырырлык итеп уйный, шул җиңүче.

№4 Дүртенче биремгә көч сорала, бераз тын алыгыз. Без кунаклар белән мәкальләр әйтешеп алыйк. Мәкальләр аңла- выбызча 6үген көчле затларыбыз турында. Бирем: Мин ма каль әйтуче- тупны кемгә ыргытам, шул мин әйткән мәкальне дәвам итә. Мәкалънең дәвамын мин унга санаганчы әйтергә, әйтә алмаган кешегә җәза бирелә.

1.Ата- ак        тирәк, ....(бала- яфрак)

2.Атасы гармунчы булса... (баласы биюче булмыйча хәле юк

3.Балага        иң куәтле Кеше...(ата)

4.Бала        башында бер кайгы..(ата башында мең кайгы)

5.Аталар        сузе...(акылның узе)

6.Атасы балыкчы булса... (бала да суга карый)

7.Ата һөнәре ...( балага мирас)

8.Алма агачына..(бала ата- анасына охшар)

№5 Командалар, ярышларны дәвам итәбез. Ярышның исеме «Чаналар белән ярыш» дип атала. Биремне тыңлыйбыз:

Һәр командага берәр чана, чаналар старт сызыгына куела, командадан кемне булса да чанага утыртыл финишка җитеп, кире әйләнеп киләбез, команда да беркем дә, кемне дә булса тартып бармыйча калмый, һәр кеше чана тартып әйләнеп килә. Кем кемне тарта бүлешегез командалар да. Әзерләрме, «Башладык» Афарин, булдырдыгыз! Бераз ял итегез.

Алып баручы: Калган ата – аналар да их, бездә азрак селкенеп алырга иде, оетылды дип утыралар. Чыгыгыз әле, бераз селкенеп алыйк. Уенның исеме «Чаналарга!» дип атала. Күрәсезме, залның теге башында (15 см ара) «Чана лар» (урындыклар) торалар. Сез бу башта старт сызыгы артында «уйнап», «сикергәләп», «гапләшеп» торасыз. Мин «Чаналарга» дигән командага, чаналарга йөгереп барып утырасыз, кем чанасыз кала, чөнки чаналар сезнең саннан 1 гә ким, җәза бирелә, кем иң соңгы кала, җиңүче.

№6. Алып баручы: Командаларыбыз өчен соңгы уеныбыз, ярыш биремен тәкъдим итәбез. Исеме «Җитез күбәләк кортлары» дип атала. Күз алдына китердегезме (гусеница шуышып йөрүче кортларны). Бирем болай, командалар бер - бер артлы үз урыннарына басалар. Иң беренче басып торучы уенчы урынында әйләнеп чыга, икенче уенчы аның биленә тотына, икәу әйләнеп чыгалар, өченче уенчы тотына, өчәү әйләнеп чыгалар... соңгы уенчы белән әйләнделәр. Хәзер кулларны җилкәләргә кучерәбез, кубәләк кортларына әйләндек, чүгәлибез һәм менә монда куелган уенчыкларга кагылмыйча җимермичә, чүгәләгән килеш, кулларны ычкындырмыйча соңга кадәр барабыз һәм кире әйләнеп шулай ук урыннарыбызга киләбез, старт сызыгыннан барыбыз да чыгып беткәч кенә басабыз. Кем бирелгән бирем не төгәл үти, шул команда җиңүче, чүгәләгән килеш тормаска, кулларны ычкындырмаска, әйберләрне аудармаска әзерме? Башладык. Жюри әгъзалары, игътибарыгызны тупладыгызмы?

Шушының белән бүгенге ярышларыбыз тәмам. Хермәтле ата- аналар, балалар бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Командалар, сүзебезне аяк астына салмавыгыз өчен рәхмәтебезне әйтәбез. Ахырда тубәндәге сузләрне әйтәсе килә.

Иң матур көн - бүгенге көн,

Иң яхшы җир — син яшәгән төбәк,

Иң яхшы ил - рухи канәгатьлек биргән ил!

Иң зур байлык - сәламәтлек.

Сәламәт булыгыз. Гаиләләрегездә тигезлек, иминлек, татулык, олы зур мәхәббәт хөкем сөрсен. Сәламәтлек елында сәламәт булып, сәламәт яшәу рәвеше белән яшик. Ә хәзер сүзне жюри әгьзаларына бирик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

Алар безнең горурлыгыбыз

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәйкәл янында үткәрелгән бәйрәмнең план – конспекты...

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

Хәтер чишмәләре саекмаса Истә кала газиз кешеләр Буыннардан буыннарга күчсә Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр....

Уенчыклар һәм алар белән уеннар

Проект в  ясельной   группе на тему «МОИ ЛЮБИМЫЕ ИГРУШКИ»...

Тема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте”

Туган телдә сөйләм үстерү өлкәсеТема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте&rdquo...