Алар безнең горурлыгыбыз
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәйкәл янында үткәрелгән бәйрәмнең план – конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alar_beznen_gorurlygybyz_9_may.doc176 КБ

Предварительный просмотр:

 

темасына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,

 һәйкәл янында үткәрелгән бәйрәмнең

план – конспекты.

Максат: балаларны әби-бабайларның, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. Ветераннарга хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, сугыш афәтенең фаҗига булуын төшендерү. Балаларны тынычлык сөюче шәхесләр итеп тәрбияләү.

Алып баручы: Язлар арты язлар җитә, җирдә тормыш дәвам итә. Менә 67 нче тапкыр тыныч яз килде һәм 67 нче тапкыр Бөек Җиңү көнен билгелибез. Кадерле балалар, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар! Без Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм безнең балаларыбызның Н.Яхина көе һәм сүзләренә “Яз килә” җыры сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

Бала: Бүген бәйрәм булганга,

          Бик күңелле урамда.

          Күңелле шул бу бәйрәм,

          Гөрләп тора зур мәйдан.

Бала: Урамда зур парад,

          Урамда тантана.

          Урамда бар халык

          Шатлана, куана.

          Сөенә бар халык,

          Күңелләр шат, бөтен

          Тугызынчы май бүген –

          Дошманны җиңгән көн.

Алып баручы: Әйе, балалар, сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык бергә күтәргәнгә генә безгә Җиңү таңын күрергә насыйп булды. Илебезне саклап, дошман каршында тез чүкми аяусыз көрәшкән каһарманнарыбызның да сафы көннән-көн сирәгәя бара. Безнең Әҗәкүл авылында да алар өчәү генә алды.

Хөрмәтле Мирсәет, Камил, Әбелмәкин абыйлар! Без сезне үзебезнең арабызда күрүебезгә бик шатбыз. Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтендә, безнең арада тагы да яшәвегезне теләп калабыз. Һәм без сезнең белән горурланабыз.

Бала: Яу кырына киткән чакта сезгә

          17 яшь кенә тулгандыр.

          Дошман явын җиңеп матур тормыш

          Төзү уе сездә булгандыр.

Җыр: “Кояшлы ил”.

Бала: Туган илне саклау өчен диеп,

          Туган җирдән чыгып киттегез.

          Газиз аналарны, сөйгәннәрне,

          Балаларны ятим иттегез.

          Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

          Китсәләр дә алар кайтмады.

          Алар өчен бары җилләр генә

          Ачып-ябып йөри капканы.

Алып баручы: Әйе, бер кайтмасак - бер кайтырбыз, дип китсәләр дә, күп кенә якташларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Әйдәгез әле, барыбыз бергәләп, якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

Бала: Яуга киткәч сөйгәннәре,

          Туганнары, якыннары,

          Алар өчен постка басты

          Безнең солдат хатыннары.

          Нинди авыр эш булмасын,

          Берсеннән дә тартынмады,

          Җир кәтмәнләп иген икте

          Безнең солдат хатыннары.

Алып баручы: Сугыш. Күпме аналарга авыр кайгы, хәсрәт алып килә. Алар әле хәзер дә улларының, ирләренең соңгы хатларын укып кына юаналар.

Алып баручы: Әйе, балалар, эшче куллар җитешмәгән, әби-бабайлар, хатын-кызлар басу-кырдан, ерак юлдан кайтып керми. Әле уку яшендә генә булсалар да, малайлар-кызлар да зурлардан калышмыйча тырышып эшлиләр. Сугыш чоры балалары, хөрмәтле тылда фидакарь хезмәт куючыларыбыз! Без сезне бик яратабыз һәм сезнең алда баш иябез! Сезнең өчен “Җирдә миңа ни кирәк?” җырын башкарабыз.

         Бала: Кырык биштә җиңү яулаганнар,

                   Күптән инде бабай булдылар.

                   Оныклары кулга корал алып,

                   Ил чигенә сакка бастылар.

Алып баручы: Ә хәзер безнең армия сафларында хезмәт итүче солдат абыйларыбызга бүләк итеп, “Солдат буласым килә” җыры яңгырый.

Бию: башкорт биюе.

Бала: Җирне кабат көйдермәсен

                   Кайнар сугыш ялкыннары.

                   Бер кайчан да тол калмасын

          Япь-яшь солдат хатыннары.

Бала: Балалар беркайчан

                   Күрмәсен сугышны,

                   Белмәсен сугышның

          Кайгысын, сагышын!

Алып баручы: Әйе, балалар, Җир йөзендә беркайчан да сугышлар булмасын дигән теләктә калып, “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти-әни һәм мин. Алар белән көчле мин!

“Сәламәт яшәү рәвеше елы”на ата-аналар белән берлектә спорт бәйрәме...

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Авылдашыбыз Ф Яруллин- безнең горурлыгыбыз

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән авылдашыбыз язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе...

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

Хәтер чишмәләре саекмаса Истә кала газиз кешеләр Буыннардан буыннарга күчсә Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр....

Уенчыклар һәм алар белән уеннар

Проект в  ясельной   группе на тему «МОИ ЛЮБИМЫЕ ИГРУШКИ»...