"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Шафигуллина Миляуша Накибовна

Мероприятие для подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тимур:-Әйдә,әйдә инде әзрәк хыялга бирелеп алыйк әле.Риназ син хыялланырга яратасыңдыр бит?

Риназ:-Белмим.Ә нәрсә соң ул хыял?

Тимур:-Эх,син шундый татлы әйберне белмисең.Хыял ул синең тормышка ашырырга теләгән иң көчле теләгең.Мәсәлән:матур кием кию,тәмле конфет ашау,дусларыңның күп булуы,җирдә һәрвакыт тынычлык булу һәм әлбәттә барыбызныңда сау-сәламәт булуы.

Риназ: -Аңладым.Алайса миннән дә хыялый кеше юктыр инде ул. Тимур, минемчә безнең бүгенге хыялларыбыз туры да килә бугай.

Тимур::-Безнең генә түгел , Риназ, монда эшләүче апаларның,һәр баланың бүгенге теләге ,хыялы сау-сәламәт булу.Сау-сәламәт булсак кына безнең җырлыйсы,биисебез килеп тора.Әнә күрәсеңме дусларыбыз ничек матур бииләр,әйдә бездә аларга кушылып биик әле.(Бию)

1 марсиан чыга бии, икенчесе зур капчык сөйрәп чыга.Төрле хәрәкәтләр ясап бер көлдереп ала.Исәнләшә.Кая килеп төшкәнен сораша,кайда икәнлегенә төшенгәч,бик тә куана.

Марсиан: Неужели...га егылып төштем инде мин? Ничекләр итәрмен?Тәлинкәм ватылды, анда автобуслар йөрми. Кая барабыз инде тагын? Бар үзең генә барып карап килә тор.Мин әзрәк кенә шушында тукталыйм. Күпме йөрдек юк бит ул сәламәтлек агачы.Берәү дә белми,берәүнең дә күргәне юк.Җитмәсә карыным да ачты,туктале Марстан алып төшкән колам бар бит минем эчеп алыйм әле. Ай-һай, балалар, нинди матур хәрәкәтләр ясыйсыз бит сез.Бигрәкләр дә чибәрләр дә инде үзегез.Буйларыгыз саф,гәүдәләрегез төз. Аякларыгыз ничек бөгелә, ничек шулай туры йөри аласыз.Эх-х мин дә шулай булдыра алсам икән!Балалар сез мине таныдыгызмы соң?Мин Марсиан . Марс планетасыннан килдем. Безнең Марс планетасы әллә нишләде әле.Һәркем ыңгыраша,зарлана,кемнеңдер кайсыдыр җире авырта. Гел ятасы гына килеп тора. Ел саен грипп белән авырыйбыз.Башларыбыз да авырта,тешләребәз дә сызлый .Сезнең  ничек болай биеп- уйнап йөрисегез килә ул?

Зәринә: Ә без беләбәз сезнең ни өчен бу дәрәҗәгә төшкәнегезне .Чөнки сез дөрес тукланмыйсыз. Кара нәрсә эчеп утырасың син!Чупс суырасың, җитмәсә компьютердан күзеңне алмыйсың.Шуның өчен сезнең организм бик көчсез.Кола түгел,ә чишмә суы эчәргә  ,конфет түгел яшелчә, җиләк җимеш ашарга кирәк Болай булса  биеп йөрү  түгел, алма агачында үскән алманы да өзеп ашый алмый башлыйсыз сез озакламый.

Марсиан: Әй аллам, оятка калдык бит. Син бик дөрес кисәтәсең, хәзер кычытканны оныттык, чипсы, пакетлы ашларга алыштырдык.Компьютер алдында көннәр буе утырып тәмам аңгыраланып беттек.Балалар, сезнең сәламәтлек агачы турында ишеткәнегез юкмы?

Балалар: Бар.

Марсиан: Ә сезнең якларда үсмиме ул агач? Без шул агачны эзләп йөри идек,аны тапсак ,алып кайтып күрсәтсәк бәлки безнең Марс планетасында да марсианнар сау-сәламәт яшәрләр иде.

Бала:Үсә ул агач безнең якларда. Без барыбыз да сау-сәламәт, шуңа күрә сәламәтлек агачы бездә гел яшел төстә. Без сезгә ул агачны биреп җибәрербез,тик  сәламәтлек агачы гел яшел төстә булсын өчен сез сәламәтлек кагыйдәләрен белергә тиешсез һәм менә бу кырыйдагы пазлларны дөрес итеп сәламәтлек агачына урнаштырып, без аны яшелләндерергә  тырышырбыз.Син безгә булышырсыңмы соң?

Марсиан: Булышам,булышам.

Алып баручы: Сау-сәламәт булыйм дисәң һәр кеше үзенең көндәлек тормышын булдырырга тиеш. Без аны икенче төрле режим дибез.

Марсиан: Ә нәрсә соң ул режим.Минем бу сүзне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк.Ничек белеп була ул режимны.

Алып баручы: Режим ул - яту һәм тору вакытлары төгәл билгеләнгән җитәрлек йокы, дөрес туклану, билгеле бер вакытта дәрес әзерләү, саф һавада ял итү, иҗади хезмәт, ирекле шөгыльләр һәм гаиләгә булышу өчен билгеле бер вакыт булу дигән сүз.Ә вакытны без сәгатькә карап беләбез.

Марсиан: Әй, миндә дә бар ич ул әйбер( капчыктан ватык сәгать тартып чыгара)

Алып баручы: Туктале, марсиан,синең сәгатең ватык бит.Балалар әйдәгез үзебез сәгать ясап карыйк.Идәндә сәгать рәсеме ясалган.Сез сәгатьнең тере цифрлары,ә мин сәгать йөртүче булам.Мин сезгә цифрлар өләшәм һәм көндәлек режимга кагылышлы бер күренеш әйтәм.Сез шул күренеш сәгать ничәдә була,шул цифр кемдә була идәндәге сәгать өстенә чыгып баса барасыз.

Йокыдан торабыз. Сәгать 7дә йокыдан торабыз 7 цифры миндә(идәндәге сәгатьнең 7ле цифры өстенә чыгып баса)

Бакчага киләбез.(8).Бакчабызда иртәнге аш(9).Бакчада саф һавага чыгу вакыты(11)

Төшке аш(12).Көндезге йокы вакыты(1).Бакчадан кайтабыз(4)

Дусларым белән саф һавада уйныйм(5).Кичке аш(6).Телевизор карыйбыз(7)

Йокларга ятабыз(9).Балалар сез ничек уйлыйсыз,әле генә без нәрсә эшләдек?

Бала:Үзебезнең көндәлек режимыбызны төзедек.Әйдә  җитәкләшеп девизны кабатлыйк.

Бергә булсак җиңелмәбез

Бергә булыйк бездән калма,

Сәламәтлек безгә кирәк!

Бергә барыбер күңеллерәк!

Алып баручы:Балалар әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып,вакытында бакчага барып ,вакытында саф һавада йөреп,буш вакытыгызны файдалы итеп уздырсагыз сезнең һәр көнегез матур,файдалы үтәр,сау-сәламәт балалар булырсыз.Әйдәгез “Көндәлек режим”дигән пазлны беркетик.

Марсиан .Балалар! Зинһар өчен мине коткарыгыз. Тешем сызлый, эчем авырта, башым чатный, түзәр хәлем калмады. Әгәр мине терелтсәгез, сезне күптөрле һөнәрләргә өйрәтер идем. Тизрәк! Тизрәк! Тизрәк! Миңа сезнең ярдәм кирәк!

Раилә:Соңгы тапкыр син кайчан сабын белән юындың?

Марсиан:нинди сабын? Минем аны күргәнем дә юк. Минем бит су белән дә юынганым юк . Иртә торгач чыгып китәм,

        Юмыйм битем.

        Чөнки яратмыйм мин суның үзен.

Рүзилә:Марсианның колак эчен генә  карагыз әле, бер пот балчык.

Марсиан:Үзем күрмим ич, күрмәгәч булмый арчып.

Исламия: Әй, Марсиан,сары ком төсле сап – сары бөтен тешең.

Марсиан:Юри алтын куйдыра ич кайбер кеше.

Алып баручы:       Кулларны, битләрне җентекләп һәм еш юарга кирәк. Юылмаган кул авыру йоктыра,анда бактериялар була. Тирене чиста тоту өчен сабын белән юынырга кирәк. Ул май бизләрен һәм тирене йомшарта, аларны үле күзәнәкләрдән арындыра.Йоклар алдыннан битне, муенны, кулларны һәм аякларны юарга, иртән тәнне юеш сөлге белән ышкырга кирәк.Балалар, ни өчен тырнакларны кисәргә кирәк?

Раилә:Кул һәм аяк тырнаклары - микроблар тупланган урын. Шуңа күрә, кул - аякны әйбәтләп юарга, тырнакларны кисәргә кирәк.

Зәринә:  Без сезгә бер рецепт бирәбез. Сез аны укыгыз һәм һәрвакыт истә тотыгыз.

 (1 бала рецептны кычкырып укый.)

1.   Ашаганнан соң һәрвакыт авызыңны чайка.

2.   Иртә һәм кич тешләреңне теш пастасы һәм теш щеткасы белән чистарт.

3.   Тешең авырта башласа, врачка күрен, тешләреңнең череп беткәнен көтмә, запас тешләр юк!

       Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү безнең сәламәтлекнең нигезе.

Алып баручы: Әйдәгез, сәламәтлек агачына “Шәхси гигиена “дигән пазл куйыйк.

Раилә:Апаем синең  сау-сәламәт яшисең киләме?

Алып баручы:Килә.

Раилә:Ә хәзер син миннән сора.

Алып баручы:Раилә синең  сау-сәламәт яшисең киләме?

Раилә:Килә.Тик  аны каян аласың?Ә синең кесәңдә сәламәтлек юкмы ул?

Алып баручы:Юююк.Сәламәтлек ул кесәдә булмый.Элек-электән кешеләр саф сулы чишмә сулары эчеп көч алганнар,агачлар серләшкәнен тыңлап,рәхәтләнеп ял иткәннәр.Безнең урманнарда,болыннарда күптөрле дару үләннәре үсә.Менә шул үләннәрне җыеп кесәбезгә салып куйсак  сәламәтлек кесәдә дигән сүз ул балалар.

Бала: Үләннәр саф һава гына бүлеп чыгару белән генә чикләнмичә,дәвалану чарасы да булып торалар.Безнең даруханәләрдә бик күп дару үләннәре күрергә була.

А.б. Әйдәгез,балалар.марсианга дару үләннәрен, җимешләрен  күрсәтеп, аларның исемен һәм файдасын әйтеп китик искә төшереп китик әле.

Слайд1- Мәтрүшкә

Бала: Мәтрүшкәнең баш авыртуыннан, салкын тигәндә файдасы бар.

Слайд2- Ромашка чәчәге.

Бала: Ромашка йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланыла

Слайд 3-Бака яфрагы

Бала:. Бу үләнне мин беләм.Минем аягым киселгәч, бака яфрагын ябып куйган идек.Төзәлде.

Слайд4–балан

Бала: Бу балан.Ул ашказаны авыртканда, кан туктату өчен дә кулланыла

Слайд -5-Кура җиләк.

Бала: Бу-кура җиләге. Ул салкын тигәннән файдалы.Температураны төшерү чарасы

Слайд 6-Кара карлыган.

Бала:. Бу- кара карлыган. Ул хәтер начар булганда. Тын юлларына салкын тигәндә кулланыла.

Алып баручы:  Җир шарыбызны без чиста тотарга тиешбез.. Сулар һавабыз, ашар ризыгыбыз таләпләргә туры килсен иде. Җәй көннәрендә иртәдән кичкә кадәр бала- чагаларның шат авазлары яңгырасын: су коеныгыз, кояшта кызыныгыз. Кыш көннәрендә исә чаңгы-чана, тимераякта шуыгыз. Күл өстендә шугалак ясап, кәшәкәле уйнагыз. Өлкәннәр өйрәткәнчә файдалы үләннәрне кулланыгыз.Менә мин дә җәй көне күп итеп дару үләннәре җыйган идем,монда да алып килдем.Сез минем кәрзинемнән һәрберегез берәр  савытны алып менә бу ике почмакка бүленеп басыгыз.Кем кая басар икән,аннан миңа аңлатырсыз.(Аңлаталар,бер почмакта дару үләннәре ясалган картина,бер почмакта җиләк-җимеш рәсеме ясалган картина була)Әйдәгез, хәзер почмакларны үзгәртик.Сезнең кулыгызда шул ук савытлар кала,тик почмакның берсе суык тигәндә кулланыла торган үсемлекләр өчен,икенче почмак җәрәхәткә ябу өчен кулланыла торган үсемлекләргә булсын.

Файдалы үләннәр пазлы. Җыр

1.Сәламәтлек табынына

Дуслар, рәхим итегез.

Яшелчә, җиләк-җимештән

Әйдә, авыз итегез.

2. Һәр көнне кишер ашасаң

Кан составы яхшырыр.

Банан гемоглобин өстәп

Тазалыкны арттырыр.

3.Сарымсак та бик файдалы-

Исеннән чыгарма син.

Кәбестәне дә син аша,

Файдасын онытма син.

4.Үсәсең килсә тизрәк

“А”витамины кирәк.

Бар ул сөттә,кишердә,

Аша шуны үстер дә.

5.Нык булсын дисәң йөрәк-

“В” витамины кирәк.

Бигрәк күп ул балыкта,

Сыр да ярый азыкка.

6.Суык тимәсен дисәк-

“С”витамины кирәк.

Ешрак куллан суганны,

Лимонны ,карлыганны.

7.Чөгендернең бик файдалы

Икәнен беләсездер.

Суганда да витаминнар

Күплеген сизәсездер.

8.Спортны да яратабыз

Сәламәт булу өчен.

Зарядка ясау да кирәк

Таза-сау булу өчен

Алып баручы: Тимур:, син кыш көне бигрәк тә нинди спорт төре яратасың?

Тимур:: Чаңгыда шуарга.Минем дә иң оста чаңгычылар кебек ярышларда җиңәсем , медальләр аласым килә.

Алып баручы: Димәк , Тимур:, синең олимпия чемпионы буласың килә.Әйдәгез, балалар, бии-бии бер уен уйнап алыйк әле.  Бу уен олимпия безнең илдә узган олимпия уеннарына багышлана.Музыка уйный,музыка туктауга мин сезгә сорау бирәм.Сез шул сорауга җавапны шыпыпрт кына уйлыйсыз да группаларга бүленеп басасыз.Беренче сорау:Сочида узган олимпия уеннарының ничә талисманы бар?

Слайдда Олимпиада талисманнары Ак аю,леопард Куян күрсәтелә.

-Олимпия уеннары ничә елга бер уза?(4)

-Олимпия уеннарында җиңүчеләргә ничә төрле медальләр тапшырыла?

-Олимпия уеннарының символларында ничә түгәрәк кулланыла?

-Ә бу 5 түгәрәк нәрсәне аңлата?

-Бу дуслык һәм тынычлык символы.

-Әйдәгез бездә сезнең белән шул символны төзеп карыйк.(музыка куеп)

Марсиан:Ә бездә олимпиадалар үткәреп тормыйлар.Тик минем бик зур бер хыялым бар.Менә безнең сәламәтлек агачыбыз да әзер,ул ямь-яшел.Балалар бүген без  үз планетабызга кайтып китәбез һәм үзебезнең планетада үзебезчә олимпиада уздырабыз.

Алып баручы:ярар без дә интернеттан көч биреп торырбыз сез ул ярышны 7 апрель көнне уздырыгыз чөнки  7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне.Ә хәзер тест ярдәмендә сезнең белән  сәламәт булыр өчен нинди тормыш рәвеше алып барырга  кирәклеген тикшереп карыйк әле.Мин сораулар укыйм ,ә сез аларга җаваплар бирерсез.”Әйе” җаваплары өчен кызыл таякчыклар,”юк” җаваплары өчен зәңгәр таякчыклар куеп барыгыз.

1.Тешләрне иртән һәм кич чистартырга кирәк.

2.Ашар алдыннан кулларны юмасан да ярый.

3.Кулларны сабын белән юарга кирәк.

4.Спортны яратырга кирәк

 5.Җиләк-җимешләрне юмыйча ашарга кирәк.

6.Чисталык сәламәтлекнең дусты.

7.Кайчан телим шунда ятып йоклыйм,шунда торам.

8.Мин көне буе телевизор карыйм .компьютерда уйныйм.

9.Саф һава, су белән дус булырга кирәк.

10.Дару үләннәре сәламәтлеккә зыян сала.

-Хәзер таякчыкларны саныйбыз.Кемнәрдә кызыл таякчыклар күбрәк булды.?Димәк бу балалар сәламәтлекләренә игътибар  итәргә,чыныгырга тиеш. Димәк без сау-сәламәт булу өчен көндәлек режимны үтәргә,шәхси гигиена кагыйдәләрен онытмаска,җәй көне күп итеп дару үләннәре җыярга һәм кулланырга һәм илебезнең киләчәк чемпионнары булып үсәргә тиеш икәнбез.

 Риназ: Тимур, хыяллар чынга аша.

Тимур::Ә без хыялланыйк .Бәлки без киләчәк олимпия уеннары чемпионнары булырбыз.Безнең бакчабызның олимпия уты касәсе буш тора .Әгәр без сәламәт яшәү рәвеше яклы булсак, әйдәгез, ул утны кабызыйк. Аның өчен һәр ялкынга  сез үз исемнәрегезне язып куегыз.Менә олимпия уты кабынды да.Барыгыз да саләмәт булыгыз! Илебезнең горурлыгы , чемпионнар булыгыз.

                    Шундый матур бакчабызда

                    Сәламәт үсик.

                     Илләребез тыныч булсын,

                      Бәхетле яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

“Киләчәк безнең кулларда”

Интегральләшкән дәрес...

Сәламәтлек - безнең дустыбыз

Сәламәтлек - безнең дустыбыз...