Рекомендации для родителей "Балаларның язмышы безнең кулларда"
статья на тему

Валиева Айгуль Надировна

Әти-әниләр өчен киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doc1.docx12.45 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен киңәшләр

Күп кешеләр, юлдагы фаҗигаләр көтмәгәндә килеп  чыга,  алардан сакланып  калып булмый  дип  уйлый.Бу  дөрес түгел!

    Юлда  фаҗигаләр – барысы  да сакланмаганлыктан килеп  чыга. Күпләр  белмиләр, юлдагы фаҗигаләрдән зыян күргән балаларның 95%ы юлдагы “капкыннарга” эләгү нәтиҗәсе.

Баланы  юлда дөрес йөрергә ничек  өйрәтергә  соң?

     -Аның белән   бергәләп типик  куркыныч ситуацияләр турында сөйләшегез,  аңлатыгыз.

   Баланы  юлда дөрес йөрергә ничек  өйрәтергә  соң?

     Аның белән   бергәләп типик  куркыныч ситуацияләр турында сөйләшегез,  аңлатыгыз.

    Ни  өчен балага куркыныч юк  кебек  тоела? Аның ялгышы  нәрсәдә? Белемнәрне рәсемнәр белән, макет һәм уенчыклар белән төрле ситуацияләр күрсәтеп ныгытыгыз.

Истә тотыгыз: аңлату гына  җитәрлек түгел. Юл-транспорт кагыйдәләре буенча ныгытылган белемнәр бары  тик  системалы шөгыльләнү нәтиҗәсендә генә  формалаша.

Бала  белән  һәрвакыт  урамда  йөргәндә: эш  буенча барасызмы, кунаккамы, шәһәр читенәме яки  башка  җиргәме, һәрвакыт юлда, транспортта игътибарлы  булырга  өйрәтегез. Юлда  күргән ситуацияләрне  анализлагыз.

Туктап  торган машина нәрсәсе  белән куркыныч? Сезнең балагыз дөрес җавапны белми. Туктап  торган  машина артында еш  кына күзгә күренмәгән башка  машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала  белән   бергәләп  күзәтегез: юл кырындагы машина туктап  тора икән,  аның артыннан икенче  машина килеп  чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.

Туктап   торучы  автобус үзе артыннан килүче машинаны  каплый. Балагыз белән тукталышта туктап  торучы автобусның артыннан  килүче машинаны күрсәтмәгәнен  күзәтегез.

Автобусны  алдан да,  арттан  да әйләнеп чыгарга ярамый. Бала  моны үзе күрергә тиеш. Җәяүленең тукталышта әле кузгалып китмәгән автобус яныннан юлны аркылы чыкканда нинди куркынычка юлыгырга  мөмкин икәнен балагызга аңлатыгыз һәм күрсәтегез.

“Машина  әкрен  килә, йөгереп   чыгарга   өлгерәм  әле”, - дип  уйлый  бала... һәм  машина астына килеп  керә. Шундый  очракларны күрсәтегез, ни  өчен әкрен килүче машина   үзе артындагы куркынычны күрсәтми  икән.

Беренче  мизгелдә әле генә узып киткән автомобиль еш  кына каршы  килүче машинаны   каплый. Беренче   машинаны  уздырып, юлны  аркылы чабып  чыгучы бала  әлеге машина  астына эләгергә  мөмкин.

Балага әлеге  очрак турында  сөйләгез һәм мондый очракта нәрсә  эшләргә кирәклеген  аңлатыгыз.

Машиналар  сирәк очрый торган  урамнарда балалар сакланып тормыйлар һәм  юлга йөгереп  чыгалар.

Юлны аркылы чыгар  алдыннан машина  булмаса да,  туктап,  як-якка каранырга, аннан  соң гына юлны  чыгарга кирәк. Бу  гадәтне балада  тәрбияләргә.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әйдәгез балаларыбызның исәнлеге турында,кайгыртыйк. Сезнең белән берлектә тәрбия эшләре алып барганда гына ,без нәтиҗәләргә ирешә алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

“Киләчәк безнең кулларда”

Интегральләшкән дәрес...

«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.

Иртә…  Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- ...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...