Балалар язмышы безнең кулда
календарно-тематическое планирование (старшая группа) по теме

Габдрахимова Амина Хадиевна

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min-_trbiyache.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатмалы язу

Мин, XXI гасыр тәрбияче буларак, үземнең җәмгыять һәм кешелек каршындагы бурычымны бөтен тирәнлеге белән аңлыйм: үзем тәрбияләгән һәр балага бәхетле булырга үземнән өлеш кертергә тырышам. Шуңа күрә аларга үрнәк, өлкән дус, аларның өметләрен һәм ышанычларын акларга кирәген аңлыйм.

Һәр баланың сәламәтлеге һәм төрле яклы үсеше турында кайгыртып, гаилә белән берлектә баланың тормышын бәхетле итәргә омтылам. 34 ел балалар белән эшләү дәверендә, мин үземнең сайлаган һөнәремне табиб һөнәре белән чагыштырырга яратам. «Сак бул! Ялгыша күрмә! Зыян ясама! Һәр баланың, әти - әнинең күзләре сиңа өмет белән төбәлгән» Иртән балаларны каршы алганда минем уемда шушы сүзләр.

-Ә шулай да хәзерге заман нинди тәрбиячеләрне таләп итә соң?

-Ә әти-әниләргә нинди тәрбияче кирәк?

Менә шушы сорауларга җавап эзләгәндә, мин мондый фикергә килдем: ә балаларның тәрбиясе гаиләдә башлана бит, димәк без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән эшкә зур игътибар бирергә тиешбез. Заман тәрбиячесе балаларның гына түгел, ә һәрбер әти-әнинең дә барлык сорауларына җавап табарга, бала тәрбияләүдә киңәшче булырга тиеш. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләү- балаларга рухи- әхлакый тәрбия бирүдә зур урын алып тора.

Барлык кешеләргә дә педагогик белем кирәк, һәр кеше баласы булу белән тәрбияче һөнәрен үзләштерергә мәҗбүр була. Хәзерге заман таләпләрен искә алып, әти - әниләрнең бала тәрбияләү турындагы белемнәренең җитмәве сизелә, шуңа күрә бу өлкәдә әти - әниләргә ярдәм итү, белемнәрен камилләштерү зарури .          Без - тәрбиячеләр һәрвакыт әти-әниләргә ярдәмгә килергә әзер булырга, аларның белемнәрен үстерергә булышырга, бала тәрбияләүдәге ышанычларын хупларга, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен мөмкинлек тудырырга тиеш. Шушыннан чыгып, тәрбиячеләр алдында әти-әниләрнең бала тәрбияләү белемнәрен күтәрү максаты килеп баса. Димәк тәрбияче балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә тәрбиячесе булып алынырга мәҗбүр була.

Әти-әниләр өчен икенчел пландагы сораулар булырга мөмкин түгел. Алар балаларны тәрбияләүдәге сорауларның барысына да җавап эзлиләр.

Шулай ук гаилә тәрбиясендәге ялгышларны булдырмауда ата-ананың балаларны тәрбияләүдәге рольләрен ачыклауда, аларның үрнәк булуларына без ярдәм итәргә тырышабыз.

Әти-әниләрнең бакча тормышында актив катнашулары  аларга нәрсәләр бирә соң?

-  Алар гаилә шартларында бала тәрбиясенә зур игътибар бирергә кирәген аңлый;

- Балалар дөньясының зурлар тормышыннан ни белән аерылуын күрә; -Баланы һич тә башкалар белән чагыштырырга ярамаганлыгын,   аларның

һәрберсе - аерым шәхес икәнен аңлый;

- Үз баласының көчле һәм йомшак якларын күрә белә, аларны бала тәрбияләгәндә истә тота;

- Балага узенең һәрвакыт аның белән кызыксынуын һәм кирәк булганда ярдәмгә әзер булуын күрсәтә;

- Балалар һәм әти-әниләр арасында һәрвакыт ышаныч мөнәсәбәте булдырырга кирәклеген аңлый, баланың сөенечләрен һәм көенечләрен уртаклашырга әзер икәнлеген күрсәтә.

Бакча тормышында актив катнашучы әти-әнилэр белән балалар да горурланалар . Ә әти-әниләр үз балалары белән генә түгел, тәрбияче, психолог, музыкант һ.б. педагоглар белән дә тыгыз элемтәгә керәләр. Без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда әти-әниләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне күрәбез һәм нәтиҗә ясыйбыз. Бары тик тәрбияче һәм әти-әниләрнең тыгыз элемтәсе аша гына балалар тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

Гаилә аша мәдәни байлык, татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләр саклана һәм буыннан- буынга тапшырыла.

Күп кенә әти-әниләр бик теләп бакча тормышында катнашырга ризалашалар, ләкин безнең максат иң кызыксынусыз, бу эшкә салкын караучы әти-әниләрнең дә бакча тормышында актив катнашуларына ирешү. Шушы очракта гына балаларыбыз акыллы, игелекле, туган илне, туган телне яратучы, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән, намуслы булып үсәрләр.

Перспектив планлаштыруның максаты да, шушы эштә тәрбиячеләргә эш алымнарын тулыландырырга, бу эшне системага салып алып барырга ярдәм итү. Баланың физик һәм психик сыйфатларын төрле яклап үстерү, баланы хәзерге җәмгыятьтә яшәргә әзерләү.

Планлаштыруны айларга һәм елларга бүлү шартлы рәвештә генә. Тәрбиячеләргә үзенең тәҗрибәсенә, төркемендәге әти-әниләрнең мөмкинлекләренә, теләкләренә һәм нәрсәләр белән кызыксынуларына карарга кирәк. Әти-әниләр белән ел барышында үткәрелә торган чараларның эзлеклелеген, шушы планга карап, үзләренчә үзгәртергә мөмкин.

Әти -әниләр белән эшләүнең методик кулланмасы түбәндәге бүлекләргә бүлеп бирелде:

- Әти-әниләр белән үткәрү өчен җыелыш темалары;

- Җыелыш темаларына туры китереп  консультацияләр;

- Күмәк бәйрәмнәр һәм күңел ачу чаралары;

- Гаилә темасына үткәрелгән кайбер шөгыльләрнең конспектлары;

- Әти-әниләр өчен һәм алар ярдәмендә чыгарылган стена газеталарының темалары;

- Конкурслар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ. (Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).

Максат: 1.       Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.2.       Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.3....

Өлкәннәр төркеме балалары өчен проект эше : ""Тукай безнең күңелләрдә"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнү һәм сөйләм телен үстерү максатыннан, бу проект эше бик актуаль булып тора....

Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...