Балалар - безнең киләчәгебез
план-конспект занятия на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Гаилә бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalar_-_beznen_kilchgebez.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Балалар – безнең киләчәгебез”

Үткәрү формасы: Әти-әниләр hәм балалар белән Гаилә бәйрәме.

Максат: Балаларда әти-әниләргә карата олы ихтирам, хөрмәт hәм ярату хисләре, ә әниләрдә баларга карата ягымлылык, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәргә омтылыш, ата-ана hәм бала арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү. Ата-аналарга балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – безнең изге бурычыбыз икәнен hәм моңа балалар бакчасы белән бергәләп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булганлыкны төшендерү. Бәйрәм күтәренкелеге булдыру.

Бәйрәмнең барышы:

- Исәнмесез! Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар!

Гаилә - кеше тормышында иң кирәкле нәрсә. Балалрга гаилә җылысы, ата-ана назы бик кирәк. Тулы гаиләдә hәр кеше үзен бик бәхетле тоя, ул hәрьяклап үзенә тзрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Балалар белән ата-аналар арасында уртак тел табуда гаилә бәйрәмнәренең роле зур. Бүген без шундый бәйрәмнәрнең берсенә җыелдык. Кичәбезнең исеме “Балаларның иминлеге – hәммәбез байлыгы”, дип атала. Уеныбыз юл йөрү кагыйдәләренә багышлана. Уеныбыз башланганчы, сүзне балаларга бирәбез. Аларның чыгышлары сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

1 бала: Бәйрәмсез бик күңелсез бит

            Күңелсездер сезгә дә.

                      Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                      Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                      Кирәк hәммәбезгә дә.

          2 бала: Бакча бүген гөрләп тора

Шаулап тора, күрегез

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез?

3 бала: Кадерле әниләребез!

Хөрмәтле әтиләребез!

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул hәм кызларыгыз.

4 бала: Күмәкләшеп без дә дуслар

Җырлап алыйк әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Безнең гаилә бәйрәме!

Җыр: “Умырзая чәчәге”.                 Бию: Ачуланыштык –татуланыштык.

5 бала: Без бәхетле шат балалр

Без кайгыны белмибез.

Әх, ямьле соң, күңелле соң

Безнең туган илебез.

- Әйе, балалар. Без үзебезнең Туган илебездә бик бәхетле үсәбез. Моның өчен сез әти-әниләргәрәхмәтле булырга тиеш.

Әтиегез, әниегез – сезнең иң якын кешеләрегез. Алар hәрвакыт сезнең яныгызда – авырганда да, борчылганда да, шатланганда да. Әниегез сезне ягымлы сүзләре белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән шаккатыра. Әле ул эштән кайткач, әниегезгә өй эшләрендә дә булышырга өлгерә.

6 бала: Күңелсез безнең өйдә

        Әти-әни юк чакта.

             Кайвакыт шуңа энем

             Ала хәтта елап та.

7 бала: Әти тавышын ишеткәч

             Энем шатлана, көлә.

             Әти-әни белән генә

             Күңелле була өйдә.

- Чыннан да, әти кеше гаиләдә иң зур, баш кеше. Чөнки ул башка кешеләр турында кайгырта, акча эшли.Өйдәге авыр эшләрне дә башкара.

Ә әни – иң кадерле, иң газиз кеше. Аны беркем белән дә алыштырып булмый. Без әниләргә hәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә тиеш.

8 бала: Көннәр якты булсын өчен,

            Йокы татлы булсын өчен,

            Ашлар тәмле булсын өчен,

            Дөнья ямьле булсын өчен

            Әни кирәк! Әти кирәк!

9 бала: Син әнием, минем өчен

            Бу дөньяда бер генә.

            Елмайганда йөзләреңнән

            Бар өйгә нур бөркелә.

- Балалар, сез әниләрне яратасызмы? Әйе, балалар. Аларны яратмый мөмкин түгел. Чөнки алар безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр, безне матур, чиста итеп йөртәләр. Ә сез аларга пәрәмәчләр ясарга булышасызмы? Бергә эшләгәндә генә бар әйбер дә тәмле була ул, балалар.

Җыр: “Пәрәмәч”.

10 бала: Безнең өйдә бүген бәйрәм

              Кунакка дәшәм сезне

              Авыз итәргә әнием

              Пешергән тәмле щине.

11 бала: Минем дә бәйрәм, ул –

              Гаилә бәйрәме.

              Сагынып көттем бит

              Мин дә ул бәйрәмне.

- Гаилә ул - әти-әни генә түгел әле, ул - әби-бабай да, абый-апа да, эне-сеңел дә hәм башка туганнар да. Алар турында да бераз шигырьләр сөйләп китик.

12 бала: Яратам мин өемне,

              Әти белән әнине,

              Абый белән апамны,

             Бишектәге сеңлемне.

Җыр: “Капитан”.

13 бала: Их, рәхәт тә соң кунакта

              Бабай белән әбидә!

              Китәсе килми бер килгәч,

              Кайтасы килми өйгә.

14 бала: Әйтеп карыйм әле бүген

              Әти белән әнигә.

              Бүләк итсен алар мине

              Бабай белән әбигә.

Җыр: “Әбекәй”.

- Балалар, сезнең әти-әниләрегез төрле җирләрдә эшлиләр. Алар эштән арып кайталар. Ә сез, балалар, әти-әниегез эштән арып кайткач, аларны беркайчан да “миңа нәрсә алып кайттың” дигән сорау белән каршы алмагыз, аларның хәлләрен сорагыз, арымадыңмы? - дип сорап, кочаклап алыгыз. Шулай итсәгез, аларның арыганнары бетеп китәр.

Әтиләр төрле җирдә эшләсәләр дә, алар барсы да машина йөртә беләләр. Шофёр- бик кирәкле һөнәр. Алар иртә таңнан кибетләргә ипиләр, сөтлшр илтәләр, ә автобуста эшләүче абыйлар кешеләрне эшкә илтә. Безнең малайларыбызның күбесе шофёр булырга хыялланалар.

Шигырь: “Шофёр булам”.

- Шофёр кешегә машина йөртү белән бергә, юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәп йөрергә кирәк. Без дә, кечкенә генә булсак та, ул кагыйдәләрне өйрәнә башладык.

15 бала: Юл йөрү кагыйдәләрен

              Төгәл үтәп йөрсәгез,

              Юл чатында басып торган

              Светофорны күрсәгез,

              Шул чагында бәла-каза

              Сезне читләтеп үтәр,

              Кара кайгы, күз яшьләре

              Сездән мәңгегә китәр.

16 бала: Кызыл, сары, яшелне

              Аерырга өйрәндек.

              Юлга чыксаң бик кирәк

              Уяулык һәм зирәклек.

17 бала: Бакчада да, мәктәптә дә,

              Өйдә дә бергә-бергә

              Юл билгеләрен бик яхшы

                        Кирәк шул өйрәнергә.

- Светофор төсләренә  безнең балалр ничек хәрәкәт итәләр икән, тикшереп карыйк әле үзләрен.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сез дә балаларыгызны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә ярдәм итсәгез иде, алар белән булганда юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, аңлату эшләрен күбрәк лып барсагыз иде. Шул чакта гына без балалрыбызны исән-имин күрербез һәм бәла-каза безне читләтеп үтәр иде.

Балалар урыннарына утыралар, ә әтиләрне ярышкачакырабыз.

Тәрбияче: Ярышларны без башлыйбыз

                 Барыбыз да тапкыр без.

                 Барыбыз да зирәк без

                 Сынашыйк көчебезне.

Ике командага бүленү өчен тартмадан саннар алалар.

Биремнәр:

  1. Командаларга исем, девиз, җыр һәм капитан сайлап куярга.
  2. “Солдатта булган диләр”. Капитан үз командасын буй озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес төзергә тиеш. Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар.
  3. “Безнең йорт”. Ике командага да йорт рәсеме һәм 10 карточка бирелә. Һәр команда шушы өйгә карточкаларны урнаштырып йорт төзи. Йортның нигезе, 1-нче каты, 2-нче каты һәм торбадан үзләре кирәкми дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрергә тиеш булалар.

Сүзләр: тату гаилә, сәламәтлек, ярдәмчеллек, күңелле ял, шәфкатьлелек, алдашмау, сүзеңдә тору, бердәмлек, ялкаулык, акыллы булу.

4) “Машиналарны җый”. Йортыбыз булды, хәзер безгә машина кирәк. Киселгән машиналарны дөрес һәм тиз генә җыю, реклама ясау.

  1. “Тапкырлар – зирәкләр ярышы”. Машиналарыгыз булды. Сезгә аларны йөртү өчен документ биреп буламы икән?

Сораулар:

I командага:

1. Сезнең балагыз йөргән балалар бакчасының исеме?

2. Баланың туган көнен әйтергә.

3. Балагызның хәзерге авырлыгы?

4. Хатыныңның аяк киеме размеры?

5. Шофёрның булырга тиешле документлары?

6. Шофёрга нәрсәләр тыела?

7. Бернинди дә транспорт чарасы белән дә идарә итмәүче кеше кем дип атала?

8. Юл – транспорт һәлакәтенә нәрсәләр сәбәпче була?

9. Кайсы тәгәрмәч хәрәкәт вакытында тик тора?

10. Велосипедта ничә яшьтәнйөрергә рөхсәт ителә?

11. Браслет, әмма кул бизәге түгел.

II командага:

  1. Сезнең балагыз кайсы төркемгә йөри?
  2. Балагызның туган көнен әйтергә.
  3. Балагызның тугандагы авырлыгы?
  4. Хатыныгызның өс киеме размеры?
  5. Шофёрның юлга чыгар алдыннан бурычлары?
  6. Шофёрлар арасында мөһим бер кагыйдә?
  7. Нинди дә булса транспорт белән идарә итүче кеше?
  8. Балалар гаебе аркасында юлда һәлакәт булды ди. Бу очракта кем гаепле?
  9. Машинаның йөрәге?
  10. Ата-ана белән бала юлны чыкканда нинди тәп кагыйдәне үтәргә тиеш?
  11. Ашап булмый торган баранка?
  1. Хәрефләрдән сүзләр төзү (светофор, тротуар).
  2. Балаларны кайсы шофёр юлның иенче ягына чыгарып бетерә? (кырмау белән ташу).

Белмәмеш керә, аксый, кулына туп тоткан.

Тәрбияче: Син, Белмәмеш, нишләп йөрисең?

Белмәмеш: Мин, апа, больница юллап йөри идем, менә юлда уйнап, аягымны авырттырдым, таба гына алмыйм.

Тәрбияче: Син, Белмәмеш, юл билгеләрен белмисеңме әллә? Әгәр син юл билгеләрен белсәң, больницаны бик тиз табар идең. Балалар, әйдәгез әле, күрсәтик әле шул билгене.

Белмәмеш: Минем бик ашыйсым да килә, ашау мөмкин булган урынны күрсәткән юл билгесе дә юкмысоң ул? (балалар күрсәтә).

Тәрбияче: Балалар, Белмәмеш бик күп нәрсәне белми икән әле ул. Карагыз әле, ул кулынанәрсә тоткан? (туп). Ә тупны кулга тотып йөрергә ярыймы? Ә ни өчен ярамый? (балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Кал, Белмәмеш,безнең бәйрәмдә, хәзер безнең әтиләребез тыю һәм кисәтү билгеләрен табачаклар, өйрән син алардан.

  1. 5 тыю һәм 5 кисәтү билгесен табып күрсәтергә.
  2. Юлда сезнең белән төрле хәлләр булырга мөмкин бит инде. Кем беренче ярдәмне тизрәк һәм әйбәтрәк күрсәтә икән? Беренче ярдәм машинасын нинди номерга шалтыратып чакырабыз? Ә милиция хезмәткәрләрен? (туалет кәгазе белән баштан аягына кадәр чорнау).
  3. Безнең әтиләребез гел юлда гына да булмыйлар, әниләрнең дә өйдә булмаган чаклары да була. Әни өйдә юкта әтиләр кызларына ничек бантик куялар микән?

“Бантик кую”.

Кечкенәсенең чүпрәген дә алыштырырга кирәк икән бит әле.

“Бала төрү”.

        11) “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, ди халык.

       “Матур сүзләр әйтү” ярышы. Гаиләнең әнисе әтисенә бер минут эчендә ничә матур сүз әйтә алыр икән?

Гаиләләрегездә гел шулай матур сүзләр генә әйтешеп яшәргә язсын.

Жюри очколарны санаганчы, ике төркем дә берәр концерт номеры башкара.

Жюри “Безнең гаилә” темасына ясалган конкурска да нәтиҗә чыгара. Соңыннан балаларга һәм әти-әниләргә бүләкләр тапшырыла.

Ярыш арасында “Күңелле тәнәфес” (рольләрне балалар башкара).

  • Әти, ни өчен ай йолдызлардан зуррак?
  • Кем белгән инде аны.
  • Ә нигә кояш шундый кайнар?
  • Кем белгән инде аны?
  • Әти, син бик арыдыңмы әллә?
  • Юк-юк, син барысын да сора, кызым. Сиңа барысын да әтиеңнән башка кем аңлатсын...

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ. (Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).

Максат: 1.       Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.2.       Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.3....

Өлкәннәр төркеме балалары өчен проект эше : ""Тукай безнең күңелләрдә"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнү һәм сөйләм телен үстерү максатыннан, бу проект эше бик актуаль булып тора....

Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...