Өлкәннәр төркеме балалары өчен проект эше : ""Тукай безнең күңелләрдә"
проект по развитию речи (старшая группа) по теме

Гульнур Нагимовна Шигапова

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнү һәм сөйләм телен үстерү максатыннан, бу проект эше бик актуаль булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beznen_kunellrd.docx37.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы, Биектау районы, Зур Битаман «Алсу» балалар бакчасы

ПРОЕКТ ЭШЕ

“Тукай – безнең күңелләрдә”

 (Г.Тукайга 130 яшь тулу уңаеннан)

(Өлкәннәр төркеме балалары өчен)

Эшләде: Шиһапова Гөлнур Нәгыйм кызы

                                                   

2016 ел

Проектның актуальлеге.

Г. Тукай әкиятләре аша татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, бәйрәмнәренә, халык-авыз иҗатына карата ихтирам, хөрмәт тәрбиялибез. Туган як табигатенең матурлыгын Тукай әсәрләре аша күрә беләбез. Кече яшьтән үк Габдулла Тукай әсәрләре аша өйрәнеп үскәнбез, туган халкыбызга, рухи-әхлакый һәм милли мәдәни хәзинәләргә хөрмәтле булганбыз. Г. Тукай әкиятләре аша балаларыбызны дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәтәбез.

Театр сәнгатенә өйрәтү – хәзерге заман шартларында актуаль адым булып тора. Кечкенә рольләр башкарып, үз ана телендә аралашып, күзәтеп, баланың күзалау сәләте, сөйләм теле, фантазиясе, үзбәясе арта. Шәхес буларак формалашуга ярдәм итә.

Проектның максаты:  балаларда  бөек  шагыйребез  Г.Тукай тормышына, иҗатына  ихтирам ,  кызыксыну тәрбияләү, кыскача күзәтү ясау. УМК материалларын ФГОС нигезендә камилләштерү.

Проектның проблемалары :

  • Балалар куренекле татар шагыйре Г. Тукай турында нәрсәләр беләләр?  
  • Г.Тукайның әсәрләрен беләләрме?
  • Г.Тукай әкиятләрен өйдә өйрәнәләрме?
  • Кече фольклор жанры белән кызыксынлармы?

Бурычлар:

- Балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

- Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү , хәтер сәләтен үстерү.

- Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый һәм эчтәлеген сөйли белүләренә ирешү.

- Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлыкларын, иҗадилыкларын үстерү.

- Балаларда  оештыручы һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру, үзләренең эш-гамәлләрен, уенны алып баручы һәм катнашучының гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү.

- Балаларның үз теләкләре белән яттан шигырьләр сөйләүгә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү.

- Шигырьдәге төп фикерне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

- Таныш әдәби сюжетлар буенча,балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

- Әсәрләрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбияви: Укучыларда бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша үз милләтенә ихтирам итү хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларнын бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үстерү.

         Белем бирү: Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен арттыру.

        Төп белем бирү: сөйләм үстерү.

Интеграль белем биру өлкәсе: аралашу, сөйләм үстерү, иҗади үсеш.

Җиһазлау.  Проект темасына презентация, компьютер, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр, төрле шөгыльләр, эзләнү, театраль эшчәнлек.

Проект төре: иҗади танып белү.

Үтәлү вакыты: кыска вакытлы (4 атна).

Проект барлык белем бирү өлкәләре буенча тормышка ашырыла.

Көтелгән нәтиҗәләр:

- Бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына  кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

- Балаларда фикерләү активлыгын, иҗади сәләтләрен, үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.

- Балаларның  мөстәкыйль музыкаль, театральләштерү, сүрәтләү һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү

Проектта катнашучылар:

 - өлкән төркем балалары;

-тәрбиячеләр;

-башлангыч сыйныф укучылары;

-ата-аналар;

-мәдәният хезмәткәрләре;

-китапханәче.

Проект эшчәнлегенең продукты: 

- Г.Тукай әсәрләре буенча балаларның эшләреннән  күргәзмә;

- Ата-аналар арасында  Г.Тукай иҗатына багышланган кул эшләре буенча бәйге;

- Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык әкияте”нең сәхнәләштерелгән варианты;

- Мәктәп китапханәсенә экскурсия;

- Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Проектны тормышка ашыруның этаплары.

  1. Әзерлек этабы:
  1. Балалар һәм аларның әти-әниләре белән, өйдә Г.Тукай әсәрләре бармы, аларны балалар белән берлектә укыйсызмы, “Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар белән таныштырасызмы?” - дигән сорауларга әңгәмә үткәрү.
  2. Проект турында фикер алышу, кирәк булачак чараларны, мөмкинлекләрне билгеләү.
  3. Проектны үтәү өчен кирәкле методик һәм матур әдәбият, илюстрацияләр, музыкаль әсәрләр, костюмнар, аудио-видео дисклар сайлау.
  4. Г.Тукай иҗатына карата презентация  төзү.
  5. Башлангыч сыйныфның җитәкчесе белән “Тукай –безнең күңелләрдә” дип аталган бәйрәм иртәсенең сценариен төзү.
  6. Сәнгать һәм продуктив эшчәнлек өчен материал туры китереп сайлау.
  7. Проектны тормышка ашыру буенча план эшләү.

2.Төп этап (практик)

Гомуми белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү өлкәләре

Гомуми белем бирү эшчәнлегенең темасы

Программа эчтәлеге

Материал, җиһазлар.

Социаль-коммуникатив үсеш

 

1. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты

Балаларда  Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

- Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү , хәтер сәләтен үстерү.

- Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый һәм эчтәлеген сөйли белүләренә ирешү.

Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязмада  “Туган тел “ җыры

Үстерешле уеннар: 1. “Кайсы әсәрдән икәнен бел!”

Фикерләү, хәтер сәләтен үстерү

Татар халык табышмаклары (Тукай әсәрендәге персонажлар турында)

  1. “Танып әйт!”

Г.Тукай әсәрләреннән төзелгән мультфильм-нардан күрсәтелгән өзекләрдә әсәрнең исемнәрен атый белү.

3.Сәхнәләштерү:  Г.Тукай  “Бала белән күбәләк”

Г.Тукай әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык, игътибарлылык иҗадилыкны үстерү. Балаларда  күбәләккә карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү, күбәләк турында мәгълүматны киңәйтү.

Аудиоязмада “Бала белән күбәләк” җыры, сәхнәләштерү өчен атрибутлар, “Бала белән күбәләк “ мультфильмы.

4. Шагыйрь әсәрләренә инсценировка.

Иҗади сәләтне, образны матур итеп ачып бирә белүне үстерү.

Атрибутлар, маскалар, костюмнар.

Сөйләм үсеше

1. Шигырь ятлау: З.Туфайлова  “Тукай абый”.

Шигырьнең тылсымлы сүзләре аша шагыйрьгә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.  Балаларның үз теләге белән яттан шигырьләр сөйләргә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү. Шигырьдәге төп фикерне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

Аудиоязмада “Туган тел” җыры, Г.Тукай әсәрләреннән төзелгән мультфильмнар.

Матур әдәбият: К.В.Закирова “Балачак аланы”, 197 бит.

2. Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйләү.

Балаларда шигьрияткә карата кызыксыну уяту, дөрес һәм матур сөйләмне күнектерү

Г.Тукайның портреты, балаларның Тукай әсәрләренә ясаган рәсемнәре.

3. Мәдәният хез-мәткәрләре һәм балалар белән берлектә театральләштерел-гән Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык әкияте”

Иҗади сәләтне үстерү, әкият геройларының образларын интонация һәм сәнгатьле – эмоциональ  сөйләм белән ачып бирү .

Костюмнар, атрибутлар.

4. “Тукай – безнең күңелләрдә “ дигән әдәби-музыкаль кичә (башлангыч сыйныф укучылары, китапханәче, балалар бакчасында йөрүче балалар белән берлектә үткәрелә).

Балаларның Г.Тукай   һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен ныгыту. Аның шигырҗләрен сәнгатьле итеп сөйли белү. Иҗади сәләтне үстерү һәм шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү. Мәктәп белән ике арада бәйләнешне ныгыту.

Г.Тукай портреты, аның китапларыннан , балалар рәсем-нәреннән һәм ата-аналарның кул эшләреннән төзелгән күргәзмә,костюмнар, аудиоязмалар, презентация өчен кирәкле җиһазлар.

Иҗади-эстетик үсеш

1. Кисеп ябыштыру “Шүрәле ” (йон җебен кисеп).

Балаларда йон җебен кисү  һәм кәгазъне ерту алымнарына карата кызыксыну уяту. Иҗади күзаллауны, композиция хисен үстерү. Ике төрле кисү техникасын берләштерүне матур образ тудыруга юнәлдерү. Бу ике алым белән ябыштыруны камилләштерү.

Тәрбияче үрнәге , альбом бите, төсле кәгазъ, йон җебе, җилем, пумала , клеёнка, салфетка.

2. Рәсем “Мин Тукай әсәрләрен яратам ”

Фантазияне, иҗади күзаллауны, рәсемдә образларны характерлы билгеләре белән чагылдыруны үстерү. Рәсем ясаганда балаларның үзенең теләге буенча ясау өчен кирәкле материалларны сайлавына этәрү, традицион булмаган ясау техникасын куллану мөмкинлеген әйтү.

Тукай әсәрләреннән илюстрацияләр, альбом бите, буяулар, төсле карандашлар, акбурлар, пумала, сулы банка, салфетка, валик.

3. Әвәләү:  “Акбай”

Балаларны эт фигурасын этаплап әвәләргә өйрәтү, пластилинда композиция төзү, тигезләү, сыту, сылау алымнарын камилләштерү.

“Кызыклы шәкерт” әсәренә илюстрацияләр, пластилин, картон, стека, су.

4. Балаларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган  рәсемнәреннән күргәзмә.

Рәсемнәрдә үзләренә ошаган әсәрләрдән эпизодларны тасвирлау. Күзаллауны , иҗади активлыкны үстерү.

5. Ата-аналарның Тукай иҗатына багышланган кул эшләре буенча бәйге.

Балалар белән әти-әниләр арасында бәйләнешне ныгыту,  фантазияне үстерү.

6. “Туган тел” халык көе,  “Бала белән күбәләк” З.Яруллин көе, “Туган авыл”А.Монасыпов көе, “Бәйрәм бүген” Җ.Фәйзи көе.

“Шәкертләр биюе”

Җырлау сәнгатен үстерү. Балаларның  фантазиясен , күзаллауын үстерүгә этәргеч ясау, музыкага мәхәббәт уяту.

Аудиоязма

Познавательное развитие

1. Китапханәгә сәяхәт. Г.Тукайның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру.

Балаларны Г.Тукайның әсәрләре  һәм аның биографиясе белән таныштыру. Бөек татар шагыйренең иҗатына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Г.Тукай портреты, аның китаплары, презентация “Тукайның иҗаты һәм , тормыш юлы”.

2.Танып белү –тикшеренү эшчәнлеге. “Бөек шагыйрь “Г.Тукай”, “Тукай көндәлеге”

Балаларны  Г.Тукайның биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштыру, нинди гаиләдән чыгуы турында мәгълүмат бирү.

Г.Тукай турында  видео материал.

Физик үсеш

1.“Су анасы” уены

2.“Шүрәле, Шүрәле” уены

Балаларны хәрәкәтләрне сүзгә туры китереп эшләргә өйрәтү, капшап карап кем икәнен дөрес итеп әйтеп бирүне кү-нектерү. Дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балаларны хәрәкәтләрне сүзгә туры китереп эшләргә өйрәтү.

Костюмнар, күз бәйләү өчен яулык.

Педагоглар белән балаларның бердәм эшчәнлеге.

     1.“Барысы да Тукай турында “ исеме астында  күчмә китапханә.

  1. Иртән  “Өйдә  Г.Тукайның нинди әсәрләрен укыдың?”

3. Шагыйрь тормышы, иҗаты, әсәрләре турында  видеофильм.

4. Кичке якта Г.Тукай әсәрләрен балаларга уку.

     5. Балалар өчен китаплар күргәзмәсе.

     6.Тукай шигырьләрен балалар белән яттан сөйләү.

     7. Балаларның тукай әсәрләренә багышлап ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

     8. Г.Тукай тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында тикшеренү эше.

     9. Музыкаль эшчәнлек: Г.Тукай әсәрләренә язылган җырлар өйрәнү.

     10. Биюләр кую.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

1. Г.Тукай әсәрләренә ясалган илюстрацияләрне карау.

2. Мөстәкыйль иҗади сәнгать(рәсем, кисеп ябыштыру, әвәләү, буягычлар).

3. Иҗади театральләшкән эшчәнлек.

Ата-аналар, педагоглар һәм балалар белән бердәм эшчәнлек.

1. Балалар ,  тәрбиячеләр, ата-аналар катнашында Г.Тукай иҗатына  багышланган ”Могҗизалар кыры” үткәрү.

2. Г.Тукай әсәрләрен уку.

3. Шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр өйрәнү.

4. Г.Тукай әсәрләренә багышлап балалар белән әти-әниләрнең рәсем эшләре.

5. “Тукай безнең күңелләрдә” дигән бәйрәм иртәсендә әти-әниләрне дә катнаштыру.

Төгәлләү этабы

- практик материалны күрсәтеп кую;

- балалар һәм әти-әниләрнең эшләгән кул эшләреннән һәм рәсемнәрдән күргәзмә;

- проект нәтиҗәләре буенча презентация төзү.

                                                   Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләре.

  • Балаларны Г.Тукайның әкиятләре белән таныштыру өчен төркемдә һәм гаиләдә кирәкле шартлар тудыру.
  • Габдулла Тукай әкиятләренә балалар күңел ачу чыганагы итеп кенә түгел, танып белү, кызыксыну чыганагы итеп карату.
  • Балаларда кызыксынучанлык, иҗади мөмкинлекләр, танып белү активлыгы, коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.
  • Балаларны үзләрең уй фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.
  • Г.Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру буенча эш системасын җайга салу.
  • Проектны тормышка ашырганда ата-аналарның актив катнашуларын күздә тоту.
  • Бала тәрбияче сорауларына теләп, ышанычлы итеп тулы итеп җавап бирү, Г.Тукай һәм аның әсәрләре турында белемнәрен арттыру.
  • Рәсемнәр буенча тулы, мәгънәле җаваплар бирү,  рәсем буенча матур җөмләләр белән телдән текст төзи алу.
  • Балалар татар милләтенең бөек шагыйре белән горурланып 5-6 җөмләдән торган хикәя төзи алу.

Кулланылган әдәбият

       1. ”Туган телдә сөйләшәбез” (5-7 яшь), З.М.Зарипова һ.б., Казан, “Фолиант”, 2012.

 2. “Әсәрләр”, Габдулла Тукай, Казан, татарстан китап нәшрияте, 1975.

 3. “Туган телем - Тукай теле”, төзүче Нигмәтуллина Г.Г., Яр Чаллы, 2009.

 5. Региональная программа дошкольного образования, Р.К.Шаехова РИЦ, 2012.

6. “Раз – словечко, два – словечко”, Р.К.Шаехова, Казань, “ Хәтер ”, 2011.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Проект “ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ”

“Тукай – безнең йөрәкләрдә” проекты балаларның сөйләм телен, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне системага салачак....

Проект: "Тукай безнең күңелләрдә"

Максаты: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту.Бурычлар: 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;                ...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"...