Проект “ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ”
проект по развитию речи (подготовительная группа) на тему

“Тукай – безнең йөрәкләрдә” проекты балаларның сөйләм телен, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне системага салачак.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_tukay_beznen_yorklrd.docx29.4 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Яр Чаллы  шәһәренең “94нче  “Лилия” балалар бакчасы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Проект

“ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ”

                                                                                        Авторлар:                                                                                         Хәсәнова Рәзинә Миңлеәхмәт кызы,

Җәләлова Фирдәвес Афаулла кызы,

I категорияле татар теленә

өйрәтүче тәрбиячеләр.  

2016 ел.

Аңлатма язуы

Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре, әдәби әсәрләр үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе.

Матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән танышу аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр уңышлырак була. Әсәрләрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы, үз яшенә туры килүе, тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим. Тәрбия-белем программасының милли-төбәк компонентында Габдулла Тукай иҗаты зур урын алып тора. Заман күзлегеннән чыгып караганда, узган гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар һаман да актуаль. Шуңа күрә без проект эшчәнлегенә алынганда Тукайга, аның үлемсез мирасына мөрәҗәгать иттек, иҗатын нигез итеп алдык.

 Балаларда образлы хәтер өстенлек итә. “Тукай – безнең йөрәкләрдә” проекты эшчәнлеген без балаларның шушы үзенчәлегеннән чыгып кордык. Аларның хәтерен үстерүдә Тукай әкиятләре, шигырьләре алыштыргысыз чыганак булып торуын исәпкә алдык. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, кечерәк күләмле шигырь-әкиятләрне кече яшьтәге төркемнәргә, зур күләмлеләрен олы яшьтәге төркемнәргә  тәкъдим иттек. Алдан консультацияләр үткәреп, бу эшкә тәрбиячеләрне, әти-әниләрне дә җәлеп иттек. Проектны тормышка ашырганда тематик эшчәнлекләр, күргәзмәләр, концерт һәм бәйгеләр, иҗади атналыклар, педагогик киңәшмәләрдә һәм ата-аналар җыелышларында чыгышлар, экскурсияләр уздыру күздә тотыла.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә без балаларның  Г. Тукай иҗаты һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтәбез, шулай ук ата-аналарда бөек шагыйребез иҗатын өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтирам уятабыз, гаиләдә китап уку күнекмәләре булдыруга ирешәбез. Бу эшчәнлек балаларның сөйләм телен, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне системага салачак.

“Тукай – безнең йөрәкләрдә” проекты табигать биргән бөек хәзинәгә – ана теленә якынаюда бер адым булып тора.

ПРОЕКТ

  1. Проектның исеме.

Тукай – безнең йөрәкләрдә

2. Проект авторлары

Татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр Җәләлова Ф.А., Хәсәнова Р. М.

3. Эш урыны

ТР, Яр Чаллы шәһәре, МАМББУ «94нче «Лилия» балалар бакчасы.

4.Максат

Балаларда Габдулла Тукай иҗатына кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

5.Бурычлар

1. Балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү, шигърият белән кызыксыну уяту. 2. Әсәрләрдәге төп фикерне аңларга өйрәтү, телнең сәнгатьлелеген камилләштерү. 3.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү. 4.Тукай әсәрләре аша нәфасәти, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

6. Проектның актуальлеге

Балаларда халкыбызның тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әнигә, өлкәннәргә хөрмәт, итагатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдыру.

  1. Проектның төре

Иҗади, мәгълүмати-эзләнү, озак вакытка исәпләнгән, шәхси һәм күмәк эш.

8. Проектта катнашучылар

Балалар, педагоглар, әти-әниләр.

9. Ысуллар

Балалар  өчен: әңгәмә, уку, сөйләү, күмәк һәм индивидуаль ятлау, экскурсияләр,

Педагоглар һәм ата-аналар өчен: «Тукай турында нәрсә беләсез?» анкетасы, белешмәләр, консультацияләр.

10. Эш төрләре

Тематик эшчәнлекләр, күргәзмәләр, концерт һәм бәйгеләрдә катнашу, иҗади атналыклар, педагогик киңәшмәләрдә һәм ата-аналар җыелышларында чыгышлар, экскурсияләр.

11. Матди ресурслар

Компьютер, проектор, фотоаппарат, китаплар, презентацияләр, иллюстрацияләр, анимацион сюжетлар, фоторәсемнәр, слайдлар,

12.Көтелгән нәтиҗәләр

1.Балаларның  Г.Тукай иҗаты һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2. Ата-аналарда Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтирам уяту, гаиләдә китап уку күнекмәләре булдыру.

3. Балаларның сөйләм теле, аралашу күнекмәләрен камилләштерү.

4 Балалар бакчасында Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне системага салу.

13. Мәгълүмат чыганаклары

Г.Тукай әсәрләре, «Салават купере», «Мәгариф» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы, Ә.Фәйзи «Тукай», З. Рәсүлова «Тукай эзләреннән», интернет сайтлары.

Проектны тормышка ашыру юллары

1.Программның бүлекләре

Татар язучылары һәм аларның әсәрләре белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру.

2.Эшчәнлек төрләре

Оештырылган белем эшчәнлеге (ОБЭ) һәм индивидуаль эш.

3.Уен эшчәнлеге

Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү (педагоглар һәм балаларның уртак эшләре).

4.Сөйләм үстерү

Г.Тукай әсәрләрен уку, өйрәнү, сөйләү.

5. Матур әдәбият.

Г.Тукай әсәрләре.

6. Иҗади сәнгать.

Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр, әвәләү, кисеп ябыштыру.

7. Музыка

Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар.

Проектның этаплары.

Этап

Эшчәнлек төре

I. Әзерлек этабы

Январь

1.Проект эшен планлаштыру.

2.Методик әдәбият сайлау.

3.Тәрбиячеләр, ата-аналар катнашында түгәрәк өстәл утырышы. 4.Әсәрләр белән танышу һәм аларны өйрәнү.

II. Төп этап

Этап

Балалар эшчәнлеге

Февраль

Март

Апрель

1.Әңгәмәләр:

 а) Г. Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре буенча.

б) «Тукай һәм тормыш юлы».

 

2. Г. Тукай әсәрләрен һәм аның турындагы әсәрләрне уку, өйрәнү.

а) Беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме. 

«Гали белән кәҗә» шигыре.

б)Уртанчылар төркеме. 

Шигырьләр «Көз», «Елның дүрт фасылы».

Мәсәл «Җир белән кояш».

в)Зурлар төркеме. 

«Шүрәле» әкиятеннән өзек; Г. Тукай. “Безнең гаилә”; З. Туфайлова “Тукай абый” шигырен уку; “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.

г)Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Г. Тукай. «Эш беткәч, уйнарга ярый», “Ак бабай”, “Бәйрәм бүген”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре, “Ташбака белән Куян” әкияте;

М. Әгъләмов. «Тукай көне».

«Туган тел» - яттан өйрәнү.

«Кызыклы шәкерт» - сәхнәләштерү.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә өстәмә эш төрләре.

Музыка.

«Тукай маршы», З. Яруллин муз., «Туган тел» Р. Еникеева, «Күбәләк» Р. Ахиярова, «Шүрәле», А. Ключарев  музыка эшкәртмәләрен тыңлау.

 

Рәсем ясау.

Г. Тукай әкиятләре буенча «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Су анасы» сюжетлы композицияләр ясау.

Әвәләү.

Г. Тукай әсәрләренең геройларын күзаллап әвәләү.

Әвәләү ысулы кулланып  Г. Туканың “Кәҗә белән Сарык” әкияте буена анимацион сюжет төшерү.

Татар халык уеннары.

Тукай яраткан халык уеннарын «Ачык авыз», «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Почмак алыш» өйрәнү.

Әти-әниләр белән эш төрләре.

1.Консультация «Син Тукайны беләсеңме?»

2. Г. Тукай әсәрләре буенча анкеталаштыру.

3. Акция «Г.Тукай китабын бакчага бүләк итәм».

Педагоглар белән эш төрләре.

1.Консультацияләр «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру үзенчәлекләре»;

«Син Тукайны беләсеңме?»

2. Бәйге. «Иң яхшы Тукай почмагы» (уртанчы, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә).

3. Стенд ясау «Тукай безнең йөрәкләрдә».

4. Акция «Г.Тукай китапларын укыйбыз».

Йомгаклау

1.Г.Тукайның туган көненә багышланган  атналык.

2.Тематик эшчәнлекләр  “Тукай һәм балалар”.

3. Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.

4.Г.Тукай әсәрләренә балалар рәсемнәреннән һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмә “Минем яраткам героем”.

5.Әдәби викторина “Мультфильмда кунакта”.

6. Әдәби кичә “Тукай безнең йөрәкләрдә”.

7. Әвәләү ысулы кулланып  Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте буена анимацион сюжет күрсәтү.

8.Габдулла Тукай һәйкәле янына экскурсия.

9. Үзәк китапханәгә экскурсия “Тукай эзләреннән”.

10. Мультимедиа презентациясе кулланып, Тукай әсәрләрен иң яхшы белүче” таныклыгы тапшыру.

Кулланылган әдәбият

1. Нигъмәтуллина Г.Г. Туган телем - Тукай теле. Яр Чаллы. 2009.

2. «Мәйдан» журналы. Яр Чаллы. 2011  (март - апрель).

3. Тукай Г.М. Безнең гаилә. Казан. 2001.

4. Солтанова-Бустерякова А. И. «Тукай – халык шагыйре». 2011 , декабрь.

5. Рәсүлева З. Ә. Тукай эзләреннән.

2. Думаева- Валиева В. С. Сближение. Казань. 2006.

Проектка өстәмәләр (приложения).

  1. Презентация «Тукай безнең йөрәкләрдә».
  2. «Тукай безнең йөрәкләрдә» - әдәби кичә сценарие.
  3. Презентация (сценарий өчен) «Яздан аерып булмый Тукайны».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Проект: "Тукай безнең күңелләрдә"

Максаты: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту.Бурычлар: 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;                ...

Проект: "Тукай әкиятләрен яратабыз "

Проектның темасы:  “Тукай әкиятләрен яратабыз”                     (уртанчылар төркеме балалары өчен)  Мин, Һадиева Миләүшә Әзһәр ...

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...