Проект: "Тукай безнең күңелләрдә"
проект по теме

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Максаты: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту.

Бурычлар: 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;

                 2) балаларның бәйләнешле сөйләмен , сәхнә осталыкларын үстерү;

                  3) Г.Тукай тормыш юлы.иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_tukay.pptx2.47 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Проект :

Слайд 2

Ми лләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда!

Слайд 3

Максаты: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту. Бурычлар : 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү; 2) балаларның бәйләнешле сөйләмен , сәхнә осталыкларын үстерү; 3) Г.Тукай тормыш юлы.иҗаты турында белемнәрен киңәйтү. Проект төре : иҗади. Проект дәвамлылыгы : 3 - 4 атна (18-29апрель)

Слайд 4

Проектның актуальлеге: “Балаларга нинди китап укырга?” – дигән сорау бүгенге көндә актуаль сорауларның берсе булып тора. Габдулла Тукайның иҗаты бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Тукай үзеннән соң балалар өчен бик бай иҗади мирас калдырган. Бөек татар язучысы Габдулла Тукайга 2016 нче елның 26 нчы апрелендә 130 яшь булыр иде. Балаларның һәм тәрбиячеләрнең Тукай иҗаты белән кызыксынуы мине “ Тукай безнең күңелләрдә ” дигән проект ясарга этәргеч ясады. “Тукай безнең күңелләрдә ” дигән проект балаларны, әти-әниләрне, тәрбиячеләрне аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга, аларның укуга теләген уятуга юнәлдерелгән. Аның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табырга мөмкин. Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә мөһит белән таныша. Иң мөһиме , Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.

Слайд 5

Көтелгән нәтиҗәләр: Балаларның Г.Тукай тормыш юлы , иҗаты турында белемнәре киңәйде, кызыксынулары артты. Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде, балаларда Г.Тукай әкиятләрендәге геройларга охшарга теләк туды. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

Слайд 6

Кулланылган әдәбият: 1. “ Туган телдә сөйләшәбез ” методик кулланма.Төз.З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова.ФОЛИАНТ 2012-304 б 2. “Балачак аланы” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, Казан “ РИЦ ” нәшрияты 2011 - 560 б 3. “ Иҗат баскычлары ” Шәехова Р.К.,Закирова К.В . Казан : “РИЦ” 2001-61 б 4. “ Иң татлы тел – туган тел ” методик кулланма .Казан :Мәгариф, 2004-446 б

Слайд 7

Проект этаплары : I Әзерлек этабы: Проектның темасын уйлай,максат кую,бурычларын билгеләү. Проектның перспектив планын төзү. Кирәкле мохит булдыру. Проект планы белән әти-әниләрне таныштыру. Планны раслау. II Төп этап: Әңгәмәләр оештыру: Уку “ Бала белән күбәләк ” Җыр өйрәнү: ” И туган тел ” Әкиятләр уку: “ Кәҗә белән сарык ” , ” Су анасы ” Әсәрләр буенча татарча мульфильмнар карау Әсәрләр буеча рәсемнәр ясау Әкиятләрне сәхнәләштерү. III Йомгаклау: Әкиятләр уйлап чыгару. Тукай әкиятләре буенча кичә: “ Тукай ул мавыктыргыч,серле әкият. ”

Слайд 8

№ Эшчәнлек тәртибе Балалар белән бергә эшчәнлек Балаларның мөстәкыйл ь эшчәнлеге Әти-әниләр белән эшчәнлек 1. Әңгәмә син Тукайны беләсеңме Соруларга җаваплар, портретын карау Г.Тукай әкиятләрен ата дидактик уен “Бу кайсы әкияттән” Әти-әниләргә анкеталар тарату “Китап укырга яратасызмы?” 2. Уку “Бала белән күбәләк” Эчтәлек буенча сорауларга җавап;үстерешле диалог Уен “Күбәләк”; рольләргә бүлешеп сәхнәләштерү Өйдә эчтәлеккә карата рәсем ясап килү 3. Җыр өйрәнү “И туган тел” Җыр эчтәлеген аңлату ;сорауларга җавап;үстерешле диалог Сүзләрне аңлаешлы,матур итеп җырлау. Җырның фонограммасын яздырып алып килү 4. Уку “Кәҗә белән сарык әкияте” Әкият эчтәлеге буенча үстерешле диалог,мультфильм карау Әкиятнең кызык җирен тап; дидактик уен “Әкиятне дәвам ит” Әкият буенча маскалар, я бармак театры ясап алып килергә Перспектив – тематик план.

Слайд 9

5 . Китап күргәзмәсе оештыру Күргәзмәдәге китапларның исемнәрен атау, балаларның теләге буенча уку Китапларны карау,иңкызыклысын атау. Г.Тукай мәсәлләр буенча ал ь бом ясау 6 . Эчтәлеген сөйләү “Су анасы “әкияте Әкиятне уку; татарча “Су анасы” мул ьтфильм ын карау;үстерешле диалог Геройларны атау; кечкенәләргә әкиятне сөйләү (бармак театры) Персона ж ларны әзерләү 7 . Тукай әсәрләре буенча күргәзмә Әсәрләр буенча әңгәмә,әвәләү,рәсем ясау,(рельефлы әвәләү-алтын тарак,рәсем –үзең теләгән әсәргә Иҗади эшеңә карап эчтәлеген сөйләү Өйдә дә рәсем ясап карау 8 . Тукай әкиятләре буенча кичә Әкият геройлары турында тасфирлап сөйләү Табышмак төзү,әкиятне дәвам итү,уеннар,җырлар Тукай әсәрләре буенча кроссворд төзеп килү 9. Әкият уйлап чыгару кемнең әкияте иң кызыклы Әкият планын төзү бергәләп әкият уйлап чыгару,монологик сөйләм Әкият уйлап сөйләү, иң кызык әкиятне атау,дидактик уен “Бу кайсы әкияткә охшаган” Өйдә әкият уйлап килү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Проект “ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ”

“Тукай – безнең йөрәкләрдә” проекты балаларның сөйләм телен, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне системага салачак....

Проект: "Тукай әкиятләрен яратабыз "

Проектның темасы:  “Тукай әкиятләрен яратабыз”                     (уртанчылар төркеме балалары өчен)  Мин, Һадиева Миләүшә Әзһәр ...

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...