Кошлар - безнең дусларыбыз!
план-конспект занятия (окружающий мир, старшая группа) по теме
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Кошларга, гомумән, тере табигатькә сак караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar_beznen_duslarybyz.doc | 39.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Кошлар – безнең дусларыбыз.
Максат: Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош – чукыр белән таныштыру. Аларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләмне үстерү; кошларга, гомумән, тере табигатькә карата сак караш һәм кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче: Балалар,әйтегез әле, без кайда яшибез?
Балалар: Без Актаныш авылында яшибез.
Тәрбияче: Безнең авылыбыз зурмы, матурмы?
Балалар: Безнең туган ягыбыз бик матур. Актаныш авылы – Актаныш районының үзәге, шуңа күрә ул зур.
Тәрбияче: Әйе, дөрес әйттегез, балалар. Әйдәгез әле бергәләп Актаныш районының картасын карап үтик, табигате белән танышыйк. Бу – Актаныш районының картасы. Картада кызыл төс белән районның чикләре сызылган. Ә зәңгәр төс белән нәрсәләр күрсәтелде икән? Сез ничек уйлыйсыз?
Балалар: Картада зәңгәр төс белән елгалар, күлләр һәм сулыклар күрсәтелгән.
Тәрбияче: Дөрес. Ә менә яшел төс астына нәрсәләр яшеренде икән?
Балалар: Картада яшел төс белән буялганнары – урманнар.
Тәрбияче: Әйе. Күрәсезме алар картада бик күп. Димәк, Актаныш районы урманнарга бик бай икән. Картаның калган өлеше ачык яшел төс белән буялган. Ул нәрсәне аңлата икән?
Балалар: Ачык яшел төскә буялган урыннар – басулар, кырлар, болыннар.
Тәрбияче: Ә менә бу кара түгәрәкләр белән нәрсәне билгеләделәр икән?
Балалар: Кара нокталар белән авыллар билгеләнгән. Актаныш авылы зур нокта белән билгеләнгән, чөнки ул район үзәге. Анда кешеләр күбрәк яши.
Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез. Менә күрдегезме, безнең Актанышыбызның табигате нинди бай. Аны иңләп аккан балыклы Агыйделе, Биҗады, Сөн, Ык елгалары, әрәмәле аланнары, ялан кырлары, урманнары турында күпме җырлар, шигырьләр язылган. Авылыбызның бай, матур табигатен кешеләр генә түгел, кошлар да бик яраталар. Язлар җиткән саен төркем-төркем булып җылы яклардан үз илләренә кайталар. Аларга да балалар чыгарган үз оялары бик якын, бик кадерле. Актанышның матур табигатен аккошлар бик ярата, шулай булмаса һәр ел саен күпме юллар үтеп кайтырлар иде микән? Без аккошлар турында беләбез инде, ягез әле, кыскача гына искә төшереп үтик.
Балалар: Актаныш кайчандыр Аккошлар иле булган. Ә аккош – табигатьнең йөзек кашы. Алар иң матур, иң җимле урыннарны гына яраталар. Аккош борынгы заманнардан бирле матурлык, сафлык символы булып йөри. Ул – бакча һәм паркларга, сулыкларга ямь бирүче. Аккош тавышсыз һәм җиңел йөзә. Аның судагы һәр хәрәкәте кабатланмас нәфислек тудыра. Яз көне җылы яклардан кайткач, оясын кеше керә алмаслык куе камышлар арасына ясый. Ул иң зур һәм иң көчле кошларның берсе. Аккошлар сайрамыйлар, кайвакыт кыйгакларга яки ысылдарга гына мөмкин.
Тәрбияче: Бик матур сөйләдең, рәхмәт. Аккошларыбызны суга йөздереп җибәр инде. Ә бүгенгесе көндә елга, су буйларында аккошларны очратырга мөмкинме?
Балалар: Юк, чөнки хәзер кыш вакыты. Алар күп кенә күчмә кошлар кебек җылы якларга китәләр.
Тәрбияче: Әйе шул. Көзләр җитүгә урман-кырларыбыз сандугач, тургайларның сайрауларыннан, һәм башка бик күп кошларның тавышларыннан тынып кала. Ләкин тирә-ягыбыз бушап кала дип күңелсезләнергә кирәкми. Безнең янда кыш үткәрүче, ягъни кышлаучы кошлар бар. Нинди кошлар әле алар? Тиз генә искә төшереп үтик.
Балалар: Безнең якта кышлаучы кошлар – тукран, күгәчен, чәүкә, песнәк, чыпчык.
Тәрбияче: Ә менә бүген мин сезне безнең якта кышлаучы тагын бер кош белән таныштырырмын. Ул – чукыр. Ул ылыслы урманнарда яши. Читтән караганда чукыр попугайга ошаган. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалшайган була, ягъни өске томшык аска караган, ә аскы томшык өскә карап тора. Ләкин аларның туганда томшыклары туры була. Әниләре аларны туендырганда аларга чалыш томшык кирәкми дә. Ә үзләре азык табып ашый башлауга аларның томшыклары кәкерәя башлый. Чукырлар чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар кышның нәкъ уртасында, иң салкын вакытта бала чыгаралар. Балалары өшемәсен өчен ояларын да калын итеп, ике катлы итеп ясыйлар. Алар чыршы, нарат күркәләренең орлыкларында сумала бар. Шуны ашаганга күрә алар өшемиләр.
Әйдәгез әле чукыр белән якыннанрак танышыйк.
Презентация “Кошлар – безнең дусларыбыз”
Ял итеп алу: Без кошларны яратабыз,
Яхшы таный беләбез.
Күгәрченнең адым саен
Баш июен күрәбез.
Зәңгәр дулкыннар өстеннән,
Аккош йөзә салмак кына.
Биек камыш арасыннан,
Торна чыга атлап кына.
Нинди генә булсалар да,
Кайда гына торсалар да,
Барысы да канат җәеп
Яраталар очарга.
Сораулар белән ныгыту.
- Чукырлар кайда яши?
- Чукыр нинди кошка ошаган?
- Ата чукыр белән ана чукырны ничек аерап була?
- Аларның томшыклары нинди? Туганда ук чалыш буламы?
- Чукырлар нәрсә белән тукланалар?
- Чукыр башка кошлардан кайсы ягы белән аерылып тора?
Балалар сөйләме. (1-2 бала чукыр турында сөйли)
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Безнең мондый уеннар уйнаган бар. Бүген мин аны бераз катлауландырдым, кошларны баеттым гына. “Кошларны ясап бетер” дидактик уены.
Тәрбияче: Дөрес ясадыгыз балалар. Сез хәзер кошларның гәүдә, аяк һәм башка өлешләренә карап ера аласыз инде. Күрәсез бит кошларның аяклары төрле-төрле. Ни өчен торнаның аягы озын? Тукранга нигә каты тырнаклар кирәк? Су кошларының аяклары ник ярылы була?
Әйдәгез бер тәҗрибә үткәреп карыйк әле. Йөзәр өчен ярылы аяклар уңайлы микән, әллә ярысыз аяклармы?
Тәҗрибә: Ярылы һәм ярысыз “кош аяклары” белән сулы табакта дулкыннар эшләп карау.
Тәрбияче: Менә күрдегезме, ярылы аяклар ярдәмендә зур дулкыннар барлыкка килде, ә ярысыз аяклар бөтенләй дә дулкын ясый алмый. Балалар, без кошларның аермалы якларын карап үттек. Ә кошларның нинди дә булса охшаш ягы бармы соң?
Балалар: Гәүдә төзелешләре белән нинди генә булсалар да, кошларның барысы да оча.
Тәрбияче: Әйе, очар өчен аларга канаталр ярдәм итә. Канат ярдәмендә алар һаваны куалар, шуның нәтиҗәсендә очалар. Балалар, менә монда һава бармы ул? Әйдәгез без дә канатлар ярдәмендә һаваны тотып, ягъни тоеп карыйк әле.
Тәҗрибә: Канатларны кагып һава агымын тою.
Тәрбияче: Балалар, күрдегезме, кошларны даими күзәтеп барсак, алар турында әллә нинди кызыклы мәгълүматлар белеп була икән. Моннан соң да без бергәләп аларны күзәтүебезне дәвам итәрбез. Аларны сакларбыз, чөнки КОШЛАР БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошлар безнең дусларыбыз!
Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....
Кошлар безнең дусларыбыз
кошлар турында...
Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"
"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...
Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”
Проектная работа " Кошлар-безнең дусларыбыз”...
"Кошлар -безнең дусларыбыз"
Балалар бакчасында белем бирүнең федераль дәүләт стандартына туры китереп без белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген комплекслы план нигезендә, айлык яисә ике атналык проектлар рәвешендә...