ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ. (Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).
материал (старшая группа) по теме

Загирова Алсу Миннулловна

 

 

 

Максат:

1.       Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.

2.       Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.

3.       Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vitaminnar.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Актаныш районы мәгариф бүлеге.

ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ.

(Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).

Түке авылы балалар бакчасы

Тәрбияче: Загирова А.М.

2009 ел.

Максат:

  1. Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.
  2. Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.
  3. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 Тәрбияче: Исәнмесез балалар, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән “Витаминнар- безнең дусларыбыз”- дигән күнел ачу кичәсенә җыелдык.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче ишек янына килә)

Тәрбияче: Балалар ишектә кеше бар бугай. Кем йөри микән? (Ишеккә барып) Кем бар анда, керегез түрдән узыгыз.

(Ишек ачыла, ишектән “ Кырык тартмачы бабай” килеп керә, Кулында тартмасы.)

Кырык тартмачы бабай: Исәнмесез балалар! Мин Кырык тартмачы бабаггыз булам. Мин авылдан авылга йөреп балаларга әкиятләр сөйлим. Менә сезгәдә бүген мин бер әкият алып килдем. Нинди әкият микән ул әйдәгез әле шушы тартмадан карыйк әле.

(Тартманы ачып карыйлар, анда бернидә юк. Бөтенеседә аптырыйлар.)

Кырык тартмачы бабай: Бәрач кая китте микән ул? ( Тартманы кире ябада, өстенә җәймә җәеп әфсен укыйда, кире тартманы ача. Ә анда өстәл театры рәсемнәре.) менә бит кайда икән алар. Ягез инде хәзер балалар әкиятебезне башлыйк. (Тартмадан  рәсемнәрне ала-ала әкиятне сөйли башлый).

      Борын- борын заманда яшәгән ди бер патша. Аның бик чибәр бер кызы булган. Патша кызы булгач ул. Бернәрсәдә эшләмәгән көннәр буе төрле тәм- томнар гына ашап йөргән дие. Көннәрдән бер көнне патшаның кызы авырып киткән. әтисе бу хәлгә бик борчылган. Кызының сәламатлеге көнән көн начарлана барган, ул ашамаган, эчмәгән, хәтта урынанда тормый башлаган. Патша төрле табибларда чакыртып караган, ләкин берседә кызны аякка бастыра алмаган. Ә якында гына авылда бер ярлы яшәгән ди. Бу ярлының кечкенә генә бакчасы булган. Ул бакчада нинди генә дару үләннәре, яшелчәләр, җиләк җимешләр үсмәгән. Ул шулар ярдәмендә авыру кешеләрне дәвалый торган булган. Ярлы кеше патша кызының хәле турында ишетеп, аны бик кызганган, аңа ярдәм итәргә уйлаган. Икенче көнне ул, кәрзиненә үзенең төрле яшелчә, җиләк- җимешләрен салып, патша сараена юл тоткан. Ярлы патша вәзирләнә үзенең нигә килүен аңлаткан. Алар аны кыз янына алып кергәннәр, һәм кызны ул дәваларга тотынган. Берничә көнән соң, кыз йөгереп- уйнап йөри башлый. Шулай итеп кызда терелә, ярлыда сөенә, аңа хезмәтенә бер кәрзин алтын бирәләр. Шуның белән әкияттә бетте балалар.

     Ягез балалар әкият ошадымы сезгә? (Әйе безгә әкият ошады.) Шулай балалар әкиятнең эчтәлекге һәм хикмәте турында тәрбияче апагыз белән сөйләшерсез. Ә мин китәм инде. Мине әле Зөбәер авылы балалар бакчасындада балалар көтәләр, аларгада барып әкият сөйләргә кирәк. Сау булыгыз.

(Кырык тартмачы бабай чыгып китә.)

Тәрбияче:Балалар сезгә әкият ошадымы? Бу абзый кешеләргә нинди яхшылыклар эшләгән? Аның бу хезмәтен ничек бәяләгәннәр? Ярлы кеше патша кызын нинди үсемлекләр белән дәвалаганын беләсезгез киләме? Әйдәгез хәзер башта табышмаклар чишик аннары инде сорауларга җавап табарбыз.

  1. Үзе иомры- ай түгел, төсе сары- май түгел, койрыклы- тычкан түгел. (Шалкан.)
  2. җир астында алтын казык,  алдык без аны казып. (Кишер.)
  3. Шәмәхә күлмәк кигән, барысынан аерылган,

Кояш каты кыздырса да, төсе уңмый беркайчан.(Баклажан.)

  1. Ашка салсаң- тәм кертә, борынга керсә- төчкертә. (Борыч.)
  2. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә.)

Тәрбияче: Кәбестә, шалкан, кишер, баклажан, борыч- барысын бергә ничек дип әйтәбез? (Яшелчәләр.) Димәк патша кызын ярлы нәрсәләр белән дәвалаган? (Яшелчәләр белән.) Дөрес. Яшелчәләр витаминнарга бик бай, аларны ашаган кеше нык. сәламәт була. Шулай бит? Ә сез яшелчәләр ашыйсызмы балалар?

(Гали белән Вәли керә. Бересенең авызында- чупа-чупс, икенчесенекендә- сагыз.)

Вәли: Карале Гали, нәрсәләр бу? Без кая эләктек соң?

Гали:  (тактадагы яшелчә рәсемнәренә күрсәтеп) Әй, безгә кирәк нәрсәләр түгел ул. Кишер- мишер, чөгендер- мөгендер, шалкан- малкан.

Тәрбияче: Балалар, бу гали белән Вәли түгелме соң?  Малайлар, нишләп

әле сез яшелчәләрнең исемнәрен шулай бозып сөйлисез?

Вәли: Нәрсәләр? Яшелчәләр?

Гали:Безгә яшелчә ни, кызылча ни, сарыча ни- барыбер. Менә ичмасам сагыз. ( Авызынан сагызны күрсәтә йәм чәйни башлый.) Бүгенгә кәдар яшелчәләрнең бер генә файдасында күргән юк.

Вәли: Минем дә. Дәү әни суган турарга тотынса, күзләремнән яш ага башлый.

Гали: Дөрес. Ә сарымсак? Ялгыш кына авызыңа керсә, бер атна яныңа кеше килми. Ул сарымсак белән суганны кортта ашамый бит. Ә борчагы турында әйтәседә юк. Ха- ха- ха.

Вәли: Помидор белән бәрәнге тибеп уйнар өчен генә кирәк лә ул.

Гали: Кишер әле аңа, да ярамый...

Тәрбияче: Туктагыз әле, малайлар, сез нисөйлисез? Балалар, әйтегез әле, яшелчәләрне тибеп уйнарга ярыймы? Юк ярамый һәм менә ни өчен. Чөнки алар бик файдалы, бигрәктә язын, көзен, йогышлы авырулар вакытында яшелчәләрнең төрлесен ашарга кирәк. Яшелчәләр бит алар витамин хәзинәсе. Вәли, Гали! Аәладыгызмы инде? Безнең балалар яшелчәләр турында бик күп нәрсәләр беләләр. Әйдәгез аларның файдалы киңәшләрен дә тыңлап карыйк.

(Балалар яшелчә маскалары киеп шигырьләр сөйлиләр.)

          Бәрәңге.

“ Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле,

Их, тәмле, бигрәк тәмле бәрәнге...”

Минем турында әле

Шулай дип тә җырлыйлар.

Ә файдасы турында инде

Әйтеп тә торасы юк...

          Чөгендер.

Чөгендернең кызыл төсе кызарып пешкән төсле,

Матурлый салатларны, тәмләндерә ашларны,

Кәефләрне күтәрә, алсуландыра йөзләрне,

Һәммәбезгә шулай ук тора көч, күәт биреп.

           Суган.

Минем исемем- суган,

Мин Һидстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар.

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

          Кишер.

Минем исемем- кишер,

Теләсәң, болай пешер.

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гөмерле була...

          Шалкан.

Шалкан элек- электән

Халыкны тукландырган,

Чи килеш тә, пешереп тә

Витаминга бай булган.

Минем бабай шалканны

Тоз сибеп, турап ашый,

Шуңа күрә дә ул безнең

Туксанга кадәр яши.

          Сарымсак.

Сарымсакның файдасын да белегез сез,

Грипп, салкын тимәс өчен, һәрчак ашагыз сез.

           Кыяр.

Кыярның суын эчсәң,

Эчеңә файда була,

Ә битләреңә сөртсәң,

Йөзеңә дәва була.

          Кәбестә.

Мин булам- Кәбестә.

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

          Помидор.

Помидорның төрлесе бар-

Сары, кызыл, алсуы.

Әби ярата сусылын,

Бабай ярата итлесен,

Әти ярата әчесен,

Әни ярата төчесен,

Ә мин яратам баллысын.

          Борыч.

Әче борычны күп салсаң,

Авыз, борынны өтә генә.

Бөтен булган микропларны

Яндырып бетерә генә.

Баллы борыч шулай ук

Көч кертә мускулларга,

Акыл өсти башларга,

Шуңа күрә ул борычны

Кирәк безгә ашарга.

         Борчак.

Үзем ап- ак, вак булсам да,

Мул итеп уңыш бирәм,

Борчагыгыз күп булса,

Тамагыгыз тук була.

         Баклажан.

Баклажанның файдасын

Һәркем белә башласын,

Үзе туклыклы, үзе тәмле,

Бакчаныңда гүзәле.

Гали: Ишеттеңме, Вәли! Балалар яшелчәләр турында ничек матур итеп сөйләделәр. ә без бернәрсә дә белмибез.

Вәли: Әй, исең китмәсен лә. Әнә, телевизордан бер дә яшелчәләр турында реклама күрсәтмиләр әле, гел орбит, чупа- чупсны мактыйлар. Әйдә, китик монан. (Чыгып китәләр.)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, баз сезнең белән уйнап, җырлап алабыз.

(Балалар түгәрәккә басалар, алар каайсы яшелчә турында җырласа, шул яшелчә булып киенгән балалар уртага чыгып бииләр.)

  1. Безнең матур бакчабызда бик күп яшелчә үсә:

Кишер, кыяр, суган, шалкан, сарымсак һәм кәбестә.

Кишер, кыяр, суган, шалкан, сарымсак һәм кәбестә.

  1. Баклажан, помидорын, чөгендер, бәрәнгесен

Тәрбияләп үстерсәгез, күрерсездә файдасын.

Тәрбияләп үстерсәгез, күрерсездә файдасын.

  1. Борыч белән борчак та- бакча витаминнары,

Файдалы шул яшелчәләр, кешенеңдә дуслары.

Файдалы шул яшелчәләр, кешенеңдә дуслары.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, бергәләп яшелчә салаты ясыйбыз.

(Балалар салат ясыйлар.Гали белән Вәли керә. Берсе йөткерә, икенчесе төчкерә.)

Тәрбияче: Балалар бу малайлар йөткерек белән төчкереккә әйләнгән бит. Нәрсә булды сезгә?

Гали: И-и, нәрсә булганын да белмибез. Мин йөткерәм, ә Вәли төчкерә.

Тәрбияче:  Сез бик вакытлы килдегез.Без балалар белән витаминлы салат ясадык. Ә витаминнар алар авыруга каршы көрәшә. Ягез әле, балаларны тыңлагыз. Авырмас өчен нинди яшелчәләрне еш ашарга кирәк икән? Алар сезгә шул хакта сөйләрләр.

  1. нче бала: Күзләр яхшы кәрсен өчен кишер кирәк!
  2. нче бала: Таза, көчле булыр өчен бәрәңге кирәк!
  3. нче бала: Йөзләребез алсу булсын өчен чөгендер кирәк!
  4. нче бала: Салкын тиюдән саклану өчен сарымсак кирәк!
  5. нче бала: Температура, тамак авыртуын басар өчен кыяр суы, шалкан кирәк!
  6. нче бала: Көч, күәт булсын өчен кәбестә кирәк!

Барысы бергә: Сау- сәламәт булу өчен яшелчә, җимеш, су, һава һәм кояш кирәк!

Тәрбияче: Менә ишеттегезме инде, малалайлар, гел орбит чәйнәп, чупа-чупс ашап сау- сәламәт булып булмый ул. әгәрдә безнең балалар кебек сау сәламәт буласыгыз килсә, шул балалар хәзерләгән витаминлы салатны авыз итегез.

(Гали белән Вәли салатны ашыйлар һәм берсе йөткерүдән икенчесе төчкерүдән туктый.)

Гали: Күрдеңме инде Вәли Сәламәтлекнең бөтен хикмәте витаминда икән бит. Бавлалар без Вәли белән үзебезнең ялгышканны аңладык. Шулаймы Вәли.

Вәли: Әйе монан соң витаминнар безнең иң якын дусларыбыз булыр.

Тәрбияче:  Сау- сәламәт витаминнар белән генә туклану җитми әле, шулай ук физкультура һәм спорт белән дә дус булырга кирәк. Быел безнең балалар нинди ел әле? Шулай спорт Һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Витаминнар безгә ныклы сәламәтлекне спорт белән берлектә генә бирәләр. Ә хәзер инде балалар, витаминга багышланган тагын бер  җыр җырлап кичәбезне тәмамлыйбыз.

                                                         Витамин ул кирәк нәрсә

Һәммә кешегә.

Тик аны табуы кыен

Без бит кечкенә.

Алсу йөри урманда

Витамин күп ди анда,

Вәсиләне Василий

Гөлҗимеш белән сыйлый.

Повар апа аш пешерә

Яшелчә салып.

Яшелчә шул витамин

Белегез аны.

Алсу йөри урманда

Витамин күп ди анда,

Вәсиләне Василий

Гөлҗимеш белән сыйлый.

Чәй эчерә Илбира апа

Хуш ис бөркелә.

Гөлҗимешнең витамины

Безгә көч бирә.

Алсу йөри урманда

Витамин күп ди анда,

Вәсиләне Василий

Гөлҗимеш белән сыйлый.

Җырым мәгнәсез дисәгез,

Әйдә көлегез.

Ләкин витамин кирәк нәрсә

Шуны белегез.

Алсу йөри урманда

Витамин күп ди анда,

Вәсиләне Василий

Гөлҗимеш белән сыйлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...

Зурлар төркеменең 2016-2017 нче уку елына эш программасы

Рабочая программа будет полезна воспитателям татарских групп...

Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән 8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе.

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе....