“Киләчәк безнең кулларда”
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Абдрахманова Гульназ Мияссяровна

 Интегральләшкән дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_attestatsiya.docx20.93 КБ

Предварительный просмотр:

Интегральләшкән дәрес. Тема: “Киләчәк безнең кулларда”.

 Максат: балаларның физик яктан сәламәтлекләрен ныгыту, сөйләм телләрен, бердәмлек хисен үстерү, туган ил тарихын өйрәтү һ.б..

Бурыч :

  • Белем бирү(обр.): туган як тарихын танып –белү күнекмәләрен үстерү, күзаллау тудыру;
  • Үстерелешле (разв.):өлгерлек, җитезлек сыйфатларын үстерү, физик әзерлеген ныгыту;
  • Тәрбияви (восп.): дустанә мөнәсәбәтләр тудыру, парлашып эшләргә өйрәтү, игътибарлы булырга өйрәтү, ярдәмләшү, уен кагыйдәләренә буйсыну, җиңә һәм җиңелә белү кебек сыйфатлар тәрбияләү, милли традицияләрне яңарту, горурлык хисе тудыру.

Интеграция: танып белү,физик үсеш, гади математик күзаллаулар, хәрәкәтле уеннар уйнау.

 Коммуникация:әңгәмә уздыру,аралашу, сөйләшү күнекмәләрен үстерү, дөньякүләм күзаллауны үстерү.

Методик алымнар:аңлату,күрсәтү,сорауларга-җавап.

Дәресне җиһазлау:компьютер  (презентация),футбол тубы (икәү), капка (икәү), эмблемалар.

Алдан эшләнгән эшләр(предварит. работа):презентация, маска, эмблемалалар ясау.

Дәреснең барышы.

Тәрбияче(Т): Исәнмесез,балалар!

Балалар(Б): Исәнмесез!

Т: Хәерле көн, әйдәгез таныш булыйк,мин канатлы ак барс баласы булам.Исемем минем-Юни.Мин сезнең шәһәргә кунакка килдем, ялгышмадыммы икән? Балалар,әйтегез әле,сез нинди шәһәрдә яшисез?

Б: Казан шәһәрендә.

Т: Дөрес килгәнмен икән. Сезне Казан шәһәрендә бик тиздән 2013 нче елда спорт залларында спорт ярышлары булып узачак. Аны универсиада диеп тә атыйлар.Миншушы универсиаданың талисманы, аның саклаучысы, яклаучысы һәм юлдашы. Балалар сез спортны яратасызмы. Мин дә бик яратам. Сезгә күрсәтергә дип үземнең фотосурәтләремне дә алып килдем. Менә бу мин(слайд күрсәтү)булам инде,карагыз әле,матурмы?

Б: Матур.

Т: Биредә сез матур чәчәкне күрәсез. Чәчәк- ул балалар, җәй,үсеш,яшьлек,бәхет,шатлык билгесе.

 Мин сезнең Казаныгызга күптән килгән идем инде.Бүген нишләптер күңелем мине сезнең янга тартты. Вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрәсем килә.Сезне сәяхәт итәргә яратасыз дип ишеттем, яратасызмы? Әйдәгез бергәләшеп Казанның универсиадага ничек әзерләнүен карап үтик әле.Барасызмы минем белән?

Б: Әйе,барабыз.

Т:Нәрсә икән ул универсиада? Бара-бара әлеге сорауга җаваплар да табарбыз. Ә сезнең шушы универсиада да катнашасыгыз киләме? Ә сез сикерә беләсезме? Йөгерә дә беләсезме? (балалар җавабы) Ә сез саный беләсезмесоң?

 Әйдәгез алайса,киттек!

Ай-яй, балалар урамда бик салкын,хәзер елның кайсы фасылы соң әле?

Б: Урамда кыш.

Т: Дөрес әйтәсез,балалар.Нәрсә белән юлга чыгыйк икән соң,кыш булгач?

Б: Чаңгы белән.

Т: Әйдәгез,тик юлга чыкканчы аяк-кулларны ял иттереп алыйк.   10-га кадәр санау.  Китте безнең бармаклар шәһәргә сәяхәткә(кул бармаклары белән аяклардан йөретеп аска төшү), матур җирләр күрергә(кул бармаклары белән аяклардан йөретеп өскә менү). (2 тапкыр,)

Әйдәгез, чаңгыларыбызны киябез дә киттек сәяхәткә! (слайд) (чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясау).

Чү менә монда тукталыш ясыйк әле. Гимнастика үткәрелә торган бинага килеп җиттек бугай. Әйдәгез, аның эченә керәбезме?

Б: Керәбез! (3 адым ясып алга барабыз)

Т: Менә кердек. Матурмы балалар гимнастика залы?

Б: Әйе, матур!

Т: Балалар, әйтегез әле, монда нәрсә эшлиләр соң?

Б: Гимнастика ясыйлар. (дөрес әйтә алмасалар, тәрбияче ярдәмгә килә)

Т: Дөрес әйтәсез! Монда барысы да аяк очларында һәм табанда йөри беләләр икән. Бу уен “Биек һәм тәбәнәк”(“Высокие и низкие”) дип атала. Әйдәгез, без дә шушы уенны уйнап карыйк әле. “Биек” диеп әйткән вакытта кулларны аркага куябыз һәм аяк очларында йөрибез, ә “тәбәнәк” дигәч, куллар билдә үзебез табанга басып йөрибез ( уен шулай 30 секунд бара).

Шулай ук алар “Великан һәм гном” уенын да уйныйлар икән. “Великан” дигәч киң (широкий) адымнар белән, “гном” дигәч, вак(мелкий) адымнар белән йөриләр. Әйдәгез, бу уенны да уйнап алабыз. ( уен шулай 30 секунд бара)

Әйдәгез, хәзер гимнастика залыннан чыгабыз, алга таба барабыз. Абау, урамда карлар бөтенләй эрегән, кыштан соң нәрсә килгән?!

Б: Яз килгән!

Т: Нәрсә белән барабыз инде хәзер? Әйдәгез, автобус белән барабыз!(слайд) Утырышыйк, киттекме?

Б: Әйе. (Уен  ярдәмендә балалар төсләрне аерырга, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәнәләр, йөрү һәм йөгерү күнекмәләре алалар. Балалар урындыкларга утыралар. Урындыклар-гараж, ә балалар- машиналар. Уйнаучының һзрберсенә кызыл, сары, яшел төстәге боҗралар бирелә. Уенны оештыручы балаларга карап бүлмә уртасына баса, аның кулында төрле төстәге өч флаг. Уенны алып баручы флагларның берсен югары күтәргәч, шул төстәге машиналар, бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгерәләр. Флагларның өчесе дә күтәрелгәндә, барлык балалар да гаражларыннан чыгалар.Уен шулай дәвам  итә).

Т: Менә килеп тә җиттек. Ай-яй, матур җиргә килдек.(слайд) Ничек уйлыйсыз, нинди урын икән бу? Беләсезме? (балалар җавабы)

Әйдәгез, эченә кереп карыйк әле, бәлкем дөрес әйтә аларсыз.(Эченә керәбез-слайд)

Ә монда нәрсә эшлиләр соң?

Б: Футбол уйныйлар.

Т: Нәрсә белән уйныйлар?

Б: Туп белән.

Т: Ә сез футбол уйнарга яратасызмы? Әйдәгез, бездә сезнең белән футбол уйнап , алабыз. ( Каршыга  капка куела, балалар бер-бер артлы басалар, алар  капкага туп  кертергә тиешләр. Капкага керткәч, беренче уенчы артка барып баса. Аннан соң икенче булып басучылар уйныйлар. Уен шулай икешәр тапкыр дәвам итә. Юни капкага баса ёщм алар белщн кара-каршы уйный.)

Әйдәгез, чыгабыз, алга таба барасыз. Менә чыктык. Балалар, карагыз әле, футбол уйный-уйный сизми калганбыз, кар бөтенләй юк, кояш чыккан, кешеләр җиңелчә киенгәннәр. Кайсы ел фасылы җиткән соң монда?

Б: Урамда җәй җиткән.

Т: Харап булдык, автобусыбыз ватылган. Нәрсә белән бара алабыз хәзер? Сез җәй көнне нәрсә белән йөрер идегез? (балалар җавабы) Әйдәгез, велосипед белән барабыз. ( балалар идәнгә аркалары белән яталар, кулларын руль тоткан иттереп өскә күтәрәләр, аяклары белән велосипедның педален әйләндергән кебек, хәрәкәтләр ясыйлар. Иң элек әкрен генә, кызурак һәм яңадан әкрен генә баралар-слайд).

Менә бассейн залына килеп чыктык.(слайд) Җәй көнне су җылынган, шулай бит? Без җәен йөзәбез, су коенабыз. Әйдәгез, хәзер бассейн залының эченә керәбез. (слайд) Бигрәкләр дә матур икән! Балалар беләсезме йөзүчеләр иң беренче очракта дөрес сулыш алу күнегүләрен өйрәнәләр. Аннан соң гына йөзә башлыйлар. Әйдәгез, бездә сезнең белән берничә сулыш алу күнегүләрен өйрәнеп үтик әле.

1.Чуму...И.п.: баскан килеш аяклар бөгелә, куллар өскә. 1-кинәттән сулыш алу һәм бармаклар белән борынны кыстырып тиз арада утыру, , - “чумдык”. 2-3-бер сулышта торырга, суламаска; 4-торырга, куллар өскә, сулыш алырга (ике-өч тапкыр кабатлана)

2. “су шаулый”... И.п.: табанда утырып , куллар аста. 1-2- кулларны йөздереп алга-өскә күтәрергә сулыш алырга; 3-4- кулларны йөздереп аска төшерергә– авыздан “ш-ш-ш”авазы белән сулыш чыгарырга. (ике-өч тапкыр кабатлана)

3. Борынның бер ягын бармак белән каплыйбыз һәм борынның икенче ягы белән сулыш алабыз. Өчкә кадәр санагач, икенче кул белән борынның икенче ягын каплыйбыз һәм сулышны чыгарабыз. (ике-өч тапкыр кабатлана)

Рәхәт булып китте әле. Тиздән һәммәгезнең дә йөзәргә өйрәнүенә ышанып калам. Әйдәгез, чыгабыз. Бигрәк вакыт сизми үтеп киткән. Безгә кайтырга кирәк.

 Юлга чыгыйк әйдәгез. Менә кайтып та җиттек. Балалар без бүген кайларда булдык? (гимнастика, футбол, бассейн залларында булдык)

Күп җирләрдә булдык арыдык. Әйдәгез, ял итеп алабыз,түгәрәккә басабыз. Мин хәзер сораулар бирәм,кемдә туп ,шул җавабын әйтә. Хоккей залында кемнәр уйныйлар? Чаңгыда кемнәр ярыша? Бокста кем ярыша? Футбол тубын кем тибә? Кем гимнастика ясый? Суда кемнәр йөзәләр? Баскетболда кем уйный? Волейболда кем уйный?

Афәрин, булдырдыгыз! Тырышлыгыгыз өчен, мин сезне бүләкләргә телим. Һәммәгезгә дә үземнең сурәтем төшерелгән медальләр тапшырам. Сез хэзер олимпиада уеннарында катнашырга әзер! Ә бүгенге сәяхәтебез ошадымы үзегезгә? Ә нәрсәсе күбрәк ошады?

 Без бүген бик арыдык, ачыктык. Әйдәгез, хәзер ашханәгә барабыз, уен уйнап алабыз. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри. Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. “Ашханә” дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

Шуның белән дәресебез ахырына якынлашты. Миңа сездә бик ошады. Монда чыннан да иң әйбәт, өлгер, җитез, кунакчыл балалар яши икән. Бергәләшеп уйныйсы уеннарыбыз күп бит әле безнең, ярышларга бергәләп әзерләнербез, шулаймы балалар?

 Бик тиздән 2013 елда сезнең белән кабат очрашуны көтеп калам, уңышлар телим. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КАЗАН ШӘҺӘРЕ

 СОВЕТ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЕ

МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ  

“399нчы КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

 Интегральләшкән дәрес:

 

“Киләчәк безнең кулларда”

       

 1нче категорияле  тәрбияче:

Абдрахманова Гөлназ
Мияссәр кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...