Сәламәтлек - безнең дустыбыз
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Сәламәтлек - безнең дустыбыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon selametlek_-_beznen_dustybyz.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесе

«Олы Әтнә балалар бакчасы»

Танып белү (Бала һәм әйләнә-тирә дөнья)

Тема: “Сәламәтлек – безнең дустыбыз”

Тәрбияче: Мөхәмәдҗанова Лилия Тәлгать кызы

2019 ел

Максатлар: 

1) Балаларга чисталыкның, дөрес туклануның сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату.

2) Балаларга чыныгу һәм анын әһәмиятен аңлату.

3) Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү.

Эшчэнлек  барышы.

Тәрбияче: Балалар, кеше тормышында иң әһәмиятлесе – сәламәтлек. Без сезнен белән бүген Сэламәтлек иленә сәяхәткә чыгарбыз. (1 слайд) Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. (2 слайд)

 Беренче тукталыш – « Чисталык» шәһәре.

- Бу шәһәрне сез ничек күз алдына китерәсез?

Монда урамнар һәм бакчалар чиста. Балалар пөхтә итеп киенеп йөриләр, көн саен юыналар, чыныгалар, мунчала, сабын, тарак, көзге, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы һәм кулъяулык – аларның аерылмас дуслары.

- Шуңа күрә бу шәһәрдәге кешеләр авырмыйлар да.

- Сау – сәламәт булсын өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?

Балалар: Режим белән тукланырга, санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар урында да сакларга, иртә-кич тешләрне чистартырга, атна саен мунча яки душ керергә,чәчне даими юып, тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә. Һәркөнне физик күнегүләр ясарга.

Тәрбияче: Балалар ягез әле табышмакларның жавапларын табыгыз әле.

1)Һәркөн авызына капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас һәм

Ялтырап торыр теше.

(теш щёткасы)

2)Шома, хуш исле, чиста юа.

Һәркемдә булырга тиеш ул нәрсә?

(сабын) (3 слайд)

(Төчкергән тавыш ишетелә)

Тәрбияче: Балалар, сәер тавыш ишетәсезме? Бу тавышны кем чыгара дип уйлыйсыз?

Балалар: Микроблар.

Тәрбияче: әйе, бик дөрес. Бу – микроблар(4 слайд) Балалар, безгә микроблардан сакланыр өчен нишләргә кирәк?

Балалар: 1) Хәркөн билгеле бер сәгатьтә торырга һәм зарядка ясарга.

2) Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.  

3) Тырнакларын гел кисеп торырга.

4) Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга.

5) Чәчне чиста йөртергә,көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки матур итеп үреп куярга кирәк.

6) Бүлмәне җилләтергә.

Тәрбияче: Дөрес, микроблар саф һавадан, сабыннан бик тә куркалар. Әйдәгез, хәзер без тылсымлы җилне чакырыйк та, микробларны куып җибәрсен. Ә без аңа ярдәм итәрбез.

Сулыш гимнастикасы “Җил”

Тәрбияче: Безнең икенче тукталышыбыз – “Көндәлек режим” шәһәре.

Иң мөһиме көндәлек режим. Ә нәрсә соң ул көндәлек режим?

Балалар: Көн буена башкарасы эшләр.

Тәрбияче: Көндәлек режим ул, балалар, һәр кешенең көн буена төзелгән эш эзлеклелеге(5 слайд)

Моны ничек аңлыйсыз?

Балалар: менә мин иртән торам, физзарядка ясыйм, урын җыям, юынам, чәй эчәмһәм бабалар бакчасына барам, бакчада без уйныйбыз, белем алабыз. Урамга саф һавага чыгабыз. Аннары ашыйбыз, йоклыйбыз. Кич өйгә кайтабыз.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, матур сөйләдегез. Дөрес ял итә белү дә кеше организмына уңай йогынты ясый. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алыйк. Тәнебезгә сәламәтлек теләп, хәрәкәтләр ясыйк:

Физкультминутка

Чыршыдай биек бул, (Кулларны күтәрү)

Нараттай нык бул, (берничә тапкыр, кулларны як-якка җәеп, иң өстенә китерү)

Имәндәй таза бул, (кулларны билгә куеп, як-якка иелү)

Сау-сәламәт бул! (урында сикерү)

Тәрбияче:  Игътибар! Безнен сәяхәт дәвам итә. Киләсе тукталыш – «Дөрес туклану» шәһәре. Кеше тормышында ризыкның әһәмияте бик зур. Дөрес туклану турында ниләр әйтә аласыз?

Балалар: Кеше вакытында ашарга тиеш. Төрле ризык ашарга кирәк. Дөрес туклану ул – сәламәтлек нигез.

Тәрбияче: Балалар, бер генә төрле ризык куллансак, организм нык булырмы икән?

Балалар: Юк, ашамлыкларны төрләндерергә кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, ашамлыкларның кайберсе (слайд 6)бал, карабодай, йөзем кешегә уйлау өчен көч бирә, зиһенне арттыра; ә кайберләре исә (слайд7) ит, май, балык көчне арттыра, организмны ныгыта; кайсыберләре (слайд 8) чипсы, төрле газлы сулар организм өчен киресенчә бик тә зарарлы.  Ягез әле бер уен уйнап алыйк,      

Өстәл өстендә төрле ашамлыклар ята. Сез шулар арасыннан файдалысын өстәлнең уң ягына алып куегыз, ә зарарлысын өстәлнең сул ягына куегыз.

        Уен “Файдалысын сайла”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сәламәт булу өчен, без тагын ниләр эшләргә тиеш?

Балалар: Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Җәй көнендә су коенырга, яланаяк йөрергә. Кышын чаңгыда йөрү файдалы.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар.  

Йомгаклау.

Балалар,  менә безнең сәяхәтебез дә тәмамланды. Сәяхәт сезгә ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

"Кояш - безнең дустыбыз"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру....

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.

. Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү; . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту; . Балаларны  туган  телдә  Һәм ...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...