Мухаметова Лейсан Радифовна

сайт воспитателя средней группы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар!

Профессия: Воспитательница

Профессиональные интересы: •Склонность к осуществлению производственной деятельности, которая может приносить видимый результат.

Увлечения: Самые ценные и важные вещи — это те, которые сделаны своими руками.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район, с.Актаныш

Место работы: МБДОУ №6 "Каенкай"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/l-r-muhametova
"Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш", "Таяклыдан суктырма, тояклыдан-типтермә".

О себе

Мин Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы 1985 елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Яңа Әлем авылында дөньяга килгәнмен.Яңа Әлем балар бакчасында тәрбияләнеп, шул ук авылда мәктәпне тәмамлап Яр Чаллы педагогия институтының мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә укыдым.

Ник тәрбияче һөнәрен сайладың, дисезме? Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый инде.

Иң моһиме сайлаган юлым дөресме? Әйе, дөрес! Балалар тәрбияләүдән дә күркәмерәк, хөрмәтлеәк берни юк бу дөньяда! Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыктыра иде мине. Әлеге кызыксыну миңа әниемнән күчкән. Ул да бит үзенең һөнәрен нәкъ менә тәрбияче итеп сайлаган. Тәрбияче булгач, минем хәзер һәр баламның язмышына катнашым бар.

Мин - тәрбияче! Мин моның белән горурланам!

Мин Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы Каенкай балалар бакчасында" төрле яштәге балалар белән эшлим.

Һәрбер бала бердәнбер, кабатланмас, дөньяны үзенчә кабул итүчән, үзенчә уйланучан һәм хис итүчән, үзенә генә хас гамәлләр өчен туган.

Аларны ничек бар, шул килеш яратырга кирәклегенә иманым камил.

Еллар узган саен минем балалар белән эшләү тәҗрибәм арта бара. Сабыйларны тәрбияләүдә киң кулланылышта булган әдәбиятны укеып, үземнең белемнәремне арттыру өстендә эшлим. Хәзерге вакытта бик актуаль булган интернет челтәре аша да бик күп мәгълүмат алам. Тамчыдан күл җыела ди халык. Чыннан да , вакыт узу белән минем эш тәҗрибәм тулылана бара.Бүгенге көндә үз эшемне зур кызыксыну белән яратып, теләп  башкарам.
 Хәзер инде мин төгәл беләм: тәрбияче үзе никадәр белемле, аңлы, тәлапчән, сәләтле булса, аңа балалар белән эшләү дә шул кадәр җиңелрәк.Шуңа күрә тәрбиячегә һәрдаим үз өстендә эшләү, төрле яктан үзен шәхес буларак үстерү, яңадан яңа белемнәр туплау зарур. мин эшләү дәверемдә ата-аналарга, тәрбиячеләргә ачык шөгыльләр күрсәтәм, шулай ук төрле конкурсларда, семинарларда катнашам. Ата-аналар белән төрле эшчәнлекләр алып барам: җыелышлар, консультацияләр, педагаогик укулар һәм бәйрәмнәр.

Балалар белән эшчәнлекне ФГОС таләпләренә туры китереп, хәзерге заман шартларына яраклаштырып, төрле методик алымнар кулланып алып барам.

Төркем бүлмәләре уңайлы һәм кызыклы булсын өчен, мин анда предметлы- үстерешле тирәлек булдырдым.

 Мин даими рәвештә үзлегемнән белем алу өстендә эшлим. Шул максаттан ФГОС буенча курслар үттем; "Непоседа", "Гаилә учагы", "Ачык дәрес", "Мәгариф" һ.б. газета журналларына язылдым. Еш кына район методик үзәге оештырган семенар, конференцияләрдә чыгыш ясыйм, үз фикерем, тәҗрибәм белән уртаклашам:

-2014 ел- мөдирләр утырышында "татар халкының милли ризыклары" темасына ачык шөгыль;

-15.01.2015 ел -"Юлларда сак бул! " темасына Татарстан эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе Миңнеханов Р.Н катнашында чара.;

-29.01.2015 ел- тәрбиячеләр РМО сында "ФГОСны кертү шартларында балаларның социаль- коммуникатив үсеше" темасына чыгыш;

- 2015 ел таратма материал "ФГОСны кертү шартларында балаларның социаль -коммуникатив үсеше";

-2015 ел "Уйный-уйный үсәбез" методик кулланма;

- 04.02.2015 ел "Актаныш таңнары" газетасында "Хезмәтнең тире- ачы, җимеше - татлы" исеме астында язма;

-08.04.2015 ел "Актаныш таңнары" газетасында "Язны сәламли кошлар" исеме астында язма.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир


Нәбирә Гиматдинова "Ак торна каргышы", Зифа Кадыйрова "Бәхеткэ юл кайдан", Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", "Кыйгак- кыйгак каз кычкыра"; Галимҗан Гыйльманов "Китек ай", "Албастылар". и т.д.

Мой взгляд на мир

Тормышымнан мин кәнагәть!

Мои достижения


-2012-2013 г.г.- ГРАМОТА  в возрастной категории "малыши" награждается за участие в конкурсе 2012-2013г.г. Набиева Разиля, 5 лет руководитель Мухаметова Лейсан Радифовна МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш";

-2012-2013г.г.- ГРАМОТА в возрастной категории "малыши" награждается за участие в конкурсе 2012-2013 г.г. Габдрашитов Исламнур,5 лет руководитель Мухаметова лейсан Радифовна МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш";

-2012г. -ГРАМОТА награждается Давлетов Риназ Д.с№6 занявший 1 место по лыжным гонкам в спортивном мероприятии "Проводы зимы";

-2012г. -ГРАМОТА награждается логопедическая группа МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида села Актаныш",занявшая 2 место в смотре-конкурсе на лучшее оформление групп и участков к Новому году, на лучший новогодний утренник;

-1014г. - ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА награждается подготовительная "А" группа МБДОУ "Детский сад №6 комбенированного вида" за 1 местов конкурсе "Лучший родительский уголок";

-2015г. - ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА награждается участник Мухаметов Сайдаш на соревнованиях по лыжным гонкам "Лыжня Татарстана- 2015" в рамках Всероссийского дня лыжника "Лыжня России- 2015";

-2015г. - "Тылсымлы куллар" журналы битләреннән" Бөтенроссия балалар иҗадый бәйгесе "Тәмле булсын" номенациясендә катнашканнары өчен Актаныш районы, Актаныш авылы 6нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар төркеме һәм кратры Ләйсән Мөхәмәтова МАКТАУ КӘГАЗЕ белән бүләкләнә;

- 2015г. - ГРАМОТА Награждаются МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" Мухаметова Л.Р., Насрыева Л.Н., занявшие 1 место в районном конкурсе "Развивающая предметно- пространственная среда в группе" среди воспитателей ДОУ Актанышского муниципального района Республики Татарстан;

-2015г. - ДИПЛОМ "Хореография -эстрада биюләре" номенациясендә 1 дәрәҗә лауреат "Каенкай" балалар бакчасы "Барбарики";

-2015г. - ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА Актаныш үзәк балалар китапханәсе оештырган "Без-Тукай оныклары" дигән шигырь конкурсында җиңү яулаган "Каенкай" балалар бакчасыннан Мөхәмәтов Сәйдәш Салават улы бүләкләнә.;

2015г. -. ООО "Центр новой мысли" Всероссийский конкурс среди педагогов "Педагог-лидер 21 века" ДИПЛОМ № А 659 Награждается Мухаметова Лейсан Радифовна Воспитатель МБДОУ "Детский сад комбенированного вида №6 села Актаныш " ЛАУРЕАТ Номенация: "Методическая разработка урока"

-

Моё портфолио


Хөрмәтле хезмәттәшләрем!smiley

 

Сезне үземнең шәхси сайтымда сәламлим!

Заман тәрбиячесе балаларның гына түгел, ә һәрбер әти-әнинең дә сорауларына җавап табарга тиеш. Без - тәрбиячеләр әти-әниләрнең белемнәрен үстерергә булышырга, бала тәрбияләүдәге ышанычларын хупларга, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен шартлар тудырырга тиеш. Димәк, тәрбияче балаларның гына түгел,  әти-әниләрнең дә тәрбиячесе булып алынырга тиеш була.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы