Татар халкынын милли ризыклары
материал (средняя группа) на тему

Мухаметова Лейсан Радифовна

Бу эшчэнлектэ балалар татар халкынын милли ризыклары белэн якыннан танышалар. Шигырьлэр, жырлар белэн урелеп баручы элеге чарада алар мамык дисклардан чэкчэк ябыштырырга ойрэнэлэр. Бер кулланыштагы чэй пакеты белэн тос кертэлэр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_halyk_ashlary1.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татар халкының милли ризыклары

(уртанчылар төркеме өчен план-конспект)

Максат:

  • Балаларны татар халкының мили ризыклары белән таныштыруны дәвам иту (чәк-чәк, коймак, өчпочмак, бәлеш).
  • Уен аша чәк-чәк ясау.
  • Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтен үстерү, мәкальләр өйрәнү.

Әзерлек эше:

  • Шигырьләр ятлау
  • Мәкальләр өйрәнү
  • “Татар халык ашлары” альбомын карау

-          Тозлы камырдан эшләнгән ризыклардан күргәзмә (ата-аналар белән эш)

Сүзлек эше: Өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, тәбикмәк, чәк-чәк, бавырсак

Җиһазлау: авыл өе куренеше, милли ризык муляжлары, савыт-саба, скәтер, самавыр, алъяпкыч, һәр балага мамык дискларыннан кисеп ябыштырылган чәк-чәкле альбом бите, бертапкыр кулланыла торган чәй пакетлары, салфетка, су һ.б.

Эшчәнлек барышы:

“Әссәләмәгәләйкүм“ җыры (Госман Садә сүзләре, Резидә Әхиярова музыкасы) астында балалар бүлмәгә керә, ярымтүгәрәк астында тезелеп утыралар.

Т: Тел ачкычы иман биргән,

Сөекле туган телем.

Үз телемдә  сиңа сәлам –

Әссәләмәгәләйкүм.

Б.: Әссәләмәгәләйкүм.

Т: Балалар,бүген безгә бик куп кунак апалар килгән, алар белән дә матур итеп исәнләшеп алыйк әле.

Б: Исәнмесез! Хәерле көн!

Т: Ә хәзер бер беребезгә матур итеп елмаеп алабыз да, урыннарыбызга утырабыз.

Балалар, бүген бик күп сөйләшергә, сөйләргә туры киләчәк, шуңа күрә телләребезне шомартып алыйк әле:

Са-са-са саескан су сала.

- Тизәйткечне дэ кабатлыйбыз:

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

- Бүген без сезнең белән татар халкының милли ризыклары – “Татар халык ашлары” белән танышырбыз.

Минем иң беренче сезнең татар халык ашларын күргәнегез, ишеткәнегез, нинди татар халык ашларын ашаганыгыз бар, шуларны ишетәсем килә.

(Балалар үз белгәннәрен сөйлиләр).

Т: Рәхмәт, балалар. Сезнең бу ризыкларны татып караганыгыз, алар турында ишеткәнегез, күргәнегез бар икән.

Ә хәзер экранга карыйк әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

(балалар җавабы).

Д/уен “Нәрсә югалды?“ (өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, чәк-чәк) яки “Дөресен сайлап ал“.

Т: Балалар, ә бу ризыкларны нәрсәдән әзерлибез соң? Моны белү өчен мин узем янына ике баланы чакырам. (Колакларына бер ризык исемен әйтәм алар шул ризыкны әзерләү өчен нәрсәләр кирәк, өстәлдән сайлап алалар, калган балалар әйтергэ тиеш була, дөреслеген тикшерү өчен ашъяулык белән каплыйм дөрес булса ризыкның муляжы хасил була. Балалар кычкырып исемнәрен кабатлыйлар (өчпочмак, бәлеш,чәк-чәк).

Т: Ә нигә өчпочмакны “өчпочмак“ дип әйтәләр?

Б.: Чөнки өч почмагы бар.

Т:Бүлмәдә өчпочмакка охшаган нәрсәләр бар?(балалар жавабы)

Т: Бәлеш белән өчпочмак ничек аерыла?

Б.: Өчпочмакның өч почмагы бар, ә бәлеш – түгәрәк.

Т: Бүлмәдә түгәрәк нәрсәләр күрәсез?(балалар жавабы)

- Бүген без сезнен белән чәк-чәкләр ясарбыз.

Чәкчәк – ул татар халкының иң дәрәҗәле ризыгы, чәк-чәк белән мәртәбәле кунакларны каршы алалар. Бүген без аны ясау серләренә төшенербез.

Сез чәкчәк яратысызмы?

Б.: Мин яратам, ул тәмле.

Т: Раяз, син яратысыңмы чәк-чәк?

Чыннан да чәкчәкне барыбыз да ярата, ул һәр бәйрәмнең (туй, туган көн һ.б.) түрендә, ул бик тәмле, ә шулай да ул файдалымы?

Б.: Әйе.

Т: Ни өчен файдалы?

Б.: Чирләгәндә баллы чәкчәк белән чәй эчәләр.

Т: Ә күп ашасаң, файдалымы?

Б.: Юк.

Т: Ни өчен файдалы түгел дип уйлыйсың, Зәлия?

Б.: Күп ашасаң, тешне сызлата, кулга буяла.

Т: Балалар, әйдәгез кулларны ял иттереп алабыз да эшкә тотыныйк. Ял минуты:

Жиннәрне сызганабыз,

Ашка токмач басабыз.

Менә шулай, менә шулай

Ашка токмач басабыз;

Без камырны жәябез,

Менә шулай, менә шулай,

Без камырны жәябез;

Э хәзер без токмачны кисәбез

Менә шулай, менә шулай

Без токмачны кисәбез.

- Рәхмәт, балалар. Әйдәгез өстәлләр артында уз урыныгызны алыгыз әле. Шушы  матур чәк-чәкләргә төс кертәбез (бер кулланышлы пакетлы чәйләр белән).

(Балалар эше, татар халык музыкасы астында эш башкарала, мактау, хуплау сүзләре).

Т: Балалар, бик матур итеп эш башкардыгыз. Бигрәк күпереп, алсуланып пеште чәкчәкләрегез. Сезнең эшләрегезгә карап өстәлләрегездә кояш елмая, эшегезнең нәтижәсен шул кояшка карап белерсез.

 - Әйдәгез әле эш турында мәкальләр әйтешеп алыйк.

- Кем эшләми – шул ашамый;

- Тырышкан табар – ташка кадак кагар;

- Тирләп эшләсән – тәмләп ашарсын;

- Эш агачы хәрвакытта – бик юмарт китерер жимеш;

Т:Балалар, чыннан да халык мәкальләрендә хак сузләр, сез тырышып эшләдегез, шуның өчен дә мин сезне татар халкының милли ризыгы – бавырсак белән сыйлыйм. Бавырсак ул нәрсәгә охшаган – чәк-чәккә, бавырсакны ачы камырдан ясыйлар, майда пешерәләр.

 Балалар, без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Бүгенге көнебез сезгә ошадымы? Нәрсәсе күбрәк ошады?

Т: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз. Ял көннәрендә әниләрегез  татар халкының милли ризыкларын пешергәндә ярдәм итәрсез. (Вакытка карап өйрәнгән шигырьләрне сөйләтү) Жыр белән бетә “Без әзерлибез табын”.

- Җырлыйк әле, биик әле,

Балачак ул – матур чәчәк.

Байлык, муллык билгеседер

Өйләрдә баллы чәкчәк.

- Майдай йомшак күңелебез

Балдай татлы телебез.

Чәкчәк кебек бердәм булып

Дус яшәргә телибез.

- Йомырка белән аны

Бутап камыр басалар.

Эченә: бәрәңге, ит, тоз салып

Почмаклар ясаганнар.

- Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың. Ул нәрсә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“Милли ризыклар”

Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да милли киемнәрдә...

“Милли ризыклар”

(зурлар - мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу кичәсе)...

Милли ризыклар белән таныштыру.

Максат: балаларны татар халык ашлары-бавырсак ясау серләренә өйрәтү,үзеңнең хезмәт җимешенә карата хөрмәтхисе тәрбияләү.  Бурычлар:1.Пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау.2.Татар ...

“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт х...