“Милли ризыклар”
методическая разработка (старшая группа) по теме

 

Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.

Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да милли киемнәрдән. Залда татар халык ашларыннан күргәзмә оештырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli_rizyklar.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Гарипова Самания Абелгаясовна МАДОУ №9 г. Набережные Челны

Тема. “Милли ризыклар”. (Күңел ачу кичәсе).

Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.

Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да милли киемнәрдән. Залда татар халык ашларыннан күргәзмә оештырыла.

Алып баручы. Балалар, безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүген бездә гадәти булмаган кичә. Бездә кунакта –  татар халык ашлары.

1 нче бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                  Күңелсездер сезгә дә.

                  Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

                  Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

                  Кирәк һәммәбезгә дә.

                                            Роберт Миңнуллин

2 нче бала. Зурлап олы бәйрәмне

           Җыелды татлы ашлар.

           Гөбәдия, бәлешләр,

           Пәрәмәч, өчпочмаклар.

3 нче бала. «Алан» бакчасына

           Җыелдылар күп булып.

           Утыралар тезелеп,

           Кабарып, өстәл тулып.

Залга гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, бәлеш, өчпочмак, коймак, пәрәмәч булып киенгән балалар керә.

Җыр: «Кунаклар» (Ш. Галиев сүзләре, С. Сабирова музыкасы).

Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

4 нче бала. Менә табын түрендә

         Гөбәдия күренде.        

         Йөзе шат, көлеп тора,

         Хуш ис бөркелеп тора.

5 нче бала.  «Табын яме — чәк-чәк» дигән

            Сүзләр йөри тугелме?

                    Һәрбер туйның иң түрендә

                    Урын ала түгелме?

6 нчы бала. Баллы чәк-чәккә күңеле

          Күтәрелә кызларның.

          Хәзер инде тыпыр-тыпыр

          Биисе бар аларның.

Алып баручы. Ә хәзер “Парлашып калу” уенын уйнап алырбыз. Көй уйнаганда барыбыз да таралып, иркенләп биеп йөрибез; ә көй туктагач, парлашып калырга онытмагыз. Кем парсыз кала – ул сорау ала (татар халык ашлары турында).

“Парлашып калу” уены.

7 нче бала. Без әзерлибез табын

                    Китереп бөтен шартын.

                    Өчпочмак, бәлеш, коймак –

                    Кем әйтеп бирер икән,

                    Нәрсәләр җитми тагын?

Алып баручы. Нәрсәләр җитми икән, түгәрәккә басып, чиратлашып әйтеп карыйк әле. Бер әйткән камыр ризыгын кабатламаска тырышыгыз.

Алып баручы. Әйдәгез, ял итеп алыйк, бераз биеп тә карыйк.

Татар халык биюе “Әпипә”

Кош теле.  Табын түрен һәрчак бизи

                   Майда пешкән кош теле.

                   Авыз итми һич тә китми

                   Килгән кунак, билгеле.

Бәлеш.  Утырсам да мин менә

            Тыйнак кына, тик кенә,

            Эчем тулы ит кенә,

            Май белән, дөге белән.

Пәрәмәч. Итгән генә торсам да,

               Майга чумып чыксам да,

               Мин да бик тәмле булам.

 Бөккән. Менә мине әйткәндә,

             Мин бит төрлечә булам:

             Бер пешкәндә — ит белән,

             Бер алма белән тулам.

             Мине дә тәмле, диләр,

             Табынның яме, диләр.

Җыр: «Кояшлы табын» (Р. Курамшин көе, Э. Шәрифуллина сүзләре).  

Ак әби керә  (милли киемнән, кулында — чигүле сөлге белән коймак).

— Кулымда яңа гына табадан төшкән, кабарып, кызарып пешкән коймаклар. Коймак ул – бик кадерле, мәртәбәле ризык.

                                     Коймак пеште,

                                     Табадан төште.

                                     Кунакларга сый-хөрмәт,

                                     Якты чырай, такта чәй.

Алып баручы. Рәхмәт, Ак әби, без бу коймаклар белән төркемдә чәй эчәрбез. Әйдәгез әле бергәләп “Коймаклар” уенын уйнап алыйк.

“Коймаклар” уены.

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлар ал!

Ак әби. Балалар, мин сезгә өчпочмак ясау серләрен әйтеп китим әле. Өчпочмак гадәттә әче камырдан ясыйлар. Сарык я бозау итен вак кына турыйлар. Бәрәңгене әрчеп, югач турыйлар. Иткә бәрәңге, суган, май, тоз, борыч салып болгаталар. Камырны чәй тәлинкәсе кадәр җәяләр. Камыр уртасына эчен салалар да өчпочмак ясап, чеметеп, ябыштыралар. Ясап бетергәч, майлаган табага тезеп, духовкага тыгалар. Өчпочмак бер сәгать чамасы пешә.

Алып баручы. Ак әби, синең киңәшләреңне истә тотып, өйгә кайткач өчпочмак пешереп ашарбыз әле. Ә хәзер балалар белән “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнап алыйк.

“Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Күрсәт әле, үскәнем ничек суган турыйлар,

Менә шулай, менә шулай суган турыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем ничек бәрәңге турыйлар,

Менә шулай, менә шулай бәрәңге турыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем ничек ит турыйлар,

Менә шулай, менә шулай ит турыйлар.

        Ак әби.Сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем. Минем дә сезгә әйтәсе килгән сүзем бар.

  • әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз;
  • әти-әнидән алда ашка сузылмагыз;
  •  ипи валчыгын коеп ашамагыз, ипинең рәнҗүе төшәр;
  • сыныгыгызны ашап бетерегез, югыйсә бәхетегез калыр;
  • вакытында туя бел, кашыгыңны куя бел.

  Алып баручы. Ак әби, зур рәхмәт сиңа! Бу үгет-нәсыйхәтләреңне истә тотарбыз. Бүгенге кичәдә без татар халкының милли ашларына дан җырладык. Без аларны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкынын милли ризыклары

Бу эшчэнлектэ балалар татар халкынын милли ризыклары белэн якыннан танышалар. Шигырьлэр, жырлар белэн урелеп баручы элеге чарада алар мамык дисклардан чэкчэк ябыштырырга ойрэнэлэр. Бер кулланыштагы чэ...

“Милли ризыклар”

(зурлар - мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу кичәсе)...

Милли ризыклар белән таныштыру.

Максат: балаларны татар халык ашлары-бавырсак ясау серләренә өйрәтү,үзеңнең хезмәт җимешенә карата хөрмәтхисе тәрбияләү.  Бурычлар:1.Пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау.2.Татар ...

“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт х...

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...

Милли тел – милләт җаны.

Милли тел – милләт  җаны....