“Милли ризыклар”
методическая разработка по музыке (старшая группа) на тему

Гараева Резеда Равилевна

(зурлар - мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу кичәсе)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_rizyklar.docx21.98 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Милли ризыклар”

(зурлар - мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу кичәсе)

Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.

Балалар барысы да милли киемнәрдән. Залда татар халык ашларыннан күргәзмә оештырыла.

Татар көе астында матур итеп киенгән балалар залга керәләр. Ярым түгәрәк ясап басалар.

Җыр “Хәерле көн”.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар. Бүген без сезнең алдыгызда зурлар төркеме балалары белән әзерләгән “Милли ризыклар” дип аталган  күңел ачу кичәсен күрсәтәбез.

Балалар, безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүген бездә гадәти булмаган кичә. Бездә кунакта –  татар халык ашлары.

1 нче бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                  Күңелсездер сезгә дә.

                  Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

                  Кирәк һәммәбезгә дә.

                                           

2 нче бала. Зурлап олы бәйрәмне

           Җыелды татлы ашлар.

           Чәк-чәк белән өчпочмак,

           Кош теле белән коймак.

    Татар көе астында балалар өстәлгә куелган чәк-чәк, кош теле, өчпочмак, коймакны  кулларына алалар.

3 нче бала. Менә табын түрендә

         Ипекәй дә күренде.        

         Йөзе шат, көлеп тора,

         Хуш ис бөркелеп тора.

4 нче бала.  «Табын яме — чәк-чәк» дигән

            Сүзләр йөри тугелме?

                    Һәрбер бәйрәмнең түрендә

                    Урын ала түгелме?

5 нчы бала. Баллы чәк-чәккә күңеле

          Күтәрелә кызларның.

          Хәзер инде тыпыр-тыпыр

          Биисе бар аларның.

Татар халык биюе “Әпипә”

6 нче бала. Без әзерлибез табын

                    Китереп бөтен ягын.

                    Өчпочмак, бәлеш, коймак –

                    Кем әйтеп бирер икән,

                    Нәрсәләр җитми тагын?

Алып баручы. Нәрсәләр җитми икән, түгәрәккә басып, чиратлашып әйтеп карыйк әле. Бер әйткән камыр ризыгын кабатламаска тырышыгыз.

Балалар түгәрәккә басып татар халык ашларын әйтәләр: гөбәдия, бәлеш, кыстыбый, чәк-чәк, коймак, өчпочмак, кош теле, икмәк, сумса, бавырсак.

7 нче бала  Табын түрен һәрчак бизи

                   Майда пешкән кош теле.

                   Авыз итми һич тә китми

                   Килгән кунак, билгеле.

Ак әби керә  (милли киемнән, кулында — чигүле сөлге белән коймак).

— Кулымда яңа гына табадан төшкән, кабарып, кызарып пешкән коймаклар. Коймак ул – бик кадерле, мәртәбәле ризык.

                                     Коймак пеште,

                                     Табадан төште.

                                     Кунакларга сый-хөрмәт,

                                     Якты чырай, такта чәй.

Алып баручы. Рәхмәт, Ак әби, без бу коймаклар белән төркемдә чәй эчәрбез.  Балалар, без бит коймаклар турында уен да беләбез, әйдәгез әле әбекәй белән бергәләп уйнап алыйк.

Әби. Иии,  балалар, әйдәгез соң, бергәләп уйнап алыйк, бик тә күңелле булыр иде.

“Коймаклар” уены.

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Ак әби. Балалар, сезнең белән бигрәк күңелле. Әйдәгез әле, тагын минем яшь чагында уйный торган “Күрсәт әле, үскәнем” уенын да уйнап алыйк. 

“Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Күрсәт әле, үскәнем ничек суган турыйлар,

Менә шулай, менә шулай суган турыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем ничек бәрәңге турыйлар,

Менә шулай, менә шулай бәрәңге турыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем ничек ит турыйлар,

Менә шулай, менә шулай ит турыйлар.

        Алып баручы: Балалар, карагыз әле, бу бит өчпочмакта кулланыла торган ризыклар. Өчпочмакны нәкъ менә шулай ясыйлар да инде. Аңа уендагыча (балалар белән бергә) ит, суган, бәрәңге салалар.

        Ак әби.Сез бик тәрбияле, акыллы балалар икәнсез. Бик сөендем. Минем дә сезгә әйтәсе килгән сүзем бар.

  • әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз;
  • әти-әнидән алда ашка сузылмагыз;
  •  ипи коеп ашамагыз.
  • вакытында туя бел, кашыгыңны куя бел.

 

Алып баручы. Ак әби, зур рәхмәт сиңа! Бу үгет-нәсыйхәтләреңне истә тотарбыз. Бүгенге кичәдә без татар халкының милли ашларына дан җырладык. Без аларны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.

Бала : Күңелле булды иртә,

Мичтә бәлеш тә пешә,

Хәзер инде ял итик,

Бергәләп чәйләр эчик!

             Җыр: «Кунаклар» (Ш. Галиев сүзләре, С. Сабирова музыкасы).

Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Шуның белән безнең күңел ачу кичәсе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Балалар, сезгә дә күңелле кичә күрсәткәнгә бик зур рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Милли ризыклар”

Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да милли киемнәрдә...

Татар халкынын милли ризыклары

Бу эшчэнлектэ балалар татар халкынын милли ризыклары белэн якыннан танышалар. Шигырьлэр, жырлар белэн урелеп баручы элеге чарада алар мамык дисклардан чэкчэк ябыштырырга ойрэнэлэр. Бер кулланыштагы чэ...

Милли ризыклар белән таныштыру.

Максат: балаларны татар халык ашлары-бавырсак ясау серләренә өйрәтү,үзеңнең хезмәт җимешенә карата хөрмәтхисе тәрбияләү.  Бурычлар:1.Пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау.2.Татар ...

“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт х...

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...

Милли тел – милләт җаны.

Милли тел – милләт  җаны....