Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"

САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ ДИСӘК ТӘ БУЛА.УЛ РОССИЯНЕҢ БАРЛЫК ТАТАРЛАР ЯШӘГӘН ТӨБӘКЛӘРЕНДӘ БӘЙРӘМ ИТЕЛӘ.ТАТАРСТАНДА  САБАНТУЙ РЕСПУБЛИКА КУЛӘМЕНДӘ ОЕШТЫРЫЛА.

 САБАНТУЙГА БҮЛӘКЛӘР ӘЗЕРЛӘНӘ.МИЛЛИ АШЛАР ПЕШЕРЕЛӘ.БӘЙРӘМ АЛДЫННАН ЯШЬ ЕГЕТЛӘР ҺӘРБЕР ЙОРТТАН БҮЛӘКЛӘР ҖЫЯЛАР.ХУҖАЛАРГА ЯХШЫ ТЕЛӘК ТЕЛИЛӘР.САБАНТУЙНЫҢ ТӨП УЕНЫ -КӨРӘШ.ТӨП БҮЛӘГЕ -ТӘКӘ.АНЫ БАТЫРГА БИРӘЛӘР.БӘЙРӘМ КӨННЕ БОЛЫНЛЫККА ХАЛЫК ҖЫЕЛА.ТӨРЛЕ УЕННАР УЙНАП,ҖЫРЛАП-БИЕП БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.

 

[u]БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕН УЗДЫРУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ[/u].

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШТӘГЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН БӘЙРӘМ ОЕШТЫРГАНДА,МИН УРТАК ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ ТАЯНАМ. ӘЗЕРЛӘНҮ ЭТАБЫ БЕРНИЧӘ ӨЛЕШТӘН ТОРА.

 

1НЧЕ ЭТАП.ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕ ТУРЫНДА ӘНГӘМӘ.КИЕНҮ КУЛЬТУРАСЫ,АШ-СУ ОСТАЛЫГЫ,УЕН ФОЛЬКЛОРЫ.

2НЧЕ ЭТАП.БҮЛӘКЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ.(АТА-АНАЛАР ЯРДӘМЕНДӘ)

МУЗЫКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БАЛАЛАР ҖЫР,БИЮ ӨЙРӘНӘЛӘР.

3 НЧЕ ЭТАП .БУЛӘКЛӘР ҖЫЮ.ҺӘРБЕР ГРУППАДАН 1 БАЛА АЛЫНА.ГАРМУН ТАВЫШЫ АСТЫНДА АЛАР ГРУППАЛАРГА КЕРӘЛӘР. БУЛӘКЛӘР ҖЫЯЛАР,ТЕЛӘКЛӘР ТЕЛИ.

4 НЧЕ ЭТАП.УЧАСТОКНЫ БИЗӘҮ.БӘЙРӘМ САФ ҺАВАДА УЗА.

 

БӘЙРӘМ ОЕШТЫРУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

БӘЙРӘМ КҮНЕЛЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН ҖЫР -БИЮ ,УЕННАР БЕЛӘН ҮРЕЛЕП БАРЫРГА ТИЕШ.

БӘЙРӘМ  ДӘРӘҖӘЛЕ ТӨСТӘ (ФЛАГ,ГИМН)ИГЪЛАН ИТЕЛСӘ,БИГРӘК ЯХШЫ.

ҺӘРБЕР ЯШЬ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕНӘ ТУРЫ КИЛӘ ТОРГАН УЕННАР САЙЛАУ КИРӘК.

БӘЙРӘМ БҮЛӘКЛӘҮ БЕЛӘН ТӘМАМЛАНА.ШУЛАЙ УК ТАТАР ХАЛКЫНЫН МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ БЕЛӘН СЫЙЛАУ МӨҺИМ ДИП УЙЛЫЙМ.

 

 

[u]БӘЙРӘМДӘ КАТНАШУЧЫ ПЕРСОНАЖЛАР:[/u]

АЛЫП БАРУЧЫ( МИЛЛИ КИЕМДӘ)

БАТЫР

ШҮРӘЛЕ

ҖИҺАЗЛАУ:КАНАТ,КАПЧЫКЛАР,КАШЫКЛАР,ЙОМЫРКА,ЧҮЛМӘК,АГАЧ АТЛАР.КАТЫК-ТАБАК.

 

 

[h4][u]БӘЙРӘМ БАРЫШЫ:[/u][/h4

]АЛЫП БАРУЧЫ:КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖИЛКЕНДЕРӘ САБАНТУЙ,  ЙӨРӘКЛӘРГӘ МОҢ,ДӘРТ ӨСТИ САБАНТУЙ.ИСӘНМЕСЕЗ,КАДЕРЛЕ БАЛАЛАР.БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕНӘ ЖЫЕЛДЫК.БУ БӘЙРӘМ БАР ХАЛЫКНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ,КҮНЕЛЛӘРНЕ КҮТӘРӘ.

ҖЫР "САБАНТУЙ"Г.ГӘРӘЕВА

БАЛАЛАР ШИГЫРЬ ЯРЫШЫН АЧЫП ҖИБӘРӘЛӘР.

БЫЛТЫР КИЛЕП ЧЫГА.

А.Б:БАЛАЛАР ,КАРАГЫЗ ӘЛЕ КЕМ БУ?БЫЛТЫР СИН ТҮГЕЛМЕ?КАРУРМАНГА БАРАСЫҢМЫ,ӘЛЛӘ БЕЗДӘ САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕ ИКӘНЕН БЕЛДЕҢМЕ?

БЫЛТЫР:ӘЙЕ.СЕЗНЕҢ БӘЙРӘМ ТАВЫШЫ ЕРАКЛАРГА ЯҢГЫРЫЙ.МИНЕ ДӘ МАТУР ҖЫРЛАР,УЕННАР БЕЛӘН СӨЕНДЕРӘСЕЗМЕ?

БАЛАЛАР:ӘЙЕ.

ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ"ӘПИПӘ",РУС ХАЛЫК БИЮЕ"СУДАРЫНЯ"БАШКАРЫЛА.

БЫЛТЫР:АЙ-ҺАЙ,МАТУР БИИСЕЗ ИКӘН.МИНЕМ СЕЗГӘ КҮЧТӘНӘЧЛӘРЕМ БАР ИДЕ.КАПЧЫГЫМ ТӨШЕП КАЛГАН.АНДА КӘНФИТЛӘР КҮП ИДЕ.

АЛЫП БАРУЧЫ:КҮП ИДЕМЕ?БАЛАЛАР ,ӘЙДӘГЕЗ, ЭЗЛӘШИК ӘЛЕ КАПЧЫКНЫ .

БАЛАЛАР КАПЧЫКНЫ ТАБАЛАР.КАПЧЫК СЕЛКЕНӘ.БЫЛТЫР КАПЧЫКНЫ АЧЫП ҖИБӘРӘ,АННАН ШҮРӘЛЕ КИЛЕП ЧЫГА.

БЫЛТЫР:НӘРСӘ БУ?КАЧКЫНМЫ?ҖЕНМЕ?НӘРСӘ БУ?ИСКИТӘРЛЕК НӘРСӘ БУ?!

ШҮРӘЛЕ:НӘРСӘ БУ?ТАНЫМЫЙСЫҢ ИНДЕ ӘЛЛӘ?МИН БИК МАТУР,БИК ӘЙБӘТ.ТИК МИН СЕЗГӘ ҮПКӘЛӘДЕМ.МИНЕ БӘЙРӘМГӘ ЧАКЫРМАДЫГЫЗ.МИН СЕЗГӘ БҮЛӘКЛӘРЕГЕЗНЕ БИРМИМ.

 БЫЛТЫР:ЯРАР АЛАЙСА.ӘЙДӘ КӨЧ СЫНАШАБЫЗ.

БЫЛТЫР БЕЛӘН ШҮРӘЛЕ КАНАТ ТАРТЫШАЛАР.БАЛАЛАР БУЛЫША.ШҮРӘЛЕ ЕГЫЛА.

ШҮРӘЛЕ:МИНЕМ БӘЙРӘМ КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ.БЫЛТЫРДАН БИРЛЕ САБАНТУЙ КҮРГӘНЕМ ЮК БИТ.

АЛЫП БАРУЧЫ:ШҮРӘЛЕ,САБАНТУЙ ЕЛГА БЕР ГЕНӘ БУЛА УЛ.ӘЙДӘ КАЛ.БАЛАЛАР ШҮРӘЛЕНЕ КАЛДЫРАБЫЗМЫ?

БАЛАЛАР:ӘЙЕ.

АЛЫП БАРУЧЫ:ШҮРӘЛЕ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН УЙНЫЙСЫҢМЫ?

ШҮРӘЛЕ :БИК ТЕЛӘП.МИН КЕТИ -КЕТИ УЙНАРГА ЯРАТАМ.

АЛЫП БАРУЧЫ :ЮК,ШҮРӘЛЕ БЕЗ МИЛЛИ УЕННАРЫБЫЗНЫ УЙНЫЙБЫЗ.СИН ДӘ КУШЫЛ.

 

АТА-АНАЛР,ТӘРБИЯЧЕЛӘР,БАЛАЛАР КАТНАШЫНДА УЕННАР УЙНАЛА:

"КАПЧЫКТА СИКЕРҮ"

"КАШЫККА ЙОМЫРКА САЛЫП ЙОГЕРҮ"

"ЧҮЛМӘК ВАТУ"

"КАТЫКТАН АКЧА ЭЗЛӘҮ"

"АГАЧ АТТА ЧАБУ"

УЕННАРДА КАТНАШКАН,ҖЫРЛАГАН-БИЕГӘН БАЛАЛАРНЫ ,АТА-АНАЛАРНЫ,ТӘРБИЯЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ БАШЛАНА.

БӘЙРӘМ АХЫРЫНДА БЫЛТЫР БЕЛӘН ШҮРӘЛЕ БАЛАРГА ТӘМ-ТОМ ТАРАТАЛАР.МИЛЛИ РИЗЫКЛАРДАН АВЫЗ ИТӘРГӘ ЧАКЫРАЛАР .ЧӘЙ ТАБЫНЫ ӘЗЕРЛӘНӘ.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф -гадәтләре башваткыч уенында.

Максат: -Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен  үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.-Үткәрелгән бәйрәм аша б...