Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.
материал на тему

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Проект эше

Тема: Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Эшләде:

1 категоряле татар теле тәрбиячесе

                                                        Зарипова Эльмира Минегазиз кызы.

                                                

                                                        2017 ел

                                            Эчтәлек

 1.        Кереш                                                                                         4-6

 2.         Төп өлеш                                                                                             7-12         3.        Йомгаклау                                                                                     13                   4.        Кулланылган әдәбият                                                                       14

5.      Приложение 1                                                                            15- 18

6.      Приложение 2                                                                            19-21

                

                                                                                                        

Кереш. Проектың актуальлеге.

Бөек татар халкын, бай тархихын,

Гасырлардан килгән мирасын,

Калдырасы иде яшь буынга,

Һәрбер кеше барлап соклансын!

Гореф- гадәтләрне, җыр- биюне,

Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен,

Белсен иде җирдә һәрбер бала

Әнисеннән алган үз телен!

( автор Эльмира Зарипова)

Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. 
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. 
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү. 
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. 
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

Проект эшенең максаты:

Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре , мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәряклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бу максаттан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдек:

  • тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф- гадәтләрен, бәйрәмнәрен белү, алар белән кызыксынуларын үстереп баларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
  • татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф- гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстеру.
  • халкыбызның милли тадицияләрен саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола- бәйрәмнәре ( “ Сөмбелә”, “ Карга боткасы”,

“ Нәүрүз”. “Сабантуй”) белән баларны таныштыру.

 

Проектың методлары:
- ата- аналар белән эш

- альбом төзү;

- танышу;

- күзәтүчәнлек;

- экскурсия;

- әңгәмә;

- уку, ятлау;

- рәсем ясау, кисеп ябыштыру;

-видеофильм карау;

-очрашулар;


Проектта катнашучылар:  зурлар төркеме балары, ата- аналар, музыка җитәкчесе.

Проектның төре:  магълүмати юнәлештә, иҗади-эзләнуле.

Гамәлгә ашырылу вакыты: озак вакытлы, 2017-2018 нче уку елларын сыйдырган вакыт аралыгында үтүче проект.

Проект эшчәнлегенең тәэмин ителуе: 

 - Күргәзмә һәм  дидактик материаллар .

 -Татар халкының милли иҗаты турында материал туплау.

 - Проектта куллануөчен  кирәкле матерал табу.

 -Рәсем , фото күргәзмәләр , кул эшләре күргәзмәсе булдыру.

-Татар халык аваз иҗатын куллану.

Проекттан көтелгән нәтиҗә:

 -әхлаклылык, әдәплелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Балалар ана телендә дөрес, матур итеп аралашырга өйрәнә.

- татар  халкының электән сакланып килгән бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнәләр.

- халык – аваз иҗаты белән кызыксыналар, аңа хөрмәт белән карыйлар.

Төп өлеш:

Проектның практик өлеше.

Проектны гамәлгә ашыру этаплары.

әзерлек - сентябрь
төп – октябрь - апрель
йомгаклау – май 

Ай

   Блок

Балалар белән эшчәнлек

Ата- аналар белән эшчәнлек

Йомгаклау чарасы

Сентябрь

“ Тау башына салынганыр безнең авыл”

 - Без яшәгән төбәк, Биектауның килеп чыгышы белән таныштыру.

-“Биектавым”(автор Эльмира Газизовна) шигырен уку. Шигырь эчтэлеге белән танышу.

 

Без яшәгән авыл “ Биектау”

Презентация карау”

  -Әңгәмә “ Халкым бизәкләре”  ( түбәтәй, калфак, )

- А.Алиш  иҗаты белән танышу.

“ Буяу сатыш” уены өйрәнү.

  -“Без тарихта эзлебез”

Иске Казан стендын баету.

 

 “Әбиемнең серле сандыгы”

( исәлекле, буыннан- буынга мирас булып калган

Ядкарьләрне барлау)

Авыл китапханәчесе белән очрашу.

“ Авылым тарихы”

Октябрь

“Халкымның бизәкләре”

 - Татар халык әкияте” Өч кыз”

   - “ Бас кызым Әпипә” (бию элементларын өйрәнү).

   -  «Халкым ашлары»

Кечкенә кыз Латыйфаның әнисе белән гобәдия пешерү альбомын карау.(Тылсымлы куллар№1(58) 2017

 -  Абдулла Алиш

“ Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү.  (Язд. диск )

 - теартальләштеуче әкиятләргә костюмнар тегү.

“көзге ярминкә”,күргәзмә эзерләү.

“Тәрбия баскычлары”

Видеофильм тәкъдим

итү.

Татар халкының милли бәйрәме “ Сөмбелә”

Ноябрь

“Әниләрне саклыйк һәм яклыйк”

- “ Әниемнең алтын куллары”

 - Көзге паркка экскурсия .

  -“Һәр кошның үз оясы”

Кисеп- ябыштыру.

“Каз өмәсе” татар халкының күмәк йолаласы белән танышу, әңгәмә.

“ Исемең матур кем кушкан?”

Исем кушу йоласы белән таныштыру.

“ Миңлебай” уены өйрәнү.

 

“ Ак калфаклы әнием” Әниләрнең кул эшләре.

  - “Кошларга ярдәм итик”. Акциясе.

“Бишек җырлары”конкурс

 

 “ Әнием – алтыным” зур концерт.

 

Декабрь

“ Яңа елга төкле аяк белән!”

-Биектау музеена экскурсия.

- “Итекләрем- читекләрем” кисеп ябыштыру.

-   “Кыш бабайның итеге”

-“Милли киемнәр” фотоальбом карау.

“ Йөзек         салыш” уены. Өйрәнү.

-фото- күргәзмә “ Мин яшәгән авыл”

 “ Кыш бабайга хат”

 Чыршы бәйрәме: “ Кыш бабайга кунакка”

Январь

Татар халкының милли бизәкләре

-“ Милли бизәкләр” слайдлар карау.

-“ Татар халкының милли киемнәре һәм алка- чулпылары”, әңгәмә.

- Р.Вәлиеваның “ Түбәтәй һәм калфак” шигырен уку.

-  «Тубәтәй» уенын өйрәнү.

 

   -Папка- передвижка на тему:  «Татарские народные праздники».

  -Выставка «Национальные блюда».

“Эбием сандыгы”.Музыкаль кичә.

Февраль

“Яклаучым һәм саклаучым- әтием!

-  “ Ил сагында”презентация

 -Милли ризык « Кош теле”

әзерләү.Кечкенә малай Кәрим, әти- әнисе белән кош теле пешерә.

( Тылсымлы куллар №2 (59) 2017)

 -

- Мин әтигә охшаган. Шигырь өйрәнү (394бит Балачак аланы)

“ Капкалы” уенын өйрәнү.

 

-  Иҗади күргәзмә. “ Әтиемнән өйрәнәм”

 

Әтиләр бәйрәме.  “Минем әти “

Март

“Эниләр бәйрәме”

  - “Эни- нинди бөек исем!” әңгәмә.

  -Просмотр слайдов «Татар халкының милли бәйрәм-йолалары “

-   Рамазан аенда” шигырен уку. (372бит Балачак аланы)

-“Нәүрүз кайчан туган?”

Әңгәмә.

“ Бер яшьлектә, бер картлыкта” ( Ак яулыклы татар әбиләре белән очрашу)

 “Язгы чәчәк бәйләме”, иҗади  күргәзмә.

Татар халкының яз каршылау бәйрәме “ Нәүрүз”

Апрель

“Г.Тукай әкиятләренә сәяхәт”

-Г.Тукай  тормышы һәм иҗаты белән танышу. Слайдлар карау.

   “Г.Тукай-балар язучысы!”

Әңгәмә.

- “ Туган тел” шигырен өйрәнү.

  «Боз  карау» йоласы. Әңгәмә.

“ Су анасы” уенын өйрәнү.

- “Минем яраткан героем” рәсем, иҗади эш. –Бәйрәмгә костюмнар тегү.

“Эй, шурәле, шурәле, безнең янга кил әле!” музыкаль кичә.

Май

“Җиңу бәйрәме”

- “Татар-хатын кызлары Бөек Ватан сугышында”

(райондагы сугыш ветераннары белән очрашу)

 «Жыен» йоласы белән таныштыру.

- Тозлы камырдан “ Чәк-чәк” ясау. (Тылсымлы куллар №3( 60)2017.

Ш.Галив “ Сабан туе батыры” шигырен өйрәнү.

(527бит Балачак аланы)

 

“ Җиңү тасмасы” акция.

-  “Минем шәҗәрәм”

Нәсел агачы ясау-төзү

 

 Жиңү паркына экскурсия.

-“Милли хәзинәбез - Сабантуй”  “ Әй милләтем, минем горур халкым, гасырларга җитәр авазың”

 Гөмүмиләштерелгән уен- тамаша.

Йомгаклау: 

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулайда авыл җирендә чын татар әби- бабаларыбыз бар әле.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Кояшкай” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

 Кулланылган әдәбият:

  1. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан.- Казань: Издательство “ Мастер Лайн”, 1999,- 368с.
  2. Ахметзянов Н.К., Хуснияр З.З. Высокогорский район. Биектау районы.- Казан: ИП Хуснутдинова Зиля Зиннуровна,2015.-416с.
  3. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995
  4. Балачак аланы: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2011,-560б.
  5. Тылсымлы куллар (журнал), мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балары өчен, башлангычсыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр өчен
  6. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.
  7. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары.-Казан: татар кит.нәшр,.1987
  8. Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.- Казан: Мәгариф, 2003.- 303б.
  9.  Фильм “ Тәрбия баскычлары” Проект җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәис кызы., 2017

Приложение1

Татар халкының бәйрәмнәре

( ата- аналар өчен)

Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы- биюле тамаша  театр-тамаша әзерләдек.

«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт  бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар  милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның  гореф гадәте булып киткән.

Әниләр көне” дә безнең бакчада бик күңелле үтә. Быел без аны башкачарак үткәрергә уйладык һәм ул “Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда әниләребез дә актив катнашты. Зурлар төркеменә йөрүче балаларыбызның әниләре бишек җырлары башкардылар. Тәрбиячеләребез бала йоклату йоласын күрсәттеләр. Бакчабыздан Мостафиннар гаиләсе районкүләм конкурста беренче урынны яулап, “ Ак калфак” конкурсында да катнаштып, Биектауның данын якладык. Бу кокурста миңа төп рольләләрнең берсе, бала юындыручы карчык ролен башкарырга туры килде.

Балага исем кушканчы аны беренче мунча кертү йоласы бу күренештә ачык чагылды.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу, бала тугач та, бер атна-ун көн эчендә башкарыла. Балага исем кушу «бәби туе» белән ныгытыла.Гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, туганнар һәм кендек әби катнашырга тиеш. 

Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары - баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең балалар бакчасында “Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Шул уңайдан балалар өчен бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә.   Бәйрәм балалар өчен ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Милүшә-дилбегә” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”,  “Йөзек салышлы”, “Ватык телефон” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз.

Безнең «Кояшкай» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

- балаларга республика,туган як турында мәгүлүмат бирү;

- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

- туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

- төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга керәләр:

  • Татар халык уеннары
  • Милли орнаментлар
  • Татар халык ашлары
  • Татар халык табышмаклары
  • Татар халык бәйрәмнәре һ.б.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына  милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстеребез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф -гадәтләре башваткыч уенында.

Максат: -Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен  үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.-Үткәрелгән бәйрәм аша б...