Нэурузбикэне каршылау.
материал (старшая группа) на тему

Мухаметова Лейсан Радифовна

Балаларны бэйрэмнэр белэн таныштырып бару, белемнэрен тулыландыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz.docx22.1 КБ

Предварительный просмотр:

  А.б.:        Борын- борын заманнан,

                   Болгар белән Казаннан,

                   Жаек белән Иделдән

                    Бу бәйрәм безгә килгән.

                    Нәуруз котлы булсын!

Яз ул- табигатнең аңлатып булмастай серле. Бөек могҗизасы.Яз- барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну. Яз- яктыга , кояшка, җылыга омтылу ул. Җир йөзендә бар тереклек йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла.Яз көне һәр тереклек аеруча җанлана,  канатлана. Ә  табигать  уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә..

НӘҮРҮЗ- яңа көн. Язгы чәчү әшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.Безнең бабаларыбыз электән Нәүрүз бәйрәм иткәннәр. Аны 21 мартта уздырганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөргәннәр.. Хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Бу исә салкын кыш китеп җылы яз килүгә шатлану булган. Нәүрүз Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә.. Менә шуннан көн озыная башлый. Без дә бүген шушы бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык.

       ( МУЗЫКА АСТЫНДА КАРГА ОЧЫП КЕРӘ ).

Карга: Мин карга кар- р-р, кар-р-р!

Канатымда хатым бар.

 Буең житсә тартып ал.

  Яз турында хәбәр ал!  

- Уф, арыдым, эшем бик күп. Яз житкәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар. Иң беренче аюны уятыйм әле. Әй, аю дус, уян әле!

Аю: Нәрсә булды? Нигә мине тәмле йокымнан уятасың?

Карга: Кыш бетте, аю, урман буйлап яз килә!

Аю: Рәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым, тизрәк бал жыярга кирәк.

Карга: Хәзер куянны эзлим, аңа да бу шатлыкны әйтим.

Куян: Нәрсә булды, каракай?

Карга: Кыш бетте, куянкай, урман буйлап яз килә! Туныңны алмаштыр.

Куян: Рәхмәт. Әй, дусларым, килегез, бергәләшеп жырлыйбыз.(муз астында балалр залга уза., җыр җырлыйлар)

Жыр: Нәүрүз килә

1Бала: Бөре чуклары белән,

            Сыерчыклары белән,

            Яз килә, Яз килә,

            Яз ишекләрдән керә.

2 Бала:       Яз ләйсән булып ява,

                 Яз күкри тетри hава.

                 Яз кошлар белән кайта,

                   Язны hәркем ярата.

 А.Б. Әйдәгез балалар, Нәүрүз әйтәбез,өйдән- өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, аларның барысына да сәламәтлек теләп, сый- хөрмәт җыеп кайтыйк.( чиләк, табаклар тотып басалар, өй янына киләләр)

3.Ач ишегең керәбез,( Камилә)

Нәүрүз әйтә киләбез.

Хәер –дога кылабыз,

Аш- сый көтеп калабыз.

Бергә: Нәүрүз мөбарәкбад!!

4.Нәүрүз әйттек без сезгә,( Солтан)

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә.

Бергә: Нәүрүз мөбарәкбад!!

5.Әй Иш бабай. Иш бабай,( Риназ)

Мич башыннан төш бабай,

Мич башыннан төшмәсәң,

Биш тиен акча бир бабай.

Бергә: Нәүрүз мөбарәкбад!!!

6.Булмый булса акчагыз ( Ангелина)

Йөзегез кызартмагыз,

Ни булса да бирегез.

Нәүрүз мөбарәк булсын!!

(әби белән бабай чыга)

Әби, бабай:

Исәнмесез оланнарым,

Нәүрүз мөбарәк  булсын!

 Бергә: Нәүрүз мөбарәк булсын!!!

Бабай:  Керегез. Кер балакайларым, без Сезне күптән көтәбез инде (сөлге белән күмәч бирә)

Нәүрүз мөбарәк булсын!!

Сыерыгыз сөтле булсын, ( Мәрьям)

Атыгыз көчле булсын.

Урыс капка, тәрәзәң япма,

Ярлыкасын ходай,

Еллар килсен уңай!

Нәүрүз бәйрәме бүген,

Әбекәй, сөен, Нәүрүз!!

Нәүрүз килде, тиз килде (Азамат)

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Әби:  Ииии балакайларыыым, күчтәнәчләрем күптәәән әзер минем....Әйдәгез әле килегез бирегәәә...Иң элек бер биеп күрсәтегез әле безгә..Эшләп ашарга кирәк ди бит халык..Эшләп ашасаң,  Тәмлерәк тә була әле уул..

Алма бакчасын чабыгыз (Ислам)

Үткен булса чалгыгыз.

Уйнарбыз да,көлербез дә

Уйнар, көләр чагыбыз.

Әйдәгез бер биеп алыйк ичмасам.

Бию_________________________________

Әби: Булдырдыгыз оланнарым! Менә Сезгә маем, менә сезгә балым! Нәүрүз мөбарәк булсын!!

Балалар: Нәүрүз мөбарәк булсын!!!

А.б. Балалар күрсәтегез әле күпме сый хөрмәт җыйдыгыз?

У-у-у бигерәк күп булдыргансыз, әйдәгез әле менә шушы табакка салыйк.

Әйтегезче. Кайсы вакыт ( Фидан)

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк!

Көннәр аяз,күктән алсу ( Самира)

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Җыр______________________________________________

А.б.: Балалар исегезгә төшерегез әле, яңа елда безгә кем килде?( Кыш бабай).

Ә Сез аны бүгенге бәйрәмдә күрергә телисезме? (әйе). Әйдәгез бергәләп алкышлар белән  кыш бабайны каршы алабыз!

(Музыка астында кыш бабай керә).

Кыш бабай: Исәнмесез балаларым минем! Салкын себер җилләрем белән янәдән сезнең яныгызга килдем мин. Әлә сез мин килгәнгә аптырап та калдыгыз инде? Сез мине көткән идегезме? Бүгенге бәйрәмдә миңа багышлап җырлар җырлыйсызмы, шигырьләр сөйлисезме.Әйдәгез әле сөендерегез мине!

А.б.: Балалар кыш бабай үпкәли күрмәсен, әйдәгез бергәләп аның белән шаярышып алыйк. Сез ризамы?.

Хоровод: «Зимушка».

Кыш бабай белән уеннар.

Кыш бабай: Рәхмәт Сезгә балалар. Миңа сезнең белән бииик күңелле, шулай булса да миңа китәргә вакыт, үземнең урынымны мин кемгә бирим, кайсы ел фасылына????

ЯЗГА!!!.

 Сау булыгыыыыз!!!!

( Кыш бабай китә Нәүрүз керә).

Нәүрүз: Исәнмесез, дусларым! Мин Яз кызы- Нәүрүз. сезгә яз шатлыгы алып килдем. Барыгызны да Нәүрүз бәйрәме белән котлыйм.

                  Хуш киләсең , гүзәл Нәүрүз! ( Зәлия)

                  Язгы яңа елыбыз,

                  Яңа елда туры булсын,

                  Нурлы булсын юлыбыз!

Җыр “Нәүрүз, Нәүрүз килә!”

Нәүрүз килде, яз килде!! Нәүрүз мөбарәкбад!( Нәүрүзбикәгә сөлге белән ипи тапшырыла)

Яз иртәсен котлагандай матур булып ( Әминә)

Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт

Бизәкләнгән төсле булды бөтен һава

Кар өстенә шыбыр- шыбыр ләйсән ява.

Нәүрүз.: Мине сагынып каршы алганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Котлап сәлам бирдегез

Мине көтеп алдыгыз.

Тук булсын малларыгыз,

Мул булсын балларыгыз.

Инде мине тыңлагыз

Биегез дә җырлагыз.

Зәңгәр күктә концерт бирә  ( Алинә)

Тургайлар- җырчы кошлар

Тургайлар җырына кушылып,

Ямьле яз килүе белән

Котлыйбыз Сезне дуслар!!!

Алдагы көннәрегездә ( Адилә)

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта тыныч тормышта

Яшик без дуслар, дуслар!

 Нәүруз: Яратыгыз жәйне дә,

              Яратыгыз көзне дә,

              Яратыгыз кышны да,

              Яратыгыз язны да.

Балалар:     Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,

              Телисең изге теләк.           

Навруз: Яратыгыз көннәрне,

              Айларны hәм елларны,

              Кешеләр табигатьне,

              Саклагыз сез аларны. 

Нәүруз: Балалар Сез хезмәт яратасызмы? (җаваплар ) Ә беләсезме нәүрүз бәйрәмендә бары тик хезмәт сөйгән, тырыш,уңган булган кешеләрнең генә теләкләре тормышка аша.

Мин Сезне күптән күзәтеп йөрдем, тәрәзә төпләрегездәге уңышларыгызны күреп шаклар каттым хәтта. ______________________________________________төркемендә йөрүче балаларның хезмәте зур игътирамга лаек, мин аларны бүләкләп китим әле( диплом  һәм чәчәк орлыклары тапшырыла) шулай ук 1.2.нче кечкенәләр. Уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркемнәренә дә рәхмәтләремне җиткерәм.Һәр вакытта да шундый тырыш, хезмәт сөючеләр булып калыгыз.

А.б. Безнең татар халкында хезмәт турында бик күп мәкал, әйтемнәр бар. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алыйк. Мин кулъяулыкны җибәрәм, көй туктагач кемдә кала шул кеше минем мәкалне дәвам итә. Килештекме? Башладык!

                                     Уен « Кулъяулык»

-Кыштан баш тартсаң-ач калырсың;

-Кар күп булса-иген уңар;

-Кышкы кар- көзге икмәк;

Язның бер көне- ел туйдыра;

Язгы хезмәт- көзге хөрмәт;

Язның байлыгы- кояш, көзнең байлыгы- уңыш;

Нәүруз: Рәхмәт, дусларым! Минем сезне җитезлектә дә сынап карыйсым килә.

уен: « капчык киеп йөгерү»

 « кашыкка йомырка салып йөгерү»

( Музыка астында шүрәле йөгереп керә).

Шурәле: Туктагыз! Туктагыз!

А.б.: Шүрәле нигә шулай каты кычкырасың, балаларны куркытасың ич.

Шурәле:Барлык урман  җәнлекләре дә бәйрәмгә киткәннәр, мин бер үзем калганмын, ә мине чакыручы да юууууууууууууууук.

А.б. : Шүрәле кал бездә. Бергә бәйрәм итәрбез. Синең коерыгың да озын, уен уйнап алыйк әле. (шүрәленең коерыгын аркан итеп тартышалар. Яз һәм кыш командасы)

Шурәле: Сезнең белән миңа да рәхәт булды, рәхмәт Сезгә. Минем күчтәнәчләремнән дә авыз итегез (кукурызные палочки өләшә).

Балалар: Рәхмәт, Шүрәле.

Навруз: Язлар, жәйләр имин килсен,

               Күк йөзе аяз булсын,

               Барчабызга сәламәтлек,

               Бәхетләр алып килсен

Җыр.«Мин яратам, сине, Татарстан».

Татарстан  Республикасы  Актаныш  муниципаль  районы бюджет мәктәпкәчә  белем  бирү  учреждениясе “Катнаш  төрдәге  Актаныш 6 нчы  балалар бакчасы”.  

          Расланган:                                                                       Килешенгән:

          Балалар бакчасы мөдире                                               Өлкән тәрбияче

           ____________Нургалиева Й.С.                                   ___________Хаернасова В.М.  

                                               

                                       

              Логопед төркемендә

       Нәүрүз бәйрәме

Төзеде:

Мухаметова Л.Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау"

Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбиялә...

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие...

Конспект : «Кышны каршылау».

Тәрбия бурычы:  көз турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; табигатькә, тереклек ияләләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; ба...

Яңа елны каршылау

Яңа ел бәйрәмен үткәрү тантанасы. Балаларда яңа ел бәйрәменә караган шигырьләр, җырлар аша бәйрәмгә карата кызыксыну уяту....

Яна ел каршылау бәйрәме

Геройлар: Кыш бабай, Карсылу, Ай кызы, Төлке, Аю, Куян, Керпе, Бүре, Тиен, Яна ел.А.б.: Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген сез шушы матур итеп бизәлгән залда кызыклы тамашалар hәм ...

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциона...