Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа)

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.

2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциональ - уңай мөнәсәбәт уяту, татар халкының бөеклеге турында белем бирү. Балаларда бәйрәмнәрдә актив катнашырга омтылышны үстерү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

(катнаш төркем балаларына сценарий).

Галиуллина Алсу Мөнир кызы

тәрбияче, Татарстан Респуликасы Биектау муниципаль районының “Чыршы“Салават

купере” балалар бакчасы, мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Максат:

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.

2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциональ - уңай мөнәсәбәт уяту, татар халкының бөеклеге турында белем бирү. Балаларда бәйрәмнәрдә актив катнашырга омтылышны үстерү.

Яшел агачлар,чәчәкләр белән зал матур итеп бизәлгән.

Балалар “Бәйрәм бүген”( минусовка) музыкасы астында үзләренә тиешле урынга кереп утыралар. Алып баручы сүз башлаганда музыканың тавышын кысып кына калдырырга була яки бөтенләй бетерергә.

Алып баручы. Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең белән язны, Нәүрүз бәйрәмен каршыларга җыелдык.Март ае-яз башы,бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабайларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп теләкләр теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр.

Яшәрә, яшәрә, бар табигать

Йокысыннан уяна.

Зәңгәр офыклар артыннан

Сагынып көткән Яз килә.

Балалар, әйдәгез, Язны нинди табигать билгеләреннән таныйбыз. Шул турыда сөйләп китик әле. (Мәктәпкә әзерлек төркеме, зурлар төркеме балалары сөйли).

1 бала. Кыш буе яуган ак карлар,

Эри-эри югала.

Туган якларын сагынып.

Кошлар шатланып кайта.

2 бала. Елгалардан бозлар китә,

Ташкын суга әйләнеп.

Кар астыннан ак чәчәкләр,

Үсеп чыга тишелеп.

3 бала. Су буенда тал-тирәкләр,

Кояш белән дуслаша.

Яз турында безнең җырга.

Бар табигать кушыла.

Җыр“Яз җитә”(Фатих Кәрим сүзләре, Җәүдәт Фәйзи музыкасы).

Җыр бетүгә, ишек артында “шушы бакча инде”, “әйдә тизрәк” дигән тавышлар ишетелә.Су анасы белән Шүрәле керәләр. Су анасынын кулында шарлар, ә Шүрәленең кулында чәчәкләр.

Су анасы. Исәнмесез, балалар!

Шүрәле. Исән булмасалар, монда утырмаслар иде.

Су анасы. Син нәрсә сөйлисең. Матур итеп исәнләш.

Шүрәле. Ничек була инде ул?

Су анасы. Минем кебек матур итеп әйт. Исәнмесез, балалар!

Шүрәле. Минем кебек матур итеп әйт, исәнмесез, балалар.

Су анасы. Дөрес түгел, минем арттан кабатла, “Исәнмесез, балалар!”

Шүрәле. Минем арттан кабатла “Исәнмесез, балалар!”

Су анасы. Минем арттан дигәнне әйтмә, исәнмесез, балалар, дип кенә әйт.

Шүрәле. Минем арттан дигәнне әйтмә, исәнмесез, балалар, дип кенә әйт.

Су анасы. Уф, булмый синең белән, бир кулыңны, бергә әйтәбез.

Бергә. Исәнмесез, балалар! (Баш ияләр).

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Исәнмесез, исәнмесез! Кемнәр сез, каян килеп чыктыгыз.

Бергә. Таныш булыйк!

Шүрәле. Бу - Су анасы. Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятеннән.

Су анасы. Ә бу - Шүрәле. Шулай ук Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең герое ,кем нәрсә эшләргә кушса, шуны эшләп тик йөри. Без язгы ярминкәдән кайтып киләбез.

Шүрәле. Сатучы апалар, чәчәк ал, диделәр дә, мин чәчәк алдым.

Су анасы. Ә мин, юлда балалар очрар әле диеп, шарлар алдым. Матурмы? Матур шул. Әйдәгез уйнап алабыз. “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы биюле уен (барлык төркем балалары катнаша).

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иштәшләре арасыннан берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри керпеләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б…

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт йортны саклый.)

Уен беткәч Су анасы белән Шүрәле алып килгән бүләкләрен һәр балага өләшеп, саубуллашып чыгып китәләр.

Алып баручы. Балалар, без бит бүген яз бәйрәме үткәрәбез. Нәүрүзбикәне көтәбез. Әйдәгез, бергәләп чакырабыз.

Балалар. Нәү-рүз-би-кә! (Вальс яңгырый. Кәрзин тотып Нәүрүзбикә керә).

Нәүрүзбикә. Исәнмесез, минем нәни дусларым! Бик сагындым үзегезне.

Агымсулар кичтем мин

Сезгә килдем мин.

Нәрүз әйтеп үстем мин,

Нәүрүз мөбәрәк булсын! (Уртанчылар төркемендәге балалар Нәүрүзбикәне түгәрәк уртасына алалар).

Алып баручы. Күңелле бездә бәйрәм,

Яз кызына күп сәлам.

1 нче бала. Әй, Яз кызы, син килдең.

Нәрсәләр алып килдең?

Нәүрүзбикә. Чәчәкле келәмнәр чиктем.

Болын өсләренә җәйдем.

2 нче бала. Әй, Яз кызы, син килдең.

Нәрсәләр алып килдең?

Нәүрүзбикә. Каеннарга алка элдем,

Яшел күлмәк алып килдем.

3 нче бала. Әй, Яз кызы, син килдең.

Нәрсәләр алып килдең?

Нәүрүзбикә. Басу-кырларда зур эшләр,

Тиздән чыгар игенчеләр.

Дуслар, ә сез минем дусларым яз айларын беләсезме?

4 нче бала. Беләбез, беләбез, хәзер санап бирәбез.

Март, апрель, май, менә шушы 3 ай.

Нәүрүз. Афәрин, афәрин! Кечкенә булсалар да бик тәмле телле балалар икән. Булдырдыгыз. Кул чабыйк әле үзегезгә. Кул чабалар.

Дусларым! Көн белән төн тоташкан,тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер - берегезгә ягымлы булыгыз.Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар,телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.( Кыңгырау,гармун тавышы ишетелә).

Алып баручы. Ишетәсезме, кыңгырау һәм гармун тавышлары ишетелә.Тагын кунаклар килә ахрысы.Күрегез әле ,балалар,Кыш бабай түгелме бу,рәхим ит, Кыш бабай, түрдән уз!

Кыш бабай. Бу нинди җыен монда?

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха-ха-ха!

Бер өрермен-җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм-кар ятар,

Елга-күлгә боз катар,

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүзбикә. Шап итсәм җил тынар,

Елмайсам-карың елар.

Үзең кит, Кыш бабай!

Кыш бабай. Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүзбикә. Минем дә бит тайларым бар,

Җитез апрель, майларым бар!

Алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасың, безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә.

Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүзбикә. Бөтен шартларыңны да үтәрмен.

Кыш бабай. Менә кашык, менә күкәй.

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам.

Кайсыбыз алдан килер? /узышалар/ Нәүрүзбикә беренче булып килә.

Алып баручы: Кыш бабай, карт булсаң да үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең.

Чума үрдәк, чума каз” җырлы-биюле татар халык уены. (Барлык төркем балалары да катнаша).

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата

Кыш бабай:

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.

Бу сабыйлар хакына.

Балалар, бик күңелем булды. Рәхмәт сезгә. Мин тыныч күңел белән өемә, карлы-бозлы биләмәгә кайтып китәм.

Алып баручы. Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулга-кул тотынышып

Без бәйрәм итик инде.

“Шома бас” көенә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җырлый.

Уйнат, уйнат гармуныңны

Авазлары чыңласын

Нәүрүз бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын

Эх шома басабыз

Биеп күңел ачабыз.

Әйдә, әйдә катырак бас

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара

Бу балалар дисеннәр.

Эх, шома басабыз

Биеп күңел ачабыз.

Җыр бетүгә зурлар төркеме балалары залда өй ясалган почмакка җыелалар.

Алып баручы. Ач ишегең керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Түтәй.(өйдән). Керегез,керегез,балакайларым,

Без сезне күптән көтәбез,

Нәүрүз котлы булсын!

1 бала.Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй. (күкәй бирә).

2 бала. Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май ,күкәй,калак кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә,сызланма!( күмәч бирә).

Балалар җыйган күчтәнәчләрен ,бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә, алып чыгып китәләр. Аннан урыннарына кереп утыралар.

Алып баручы. Балалар, безнең яз иртәбез тәмам. Нәүрүзгә, безгә килеп бәйрәм ясаганы өчен зур рәхмәт әйтик. Дус-тату яшик!

Нәүрүз. Дусларым, рәхмәт, матур теләкләрегез, ачык йөзле, шат-күңелле булганыгыз өчен. Кадерле дуслар, кунаклар! Минем сезгә бер үтенечем бар: “Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсыннар.

Алдагы көннәрегездә

Телим сезге уңышлар

Муллыкта тыныч тормышта

Гомерләр үтсен дуслар.

Кәрзинемдә күчтәнәчләр,

Алып килдем мин сезгә.

Бик күңелле сезнең белән

Рәхмәтләр яусын сезгә!

Алып бар. Балалар, күчтәнәчләр алгач нәрсә әйтәбез?

Балалар. Зур рәхмәт!

( Балалар белән саубуллаша, чыгып китә).

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий-Мәктәпкә озату кичәсе

Мәктәпкә әзерлек төркемендэ- балаларны мәктәпкә озату,бакча белән хушлашу....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау"

Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбиялә...

Нэурузбикэне каршылау.

Балаларны бэйрэмнэр белэн таныштырып бару, белемнэрен тулыландыру....

Кошларны озату

"Кошларны озату " күңел ачу...

мәктәпкә озату кичәсенә сценарий

мәктәпкә озату кичәсенә тамаша, шигырьләр......

Боз озату

Интегрированная деятельность татарского национального праздника...

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие...