Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие
материал (старшая группа) на тему

Закирова Венера Мидхатовна

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие

Скачать:


Предварительный просмотр:

Урамда кунакларны кабул итү.

Рамазан

Бәйрәм дәрте бүген һәрбер өйдә

Куанычлар балкый йөзебездә.

Бәйрәмебез ямен уртаклаша

Зур кунаклар бүген түребездә.

Ясминә

Киләчәкнең башы – бүгенгедә,

Өйрәнәбез, сөйләшәбез ике телдә.

Куанам мин, горурланам: балаларга

Барлык шартлар тудырылган илебездә!

Розалина

Өйрәнәбез бакчабызда

Изге гамәл кылырга:

Табипмы, рәссам, очучы –

Президент булырга!

Иң мөһиме  безнең өчен -

Кеше булып калырга!

Әмир  

Хуш килдегез, мөхтәрәм кунаклар,

Түребезгә рәхим итегез!

Чиккән төсле яулыкларны

Истәлеккә кабул итегез!

              Балалар бакчасы буенча сәяхәт маршруты (1нче төркем)

  1. Встреча гостей у центрального входа детского сада (заведующая, 3 ребёнка).
  2. 1 этаж. Спортивный зал – показ гимнастики с элементами сюжета из татарских сказок -  инструктор ФК Адиева Айгуль Рустямовна.
  3. Холл 1 этажа – выставка дидактических игр по обучению двум государственным языкам.
  4. Группа №3 – воспитатель Ляйля Раушатовна, занятие с подготовительной группой.
  5. Холл 2 этажа - библиотечный уголок для родителей и детей.
  6. Обзор методического кабинета.
  7. Через музыкальный зал в холл II этажа, где будет размещена выставка дидактических игр по обучению двум государственным языкам, кабинет татарского языка.
  8. Группа № 12  - воспитатель Роза Раифовна,  занятие со  старшей группы.
  9. Музыкально-театрализованное представление «Әбиемнең сандыгы». Музыкальный зал.

Маршрут по детскому саду (2 группа)

  1. Встреча гостей у центрального входа детского сада (заведующая, 3 ребёнка).
  2.  Холл II этажа, выставка дидактических игр по обучению двум государственным языкам, кабинет татарского языка.  
  3.  Группа № 12  - воспитатель Роза Раифовна,  занятие со  старшей группы.
  4. Через музыкальный зал обзор методического кабинета.
  5. Холл 2 этажа - библиотечный уголок для родителей и детей.
  6. Холл 1 этажа – выставка дидактических игр по обучению двум государственным языкам.
  7. Группа №3 – воспитатель Ляйля Раушатовна, занятие с подготовительной группой.
  8. 1 этаж. Спортивный зал – показ гимнастики с элементами сюжета из татарских сказок -  инструктор ФК  Адиева Айгуль Рустямовна.
  9. Музыкально-театрализованное представление «Әбиемнең сандыгы». Музыкальный зал.

“Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән музыкаль кичә сценарие.

Әби белән бабай эскәмиядэ өй каршысында утыралар. Бабай гармунда уйный. Әбинен кулында альбом.  (Слайдта авыл күренеше)

Бабай: ЭЭЭЭх бар иде шул бәхетле чаклар. . .

Балачаклар, яшь чаклар. . .

Әби: Әйдә, картым, рәхәтләнеп яшь чакларны бер искә төшереп алыйк әле. И, и, и, исеңдәме гөрләтеп аулак өйләр уздырган чаклар.

Бабай: Истә, карчык, истә.

Аулак өй күренеше.

Сызгырган тавыш ишетелә.

 Кызлар бер яктан, малайлар икенче яктан чыгалар.

Рамазан: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.

Әмирә: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.

Рамазан: Кызлар, аулак өйгә кертегез...

Әмирә: Акчаларыгызны әзерләгез

Рамазан: Ярар, ярар, кертегез инде?!

Әмирә: Егет, сина ни кирәк?

Рамазан: Кара кашлы кыз кирәк

Әмирә: Егет, сина ни кирәк?

Рамазан: Каз- мамык ястык кирәк.

Әмирә: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. (Кызлар көлешә)

Әмирә: Бушка кертмибез, акчаңны әзерлә.

Малайлар: И-и-и-и, акча бездә бер букча (керәләр) (Кәнфит бирәләр)

Рамазан: И-и, бер кәнфиткә алдандыгыз, кызлар.

Малайлар: Капма-каршы басалар

                    Челтәр элдем читәнгә

                     Җилфер-җилфер итәргә,

                     Без килмәдек буш китәргә,

                     Килдек алып китәргә

Кызлар:      Алын алырсыз микән,

                      Гөлен алырсыз микән,

                      Урталарга чыгып сайлап,

                      Кемне алырсыз микән?

Әмир Хадиул: Әйдә, кызлар, бер биеп алыйк әле.

Түгәрәк ясап бииләр,

Бию

Бию беткәч...

Ясминә: Карагыз әле, әбиемнең сандыгы тора!

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә,

Халкыбызның бизәкләрен-

Әйдәгез, карыйк бергә...

(Ясминә сандыгын ачып, әйберләр чыгара).

Розалина:Менә чиккән сөлгеләр. Менә монысы – алъяпкыч., Ә хәзер табышмак әйтәм

Яңа гына кидем итек,

“Ч” өстәгәч, булды…

Кызлар: Белдек, белдек ул булыр читек.

Курай чыгара.

Нәзирә: Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

 Чын безнеңчә матур, милли көй;

 Башка килә уйлар төрле-төрле, —

 Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Ясминә: Мин беләм,  мин беләм, ул татар халкыбызның тынлы уен коралы -курай була.

Курай оркестры чыга

Розалина: Минем дә табышмагым бар, тыңлагыз әле:

Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

кызларның биер чагы.

Кызларга бик тә  килешә

Башындагы…(калфагы)

Амира: Бүреге.

Калганнар:  Калфагы

Ясминә: Әмирәгә нинди җәза бирәбез?

Розалина: Калфак турында шигырь сөйләсен.

Шигырь: Калфагым

Бәрхетләрдән калфагым,

Ука белән чигелгән;

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән

Мустафин Әмир:  Ә минем табышмакның җавабын таба алмыйсыз:

Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Баш түбәмдә…ул минем ( түбәтәем)-

Рамазан: Шләпә микән, түгелме?...

Әмир: Белмисеңме, кәләпүш була ул.

Әмир: Рамазанга  нинди җәза?

Егетләр: Кәләпүш турында шигырь сөйләсен.

Шигырь “Кәләпүшем”

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

 -Менә шушындый була ул –

Татар малае!-дидем.

Әмир: Мин дә татар егетләре турында бик матур шигырь беләм

Шигырь «Татар егете”

 Ясминә сандыктан китап ала.  Китап эченнән фото төшә. Анда шәһәрнен беренче төзүчеләре сурәтләнгән. Слайдта фото.

Возвращение эби белэн бабай:

 Әйе, бар иде яшь чаклар.... Шәһәребезне төзи башлаган вакытлар . Ә хәзер шәһәребез танырлык та түгел...

Ясминә:  Ә бу нинди китап, әбием?

Әби: Бу китапта Түбән Кама шәһәренең 50 еллык тарихы язылган! Әби оныгына альбом күрсәтә,звук перелистывания страниц  залда 2 нче кыз шәһәребез турында шигырь сөйли. Слайддта фото бара.

Мин яратам сине Түбән Кама.(1 бала сөйли)

Түбән Кама гүзәл, матур шәһәр (Слайд1)

Россиядә бик зур дан тота.

Урманнары, парклары матур,

Музейлары гына ни тора. (Звук перелистываниястраниц)  

Изге чишмәсе дә сокланырлык (Слайд2)

Чулман буйларында урнашкан

Суы тәмле, табигате матур

Әллә шуна  аны яратам(Звук перелистываниястраниц)  

Нефтехим һәм шин заводларын (Слайд3)

Чит илләрдә инде беләләр

Күрер өчен тәҗрибә тупларга

Бик еш анда килә түрәләр(Звук перелистываниястраниц)  

Түбән Кама күп милләтле шәһәр(Слайд4)

Алар барда тату яшиләр

Кыш озату, Нәүрүз бәйрәмнәре

Сабантуйлар гөрләп үтәләр(Звук перелистыванияс траниц)  

Йолдызларга үрелеп үсә(Слайд5)

Яна салган зур йортлар

Һәркем бәхетле яшәсен

Гел балкып торсын утлар(Звук перелистываниястраниц)  

Түбән Кама гүзәл, матур шәһәр(Слайд6)

Без сине яратабыз

Юбилей бәйрәмен белән

Котлау янгыратабыз! (Звук перелистываниястраниц)  

Балалар альбом карауны дәвам итәләр

(Звук перелистывания страниц)  

Әби:  Ә сез беләсезме... Быел август аенда шәһәребез үзенен 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә бит. Әйдәгез,  бергәләшеп шәһәр урамнарын бер әйләнеп  күреп китик әле... (Звук перелистываниястраниц)  

Экран да Тукай паркы күренеше.Әллүки янгырый

Бабай: Яшьлек урамындагы Тукай паркының яңартылуы хакында ишеткәнсездер инде. Хәзер ул ял итү һәм китап уку паркы.

Бабай:

Күрегезче? Кәжә белән сарык

Анда нишләп утыра?

Шүрәле дә бармакларын

Кыстырган бит агачка!

Әби:

Шәкерт hаман Акбаена
“Төз утыр”-дип  өйрәтә,
Кыз бала болын буенда

Кубәләкне күзәтә.

Әби:Чит илләрең читтң торсын

Мондый парклар булганда,
Бергә: Дусларым, сез дә килегез
Безнең Тукай паркына!
(Слайд 4)

Следующий лист альбома...

Әби: Ә бу фотода  безнен Түбән Кама шәһәренең бик данлыклы шәхесләренен берсе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сынчы, агач уймалар остасы Әхсән Фәсхетдинов. Ул безен калада рәссам булып җитешә

Бабай: Яңа төзелеп килгән яшь шәһәрдә аның беренче адымнары – биналарны, урам – мәйданнарны зур панно – рәсемнәр, агач уймалар, сыннар белән бизәү булды. Ул күбрәк Габдулла Тукай шигырьләренә, агачтан уеп сыннар ясый.(Слайд карау) ”

Идел буе шәһәрләре арасында ике ел рәттән мәдәни үзәк исемен яулаган Туган шәһәребезнең матурлыгы  шагыйрьләр тарафыннан мактала, җырларда җырлана.

Шигырь «Татарстан».  Ясминә Фәйрушина.

                             Җыр: Түбән Кама – яшьлек каласы.

Ямьле Кама буйларында

Урнашкан минем калам.

Матурлыгына сокланып,

Һәрвакыт һәйран калам.

Язлар җиткәч, табигате

Яшеллеккә күмелә.

Әйтерсең лә, юллары да

Гөлләр белән үрелә.

Чәчәк атсын, гөрләп торсын

Яшьлегемнең каласы.

Үз бәхетен шунда тапсын        

        Туган һәрбер баласы.

        76 нчы балалар бакчасы  тәрбиячесе Салахиева З.Г.сүзләре, музыка җитәкчеләре  Закирова В.М., Салахиева Л.Җ. көе


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Т үбән Кама шәһәренең т арих китабы

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013

Республиканың киләчәген күзаллау...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау"

Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбиялә...

"Татар кызы, татар малае 2014"

Күңел ачу, уеннар, җырлар....

Нэурузбикэне каршылау.

Балаларны бэйрэмнэр белэн таныштырып бару, белемнэрен тулыландыру....

Конспект : «Кышны каршылау».

Тәрбия бурычы:  көз турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; табигатькә, тереклек ияләләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; ба...

Тема: Театраль уен эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ үсеш халәтендә һәм коррекцияләү чарасы буларак куллану.

Мәктәпкәчә тәрбия- мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү, баланың иң мөһим табышы булып тора. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра...

Яңа елны каршылау

Яңа ел бәйрәмен үткәрү тантанасы. Балаларда яңа ел бәйрәменә караган шигырьләр, җырлар аша бәйрәмгә карата кызыксыну уяту....