"Татар кызы, татар малае 2014"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Күңел ачу, уеннар, җырлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл уеннар, җырлар.40.97 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе

Күңел ачу:

“Татар кызы”-2014, “Татар малае ”- 2014.

(зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Тәрбияче: Мөхетдинова Л.В

А.б. Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

Яшәсәгез сез гел муллыкта,

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы кайнар сәлам!

Җыр: « Әссәламегаләйкем ». 

1.Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем! (3 тапкыр)

2.Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа сәлам,
Әссәламегаләйкем! (3 тапкыр)

 А.б. Хөрмәтле кунаклар, безнең балалар бакчасында бүген зур тамаша. Бүген бездә “Татар кызы” һәм “Татар малае” 2014  бакча күләм бәйгесе үтә.

Бәйгене башлап җибәрү өчен жюри сайларга кирәк.

1.Бакча мөдире ......

2.Өлкән тәрбияче......

3.Әти-әниләр комитетыннан..........

Хәзер бәйгедә катнашучы кызларны, малайларны чакырам. Көчле алкышлар белән каршы алабыз.

Зурлар төркеменнән:

1. Диләрә.

2. Камиль.

3. Алина.

4. Кирилл.

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән:

5. Ландыш.

6. Ләйсән.

7. Рәзил.

8. Влада.

9. Илсөяр.

10. Денис.

 А.Б.Әссәламегаләйкем, дип сәлам юллыйк,

Безнең татар шулай башлаган.

Үзегез белән таныштырып узыгыз,

Бәйгедә бит шулай каралган.

 1.Беренче  чыгыш  “Үзем турында үзем” дип атала.

1. Хәерле көн, исәнмесез, изге булсын көнегез!

Сезнең алга чыгып бастым, мин Диләрә булам, белегез!

Чып-чын татар кызы бит мин! Зәй шәһәрендә туганмын.

Әтиемә, әниемә, нәни төпчек булганмын.

2. Мин – Камиль,

Шук малай,

Үткен малай.

Ут малай!

Мин – бик уңган!

Өлгер мин,

Юк-бар белән

 Көлдермим!

3.  Минем исемем Алинә 

Таллар миңа баш ия.

Талга кунган сандугач

Син  иң матур кыз дия.

4. Зәй шәһәре матур шәһәр,

Мин  шул шәһәрдә  тудым!

Үз Зәемнең керәшен улы

Кирилл исемле булам!

5. Нигә шаккатып торасыз, әллә танымадыгызмы?

Нинди кыз бу тагы дип аптырадыгызмы

Зәй шәһәреннән мин Ландыш атлы кыз булам

Әти-әни һәм апамның  куанычлары  булам.

 6. Мин Ләйсән булам,

Кояштан нурлар алам.

Болын буйлап, җырлый-җырлый,

Бакчага таба барам.

7. Минем исемем Рәзил, 

Зәй шәһәрендә тудым мин.

 Җырлыйм, биим, шигырь сөйлим,

Шундый уңган малай мин. 

8. Бар дөньяны куандырып шатлык өстәп җиһанга.

Вася белән Венерага Ходай биргән кыз бала.

Барысы бергә җыелышып исемендә тапканнар ,

Миңа инде иң матурны Влада дип кушканнар.

9. Мин - Илсөяр Йолдызлыгым кыз булыр

Икенче көзне көтеп алсак миңа 7 яшь тулыр

Менә хәзер сезнең алда чыгыш ясыймын бүген

Җырлармын да, биермен дә, сөйләрмен дә әле димен.

10. “Иң бәхетле кеше кем?”-дисезме,

Ул кеше мин Денис – белегез.

Мактана дип уйласагыз

Килегез дә күрегез.

А.б.Уңган безнең балалар,

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп

Шуны сөйләп бирерләр.

2 бәйге. Шигырь сөйләү осталыгын күрсәтәбез.

  1. Диләрә

Пешкән, әллә пешмәгән.

Мин йомыркалар пешерәм

Кухняда әни белән,

Аларның пешеп җиткәнен

Тикшереп карый беләм.

Моның өчен әйләндерәм

Алып йомыркаларны.

Кайсылары шәп әйләнә-

Пешкән була алары.

  1. Камиль

“Туган телем”.

Дөньяда ин матур ил

Ул- минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул-минем туган телем.

 

«Балам» диеп туган телдә

Әндәшә миңа әткәм,

“Әнием”, дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.    

  1. Алинә

Йөзем.

Йөземгә төште күзем:

Бигрәк матур бу йөзем.

Әле кызгылт, әле аллы.

Авызга салсаң – баллы.

Бик ошый миңа йөзем,

Мин ашыйм аны үзем.  

  1. Кирилл

Тел турында.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм өйрән татар телен!

  1. Ландыш

Кемдер көлә синең кебек,

Кемдер синеңчә йөри,

Кемдер назлы сүзләр әйтә,

Син сөйләгәнне сөйли.

Ләкин берсе дә төннәрен

Син булып төшкә керми,

Ялгышып кына берсе дә

Синеңчә дәшә белми!

  1. Ләйсән

Минем әби.

Бәлки минем әбине

Сез дә белә торгансыз!

Әбиемне әби диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь  әле,

Минем әби чип-чибәр

Әбине күргән кешеләр:

Кызлар кебек син диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?

  1. Рәзил

Санарга өйрәнәбез.

Берәү,

Икәү,

Өчәү,

Дүртәү...

Санарга өйрәнәбез.

Әллә никадәр сан белеп

Кайтабыз өйләргә без.

Без саныйбыз да саныйбыз,

Саный-саный арыйбыз.

  1. Влада

Бармаклар җитми.

“Бер, ике...” дип, Халидә

Бармак белән саный да,

Туктап кала “ун” дигәч тә,

Әнисенә карый да.

Әнисе:- Аппагым,- ди,-

Сана, сана тагын,- ди.

  • Ничек саныйм, - ди Халидә,-

Бетте бит бармагым, -ди.

  1. Илсөяр

Әби күзлеген эзли.

Кайда икәнен белми,

Әби күзлеген эзли.

Күзлеге бит кулында,

Әммә ул аны сизми.

-Әби,әби,- дим ана,

Каршысына ук килеп,

Җайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

-Рәхмәт, табып бирдең,- ди,

Аркамнан сөя-сөя.

  1. Денис

Минем әби.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 

Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

А.б. 3 бәйге: Тапкырга-табышмак.

  1. Акылы юк, үзе кеше өйрәтә. (Сәгать)
  2. Түтәрәм, түтәрәм, кунакны мин күтәрәм.(урындык)
  3. Тигез генә пыяла, үзен миннән ояла. (көзге)
  4. Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (миски)
  5. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. (туган көн)
  6. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала.Шулай да аны һәркем ярата. (бәби)
  7. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (уенчык)
  8. Җирдә яшәүчеләр өчен иң кадерле, ягымлы кеше. (әни)
  9. Лампа түгел-яктырта,

Мич түгел-җылыта. (кояш)

  1. Теле юк, үзе аңлата. (китап.)

А.б.  4 бәйге: Җыр бәйгесе.

1. Диләрә башкаруында “Гөлкәйләрем” җыры.

1. Җәйләр җиткәч бакчаларда

Матур гөлләр үстерәм

Аллы-гөлле чәчәкләрем

Күңелләрне үстерә.

Куш. Гөлләрем минем кадерлеләрем

Бакчаларга ямь өстәүче

Минем хуш ислеләрем

2. Җил-давыл чыкса әгәр

Мин аларны саклыймын.

Кырау гына тимәсен дип

Салкыннардан саклыймын.

Куш. Шул ук.

3. Әйдәгез әле бергә

Матур гөлләр үстерик

Дөнядагы бар кешенең

Күңелләрен күтәрик.

 2.Влада “Әбием, әбекәем”

1. Балам, дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Әй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен.

Куш. Әй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәламәтлек бирсен  Ходай,

Озын булсын гомерең.

2. Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әбекәем,

Син булган өчен генә.

3. Кирилл “Рәхмәт әнием”

1. Битемнән үбеп,

Сабыем, диеп

Уята мине

Әнием сөеп.

Куш. Әйдәле, бергә

Шатлыклар телик!

Иң әйбәт әни-

Минем әни бит.

2.Әни булганда,

Өйләр ямьлерәк,

Күлмәкләр матур

Ашлар тәмлерәк.

Куш.Әни булганда

Яшәве рәхәт.

Рәхмәт, әнием

Сиңа зур рәхмәт.

  1. Камиль “Солдатлар”
  1. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абыйда солдат булып

Ил чикләрендә торган.

  1. Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына

Мин үзем дә солдат булам

Үсим генә ааз гына.

  1. Ләйсән “Мин әтине яратам”.
  1. Әтиемнең йолдызы мин-

Ул миңа шулай дәшә.

Тәмле кәнфит, чикләвек,

Уенчык алып кайта.

Куш. Бер матур җыр бүләк итәм-

Әтием җыр ярата.

Лә-лә-лә...

  1. Кулымнан тотып әтием

Иртән бакчага илтә

Үзенең эше беткәч,

Алырга килеп җитә.

Куш. шул ук.

6.Рәзил “Яфраклар бәйрәме”

1.Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле-

Кушыл син яңа җырга.

Куш. Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

2.Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

7.Ландыш “Җырлыйм әнием турында”

1. Бер кыз бала җыр чыгарган,

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк,-  диеп

Өйрәткән энесенә.

Куш. Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә:

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа!

2.Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын

Җирдә әниләр, кояштай,

Озын гомерле булсын.

Куш. шул ук.

  1. Алинә “Дустым бар”

1.Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

2. Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Җырларга яратабыз.

9. Денис “Иң шәп бабай”

1.Сөеп  туймас балачак,

Иң бәхетле балачак

Бабай белән үткән кичләр

Мәңге истә калачак.

Куш. Яратабыз сине бабай

  Син бит безнең бер генә

Нурлы йөзле, шат күңелле

Иң шәп бабай син генә.

2.Синең эзләр сакланадыр

Бормалы сукмакларда

Һәй, бабакай, диябез без

Бик сагынган чакларда.

10.Илсөяр  “Кәрия-зәкәрия”

1.Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

 Аннан үрнәк алыгыз.

Куш. Кәрия – Зәкәрия коммая,

          Кәрия – Зәкәрия коммая,

          Кәри комма, Зәкәрия

          Зәкәрия коммая.          

2.Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

 Аннан үрнәк алыгыз.

3.Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

А.б. Ә, хәзер бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. Кемнең кулында түбәтәй кала шул татар-халык ашын әйтергә тиеш.

Туп, туп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды!

А.Б. Биюченең итәкләре                          

 Бии-бии кыскара.                                                                      

Биючегә сүз әйтмәгез                                                                          

Бии-бии остара.  

А.б. Безнең конкурсантлар башкаруында бию.

Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Жюри бәйгеләргә йомгак ясаган арада җыр тыңлап китик.

Җырлый Вероника. “Елмай”

А.б. Ә, хәзер бәйгегә йомгак ясау өчен сүзне жюриларга бирәбез.

Номинацияләр.

  1. “Иң оста җырчы кыз”
  2. “Иң тыйнак кыз”
  3. “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз”
  4. “Иң гүзәл кыз”
  5. “Иң күркәм кыз”
  6. “Татар кызы - 2014”
  7. “Иң оста сүзле малай”
  8. “Иң акыллы малай”
  9. “Иң кыю малай”
  10.  “Татар малае -2014”

1

2

3

4

5

6

Йомгак

1-Диләрә

2-Камиль

3-Алинә

4-Кирилл

5-Ландыш

6-Ләйсән

7-Рәзил

8-Влада

9-Илсөяр

10-Денис

  1. Визитка
  2. Шигырь бәйгесе
  3. Тапкырга – табышмак
  4. Җыр бәйгесе
  5. Татар халык ашлары
  6. Бию.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тиен малае - Җирәнкәй

Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ...

Сылу татар кызы

8 март бәйрәме уңаеннан сылу татар кызы кичәсе уздырылды. Кичә кызларның һәм әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә зур чара булып тора....

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...

куян малае шаян

куян малае шаян...

"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

В нашей многонациональной стране  детей с малых лет надо приучать уважать  людей  других национальностей, принимать их культуру, традиции.  И конечно же  знакомство с другими ...