Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Хазиева Алсу Габдельхамитовна

 

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табигатьтә аз калган чәчәкләр белән таныштыру һәм аларны сакларга кирәклегенә төшендерү. Квадрат формасындагы кәгазьне диагональ буенча помагын почмакка туры китереп бөкләргә, өчпочмак кәгазьнең почмакларын өскә таба күтәреп бөкләргә өйрәтү, күнекмәләрне ныгыту. Игътибарлылыкларын, хәтердә калдыру, уйлый белүләрен үстерү. Урманда, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыту. Сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләм телен үстерү, яңа сүзләр белән баету.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_tatarstannyn_kyzyl_kitaby.docx22.64 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: 

“Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табигатьтә аз калган чәчәкләр белән таныштыру һәм аларны сакларга кирәклегенә төшендерү. Квадрат формасындагы кәгазьне диагональ буенча помагын почмакка туры китереп бөкләргә, өчпочмак кәгазьнең почмакларын өскә таба күтәреп бөкләргә өйрәтү, күнекмәләрне ныгыту. Игътибарлылыкларын, хәтердә калдыру, уйлый белүләрен үстерү. Урманда, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыту. Сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләм телен үстерү, яңа сүзләр белән баету.

Шөгыльнең барышы:

-Балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаеп хәерле иртә телик. (Урман каравылчысы керә): - Мин – урман каравылчысы, җәнлекләрне, кошларны җәберләмиләрме, агачларны сындырмыйлармы, берәр җирдә учак янып тормыймы икәнен гел карап йөрим. Менә сезнең бакчагызга да килеп чыктым әле. Бу бакчада тәртипле балалар йөри микән дип бик беләсем килде.

Тәрбияче: - Бик дөрес эшләгәнсең Урман каравылчысы безнең бакчага килеп. Менә тыңлап тор әле.: Минем нәни дусларым,

Тиктормас кошчыкларым,

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз:

- Борын – борын заманда яшәгән ди ике дус – Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Кеше чәчәкле болыннарда йөргән, җиләк-җимешләр ашаган, кошлар тавышын тыңлап хозурланган, челтерәп аккан чишмәләрдән су эчеп, сусавын баскан. Авырса, шифалы үләннәр белән дәваланган. Шулай итеп, Кеше көчле баһадир булып җитлеккән.Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдырган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырылган, елгаларын пычраткан. Табигать ямьсезләнгән, эчә торган сулар кипкән, шифалы үләннәр сулган, сайрар кошлар тынган. Кешегә бик күңелсез калган. Ул яңадан дуслашырга диеп Табигатьне эзләп киткән. Күпме генә эзләсә дә ул үзенең элеккеге якын дустын таба алмаган.  Кеше үзенең ялгышын аңлагач. Дуслыкны яңадан кайтару өчен ул җиң сызганып эшкә тотынган. Тырышып – тырышып югалып баручы үсемлекнәрнең, кошларның, хайванарның, бөҗәкләрнең исемнәрен бер җыентыкка туплый башлаган. Кеше җыентыкны “Кызыл китап” дип атаган. Кызыл төсне ул кисәтү төсе дип аңлаткан.

-әйдәгез әле балалар “Урман кагыйдәләре” дигән үстерешле уен уйнап алыйк. (туп белән).   -Әйдәгез, әле, балалар, әйтегез әле миңа урманда нәрсәләр эшләргә ярамый: урманда шауларга, агачларны сындырырга, чүпләргә, учак яндырырга, кош ояларына тияргә, төрле үлән һәм чәчәкләрне йолкырга, җәнлекләрне җәберләргә һәм өйгә алып кайтырга ярамый.

-Менә безнең Ильдан урман турында бер бик матур шигырь белә:

И күңелле бу урманда,

Табигать почмагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз.

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – бик зур байлык,

Табигатьне саклагыз.

 Балаларга “Кызыл китап” тәкъдим ителә. Аның битләре арта барган саен табигатькә куркыныч күбрәк яный.  Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, ни өчен китапның тышы кызыл төстә? Балалар: Кызыл төс – кисәтү төсе ул.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен үсемлекләр күпләп юкка чыга?

Балалар: Чөнки кешеләр күпләп урманнарны кисәләр, кошларны- хайваннарны аулыйлар, болыннарны таптыйлар.

Тәрбияче: Балалар, табигатьне саклауга без ничек ярдәм итә алабыз соң?

Балалар: Кошларга җимлекләр эләбез, чәчәкләр утыртабыз, чүпләр җыябыз. Әти-әниләр белән кырмыска ояларын әйләндереп алабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, һәркем табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш.

Физкультминутка (рефлексотерапия) Аудиоязма кулланыла.

Тәрбияче: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Без үзебезне урманда итеп хис итик. Урман һавасын барыбыз да иркен итеп сулыйбыз (2-3 кат сулышны чыгарабыз), сукмак буйлап алга атлыйбыз. Чү, кош оясы төшкән, әйдәгез аны урелеп, сак кына, аяк очларына басып урынына алып куйык. Саф сулы чишмәдәге су алып, бит-кулларыбызны юыйк. Як – ягыбызга карап, тирә як гүзәллегенә сокланыйк.

-Шөгыльне дәвам итик. Җайлашып утырыгыз,

Тыңлагыз һәм карагыз,

Тынычлыкны бозмагыз.

Шушы урман аланында,

Җылы кояш нурында

Бер чәчәк үсеп чыккан.

Исеме аның – кыңгырау. (Серле музыка яңгырый.)

(Кыңгырау чәчәк киеме кигән кыз чүгәләп утырган һәм кул-яфракларын баш очына кушырып куйган була.Кыңгырау-кыз әкрен генә тора, кул-яфракларын як-якка ачып җибәрә һәм тирбәлеп ала.)

Тәрбияче:

Кинәт аның янына

Килеп чыккан бер куян,

Кыңгырау чәчәкне күргәч

Аңа карап сокланган.

(Куян булып киенгән бала сикереп Кыңгырау янына килә, аның тирәли әйләнеп чыга, башын чайкый.)

Куян: Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа! Әйдә, икәү дус булабыз!

Кыңгырау: Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу?

Тәрбияче:

Аңа җавап бирергә

Өлгермәгән шул куян.

Белмимен әллә каян

Бер малай килеп чыккан. (Урман аланына бер малай сикергәләп килеп чыга.)

Малай: Күр инде, нинди матур чәчәк! Өзеп алыйм әле үзен. (Малай чәчәккә үрелә. Куян тиз генә Кыңгырау белән малай арасына баса.)

Куян: Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул минем дустым! Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый. Күмисеңмени, ул болай да ялгызы гына үсеп чыккан?! Ә элек алар безнең урманда күп үсә иде. Өзәргә ярамый аларны! Әллә шуны да белмисеңме син?

Малай (гаҗәпләнеп): Белми идем шул! Кыңгырау чәчәк Кызыл китапка кертелгәмени ул?

Куян: Белмәсәң, бел! Башкаларга да әйтеп куй, Кыңгырау чәчәккә кагыласы булмасыннар! (Куян уң аягы белән җиргә тибеп куя. Кыңгырау чәчәк шатланып кул-яфракларын берничә тапкыр чәбәкләп ала.)

Кыңгырау: Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен!

Дуслык ул – яхшылык,

Дуслык ул – яктылык,

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Малай: Мине дә үзегезгә дуслыкка алыгыз әле! Башка беркайчан да сезне рәнҗетмәс идем. Бүтәннәрдән дә кул тидертмәс идем.

Кыңгырау: Алыйк без аны үзебезгә дуслыкка, Куянкай! Әйдәгез дуслар булыйк! (Алар бер-берсенә кул бирәләр.)

Тәрбияче:

Нинди шатлык!

Нинди бәйрәм!

Без дә басыйк тирәли,

Кулга-кул тотынышыйк,

Бер җырлап-биеп алыйк.

(Җырлы-бию: “Матур уен”, Татар халые уен җыры, Р. Сабит эшкәртүендә.)

Сез уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур,

Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә.

тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Әйләнәбез без бергә.

(Калган балалар кулга-кул тотынып, аларны әйләндереп алалар. Балалар җырлап, көйгә хәрәкәт ясап әйләнәләр.)

Тәр-че: -Күңел ачтык, ә хәзер дусларымтыңлагыз. –Без инде Кызыл китап турында сөйләшәбез шулай бит. Без инде әйттек Кызыл китапка табигатьтә бик аз калган тере җаннар турында язылган. Ә нәрсә соң ул табигать Кем әйтә ала?

1 бала:

Табигать ул тиңсез хәзинә:

Шаулы урман, челтер чишмә дә,

Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә.                                 АЙсылу.

Сакла аны, аңа син тимә.

Табигать ул тиңсез хәзинә:

Сайрар кош та, матур чәчәк тә,

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Безгә кирәк аны сакларга.

Тәрбияче: Без әле алга таба табигатьнең күп серләрен ачарбыз, Кызыл китап һәм аңа кергән тере җаннар турында күп нәрсә өйрәнербез. Ә бүген чәчәкләргә тукталабыз. Әйтегез әле, дусларым, нинди язгы чәчәкләр беләсез?

Балалар: Умырзая, энҗе чәчәк, җил чәчәк, кыңгырау чәчәк.

Тәрбияче: Дөрес, ә матур чәчәк күрсәгез, сез аны өзәр идегезме?

Балалар: Юк, өзмәс идек.

Тәрбияче: Нишләр идегез?

Балалар: Сокланып карар идек. Фотографияга төшерер идек. Рәсемен ясар идек.

Тәрбияче: Әгәр дә бөтен кеше чәчәк өзсә нәрсә булыр иде?

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр син чәчәк өзсәң,

Син дә, мин дә – барыбыз да

Бергәләп чәчәк өзсәк,                        Зиля

Матурлык җирдә калырмы?

Күбәләк кая куныр?

Аллы-гөлле чәчәкләрсез

Бик тә күңелсез булыр.

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр,

Явыз куллар өзмәсәләр            Ильдар

Шулай гел үсәчәкләр.

 Презентация карау.

Тәр-че:  - Әйдәгез балалар, без дә сезнең б/н чәчәк аланы ясыйк. Әйдәгез әле кыңгырау чәчәкне кәгазьдән ясап карыйк. Ясыйк та менә шушында ябыштырыйк. Ябыштыргач яңа кыңгырау чәчәге аланы килеп чыгар. Ә башта бармакларны уйнатып алабыз.

Бармак уены:

-Чәчәккә кунган бал корты су эчә (баш бармак б/н имән очраша)

Кырмыска килә су эчә...

Бөҗәк килә су эчә...

Күбәләк куна су эчә дә

Канат җәеп очып китә (ике баш бармак очраша да кул чуклары очып киткән хәрәкәт ясый)

Аңлату: квадрат формасындагы зәңгәр кәгазьне диагональ буенча почмагын почмакка туры китереп бөклибез. Өчпочмак килеп чыга. Аннары аның 2 як-як почмакларын күтәреп бөклибез. Килеп чыккан чәчәкне әзер сабакларга ябыштырабыз. (Балалар эше.Балалар оригами белән шөгыльләнгәндә табигать авазлары язмада яңгырый.

-Карагыз әле балалар нинди матур чәчәк аланы килеп чыкты.

Йомгаклау: Кадерле балалар, табигатьтә үзегезне чын хуҗаларча тотыгыз. Аны саклагыз һәм яклагыз. Табигатьне саклау ул – киләчәгебезне саклау, өебезне саклау дигән сүз.

Урман Каравылчысы: сездә миңа шундый ошады. Ягез әле бер табышмак әйтеп карыйм әле.

Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр,

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар. (“Кызыл китап”)

Кадерле балалар, табигатьтә үзегезне чын хуҗаларча тотыгыз. Аны саклагыз һәм яклагыз. Табигатьне саклау ул – киләчәгебезне саклау, өебезне саклау дигән сүз. Миңа китәргә вакыт инде сау булыгыз.

Тәрбияче:-Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Кайсы төше бигрәк тә. Әле бит балалар, безнең бакчабыз да нинди исемне йөртә? –“Кыңгырау” . Әйдәгез без сезнең б/н үзебезнең бакчабызга багышланган җыр б/н шөгылебезне тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированной непосредственно образовательной деятельности познавательно-речевая деятельность и конструирование из бумаги способом оригами. «Сказочная страна»

Конспект интегрированной непосредственно образовательной деятельностипознавательно-речевая  деятельность и конструирование из бумаги способом оригами.«Сказочная страна»...

Конспект коррекционного занятия по автоматизации звука «Л» с использованием современных образовательных технологий (техника оригами, мнемотехника) в старшей группе Тема: «Прогулка на теплоходе»

Конспект коррекционного занятия по автоматизации звука "Л" с использованием современных образовательных технологий (техника оригами, мнемотехника) в старшей группе...

Татарстанның “Кызыл китабы”.

Экият уку ярдэмендэ балаларны татарстанда сирэк очрый торган хайваннар хэм усемлеклэр белэн таныштыру....

Конспект НОД по ФЭМП в подготовительной группе на тему Счет и сравнение количества. Оригами «Лисичка».

Закрепление  умений  формировать группы из однородных предметов, перестраивать их;  учить устанавливать связь между количеством групп и количеством предметов в группе; упражнять в колич...

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру&rdquo...

Конспект занятия "Наше село - Кызыл-Мажалык"

Занятие построено с учетом национально-регионального компонета...