Тиен малае - Җирәнкәй
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Исламова Гульфия Накиповна

Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең үзләренә хас сыйфатларын билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslarym.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

     Тиен малае – Җирәнкәй.

(уртанчылар төркеме өчен тирә - юнь белән танышу һәм әвәләү

                                   шөгыле конспекты)

Максат: балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын куз аллауларына ирешү, урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк – җимешләрнең һәм яшелчәләрнең узләренә хас сыйфатларын билгеләү.

Методик алымнар: сораулар, уеннар, күзәтү, сюрприз момент, мактау, инд. булышу.

Кулланган материал: җәнлек һәм кош маскалары, “Урман шавы” музыкасы, агачлар, чәчәкләр, тиен маскасы яки киеме, “Кем кайчан туган”, “Серле капчык” уеннары өчен материал, пластилин, салфетка, әвәләү тактасы, бүләк.

                                      Шөгыль барышы:

- Дусларым, бүген без әкият илендәге урманга сәяхәт кылабыз. Мин - әнкә куян (тәрбияченең башында куян маскасы). Ә сез урман җәнлекләренең балалары булырсыз.

- Син, Ландыш – карга кызы, кап – кара каурыйлы, бик акыллы карга баласы.

- Син, Диләрә - куян кызы, ап – ак тунлы, озын колаклы.....

- Син, Рәсим – бүре малае.....

(Һәр балага маска кидерелә)

Тәрбияче:

Ә хәзер кулларны тотыштык, күзләрне йомдык, сезнең белән әкияттәге урман аланына очабыз (балалар тотынып түгәрәккә басалар, күзлә йомык).

“Урман шавы” музыкасы ишетелә.

 Тәрбияче:

Мин , дусларым, агачлар шаулавын ишетәм. Яле тынлагыз, сез нинди тавышлар ишетәсез?

Балалар: Тукран тукылдата, кошлар сайрый, күке кычкыра, балта чабалар, бүре улый ......

Тәрбияче: Бик таныш тавышлар, димәк урманга якынлашабыз. Яле күзләрне ачмыйчы гына иснәп тә карыйк, нинди исләр сизәсез?

Балалар: Чәчәк исе, яфрак исе, ылыс исе, балчык исе, бал исе (умарталык якын), аш исе (умартачылар аш пешерәләр), төтен исе (учак ягалар), бензин исе (утын кисәләр).

Тәрбияче: Ай – ай, черки тешли (сугабыз). Менә хәзер, бал корты бәйләнә (куабыз).

(Балаларның күзләре йомык вакытта икенче тәрбияче тирә - юньгә агачлар, чәчәкләр, ә идәнгә балаларга утырыр өчен тукымадан тегелгән яфраклар тезә).

Тәрбияче: Менә хәзер күзләрне ачсак та була, урман аланына килеп җиттек. Яле, урман белән танышуны дәвам итик. Урман нинди?

Балалар: Зур, куе, яшел, чәчәкле, бик күп яфраклар коелган ....

Тәрбияче: Сез, дусларым урман турында бик күп беләсез икән. Ә урманда үзегезне ничек тотарга кирәклеген әйтә аласызмы?

Балалар:  Агачларны сындырмаска, чәчәкләрне күп итеп, тамырлары белән җыймаска, кырмыска ояларын, кош ояларын туздырмаска, иптәшләреңнән аерылмаска, таныш булмаган җиләкләрне ашамаска, җәнлекләрне кыерсытмаска ....

Тәрбияче: Чү нинди елау тавышы ишетелә ул дусларым, кемне рәнҗеткәннәр, ни өчен? (Агач атрында тиен елап утыра). Исәнме, тиен дус, ник елыйсын, кем рәнҗетте?

Тиен: Юк – юк, миңа бер кем дә тимәде, минем бүген туган көнем, ә искә алып котлаучы юк. Шуңа күнелем тулды. Әйдәгез танышыйк, минем исемем “җирәнкәй”. Ә сез кем?

Карга кызы: Без урман җәнлекләренең балалары, урман буенча сәяхәткә чыктык. Бер дә кайгырма Җирәнкәй, без сине котларбыз, бергәләп бәйрәм итәрбез.

Тәрбияче: Җирәнкәй, яле утыр безнең яңга. (Балалар яфракларга утырыша) Әйдәгез әле, туган көн турында сөйләшеп китик. Туган көн ниниди була? Сез нинди ел фасылында тудыгыз? (Балаларны тыңлау) Ә хәзер “Кем кайчан туган?” дигән уен уйныйбыз. Бу коробкада чәчәкләр, кояшлар, сары яфраклар һәм кар бөртекләре бар. Мин аларны идәнгә таратам һәм бер, ике, өч дигәч, яз аенда туганнар кояш, җәй аенда туганнар чәчәк, көз аенда туганнар сары яфрак, ә кыш аенда туганнар кар бөртеге алырга тиешләр. (Уен уйнала)

Ә хәзер, Җирәнкәйне котлап җырлыйк. (Тиенне уртага алып “Туган көн” җыры җырлана)  Туган көн бүләксез булмый, без дә тиен баласына файдалы һәм тәмле җиләк – җимешләр һәм яшелчәләр бүләк итик. (“Серле капчык” уены. Бала капчыктан бер предмет ала һәм ул нинди кыскача сөйләп китә. Мәсәлән: Алма. Ул түгәрәк, тәмле, файдалы, баллы, сусыл, кызыл ....)

Кулыгызда сезнең нинди җиләк – җимеш яки яшелчә, кирәкле төсне сайлап пластилин әвәлибез һәм менә бу кәрҗингә тутырабыз. (Балалар алдан әзерләнгән урынга әвәлиләр һәм кәрҗинне тиен баласына бүләк итәбез)

Тәрбияче: Менә Җирәнкәй, туган көнеңә бүләкләр дә, котлаулар да булды.

Тиен: Рәхмәт сезгә, дусларым.

Тәрбияче: Мин дә Җирәнкәйгә һәм сезгә бүләкләр әзерләдем. Ләкин аны табара кирәк. (Уен “Ул кайда?”)

                 Ул гөл чүлмәге янында.

                 Ул сәгатьнең уң ягында.

                 Ул ике тәрәзә арасында.

                 Ул аста да, өстә дә түгел. Урталыкта.

                 Ул .......

(Балалар тапканчы шулай әйтелә. “Эссе, суык” уенын алсаң да була)

Тәрбияче: Менә, дусларым сәяхәтебез ахырына якынлашты. Рәхмәт, сез бик күп белүче, ярдәмчел дуслар икәнсез. Шушы урман аланыда үзебезнең яраткан уеннарны уйныйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар кызы, татар малае 2014"

Күңел ачу, уеннар, җырлар....

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....

Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз.

Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге.  Тема:Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз."Танып белү","Коммуникация"","Социализация"Бурычлар:Балаларның кышкы урман турында...

куян малае шаян

куян малае шаян...

"Керпе малае дуслар эзли"

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...

Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...

Авторская инсценированная сказка "Батыр үрдәк малае"

Основной целью является обучение татарскому языку через театрализованную деятельность. предполагаемый материал актуален для педагогов, музыкальных руководителей, применим для изучеия второго государст...