Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"
материал по развитию речи (старшая, подготовительная группа)

Нургалиева Миляуша Альбертовна

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.

Задачи: обучение детей выразительно говорить, пополнение словарного запаса, воспитание дружеских отношений.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_batyr_urdk_malae.docx15.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре

7 нче “Бәләкәч” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы

БАТЫР ҮРДӘК МАЛАЕ

мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен

сәхнәләштерелгән авторлык әкияте

 Татар телен өйрәтү буенча тәрбиячеләр:

Мухаметдинова Айгөл Айратовна,

Нургалиева Миләүшә Альбертовна

Батыр үрдәк малае

мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен сәхнәләштерелгән авторлык әкияте

Максат: театр сәнгате аша татар телен өйрәтү.

Бурычлар: 1.Персонажларның сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

                     2.Сүз байлыгын арттыру;

                     3.Дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Җиһазлау: Өй макеты, агачлар, кәрзин белән алмалар, койма, аудиоязмалар

Катнашалар: Үрдәк малае, Каз бәбкәсе (кыз бала), Ана каз, Әтәч, Тавык чебие, Күркә чебие, Төлке, Куян, Керпе, автор

Музыка (дәртле)

Автор: Җитәкләшеп үрдәк малае белән каз бәбкәсе (кыз) керәләр.

Каз бәбкәсе: Кара әле, дустым,нишләп бер кем дә юк икән?

Үрдәк малае: Әйе шул, кичә барысы да иртүк чыгарбыз дигәннәр иде.

Каз бәбкәсе: Әйдә, чакырыйк әле үзләрен. (сәхнә артына китеп чакыралар)

Үрдәк малае: Бак-бак-бак!!! Чыгыгыз тизрәк!!!

Каз бәбкәсе: Безгә зур үсәр өчен,

                       Йөгереп уйнарга кирәк.

Автор: Башка кошлар керә

Ана каз: Ягез, балалар, тату гына уйнагыз, яме!

Әтәч: Мин сезне койма башыннан карап торам.

Автор: Балалар йөгерешеп уйныйлар.

Тавык чебие: Мин арыдым. Әйдә бүтән уен уйныйк әле.

Каз бәбкәсе (үрдәк малаен җитәкләп): Әйдәгез, чума үрдәк, чума казны уйныйбызмы?

Күркә чебие: Ә мин йөзә белмим, чумарга куркам.

Үрдәк малае: Юююк, берәү дә чумарга җыенмый, уен бит ул.

Каз бәбкәсе: Я, әйдәгез, кара-каршы басабыз.

“Чума үрдәк, чума каз” уены

Автор: Үрдәк малае күбәләк куып чыгып китә. Башка кош-кортлар таралышырга өлгерми, әтәч кычкыра башлый.

Әтәч: Кикрикүүүк, кикрикүүүк!!! Төлке килә, качыгыз!

Автор: Барлык кошлар да качып бетәләр, каз бәбкәсе генә, барыр урын тапмый, басып кала.

Төлке: (ипләп кенә килә) Әһәә, эләктеңме, менә нинди йомшак син!!! (каз бәбкәсен эләктереп тә ала). – хәзер мин синнән аш пешереп ашыйм!

Каз бәбкәсе: (төлкедән ычкынырга теләп) Коткарыгыз, коткарыгыз, ярдәм итегез!!!

Автор: Кошлар башларын сузып-сузып карыйлар, чыгарга куркалар.

Төлке каз бәбкәсен алып китә.

Үрдәк малае килеп чыга, каз бәбкәсен эзли

Үрдәк малае: Дустым, син кая? Дустым?!

Әтәч: (күңелсезләнеп) Каз бәбкәсен төлке эләктерде. Без аңа ярдәм итә алмадык, курыктык. Ул аны урманга алып китте.

Үрдәк малае: Эх, дустым!..Ничек кенә сиңа ярдәм итим икән?..(бераз уйлап тора)  -мин сине эзләп табам, мин сине коткарам, - дип чыгып китә.

Автор: Читтәрәк агач төбендә куян калтыранып утыра.

Үрдәк малае: Исәнме, куян, син төлкене күрмәдеңме? Ул минем дустымны тотып, урманга алып китте.

Куян: Исәнме, күрдем, ул әнә шунда китте. (күрсәтә)

Үрдәк малае: Рәхмәт, куян.

Автор: Үрдәк малае юлын дәвам итә, керпене очрата. Керпе агач төбендә кәрзиненә алма җыя.

Үрдәк малае: Исәнме, керпе, син төлкене күрмәдеңме?

Керпе: Исәнме! Күрдем, ул әнә тегендә, өендә.

Үрдәк малае: Ярдәм ит зинһар, дустымны коткарырга булыш!

Керпе: Мин сиңа ярдәм итәм, әйдә минем арттан.

Автор: Төлкенең өе янына киләләр, үрдәк малае качып тора, керпе ишек шакый

Керпе: Төлке, төлке, тиз бул ,чык, балыксыз каласың, анда аю барлык җәнлекләргә дә балык өләшә.

Автор: Балык сүзен ишетеп, төлке чыгып чаба.

Каз бәбкәсе: Рәхмәт сезгә, мине коткардыгыз!

Үрдәк малае: Рәхмәт, керпе, ярдәмең өчен!

Автор: Керпегә кулларын болгап чыгып китәләр.

Керпе: Әйее, дус кайгыда сынала дип юкка гына әйтмиләр шул!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

дидактическая сказка на татарском языке

сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях"  . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...

Дуслык (сказка на татарском языке)

Сказка о дружбе для детей ....

"Песи,әтәч һәм төлке" сөенарий русской народной сказки на татарском языке

Русская народная сказка в переводе на татарский язык для инценировки...