Зирәк үрдәк маҗаралары сказка на татарском языке
план-конспект занятия по развитию речи

Сказка для детей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zirk_urdk_mazharalary_skazka_na_tatarmkom_yazyke.docx14.61 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад комбинированного вида № 24 «Васильки»

села Осиново Зеленодольского муниципального района РТ

«Зирәк үрдәк маҗаралары»

Кече яшьтәге балалар өчен әкият

                                                                                    Ефремова Анна Николаевна-      воспитатель

                                                                                    по обучению татарскому языку

                                                 «Зирәк үрдәк маҗаралары»         Ефремова Анна Николаевна

Борын-борын заманда,

Яшәгән – ди, сарайда,

Йорт кошлары арасында,

Зирәк үрдәк баласы да.

.

Өлкән үрдәкләрне тыңлап,

Үзенә белем җыйган.

Казларны, күркәләрне дә,

Көннәр буе тыңлаган.

Тыңлаган да, бер уй килгән

Зирәк үрдәк башына:

Оча беләм, йөгерәм, йөзәм,

Кирәк мина, сәяхәткә барырга.

Бердән-бер матур көнне,

Зирәк үрдәк баласы,

Чыгып китә сәяхәткә,

Белми,  кая барасын.

Бара торгач җитә үрдәк,

Бер зур елга ярына.

Балык белән тукланып,

Алу  аның уенда.

Суга керсә, бу ни хәл бу?!

Бер балык та юк  суда,

Су төбендә чүп-чар гына,

Димәк, сәбәбе шунда.

Ял итүче туристларга,

Әйтер сүзем шул минем:

Чүп-чарларны салырга,

Капчык кирәк алырга.

Үрдәк елга аша чыга,

Урман кырына бара.

Бер аланга җиткәчтен,

Хәйран калып туктала.

Бер төркем сыерчыклар,

Борчылып очыналар.

Зирәк үрдәк аңлады:

Оя эзли икән алар!

Туган якларын сагынып,

Җылы яктан кайтканнар.

Ә кешеләр, оя куярга,

Никтер өлгермәгәннәр.

Юлын дәвам итеп үрдәк,

Яшел сукмактан бара.

Куркып кала ул шулчак,

Каршына оча ябалак.

Нидән курыккан ябалак,

Сәбәбе бик куркыныч:

Сүндерелми калган учак,

Янгын чыкса, аяныч.

Бик тиз эзләп тапкан аны,

Зирәк үрдәк баласы,

Канатлары белән  җир сипкән,

Сүнгән учак, сүрелгән.

Учакларны сүндереп

Китәргә кирәк икән,

Зур янгын чыгасын әллә,

Кешеләр белмиме икән?

Үз уйларына чумып,

Сукмактан барган чакта,

Кошчыклар ярдәм сораган,

Тавыш ишетә еракта.

Зирәк үрдәк баласы,

Табып ала кошларны.

Канатлары белән күтәреп,

Ояларына куя аларны.

Көн артыннан, көн үткән,

Өйгә кайтыр чак җиткән.

Зирәк үрдәк баласы,

Бик күп юлларны үткән.

Үрдәк баласы аңлаган,

Шундый бер хакыйкатьне:

Һәр кешенең бурычы -

Ул саклау табигатьне!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

дидактическая сказка на татарском языке

сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях"  . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...

Дуслык (сказка на татарском языке)

Сказка о дружбе для детей ....

Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...

"Песи,әтәч һәм төлке" сөенарий русской народной сказки на татарском языке

Русская народная сказка в переводе на татарский язык для инценировки...