Дуслык (сказка на татарском языке)
материал по художественной литературе (старшая группа) на тему

Сагитова Гульназ Фаннуровна

Сказка о дружбе для детей .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ns4.docx16.53 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлназ   СӘГЫЙТОВА,

Арча шәһәренең беренче балалар бакчасы тәрбиячесе

Дуслык (әкият).

Еракта-еракта, биек таулар, зәңгәр диңгезләр артында бер урман булган. Бу урманның ерак аланында бик матур чәчкә яшәгән. Аның исеме Алсу икән.

Алсу көн дә йокыдан уянгач чык тамчылары белән юына, ә аннан соң  үзенең дуслары – зәңгәр күбәләкләр белән уйный ди. Бергәләшеп уйный торгач, көннең узып киткәне сизелми дә кала.

Күрше аланда Наян исемле керпе малае яшәгән. Наянга Алсу чәчәк бик тә ошый икән. Керпе малаеның Алсу белән дуслашасы килгән. Ләкин Наян бик оялчан булган. Ул һәр көн саен, ерак алана килеп, Алсу белән күбәләкләрнең уйнавын читтән генә күзәткән.

Менә бер көнне Наян бар батырлыгын җыеп :

-        Алсу, мин керпе малае Наян. Әйдә, дус булыйк.Бергәләп уйнарбыз. Мин сине гел яклармын. Кирәк булса, ярдәм итеп торырмын, - дигән.

-        Ха-ха-ха, - дип көлгән Алсу. – Минем синең кебек ямьсез энәле керпе малае белән дус буласым килми. Күрәсеңме, мин нинди матур! Дусларым күбәләкләр дә бик чибәр. Миңа яклаучы да, ярдәм итүче дә кирәк түгел. Бар кит. Башка минем күземә күренмә, - дип өстәгән.

Керпе малае Алсу әйткәнгә сүзләргә бик борчылган. “Дәрестән дә, мин шундый ямьсез, минем белән дуслашып булмыйдыр инде,” - дип уйлаган. Наян үз аланыннан ерак китмичә, беркемгә дә күренмәскә тырышкан. “Мине күреп куркырлар ,” – дип хафаланган.

Көннәр шулай бер-бер артлы уза торган. Бу җәй бик коры килгән икән. Яңгырлар яумаган. Болытлар җәй башыннан бирле бу урманга килмичә, җилгә ияреп, башка урманнарга, болыннарга китәләр икән.

Наян да , матур чиләкләрен алып, көн дә ерак алан артындагы инешкә суга йөри башлаган. Аның бик тә Алсуның хәлен беләсе, читтән генә булса да аны күрәсе килгән. Ләкин Наян: “Алсуны куркытырмын, кыяфәтемнән күбәләкләр дә куркырлар,” – дип уйлаган.

Шулай да бер көнне Наян, чиләкләрен  күтәреп суга барганда, түзмичә Алсу яшәгән аланга килгән. Йә, Ходаем, нәрсә бу! Аландагы чирәмнәр саргая башлаган. Ә Алсу  кибеп, бөкшәеп калган. Матур таҗлары сусызлыктан җыерчыкланып кечерәеп калганнар, ә яшел күлмәк итәге пычыранып беткән. Наян тиз генә Алсу янына йөгереп килгән һәм:

-        Алсу, исәнме? Син бер дә борчылма. Мин хәзер сиңа ярдәм итәрмен, - дип суга йөгергән.

Наян чиләкләре белән су сипкәч, Алсуның хәле яхшырып киткән. Ул елый-елый үзенең хәлләрен, яңгыр яумый башлагач дуслары күбәләкләрнең аны ташлап китүләрен, ярдәм итмәүләрен сөйләгән.

-        Син мине гафу ит, Наян. Мин сине үпкәләттем, ямьсез дидем. Матурлыкның вакытлы булуын аңламадым. Син минем белән дус та буласың килмидер инде. Күрәсеңме, мин үзем дә кибеп, сулып калдым хәзер...

-        Алсу, дуслык өчен матурлык мөһим түгел. Дусларның күңелләре яхшы, йөрәкләре чиста булуы күпкә әйбәтрәк.Мин сине, әлбәттә, кичерәм. Үз хатаңны, гаебеңне  таный белү үзе зур батырлык, - дигән Наян.

Шул көннән бирле чәчкә кызы Алсу һәм керпе малае Наян әле дә шул урманда бик тату яшиләр ди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

дидактическая сказка на татарском языке

сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях"  . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...

Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...

"Песи,әтәч һәм төлке" сөенарий русской народной сказки на татарском языке

Русская народная сказка в переводе на татарский язык для инценировки...