"Песи,әтәч һәм төлке" сөенарий русской народной сказки на татарском языке
материал (старшая группа)

Русская народная сказка в переводе на татарский язык для инценировки

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kotpetuh_i_lisa.docx12.95 КБ

Предварительный просмотр:

“Песи,әтәч һәм төлке”  (рус халык әкияте)

Яшәгән ди булган ди бер өйдә  бабай,песи һәм әтәч.Бабай һәр көнне урманга йөри торган булган,ди.Ә песи аңа ашарга илтә торган булган.Әтәч өйдә калып өйне саклаган.Менә бүген дә бабай урманга китте,һәм өй янына бер төлке йөгереп килеп җитте:

Төлке:Әхә,бабай белән песи урманга киттеләр,әтәч үзе генә калды.Миңа төшке ашка әйбәт булачак ул.

-Кикрикүк,кикрикүк,

Әтәчкәем,матуркаем

Ишегеңне ач әле

Кунагыңны күр әле.

Әтәч: Кем икән ул? Кем мине чакыра икән?(Тәрәзәдән карый,урамга чыга,ә төлке аны эләктереп ала,башына кара капчык кидерә дә урлап китә)

Әтәч: Коткарыгыз мине,зинһар өчен,төлке мине урлады,кара урманга алып кереп китте.Песи дустым кил тизрәк,коткар мине усал төлкедән.

Песи: Нәрсә булган икән,кем кычкыра анда?Бу минем дустым әтәч түгелме соң?(Төлке янына йөгереп бар)

-Төлке җибәр минем дустымны!(чыбыркы белән суга,төлке йөгереп китә)

Песи: -Әтәч дустым,таныш булмаганнар белән сөйләшмә,тәрәзәдән карама,аларга ишегеңне ачма,алар янына чыкма!

Әтәч: -Ярар,дустым,рәхмәт мине коткарганың өчен.

Алып баручы: Икенче көнне дә бабай урманга китә,ә песи аңа ашарга илтә.

Бабай: Әтәч,син өйне сакла,таныш түгелләргә ишегеңне ачма,алар янына чыкма!

Әтәч: Ярар,бабай.

А.Б.: -Төлкенең шуның кадәр әтәчне ашыйсы килә,ул тагын аның янына килеп,аны чакыра башлады.

Төлке:-Кикрикүк,кикрикүк

Әтәч дустым күр әле,

Тәрәзәдән кара әле

Мин сиңа бүләккә бодай алып килдем,

Мә,бодай аша әле.(Бодай бөртекләрен тәрәзәгә ата)

Әтәч: -Юк төлке,мине алдалый алмассың!Син минем дустым түгел,синең мине ашыйсың килә!

Төлке: -Юк инде әтәч,ашамыйм мин сине,сине үземә кунакка чакырмакчы идем,минем йортымны күрер идең,икәү чәйләр эчәр идек.Әйдә урамга чык инде!

(Әтәч урамга чыга,төлке аның башына кара капчык кидерә,алып китә)

Әтәч: Коткарыгыз мине,зинһар өчен,төлке мине урлады,кара урманга алып кереп китте.Песи дустым кил тизрәк,коткар мине усал төлкедән.

Песи әтәч тавышын ишетә дә ,төлке артыннан йөгереп китә.

Песи:- Әтәч дустым,әйттем бит мин сиңа,төлке янына чыкма,аның белән сөйләшмә дип.

Әтәч башын иеп тора.

Әтәч:-Гафу ит мине песи Мияу,сине тыңламадым.

Алып баручы:Өченче көнне бабай белән песи тагын урманга киттеләр.Төлке тагын әтәч янына килеп җитте,җырын сузып җибәрде.

Төлке: - Кикрикүк,кикрикүк

Әтәч дустым кил әле,

тәрәзәгә кара әле

Мин сиңа иген алып килдем

Туйганчы ашарсың дидем.

Әтәч телен йоткан бугай,минем белән сөйләшми дә.Әтәч,телеңне йоттыңмы әллә?

Әтәч: -Юк,төлке,мин синең белән сөйләшмим,синең мне ашыйсың килә.

Төлке:Әтәч дустым,син төлкегә ышанма,мин сине ашамыйм.Минем синең дустың буласым килә,синең белән урманда йөрисем,уйныйсым килә.Әтәч,урамга чык,мин китеп торам!

А.Б.:-Әтәчнең урамга чыгуы була,төлке аны тотып ала,өенә алып китә.

Әтәч:- Коткарыгыз мине,зинһар өчен,төлке мине урлады,кара урманга алып кереп китте.Песи дустым кил тизрәк,коткар мине усал төлкедән.

А.Б.:-Ләкин песи Мияу әтәчне ишетми.Менә песи өйгә кайтып керә,әтәчне тапмый.

Песи:-Минем дустымны төлке урлап киткән,аны тизрәк коткарырга кирәк.Ә явыз төлкене урманнан куып чыгарырга кирәк.(Кара капчык алып китә)

Песи:Төлке ач ишегеңне!Чыгар минем дустым әтәчне!(Песи төлкегә кара капчык кидертә,арманга кертеп җибәрә)

Әтәч: -Рәхмәт сиңа,песи Мияумине усал төлкедән коткарганың өчен.Мин башка беркайчан да таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәмен,аларга ишекне ачмамын,алар янына урамга чыкмамын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Русская народная сказка "Колобок" на английском языке без перевода.

Русская народнвя сказка "Колобок" на английском языке без перевода. При её рассказе я использовала деревянные фигуры главных героев, и вышло что-то вроде мини-кукольного представления....

Перевод русской народной сказки на тувинский язык "Как коза избушку построила" ("Ошку канчап бажын тудуп алганыл")

Перевод русской народной сказки на тувинский язык "Как коза избушку построила" ("Ошку канчап бажын тудуп алганыл")...

Сценарий развлечения «МЕЖДУНАРОДНЫЙ ДЕНЬ РОДНОГО ЯЗЫКА» (По мотивам русской народной сказки «Гуси-лебеди» с элементами регионального компонента)

Цели и задачи:1. Эстетическое развитие детей.2. Воспитание уважения к национальным традициям Адыгеи3. Привитие чувства любви и уважения к родному языку.4. Формирование понимания важности родного языка...

Сценарий музыкально-театральной постановки по русской народной сказке «Теремок» на английском языке

Сценарий музыкально-театральной постановки по русской народной сказке «Теремок» на английском языке...

.Русские народные сказки на осетинском языке.

В данной публикации представлены русские народные сказки переведённые на осетинский язык. ...

Русские народные сказки на осетинском языке.

В данной публикации представлены русские народные сказки переведённые на осетинский язык....