авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".
статья (подготовительная группа) на тему

Гафурова Нурфия Василовна

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk_yaki_kublklr_nichek_barlykka_kilgn.docx16.32 КБ

Предварительный просмотр:

Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән.

       Борын-борын заманда, бер чәчәкле аланда ике дус  яшәгән ди. Берсе аның Таңсылу исемле бал корты, ә икенчесе таҗлары төсле-төсле булган бер чәчәк.

      Әлеге алан, гади алан түгел, ә тылсымлы чәчәкләр иле булган. Анда аллы-гөлле хуш исле гаҗәеп матур чәчәкләр үскән. Иртән чәчәкләр таҗларындагы чык тамчылары белән  юынып талгын гына искән таң җилендә тирбәлгәннәр. Тирә-юньгә җиңелчә генә хушбуйларын сибкәннәр. Аланда бөҗәкләр дә күп булган: чикерткәләр яфрактан яфракка сикергән, чирәмдә кырмыскалар кайнашкан, тагын чуар камкалар, әкәм-төкәм, шөпшә, бал кортлары булган. Тик күбәләкләр генә булмаган.

      Һәр бөҗәкнең яраткан чәчәге булган. Менә безнең бал корты Таңсылуга да бер гаҗәеп матур, башка чәчәкләрдән таҗларының төрле төстә булуы белән аерылып торган бер чәчәк бик ошаган. Таңсылу көн дә әлеге чәчәккә очып килә башлаган. Чәчәккә дә Таңсылу бик ошаган.  Шулай итеп бал корты Таңсылу һәм Чәчәкнең дуслыгы башланган.  Дуслар бергәләп кояш нурында назланып серләшергә яратканнар. Чәчәк Таңсылуны таҗларына утыртып таң җилендә тирбәткән. Бал корты Таңсылу бик тырыш, эшчән булган. Шуңа күрә озак эшсез утыра алмаган. Шулай да дустының хәлен белергә, аның белән чәчәкләр илендәге яңалыклар белән бүлешергә беркайчан онытмаган. Чәчәк тә көн саен дустын зарыгып көтеп ала икән. Шулай көн артыннан көн үткән.

       Бу гаҗәеп чәчәкләр илендә явыз божан яшәгән. Божан көн дә тырыш бал кортларын күзәткән. Бер көнне ул Таңсылуны  күреп алган. Аның башына бер мәкерле уй килгән. Ул Таңсылуны үзенә хатынлыкка ураламакчы булган, үрмәкүч белән бергәләп тозак корган. Көннәрдән бер көнне безнең Таңсылу, Чәчәк дусты яныннан кайтып барганда, шул тозакка эләккән. Читтән күзәтеп торган Божан бик сөенеп бал кортын өенә алып кайтып киткән. Икенче көнне безнең таныш Чәчәк,  янына  Таңсылу килмәгәч,  бик кайгырган. Янынан узып баручы бөҗәкләрдән, әйләнә-тирәдә үсүче чәчәкләрдән Таңсылу турында сорашкан. Ләкин сылу, тырыш  бал корты Таңсылуның кайдалыгын берсе дә әйтмәгән. Өченче, дүртенче көнне дә килмәгәч дусты турында кайгырудан Чәчәгебез сула башлаган.

  • Эх, канатларым булса иде! Дустымны эзләп табар идем. – дип чәчәкләргә әйткән.

Бу хәбәр чәчәкләр иленең алиһәсенә ишетелгән һәм ул чәчәккә ярдәм итәргә булган.

  • Мин сиңа канатлар бирәм, тик син яңадан чәчәккә әверелә алмассың һәм дустың да сине танымас. Син шуңа ризамы?- дигән ул безнең Чәчәккә. Чәчәк әлбәттә риза булган. Чәчәкләр алиһәсе аңа тылсымлы таягы белән орынуы булган, Чәчәк аллы-гөлле күбәләккә әверелгән. Күбәләк оча алуына шатланып тизрәк бал корты Таңсылуны эзләп  киткән. Күбәләк бөҗәк һәм чәчәкләрдән сорый-сорый  бал кортының тозакка әләгүе турында белеп алган. Божанның өен ул бик тиз эзләп тапкан. Ләкин ничек коткарырга соң, ничек Божанның өенә керергә? Өй тирәли әйләнеп оча торгач бер кечкенә ярык күреп алган һәм икеләнеп тормыйча шул ярыктан өйгә кергән. Бу вакытта Божан өйдә булмаган. Тиз генә бал кортын эзләп табып, ишекнең биген ватып, дустын тоткынлыктан коткарган. “Дуслык тау күчерә”, дип тикмәгә әйтмиләр шул. Бал корты Таңсылу үзенең коткаручысын танымаган, аңа рәхмәт әйткән дә тизрәк Чәчәк дусты янына очкан. Аландагы Чәчәк дусты үскән урынны Таңсылу бик тиз эзләп тапкан.   Ә чәчәк үскән урында бары яфраклар гына калганын күргәч аптырап калган. Әйләнәдә үскән чәчәкләр монда нинди хәлләр булганлыгын сөйләп биргәннәр. Аларның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, Таңсылу үксеп елаган. Аның кайнар күз яшьләре тылсымлы чәчәк үскән җиргә төшкән. Ни гаҗәп,  шул арада бу урында бер серле үсемлек үсеп чыккан. Ул куе зәңгәр төстәге чәчәк кечкенә кыңгырауга охшаган  үсемлек булган. Шулай итеп  Кыңгырау чәчәк барлыкка килгән.

       Безнең Күбәләгебез дусты Таңсылуны читтән генә күзәткән, аның  исән-сау булуына бик тә сөенгән. Чәчәкләр алиһәсе мондый дуслыкка шаккаткан, тылсымлы таягы белән тагын берничә чәчәкне канатлы иткән, күбәләккә әверелдергән. Менә шулай итеп чәчәкләр илендә аллы-гөлле күбәләкләр барлыкка килгән.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская сказка-пьеса "Хитрая ягодка"(по мотивам сказки В. Катаева "Дудочка и кувшинчик")

Данный материал может использоваться, как самостоятельный сценарий праздника, развлечения и как часть мероприятия. Он предназначен для педагогов ДОУ в работе с детьми старшего дошкольного возраста в м...

Авторская сказка Пришва И.Г. "Сказка о большой сосне"

Сказка рассказывает о том,как любовь и доброта спасли большую дружбу....

Авторская игра по татарскому языку "Бармак уены"

Игра - презентация к знаменитой пальчиковой игре "Бармак уены". Эта игра поможет детям закрепить знание членов семьи на татарском языке....

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"...

Авторская игра по татарскому языку "Нәрсә артык?"

Цель игры: Закрепить умение находить лишний предмет и объяснить, почему он лишний.Ход игры:Ребенку предлагаются четыре картинки, три из которых объединены общим признаком. Воспитатель поочередно ...

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...

Авторский сценарий на татарском языке "Козге бэйрэм"

Авторский сценарий на татарском языке "Козге бэйрэм" для детей средней группы....