Авторский сценарий на татарском языке "Козге бэйрэм"
материал (средняя группа) на тему

Лотфуллина Альбина Ильшатовна

Авторский сценарий на татарском языке "Козге бэйрэм" для детей средней группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_byrm_1.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

"КӨЗГЕ БӘЙРӘМ"  

Гилазетдинова А.И.

МБДОУ № 69

Аннотация.

Сценарий урта яшьтәге балалар өчен язылган. Балалар урманга сәяхәткә чыгып китәләр.Аларга урман җәнлекләре очрый. Бәйрәмнәр балаларга шатлык китерү чарасы. Балаларга тирә-як, дөнья турындагы белемнәрен арттыру өчен. Бу сценарийны тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре куллана алалар.

Максат: Бәйрәм аша балаларның рухи байлыгын киңәйтү.

Бурычлар: - балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгытуны дәвам итү,

- җырлар,биюләр аша көзге табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга һәм күңел күтәренкелеген булдырырга омтылу, иптәшләренең чыгышын дикъкать белән тыңлау күнекмәләрен үстерү;

- балаларда чыгыш ясарга омтылыш тудыру, үз-үзен тоту алымнарын формалаштыру;

- күңел ачу кичәләренә мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.

Җихазлау: 10 кулчатыр, балалар санына көзге яфраклар, 3 кәрзин, гөмбәләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

Бәйрәмнең барышы:

Күңелле көй астында балалар залга керәләр һәм  бию башкаралар. Биюдән соң урындыкларга утыралар.

Алып баручы. Балалар, без бүген сезнең белән көз бәйрәменә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсең лә берсеннән берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда яшел, сары, кызыл, куе сары яфраклар. Көзге урман бигрәк тә матур хәзер.Балалар, мин сезгә көзге урман буйлап сяәхәт итәргә  тәкъдим итәм. Сез ризамы?

Балалар : Әйе, риза!

Тәрбияче белән балалар музыка астында ике түгәрәк ясап, урыннарына утыралар.

Алып баручы. Менә килеп тә җиттек.

Алып баручы. Күпме матур яфраклар. Әйдәгез әле шушы матур яфраклар белән бер уен уйнап алабыз. Минем кулымда өч агач рәсеме: каен, имән һәм өрәңге. Бер бала каен яфраклары җыеп, каен агачы рәсеме янына, икенче бала имән яфраклары җыеп, имән агачы рәсеме янына, өченче бала өрәңге яфраклары җыеп, өрәңге агачы рәсеме янына басалар.

Уен "Һәр агачка үз яфрагын тап"

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез яфраклар турында җыр башкарып алыйк.

"Көзге яфраклар җыры"

Бала.

– Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

– Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.(М.Фәйзуллина)

Кызлар кулчатырлар белән бию башкаралар.

Алып баручы. Балалар, ишетәсезме ниндидер тавыш, безгә кемдер килә.

Кулына кәрзин тотып ,( башка группадан бала) зур Тиен керә.

Тиен. Миңа әнием күп итеп гөмбә җыярга , гөмбәләрне шушы матур кәрзинемә салырга кушты.

Күңелле көй яңгырый. Сикерә-сикерә, җырлый-җырлый, ике нәни Тиен керә һәм бию башкаралар. Аланда төрле-төрле гөмбәләр баш калкыта.

 Ак гөмбә . Мин - ак гөмбә,

Мин - тәмле гөмбә.

Яраталар мине барысы,

Тырышсалар табарлар һәммәсе.

 Усак гөмбәсе . Мин- усак гөмбәсе

Бик тәмле һәм файдалы.

"Гөмбәләр" ( М.Фәйзуллина) дигән җырлы-уен уйнала.

Тиен. Күпме гөмбә үскән урманда

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

Алып баручы. Әйдәгез, нәни тиеннәр, бергәләп , Тиен апагызга гөмбә җыярга булышыйк.

 "Гөмбәләр җыю уены"

Тиен. Рәхмәт сезгә, дусларым,кәрзинем тулды , әнием бик шатланыр. Сау булыгыз.

Чыгып китәләр.

Алып баручы. Балалар, бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Җилләр исә,яңгырлар ява

Кошлар җылы якка китәләр

Көннәр кыскара,

Төннәр озая.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

Балалар: Көз!

 Матур көй астында кулына кәрзин тоткан Көз керә.

Көз. Исәнмесез, балалар!Күрәм, бүген сездә бәйрәм. Мин дә сезнең янга буш кул белән килмәдем. Матур уеннар, табышмаклар алып килдем.

Көз. Ә хәзер, балалар, бергәләп уйнап алыйк. Сорауларыма дөрес җавап бирегез. Игътибар белән табышмакларымны  тыңлагыз.

1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?(Көз)

2. Агач бөгә, кулы юк,

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса – сызгыра,

Тузаннарны туздыра. (Җил)

3. Лампа түгел– яктырта

Мич түгел җылыта. (Кояш)

Көз. Рәхмәт сезгә , балалар, бик тапкырлар икәнсез.

Алып баручы. Көз, безнең балалар син килүгә бик куп матур шигырьләр өйрәнделәр. Рәхим итеп тыңла.

Индивидуаль шигырьләр.

Көз. Балалар, карагыз әле минем кәрзинемдә җиләк-җимешләр дә, яшелчәләр дә бар . Тик алар буталганнар. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк.

Әйдәгез, яшелчәләрне бер кәрзингә , җиләк-җимешләрне икенче кәрзингә җыек.

Уен "Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр"

( Уен беткәч, күк күкрәгән, яңгыр тамган тавыш ишетелә.)

Алып баручы. Нәрсә булды? Нинди тавыш бу? Бар дөнья караңгыланды!

( Музыка астында залга болыт керә)

Болыт.Мин усал болыт, уйнарга яратмыйм. Ә сез Көз белән шаярасыз, биисез, җырлыйсыз.Шуңа күрә көзне сездән алып китәм һәм сезгә салкын яңгыр җибәрәм.

Алып баручы. Тукта, тукта, Болыт, усалланма.Безнең сиңа бер матур җырыбыз бар. Тыңлап кара әле.

"Яңгыр ява" җыры

Болыт. Бу бит минем яраткан җырым. Балалар, бик зур рәхмәт сезгә.

Көз. Менә дуслаштык та.Балалар, әйдәгез шушы матур бәйрәмебезне,  дуслашу хөрмәтенә парлы бию белән тәмамлыйк.

Болыт. Мин риза.

"Парлы бию"

Биюдән соң, көз балаларга кучтәнәчләр тарата.

Көз. Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз, биедегез дусларым. Барысы өчен рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

Болыт. Сау булыгыз, балалар!

Чыгып китәләр.

Алып баручы. Безнең көзге урманда сәяхәтебез ахрына якынлашты. Балалар бакчасына кайтырга да вакыт җитте.Сау булыгыз

Күңелле көй астында балалар залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская игра по татарскому языку "Бармак уены"

Игра - презентация к знаменитой пальчиковой игре "Бармак уены". Эта игра поможет детям закрепить знание членов семьи на татарском языке....

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"...

Авторская игра по татарскому языку "Нәрсә артык?"

Цель игры: Закрепить умение находить лишний предмет и объяснить, почему он лишний.Ход игры:Ребенку предлагаются четыре картинки, три из которых объединены общим признаком. Воспитатель поочередно ...

Сценария для татарского литературного праздника "Мусе Джалилю - 110 лет"

Сценария для татарского литературного праздника "Мусе Джалилю - 110 лет"...

Сценарий развлечения «Татарский КВН» для педагогов ДОУ по УМК.

" Татарский КВН" по УМК для русскоязычных воспитателей. Очень интересный и занимательный КВН, здесь русскоязычные педагоги закрепляют свои знания по татарскому языку в пределах УМК. Задания заставляют...

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сценарий народного татарского обряда встречи весны "Карга боткасы"

Татарский народный обряд «Карга боткасы». Сценарий.Опыт адаптации литературного и музыкального материала, особенности постановки в детском саду...