Сказка авторского сочинения на татарском языке по правилам дорожного движения для детей дошкольного возраста
материал по художественной литературе (младшая группа)
Данный документ представляет собой авторскую сказку на татарском языке для детей дошкольного возраста по правилам дорожного движения. Тема сказки - “Яшел сигнал -һәрвакыт!” важность соблюдения сигналов светофора на дороге.
В сказке рассказывается о том, как важно быть внимательным и следовать правилам дорожного движения, чтобы избежать опасных ситуаций. Сказка направлена на формирование правильного поведения на дороге у самых маленьких детей и поможет им осознать важность соблюдения правил безопасности.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 36.88 КБ |
Предварительный просмотр:
“Яшел сигнал -һәрвакыт!”
Кояш балкыган һәм чәчәкләр чәчәк аткан бер ерак илдә күңелле кешеләр яшән ди. Бу илдәге кешелщр гел бергә уйнарга бик ярата торган булганнар. Алар арасында Почемучки исемле бер кеше дә яши икән.
Бервакыт тиктомалдан Почемучка автомобильләр белән һәм дә юл белән бәйле бөтен нәрсәне тикшерергә һәм анын белән кызыксына башлаган. Сәяхәт итергә китәм дип хәтта карар кылган. Әлбәттә, дуслары аны узен генә беркайда да җибәрмәгәннәр кертмәделәр, Степа белән Умник та Почемучкага кушылырга уйлаганнар.
Алар үзләре белән бик күп тәмле ризык, эчемлекләр, шулай ук уенчыклар һәм китаплар алганнар да, юлга әзерләнгәннәр. Тик менә бәла: бу кечкенә кешеләр юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй дә белмиләр икән. Әлбәттә, алар арасында Умник дигән бер кеше дә булган, ләкин ул да еш кына кагыйдәләрне бутаган, чөнки еш авырган һәм шуның аркасында мәктәптәге дәресләрне калдырган. Алар юлны ничек аркылы чыгарга, аны бигрәк тә кайда чыгарга икәнен белмәгәннәр дә аңламадылар да икән. Юл билгеләре нигә кирәк икәнен белмиләр ди.
Өйләреннән Шәһәргә чыккач, алар зур юл күрделәр. Аның буенча җиңел автомобиль транпортлары, автобуслар һәм йөк машиналары йөри. Кешеләр, моны күргәч, бөтенләй югалып калдылар, чөнки алар хәтта юлның икенче ягына да чыга белмиләр.
Кинәт шунда, алар янында светофорга охшаган, бөтенләй таныш булмаган бер кеше килә пәйда була. Ул өч буйдан - буйга кызыл, сары һәм яшел төстәге ачык костюм кигән. Формадагы кеше бу кечкенә кешеләргә шуна эндәшә:
- Исәнмесез, сез юлның икенче ягына ничек чыгарга икәнен белмисезме? -диде светофор
- Исәнмесез, әйе! Сез безгә ярдәм итә алмассызмы? -диде Умник исемле кеше.
- Әлбәттә, бер авырлыгы да юк. Әйдәгез башта танышыйк. Минем исемем тылсымчы Светофорчик, ә сез? - дип таныштырды ул үзе белән.
Почемучка, Степа һәм Умник! дип алар да үзләре белән таныштылар.
- Дусларым, юлны тиешле урында гына, “җәяүлеләр кичүе” билгесе булган урында гына, һәм светофорның яшел сигналына гына чыгарга мөмкин.
Умник светофор сигналлары турында белә, ләкин еш кына аларның мәгънәләрен бутаган.
- Менә ничек икән! Ә мин һәрвакыт светофор сигналларын бутыйм һәм светофорның кызыл яктысына уйлый идем. Хәзер белермен! -диде Умка ышаныч белән.
- Ә ни өчен нәкъ менә “җәяүлеләр кичүе” дигән билге булган урында юлны чыгарга мөмкин? - Почемучка уңайсызланып елмаеп сорау бирде.
- Чөнки, ни өчен? Күңелсез хәл булырга мөмкин. Автомобильләр тиз хәрәкәт итәләр һәм алар тимер юллар һәм җәяүлеләр кичүләре каршында, светофорның кызыл сигналына туктыйлар.
- Хәзер аңлашылды, рәхмәт! - диде Почемучка.
- Әйдәгез, киттек, мин сезгә тагын кирәкле, бик мөһим кагыйдәләрне аңлатам. Хәзер мин сезне төрле юл билгеләре белән таныштырам. Алар ак, сары төстә, озын һәм өзек-өзек булып, бөтен була.
- Ә ни өчен? – дип сорады Степа.
- Менә күрәсезме, юл уртасындагы ак сызык. Бу хәрәкәт полосасын бер-берсеннән аерып тора. Һәм барлык машина йөртүчеләр уң якта торырга тиеш.
- Алга таба барабыз, юл кырыйлары буйлап тоташ линия бар, ул юл кырыен юлдан аерып тора.
- Дусларым, исегездә тотыгыз! Тротуар булмаса, юл кырыеннан сул яктан барырга мөмкин.
Тагын Светофор безнең кешеләргә җәмәгать урыннарында, транспортларында үзеңне ничек дөрес тотарга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында бик күп нәрсәләр сөйләде. Бу вакытта кешеләр тылсымчы Светофорчикны тыңладылар һәм барысын да, әлбәттә, истә калдырдылар.
Хәзер алар игътибарлылыкның юлда мөһим роль уйнавын беләләр иде. Бик игътибарлы булсаң, юл куркынычсызрак һәм күңеллерәк булачак икәнен аңладылар.
Шул вакыттан бирле Степа, Умка һәм Почемучка кешеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үти башладылар һәм аларны беркайчан да бозмаска, онытмаска сүз бирделәр. Алар моны һәркем өчен: җәяүлеләр өчен дә, автомобиль йөртүчеләр өчен дә мөһим булуын аңладылар. Бары тик шулай гына күңелсезлекләрне булдырмаска һәм үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне куркынычсызлыкта сакларга мөмкин бит икәнлеген аңладылар!
Яшел сигнал - һәрвакыт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обучение правилам дорожного движения детей дошкольного возраста.»
Материал полезен для воспитателей детского сада, студентов и родителей. В нём изложены все формы и методы ознакомления дошкольников с правилами дорожного движения....

Игры по правилам дорожного движения в дошкольном возрасте.
«Жизнь есть дар, великий дар и тот, кто её ценит, этого дара не заслуживает» - сказал когда-то Леонардо да Винчи. Эту ответственность необходимо воспитывать и в детях, ведь известно, что в большинстве...

Презентация по правилам дорожного движения старший дошкольный возраст
дорожные знаки , стихи, угадай какой знак спрятался в картинке ссылка на презентацию: https://yadi.sk/i/CkYStoSgrTD9W...

Программа по обучению правилам дорожного движения детей дошкольного возраста "Три сигнала светофора"
Программа по обучению правилам дорожного движения для детей дошкольного возраста от 3 до 7 лет...

Дидактическая игра по обучению правилам дорожного движения детей дошкольного возраста «Собери дорожный знак»
Дидактическая игра по обучению правилам дорожного движения детей дошкольного возраста «Собери дорожный знак»...

Развлечение по правилам дорожного движения старшего дошкольного возраста "Путешествие в страну дорожных знаков"
Цельразвлечения - создать у дошкольников доброжелательной атмосферы, продолжать учить соблюдать и выполнять правила дорожеого движения.Активизировать в речи слова на дорожную т...
- Мне нравится (1)

