"Керпе малае дуслар эзли"
материал по развитию речи (старшая группа)

Мухтарова Разиля Рафаилевна

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kerpe_malae_duslar_ezli.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

                Керпе малае дуслар эзли.
(Рафис Корбанның“Керпе малае дуслар эзли”пьессасы буенча )

1.Керпе малае (Көрән)- Г.Әмир
2.Куян малае
(Озынколак)- И.Ильяс
3.Куян кызы
(Йомшаккай)- Мәдинә
4.Тиен малае
(Шаянкай)-Кәрим
5.Тиен кызы (Наянкай)- Назлыгөл
6.Төлке кызы
(Төләнтәй)- Алинә
7.Әни төлке- Ильвина

(Музыка куела. Кулына кәрзин тотып керпе малае Көрән чыга. Биеп ала)
Көрән: О, яңгырдан соң күпме гөмбә чыккан.Тукта әле, кулымдагы кәрзинемә бу гөмбәләрне җыйыйм әле.(Гөмбә җыя)
О,кәрзинем бик тиз тулды. Туным энәле шунда да җыйыйм.Нинди генә гөмбәләр юк:каен,нарат...барсын да җыям җыям хәзер. Чү,нинди тавыш килә? (Агач астына кача)
(Уйный-уйный музыка астында  тиен, куян балалары керә. Биеп алалар)
Тиен малае:Әйдәгез, бергәләп сукыр тәкә уенын уйныйбыз.
Куян малае:Сукыр тәкә? Ул ничек уйнала соң?
Тиен кызы: Кайсыбызныңдыр күзен яулык белән бәйлибез дә, аңа тоттырмыйча тирәсендә йөрибез. Шул сукыр тәкә була.
Куян кызы:Әйдәгез кайсыгыз сукыр тәкә була? Мин булмыйм,әнә...(тиен малаена күрсәтә) Шаянкай булсын.
Куян  малае: Үзләре уйныйбыз диләр, үзләре “сукыр тәкә”дә булырга теләмиләр.
(Качкан җиреннән керпе малае Көрән чыга)
Керпе малае:Мин дә уйныйм эле сезнең белән?
Куян малае: Юк..Син чәнчисең.
Керпе малае: Уйныйм инде...
Тиен кызы:Ярар, уйнасын инде..әйдә ул “сукыр тәкә” булсын.
Куян кызы:Ярар инде..Уйнасын. Әйдә, кил күзеңне бәйлибез.
(Күзен бәйли)
Йә,тот әйдә.Без мондааа-ау..
Барысы бергә:
Сукыр тәкә йөгерә
Күрми ул бер нәрсә дә.
Йөгермичә нишләсен
Тота алмый берсен дә!
(Керпе малае Тиен кызын тотып ала)
Тиен кызы: Абау,чәнчеде!Ой-ой-ой!Авырта (Елый)
Куян малае:Әйттем бит, чәнчи ул дип!Кит моннан,без синең белән уйнамыйбыз.
Керпе малае:Гафу ит! Мин бит чынлап түгел!
Тиен малае:Юри генә дә чәнчемә! Бар,бар кит моннан.Әйдәгез башка җиргә.
Барысы бергә:
Көрән,көрән,көрәнле!
Чәнчи торган энәле
Йөрмә безнең тирәдә
Карап торма,кит әйдә!
(Барысы китәләр.Керпе ялгыз кала)
Керпе малае:(Елый)Мине берсе дә яратмый,миннән качалар.Минем энәле тун киеп йөрисем килми!Килми!Килми!(Тунын салып ыргыта)
Энәле тун нигә кирәк миңа!Куяннарның да,тиеннәрнең дә туннары энәле түгел бит.Энәсез керпе булып яшәргә телим.Берсен дә чәнчемим.
Мин барам,барам,барам,
Трам- тарам,тарам,тарам!
Энәсез минем туным,
Энәсез булып тудым
!(Чыгып китә)
(Тиеннәр,куяннар керә. Шулар яныны керпе дә керә)
Керпе: Исәнмесез, куяннар! Исәнмесез, тиеннәр!Нәрсә куркып калдыгыз?Әйдәгез, дуслашабыз!
Тиен кызы: Кем соң син?
Тиен малае:Безнең сине күргәнебез юк.
Керпе: Минеме?Танымыйсыз мәллә? Шаяртмагыз эле.
Куян малае: Каян килдең син безнең урманга?Африкаданмы әллә?Аенда синең кебек җәнлекләр бик күп,ди.
Керпе:Африкадан? Нинди Африкадан булсын! Керпе малае Көрән бит мин!
Куян кызы:Көрән?! Алдашма!Көрәнне күргүнебез бар безнең.Әле кичә генә Көрән белән уйнадык.
Керпе: Әйе шул.Менә шул көрән бит инде мин.! Керпе!
Тиен кызы: Керпе малае шул.Ә синең бит энәләрең юк.Уйнаганда Көрән чәнчеп бетерә.
Керпе: Менә шуңа күрә энәсез керпе булырга уйладым мин.
Тиен малае:Керпе энщсез булмый! Әйдәгез, киттек! Йә берәр начарлык эшләп куяр бу нәрсә! Китик җүнле чакта.(Китәләр)
Керпе:Туктагыз эле! Ышаныгыз инде, керпе малае- Көрән бит мин! Киттеләр... Ышанмадылар...
Мин урман буйлап киләм,
Исемем минем Көрән.
Кем тели дуслашырга
Энәсез керпе белән?!( Кереп китә. Төлке кызы чыга)

Төлке кызы: Шушы урманда әти-әнием белән бергә яшим.Бер генә дә дустым юк. Берсе дә минем белән дуслашырга теләмиләр.Куяннар да ,тиеннр дә мине күрсәләр тизрәк качалар.Дусларым булмагач бик күңелсез урманда.
Җырлый:Бер бәхетсез төлке кызы мин
Миңа һәрчак шундый күңелсез.
Аңламыйсыз минем хисләремне,
Чөнки минем хәлдә түгел сез...
Бер генә дә дустым юк шул минем.
(
Керпе малае чыга)
Керпе малае:Телисеңме мин синең дустың булам.?!
Төлке кызы:Телим!Ә син кем?
Керпе:Минме? Мин- керпе малае Көрән!
Төлке кызы: Керпе малае? Ә синең энәләрең кая?
Керпе: Ә мин энәсез керпе. Ә син кем соң?
Төлке кызы: Энәсез керпе дә буламыни? Минме? Мин-төлкы кызы Түләнтәй!
Керпе: Төлке? Ә син усал түгелме?
Төлке кызы: Түгел.
Керпе: Ә миңа Әтием төлкене очратсам. тизрәк качарга куша. Төлкеләр безнең дошман ди.
Төлке кызы: Ә мин дошман түгел. Үземә дуслар эзлим.Әйдә дуслашабыз.
Керпе: Мин дә,Әйдә дуслашабыз. Ә ничек дуслашабыз?
Төлке кызы:Бергә уйныйбыз.
Керпе: Ничек?
Төлке кызы:Әйдә, менә болай!(Җитәкләшеп әйләнеп җырлыйлар)
1.Дуслар белән күңелле
 Яшәве рәхәт,
 Дустым булганың өчен
 Сиңа зур рәхмәт!
 
Куш:Син- минем якын дустым,
            Мин- синең дустың.
            Яхшы-һәрвакыт янда
            Булганы дусның!
Төлке кызы:Әйдә хәзер, куян тотып уйныйбыз!
Керпе:Куян? Ә монда куян юк бит.
Төлке кызы:Син куян булырсың.
Керпе: Әй, минем алай уйныйсым килми.
Төлке кызы:Алайса...,Әйдә безгә.
Керпе: Юк,мин сезгә барырга куркам.Синең әти-әниең миңа тимәсләрме соң?
Төлке кызы:Син бит минем дустым. Ә минем әти-әнием дусларымны ярата.Әйдә киттек.
Керпе:Әйдә.(Китәләр.Әни төлке күренә,артларыннан күзәтә.)
Әни төлке: Хәй,молодец,кызым.Үземә охшаган! Хәйләләп өнгә алып кайтып китте. Тик нинди җанвар булды соң бу?Куян дисәң,куян түгел, керпе дисәң,керпегә охшамаган.Тукта,артларыннан барыйм эле.Кызымны харап итмәсен.(китә..җырлый)
Әгәр берәү, әгәр берәү
Юлыкса төлкегә,
Һичбер сүзсез,һичбер сүзсез
Калачак көлкегә!

(Төлке кызы белән Көрән чыга)
Төлке кызы:Менә безнең өн монда.Әйдә керәбез.
Керпе: Мин кермим, куркам.
Төлке кызы:Кемнән куркасың?
Әни төлке: Хи-и,акыллым,кемнән куркасың?Бездә ерткычлар юк.
Кем соң бу ,кызым?
Төлке кызы:Керпе малае Көрән.
Әни төлке: Керпе?
Керпе: Әйе, мин керпе малае.
Әни төлке: Менә шәп! Ә син нишләптер бер дә керпегә охшамагансың?
Керпе: Минем энәле тун киясем килми!
Әни төлке: Менә тиле! Бик шәп, бик әйбәт.Бар, бар өнгә керә тор.
Кызым,төшке ашка менә дигән ит алып кайткансың!Тәмле итеп кыздырып ашыйбыз үзен!
Төлке кызы: Әни! Син нәрсә сөйлисең? Ул бит минем дустым! Ул гына минем белән уйнады,без аның белән дус булырга сөйләштек.Көрәнгә тидермим.
Әни төлке: Вәт тиле!Төлке кызы димәссең.Бар,бар яныны кер.Мин хәзер чыбык җыеп киләм.( Китә)
Төлке кызы: Көрән! Көрән! Син кайда? Харап буласың,чык тизрәк!
Керпе: Ә-ә,? Нишләде?
Төлке кызы: Качыйк тизрәк! Сине утта кыздырып ашыйбыз диләр!
Керпе: Ут-т-та?  (Качалар)
Уф,уф! Арыдым мин,Төләнтәй!Хәлем бетте! Башка уйнамас идем төлке кызы белән!
Төлке кызы:Нишләп? Мин сиңа тимәдем бит!Без бит хәзер дуслар.Әллә минем белән дус булмыйсыңмы?
Керпе: Булам,булам. Тик башка беркайчан да энәле күлмәгемне салып чыкмам!
Төлке кызы:Чыкма шул! Алай яхшырак!
(Еракта керпе әнисенең тавышы ишетелә)
Әнәбикә тавышы:
Көрән! Син кайда?
Керпе:Әнә мине эзлиләр. Төләнтәй син кайт.Әтием икебезне бергә күрсә ачуланыр.
Төлке кызы:Тик син иртәгә шушы урынга,минем белән уйнарга кил яме,Көрән.Син чын дус ,Көрән.Рәхмәт сиңа!
Керпе:Ярар.Син дә! Син мине үлемнән коткардың! Рәхмәт сиңа!

Җыр барысы бергә.   ”Дуслык җыры”
                                     

                                               Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тиен малае - Җирәнкәй

Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Таныш булыйк: керпе"

Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...

Кыю керпе

сценари...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...

Керпе күчтәнәче (занятие в младшей группе на татарском языке)

видео доступно по данной ссылкеhttp://www.youtube.com/watch?v=VRQC1bOOM9g...

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....