«Аю баласы дусларын эзли» конспект НОД
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Гульсина Гумеровна Гизатуллина

Конспект НОД по формированию целостной картины мира на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayu_balasy_duslaryn_ezli.docx22.74 КБ

Предварительный просмотр:

Педагогның исеме,фамилиясе,әтисенең исеме,вазифасы.

Гизатуллина Гөлсинә Гомәровна,тәрбияче

Эш урыны (мәктәпкәчә белем бирү учреңдениясенең исеме)

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының катнаш төрдәге «Күңелле атынгыч» исемендәге 1 нче балалар бакчасы

Төркем яше

Кечкенәләр  төркеме ( 3– 4 яшь )

Белем бирү өлкә ләренең бәйләнеше

Танып белү:

Максат:татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;балаларның урман җәнлекләре турындагы белемнәрени ныгыту, яшәү рәвешләре турында башлангыч белемнәр бирү.

Гомумиләштерү:

Максат:балаларда  горурлык хисләре тәрбияләү.

Аралашу:

Максат: шигыръләр ярдәмендә сөйләм культурасын булдыру. 

Музыка:

Максат: жыр – моңга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Көйне аера белергә өйрәтү..

Шөгыльнең төре

интеграцияле ( бәйләнешле )

Шөгыльнең темасы

 «Аю баласы дусларын эзли»

Шөгыльнең максаты

Балаларны халык аваыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Иҗади фикерләү сәләте үстерү. Әңгәмә, нәфис сүз аркылы табигатькә мәхәббәт, хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Шөгыльнең мәсьәләләре

Белем бирү бурычлары:

  • Балаларны төрле төрдәге татар орнаменты һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Аң – белемне җәелдерү бурычлары:

  • Балаларның сөйләм культурасынүстерү  һәм гүзәллекне күрү алымын җәелдерү.

Тәрбия бурычлары:  

  • Татар халык иҗатына  мәхәббәт хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Белем бирү программасы

«Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы» Р.К.Шаехова,Казан 2012 ел.

Тәрбияләнүчеләр белән алдан эшләнгән эш

Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен: табышмак, әйтемнәрне искә төшерү. Кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары рәсемнәр карау.

Сүзлек эше

сәяхәт,күргәзмә, көлтә.

Шөгыльне дидактик яктан тәэмин итү

Күрсәтмә әсбаплары:

Урман күренеше, агачлар, йомшак уенчыклар (Төлке, куян,аю), магнитофонда кошлар, бала елаган тавыш, бүре маскасы; кыргый һәм йорт хайваннары, урман сурәтләнгән рәсем.;

Тарату әсбаплары:

Йорт һәм кыргый хайван рәсемнәре.

Шөгыльнең төзелеше

  1. Кереш өлеше

Ямь – яшел куе булганга,

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә

Санап та бетереп булмый

                            Нәрсә соң ул кем белә?(урман)

 Тәрбияче: Балалар,без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барырбыз. Урманның саф һавасын, агачларның тәмле исен суларбыз.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез әле, “бармак” уены уйнап алабыз.

Т – с –с –с шауламагыз!

Бу бармак  йокым килә, ди (имән бармак)

Монысы мин ятам, ди.(урта бармак)

Бусы килде дә ятты. (атсыз бармак)

Нәниен дә йоклатты.( чәнти бармак)

Кычкырмагыз, шауламагыз,

Йокламыйча кем чыдар.

Таң кояшы бер чыгар (тавышны күтәреп)

Асыл кошлар сайрарлар

Уянырлар бармаклар.

Тәрбияче: Балалар, урманга керер алдыннан, менә шушы тар сукмактан, тар күпердән үтәргә кирәк.(балалар үтәләр).

Менә урманга килеп тә җиттек.Балалар, күзләрегезне йомыгыз да, көй тыңлагыз әле.

Тәрбияче: Бу нинди тавыш икән, сез нәрсәләр тавышын ишеттегез?

Балалар җаваплары:

  • Кошлар.

Тәрбияче: Әйе, кошлар тавышы. Алар бик матур итеп сайрыйлар, җырлыйлар.

Тәрбияче: Балалар,  агачларны игътибар белән карагыз әле. Урман көзгә авышканга, яфраклар алтын төскә кергән.Ә чыршылар  нинди төстә?

Балалар җаваплары:

  • Яшел.

Тәрбияче:  Чыршы агачы җәен, көзен, кышын, язын да яшел төстә. (Елаган тавыш ишетелә) Балалар, мин елаган тавыш ишетәм, сез дә ишетәсезме, кайдан килә икән бу тавыш?

Ә –ә менә бу агач янында аю елый икән. Аюкай нигә елыйсын?(Тәрбияче колагына аю нәрсәдер әйтә)

Тәрбияче: Балалар, аю тирән йокыга, кышка әзерләнә икән. Шулчак урман дуслары – куян, төлке кышны ничек үткәреп, нәрсә белән  тукланырлар дигән уй килгән башына. Шуңа күрә аюга бик ямансу булып киткән.

  • Елама, аю дус, без сиңа дусларыңны табарга булышырбыз. Кем әйтер икән, аюның дуслары урманда кемнәр икән?

Балалар җаваплары:

  • Куян
  • Төлке
  • Бүре
  • Керпе.....

Тәрбияче: Без хәзер сәяхәтебезне аюга дуслар эзләп дәвам итәрбез. Балалар, мин кайдадыр кыштырдаган тавыш ишетәм, агач төбендә нәрсәдер бар анда. (Агач төбендә посып утырган куянны күрәләр)

Тәрбияче: Балалар, бу безнең нәрсә икән?

Балалар:

- Куян

Тәрбияче: Бу җәнлек турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди?

Балалар җаваплары:

  • Озын колак
  • Куркак .
  • Йөгерек.
  • Йомшак.

Тәрбияче: Балалар, куян турында табышмак искә төшерик әле.

Балалар җаваплары:

  • Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

  • Йөртә ул озын колак

Үзе гаҗәеп куркак.

Тәрбияче: Куян нәрсә ярата.

Балалар : Кишер

Тәрбияче: Ә урманда нәрсә белән туклана икән?

Балалар : Урманда агач кайрыларын кимерә.

Тәрбияче: Балалар, аюның бер дустын таптык.Әйдәгез ял итеп уйнап алыйк, аннары куянны аю янына алып барырбыз.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта

Менә шулай,менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян хаманда туңа

Сикергәләп тә куя

Менә шулай,менә шулай

Сикергәләп тә куя.

 

Тәрбияче: Балалар, аюның тагын бер дустын табышмак ярдәмендә искә төшерик.

Озын матур койрыклы, хәйләкәр, тавык чебиләрне тота. Үзе дә күренмиме?

Балалар: Әнә чыршы төбендә төлкенең койрыгы күренә.(тәрбияче агач төбеннән төлкене ала)

Тәрбияче: Балалар, төлке безгә нинди әкияттә очраган иде әле?       

Балалар:

  • Әтәч, төлке, куян
  • Йомры икмәк   

Тәрбияче:  Кайсы әкияттә бик усал булып күренә төлке.

Балалар:

  • “ Әтәч, төлке, куян”  әкиятендә

Тәрбияче: Сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын...

Ә “ Йомры икмәк” әкиятендә, аның тавышы ягымлы, матур ( Йомры икмәк, син нинди матур, кызарып пешкәнсең...)

  • Хәзер мин сезгә бу хәйләкәр төлке турында табышмак әйтәм:

Көлтә –көлтә койрыгым,

Болгый – болгый барамын.

Кетәклеккә кереп мин,

Тавык, чеби аламын.

Төлке тавык, чеби, каз белән тукланса да, урманда тычканнар тота.

  • Төлке, син беләсеңме, аю баласы кышкы тәмле йокыга талганчы, үзенең дусларын күрәсе килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, урманда бер уен уйнап алыйк.Аннары төлкене дә аю янына озатып куярбыз.

Уен. ” Кем кайда яши?”

Уен барышы: Мин сезгә йорт һәм кыргый хайваннар рәсемнәре таратам. Сез аларның кайда яшәүләрен беләсез. Менә монысы урман күренеше, ә бу йорт хайваннарының өе. Куян кайда яши? Урманда.

    Ә йорт хайваннары,мәсәлән сыер абзарда.(Балалар рәсемнәрен үз өйләренә урнаштыралар)

  1. Йомгаклауөлеше

Тәрбияче: Менә балалар,без урманда сәяхәттә булдык, җәнлекләрне дуслаштырдык, дуслар табарга булыштык. Аларга үзебезнең  белгән табышмакларыбызны сөйләдек. Без – урманның дуслары булдык. Җәнлекләр урманда калсыннар, сөйләшсеннәр, уйнасыннар.Ә без урманнан кайтып киткәнче уйнап алыйк.

Уен: “ Бүре һәм балалар”

(Тәрбияче санамыш ярдәмендә бүрене сайлый)

Аю йори урманда(аю йоргән хәрәкәт ясала)

Куяннар да бар анда(куяннар сикерә)

Һәм бүрене күргәннәр.(бүре балаларны куа башлый,тоткан бала бүре була.)

Тәрбияче: Балалар,без сезнең белән урманда уйнадык та, аю баласына дуслар да таптык, ә хәзер үзебезнең бакчага кайтыйк инде.

Режим вакытларындатурыдан – туры белембирү эшчәнлеген оештыру вариантлары

«Кем кайда яши», «Бүре һәм балалар» уеннарынуйнау.Табышмаклар әйтү..

Кулланылган әдәбият

  • Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы»

( Р.К.Шаехова 2012 )

  • «Ал кирәк,гөл кирәк»

( Рәшит Ягъфәров )

  • «Татар балаларыфолкьлоры»

( Рәшит Ягъфәров )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...

Конспект занятия в разновозрастной национальной логопедической группе «Без – табигать баласы»

Балаларның болын турында белемнәрен ачыклау; болын чәчәкләре, аларның исе, төсе, формасы; болында яшәүче бөҗәкләр турында белемнәрен камилләштерү.Балаларның сөйләмен, игътибарларын, фикерләүләрен үсте...

Аю баласы дусларын тапты.

Мәктәпкә әзерлек төркеме әчен "Аю баласы дусларын тапты" темасына конспект....

Конспект занятия "Аю баласы"

Конспект занятия "Аю баласы" для младшей группы....

"Светофор дусларын жыя"

Конспект для детей 3-4 лет...

Аю дусларын эзли (II кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)

Аю дусларын эзли (2 нче кечкенәләр төркемендә  тирә - юнь белән таныштыру эшчәнлеге)...