Конспект занятия "Аю баласы"
план-конспект занятия по обучению грамоте (младшая группа) на тему

Конспект занятия "Аю баласы" для младшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayu_balasy.docx18.1 КБ

Предварительный просмотр:

Аю баласы.. Икенче кечкенэлэр торкемендэ халык-авыз ижаты аша сойлэм телен устеру буенча эшчэнлек буенча конспекты. Житэкчелэр: Валиева Гульшат Шагитовна хэм Фэйзуллина Люция Минихалимовна. Элмэт шэхэре №53 нче “Светофорик” балалар бакчасы.

Максаты: транспорт төрләре турындагы белемнәрен системалаштыру  .

Тәрбия бирү бурычлары:балаларда миһербанлылык, игътибарлылык, кызыксынучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары:  сөйләм телен, танып белү сәләтен үстерү, бирелгән сорауларга җавап бирергә күнектерү;

Белем бирү бурычы: балаларның кайбер транспорт чаралары турындагы белемнәрен, төсләрне ныгыту

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше, социаль аралашу үсеше,физик үсеше,нәфис-нәфасәти үсеш.

Сүзлек эше: автобус, җиңел машина, йөк машинасы

Материал һәм җиһазлар:компьютер, проектор, уенчык аю баласы, буяулар, штампиклар, ясалып бетмәгән автомобиль рәсемнәре.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү, нәфис сүз, уен, сораулар, рәсем ясау

Алдан үткәрелгән эш: транспорт турында әңгәмәләр,саф һавада күзәтүләр,рәсемнәр карау.

Эшчәнлек төзелеше:

1)Кереш әңгәмә .

2)Хат уку.

3)Уен мәйданчыгына чыгу.

4)Аю баласы белен урамны күзәтү.

5)Хәрәкәтле уен.

6)Төркемгә кайту.

7)Рәсем ясау.

8)Йомгаклау.

Хәерле иртә, балалар!

Балалар.Хәерле иртә!

  • Балалар, әйдәгезкунаклар белән исәнләшәбез.
  •  Исәнмесез!Здравствуйте! Балалар, әйдәгез,  урындыкларга утырабыз.
  • Балалар, карагыз әле, минем өстәлемдә нәрсәдер бар. Кем белә,нәрсә бу?
  • Компьютер.
  • Дөрес балалар, минем өстәлемдә компьютер.Әйдәгез, аны кабызыйк әле. Безгә кемнәндер хәбәр килгән.
  • Балалар,карагыз әле компьютерда кем утыра?(Слайд№1)
  • Аю баласы.
  • Аю баласының безгә нидер әйтәсе килә, әйдәгезаны тыңлыйк әле.

Аю баласы. “Исәнмесез, балалар. Мин урамга  уйнарга чыккан идем,  бергәләп уйнасак, бик күңелле булыр иде. Әйдәгез, сез дә минем яныма килегез. Мин сезне уен мәйданчыгында көтеп калам.”

Тәрбияче. Балалар,  аюбаласы янына уйнарга барабызмы?

Б.  Әйе.

Т. Балалар,  урамга чыкканчы юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне искә төшереп алыйк әле.

Әйтегез әле балалар, урамга балаларга үзләренә генәчыгарга ярыймы?

Б.юк.

Т. Дөрес, балалар. Ничек уйлыйсыз, юлда уйнарга ярыймы?

Б.Юк.

Т. Ни өчен юлда уйнарга ярамый?. Кем белә?

Б.Чөнки юлда бик күп машиналар һәм анда бик куркыныч.

Т. Ә сез, балалар, нинди машиналарны беләсез?

Б. Автобус, җиңел машина, йөк машинасы

Т. Исегездә калдырыгыз, урамга бары тик әниләр яисә өлкәннәр белән генә чыгарга ярый һәм урамда һәрвакыт әти-әни яки өлкәннәргә җитәкләшеп йөрергә кирәк  

Т. Балалар, аю баласы янына уйнарга минем беләнбергәләп барачакбыз.  Әйдәгез,балалар, тизрәк киеник, аю баласы безне көтә торгандыр. (Урамга чыгарга хәзерлек) Балалар, урамда бүген салкынча, әйдәгез киенәбез: чалбарларны, курткаларны, шапканы һәм аяк киемнәрен киябез (имитация: киемнәр кияләр). Сез әзерме?

Б. Әйе без әзер.

“Бакча мәйданчыгына чыгабыз”. (Слайд №2)

Т.   Менәбезуен мәйданчыгына чыктык. Аю баласы да монда.

-Аюкай, исәнме! (Исәнләшәбез) Балалар,әйдәгез Аюкай белән бергәләп урамны күзәтик әле.(Урамны күзәтү.)

Т. (Слайд №3) Әйдәгез карыйк әле, урамда ниләр бар?

Б. Урамда өйләр, агачлар, юл, машиналар бар.

Т. Машиналар  каян йөриләр?

Б. Машиналар  юлдан йөриләр.

Т. Дөрес, автомобильләр юлдан йөриләр. Балалар, юлга яхшылап карагыз әле, сез юлда нинди машиналар күрәсез?

Б. Автобус, җиңел машина. Йөк машинасы.

Т. Камилә, кешеләр нәрсәгә утырып йөриләр?.

Камилә. Автобуска, җиңел машинага..

Т. Данил, Камилә дөрес әйттеме?

Данил. Әйе.

Т. Ә  автобус нинди төстә, Элина?

Элина. Сары...

Т. Рамазан, җиңел машина нинди төстә?

Рамазан. Зәңгәр

Т. Дөрес, Рамазан. Лиана, ә йөк машинасы нинди төстә?

Лиана. Кызыл.

Т. Молодец, Лиана. Балалар, йөк машинасына нәрсә төяргә була?

Б. Ком, утын, уенчыклар, таш. ....

Т. Дөрес әйтәсез, балалар.

Т. Аюкай, күрәсеңме,безнеңбалалар бик күп нәрсә беләләр.

Аю баласы. Сезбигрәк күп беләсез икән. Ә минем сезнең белән уйныйсым килә.(Слайд №2)

Т. Балалар, әйдәгез уйнап алыйк әле аюбаласы белән.

Аю. Без хәзер сезнең белән “Тавыклар һәм әтәч” дигән уен уйнарбыз. Мин әтәч булам, ә сез тавыклар булырсыз.

Тавыклар уяндылар, (Әкрен генә басалар)

Канатларын кактылар (Кулларын кагалар)

Савыттагы ярманы

Бик тәмләп чукыдылар. ( Чүгәлиләр һәм бармаклар белән идәнгә кагалар)

Тук-тук-тук! Тук-тук-тук! (Уен ике мәртәбә үткәрелә).

Т. Балалар, безсезнең белән хәзер үзебезнең бакчабызга кайтабыз. Әйдәгез, аю баласын да үзебез белән алабыз, аңа берүзенә генә күңелсез булыр. Аюкай, безнең белән балалар бакчасына барасыңмы?

Аю баласы.  Әйе, балалар, минем дә сезнең белән барасым килә.(Слайд №4)

Балалар бакчасына кайту,чишенү (имитация)

Т. Балалар, минем башыма бер фикер килде, әйдәгез аю баласына бүләкләр ясыйбыз, ул тагын да шатлансын. Карагыз әле, менә минем монда төрле машина рәсемнәре ясалган, тик аларның нишләптер тәгәрмәчләре юк.Әйдәгез машиналарга тәгәрмәчләр ясыйк әле. Әйтегез әле,тәгәрмәч нинди формада була

Б. Түгәрәк.

Т. Нинди төстә тәгәрмәчләр?

Б.Кара.

Т. Балалар, карагыз әле, менә минем монда штампиклар бар, без менә болай итеп штампикны буяуга манабыз да,  тиешле урынга тәгәрмәчне ясыйбыз. Әйдәгез, ясыйбыз. Менә безнең бүләкләребез әзер дә. Риана, син нинди машинага тәгәрмәч ясадың? (Сорашу)  Аюкай, безнең рәсемнәребез сиңа ошадымы?

Аюбаласы. Бик матур рәсемнәр,миңа бик ошый.

Т. Балалар, сезгә аю баласы белән уйнау ошадымы?

Б.Әйе.

Т. Аюкай,ә сиңа безнең балалар белән уйнавы күңелле булдымы?

Аюбаласы. Ой, миңа сезнең белән уйнавы бик күңелле булды, сез бик күп ниләр беләсез икән. Мин бик шат.

Т. Балалар, бүген миңа да сез бик ошадыгыз. Сез шундый акыллы, миһербанлы балалар. Әйдәгез,аюкайга үзебезнең бүләкләрне тапшырыйк әле.

Аю баласы. Зур рәхмәт сезгә, дусларым. Минем бу рәсемнәрне башка балаларга да күрсәтәсем килә. Әйдәгез, минем белән  күрше “Тамчыкай”төркеменә барыйк әле.

Т. Әйдәгез, балалар, кунаклар белән саубуллашыйк әле.

Б. Сау булыгыз. До свидания!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия в разновозрастной национальной логопедической группе «Без – табигать баласы»

Балаларның болын турында белемнәрен ачыклау; болын чәчәкләре, аларның исе, төсе, формасы; болында яшәүче бөҗәкләр турында белемнәрен камилләштерү.Балаларның сөйләмен, игътибарларын, фикерләүләрен үсте...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

Конспекты развивающих занятий в ясельной группе Развивающие занятия В ясельной группе. (Конспекты занятий) Подготовила: Савченко Алина Рустамовна

Какой детский возраст требует наибольшего внимания к себе в плане предоставляемых возможностей для ускорения психического развития ребенка, использование или неиспользование которых может иметь с...