Кырмыска узенэ дуслар эзли
план-конспект занятия по физкультуре (подготовительная группа) по теме

 

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)

-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?

-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ерак урманнан килдем.Минем туганнарым бик күп, ләкин алар инде хәзер зурлар. Ә минем үземнең яшьтәге дусларым булуын телим. Алар минем белән уйнамыйлар. Менә дуслар эзләп юлга чыктым.

-      Миңа дуслар табарга ярдәм итәрсезме?

-      Ә сез үзегез минем белән дуслашырга ризамы?

-      Безнең юлларыбыз бик авыр булачак.Безгә бик күп авырлыклар аша үтәргә кирәк була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizra.docx15.28 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:  1.Занятиеда балаларның кыюлыкларын, җитезлекләрен, чыдамлылыкларын үтерү;

                Обруч ярдәмендә балаларга гомуми үсеш күнегүләрен формалаштыру.

                2.тигезлек саклап йөрүне, кушаяклап максатка сикерүне, гимнастик стенкага    

                   Менү күнекмәләрен ныгыту.

               3.Уеннар аша балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау:Җепләр, түмгәк өчен картоннан ясалган түгәрәкләр(яшел), бөҗәкләр рәсеме,кырмыска маскасы.

                                              Барышы.

1.Колоннада маршка атлап йөрү, аяк очында, үкчәләрдә йөрү,ярым чүгәләп йөрү.

Йөгерү, аякларны артка ташлап йөгерү, маршка атлап обручларны алу.

2.Обручлар белән күнегүләр.

1. Обручка кара.

Б.т. аяклар аз гына аерылган, обручлар иңсәдә. 1-о өскә, 2- төшерәбез. Обручка карыйбыз.

2.Обручны әйләндер.

Б.т. обруч эченә утырабыз, аякларны чалыштырабыз, обручлар билдә.1-о уңга,2-б.т. кайтабыз.

3.Идәнгә утырабыз,куллар артта, аяклар бөгелгән, обручлар алда. 1-2-аякларны сузабыз, обруч уртада кала. 3-4-б.т. кайтабыз.

4.Төшереп җибәрмә.

Б.т. аяклар аерылган, обруч муенда, куллар билдә.1-2- муеннарны сузып алга иелү,

                                                                                        3-4- б.т. кайтабыз.

5.Обручны алга.

Б.т. Обруч аста. 1-2- чүгәлибез, обруч белән идәнгә тиеп алабыз, 3-4- б.т. кайтабыз.

6.Сикерү. Обручларны идәнгә кую.Обруч тирәли әйләнеп сикерү.

7.Ял итү. Обручлар аста. Обручны өскә күтәрәбез, аяк очына басабыз.

Обручларны урынына куеп маршка атлап китү, 1 колоннага тезелү.

  1. Направо. Налево, кругом күнегүләре эшләтү.
  2. 1.2 га бүленү
  3. 2 колоннага бүленеп басу.

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)

  1. Балалар, сез мине таныдыгызмы?
  2. Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ерак урманнан килдем.Минем туганнарым бик күп, ләкин алар инде хәзер зурлар. Ә минем үземнең яшьтәге дусларым булуын телим. Алар минем белән уйнамыйлар. Менә дуслар эзләп юлга чыктым.
  3. Миңа дуслар табарга ярдәм итәрсезме?
  4. Ә сез үзегез минем белән дуслашырга ризамы?
  5. Безнең юлларыбыз бик авыр булачак.Безгә бик күп авырлыклар аша үтәргә кирәк була.

Төп хәрәкәтләр.

1.Безгә су аркылы чыгарга кирәк.Су аркылы тар гына бау тарттырылган. Бау буйлап аръякка чыгарга кирәк.

2.Алда безнең сазлык. Сазлыкта түмгәкләр бар. Шул түмгәкләрдән кушаяклап сикереп барырга кирәк.

3.Кырмыска агач түбәсенә дә менеп дуслар караган. Гимнастик стенкага ирекле ысул белән менәбез.4 нче баскычка кадәр менәргә.

- Булдырдыгыз, балалар, сез бик тәвәкәл, тырыш балалар икән, сезнең белән сәяхәткә чыгарга була икән. Миңа авыр юлны үтәргә булыштыгыз.

Кырмыска юлын дәвам иткән.

Хәрәкәтле уен: “ Аюлар һәм бал кортлары”

Ярты бала бал кортлары була, ярты бала аю була.

Бал кортлары үзләренең умарталарына керәләр.( Обруч эчендә басып торалар)

-Без очабыз(2)

Чәчәктән бал җыябыз.

Балны умартага илтеп

Кышка әзерләнәбез.

(Очып чыгып киләләр.)

Аюлар бер якта скамейкада утыралар, Бал кортлары чыгып китү белән умартадан бал ашыйлар.

-Без аюлар(2)

Тәм томнан авыз итәбез

Бал кортларын хәйләлибез

Балаларын ашап китәбез.

Тәрбияче “ Бал кортлары ояларыгызга кайтыгыз!” дигәч кайталар, аюларны чагалар. Ничә аю чагылганын аныйбыз.

  1. Булдырдыгыз, балалар.Без юлны дәвам итәбез.
  2. Ә хәзер түгәрәккә басабыз. Дуслар эзләүне дәвам итәбез. Сез мина табышмаклар чишәргә ярдәм итәрсез.

1. Спал цветок и вдруг проснулся-

          Больше спать не захотел.

          Шевельнулся, Встрепенулся,

        Взвился вверх и улетел. (Бабочка булып очабыз)

2. Два рога, а не бык,

   Шесть ног без копыт.

   Летит воет,

Сядет- землю воет. ( жук) чүгәләп утыралар, бармакларны идәнгә куялар.

 чүгәләп утыралар, бармакларны идәнгә куялар.

3.С травинки на травинку

Он прыгает, старается-

Зелененький прыгун

Спортом занимается. ( кузнечик) бер адым алга сикереп керәләр.

Менә, балалар, кырмыска үзенә иптәшләр дә тапты.Ә хәзер алар белән уйнап алыйк. Түгәрәктә тәрбияче әйткән команданы тыңлап эшләү.

-Кырмыска үзләренең дуслары белән бик тиз дуслашкан.

Йомгаклау.

-Бүгенге занятиедә без ниләр эшләдек?

-Маршка атлап чыгып китү.

“ Үз урыныгызга басыгыз”

                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...

«Аю баласы дусларын эзли» конспект НОД

Конспект НОД по формированию целостной картины мира на татарском языке...

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....

Яңача әкият. "Шөпшә белән кырмыска"

Сценарий сказки   "Шөпшә белән кырмыска". Для детей старшей и подготовительной группы....

"Керпе малае дуслар эзли"

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...

Аю дусларын эзли (II кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)

Аю дусларын эзли (2 нче кечкенәләр төркемендә  тирә - юнь белән таныштыру эшчәнлеге)...